БАШКОРТСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ ДӘҮЛӘКӘН РАЙОНЫНДАГЫ МИШӘРЛӘРНЕҢ КАЙБЕР ТЕЛ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ.
статья

Кыямова Элиза Фәнзил кызы

Милли телебезнең җирле сөйләшләрен өйрәнү нәтиҗәләре күрсәтелә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kiamova.docx22.11 КБ

Предварительный просмотр:

БАШКОРТСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ ДӘҮЛӘКӘН РАЙОНЫНДАГЫ МИШӘРЛӘРНЕҢ КАЙБЕР ТЕЛ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ

Күренекле диалектолог  Д.Б.Рамазанова билгеләвенчә:  “Милли телебезнең җирле сөйләшләре галимнәр җитәкчелегендә тулы эчтәлекле махсус программа нигезендә Россиянең егермедән артык өлкә һәм республикаларында экспедицияләр уздыру юлы белән өйрәнелде” [Татар халык сөйләшләре 2008, I т.: 3].

Татар диалектологиясе фәнендә булган хезмәтләрне күзәтү Башкортстанның күп кенә районнары буенча диалекталь материалның тупланганын, җирле сөйләшләрнең тикшерелгәнен күрсәтте, әмма  аларда әле Дәүләкән районы төбәкләренең сөйләм үзенчәлекләре телгә алынмый. Мишәр диалектының стәрлетамак сөйләшен билгеләүче Д.Б. Рамазанова буенча, әлеге сөйләшкә Башкортстанның көньяк-көнбатыш районнарындагы татар халкының җанлы сөйләме карый. Әлеге территориядәге сөйләшне галимә шартлы рәвештә өч типка бүлеп карый һәм III типта “XVI гасыр азагында йомышлы татарлар катламы буларак күчерелгән мишәрләрнең дәвамчылары сөйләше”н (Чишмә, Авыргазы районнарын) билгели [Татар халык сөйләшләре 2008, II т.: 124]. Безнең карашка, әлеге типка Дәүләкән районындагы мишәр сөйләшләре дә керергә тиеш. Беренчедән, әлеге өч район (Авыргазы, Дәүләкән һәм Чишмә) географик яктан күршеләр булып торалар; икенчедән, тарихи-этнографик материаллар һәм, өченчедән, районның Чуенчы һәм Бик Карамалы авылларында фольклор-диалектологик практика кысаларында тупланган тел материалы да моны раслый.

Бик-Карамалы авылы Яңа Карамалы, Карамалы-Биктимер, Биктәш-Карамалы атамалары белән билгеле булган. Кыркули-Минск җирләрендә 1748 нче елда башкортлар белән килешү һәм Җаек-Суби-Минск  җирлегендә 1771 нче елда вотчинниклар белән килешү нигезендә әлеге авылда мишәрләр төпләгән. Монда 1795 нче елда 48 йортта 292 мишәр теркәлгән булса, 1920 нче елда 1334 мишәр исәпләнә  [Асфандияров 2009: 473].

Чуенчы авылына да мишәрләр Җаек-Суби-Минск волосте башкортлары белән 1762 нче елдагы килешү белән нигез салалар. Монда 1870 нче елда 280 йортта 1843 мишәр яшәгән. Елдан ел аларның саны арта барган [Асфандияров 2009: 474].        

Әлеге  чыгышта төбәктәге җирле сөйләм үзенчәлекләренә тукталып үтәбез. Тупланган материалны фонетик, лексик-семантик диалектизмнарга аерып карауны кирәк дип таптык.

 Фонетик  диалектизмнар әдәби тел сүзләреннән үзләренең фонетик үзенчәлекләре белән генә аерылып торалар. Бу авыллардагы халык сөйләмендә аерым сузыкларның һәм тартыкларның әйтелешендәге үзенчәлекләргә, позицион үзгәрешләргә һәм тәңгәллекләргә караган фонетик диалектизмнар очрады. 

Бу җирлектә әдәби телдә сүз башында җ авазы характерлы булган сүзләрнең й авазыннан башланып китүе хас: йолпыч – җилпуч, йыр – җыр,

йер – җир, йылы – җылы. Мишәр һәм көнчыгыш диалектлардагы й позициясе күзәтелә. Шулай ук әдәби телдәге -өй дифтонгы башка мишәр сөйләшләрендә кебек үк монофтоглаша: сүлә – сөйлә, өрәнеп – өйрәнеп. Башка мишәр сөйләшләренә хас булган сузык аваз тәңгәллекләре дә күзәтелде: ө ~ ү (бөгөн – бүген, көп – күп, төбә – түбә); е ~ ө (селге – сөлге).

        Әлеге сөйләштә саф лексик диалектизмнар шактый күзәтелде. Алар арасында түбәндәге сүзләр бар: көрти – җиңсез күлмәк, тешекәй – башмак, телтәгән – эзләгән, ләвеш – бәлеш, фурман – арба, чыелдык – чаршау, күз шытымы – күзәнәк, кайната – ирнең атасы.

        Сөйләштә предметны, хәрәкәтне, билгене белдерүче диалекталь сүзләрнең актив булуын ассызыкларга кирәк. Предметны белдерүче сүзләрне берничә төркемгә аерып классификацияләү уңышлы булыр:

1.Туганлыкны белдерүче атамалар: инә-әни, яшь килен-килен, әтәсе-әтисе, инәсе-әнисе, кайната-ирнең әтисе

2. Ашамлык атамалары: әпәй – ипи, күкәй – йомырка, бәрәнге ләпләмәсе – черегән бәрәнге, ләвеш – бәлеш, урнаш – аулакта пешерә торган аш, кишыр – кишер, белен – коймак

3. Көнкүреш корылмалары, кирәк-яраклары: табагач таба тота торган әйбер, йолпыч җилпоч (он сала торган савыт), киле кисап (тары төелә) ,пич мич, тәрәз тәрәзә, бусага ишек төбе, ихата койма, ызба өй, төбә тактасы – түшәм, пүгәреп – баз

4. Җиләк-җимеш, үлән атамалары: карган, карагат карлыган, кырмавык әрекмән, күз шытымы, күз күзәнәк, аю камыры чәчәге – гөлҗимеш, үгез борчак, юл үләне – бака яфрагы, кечерткән – кычыткан

Башкортстанның Дәүләкән районындагы берничә татар авылы халкының сөйләмен күзәтү, тарихи-этнографик материаллар белән танышу нигезендә бу җирлектә мишәр диалектының стәрлетамак сөйләшен, төгәлрәк әйткәндә, аның өченче тибын билгеләргә була.

Әдәбият

  1. Асфандияров А.З. История сел и деревень Башкортостана и сопредельных территорий. Уфа: Китап, 2009. – 744 с.
  2. Татар халык сөйләшләре / Төз. Д.Б. Рамазанова, Ф.С. Баязитова, Т.Х. Хәйретдинова һ.б.: 2 томда. – 1 т. – Казан: Мәгариф, 2008. – 463 б.
  3. 3. Татар халык сөйләшләре / Төз. Д.Б. Рамазанова, Ф.С. Баязитова, Т.Х. Хәйретдинова һ.б.: 2 томда. – 2 т. – Казан: Мәгариф, 2008. – 463 б.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ә.Еники әсәрләренең тел үзенчәлекләре

Аннотация статьи Литературное наследие Амирхана Еники, которому 16февраля 2009 года исполнилось бы 100 лет, наверное, никогда не станет обычным фактом истории. Его немногочисленные рассказы и...

Хоккейчылар тәрбияләү үзенчәлекләре

8 нче сыйныфта хоккейчылар тәрбияләү үзенчәлекләре...

Кайбыч районы топонимнарының килеп чыгышын, аталу тарихын, җирле сөйләм үзенчәлекләрен өйрәнү.

Кайбыч  районында 13 татар авылы бар. Ләкин аларның барысын да тиз арада өйрәнеп бетерү мөмкин түгел, шуңа мин өчесенә генә тукталдым. Авыллар тарихы, географик берәмлек атамалары хакындагы мәгъл...

“Габдулла Тукай сүзләренә язылган җырларны мәктәптә өйрәтү үзенчәлекләре"

Әлеге эш Габдулла Тукайның “Бәйрәм бүген”, “Карлыгач”, “Туган авыл” җырлары буенча....

Габделҗәббар Кандалыйның иҗат үзенчәлекләре ( Сингапур технологиясе буенча дәрес эшкәртмәсе)

Г.Кандалыйның тормыш юлын кабатлау, шәхесенең, иҗатының үзенчәлекле якларын ачыклау. Иҗатының идея тематикасы белән таныштыру.2. Әсәрләренең теле, сурәтләү чараларына байлыгы, башка мәгърифәтчеләр бел...