Татар халык сынамышлары

 

Бүгенге әдәбиятның нигезе халыкның поэтик иҗатына, аның сүз сәнгатенә, фольклорга барып тоташа. Фольклор сүзенең асылы “халык акылы” дигәнне аңлата. Ә халык акылы, белгәнебезчә, бик күп гасырлар дәвамында формалашкан. Бүгенге көндә халык авыз иҗатында күптөрле жанрлар бар. Аларның күпчелеге барлык халыклар өчен дә уртак, шул ук вакытта теге яки бу милли фольклор өчен генә хас булган жанрлар да бар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mo.docx13.2 КБ

Предварительный просмотр:

                   

 

Татар халык сынамышлары

1. Кояш баткач, һавадагы кызыллык озак торса, аяз булыр.

2. Кояш болытка капланып баеса, яңгыр булыр.

3. Ябалак кар яуса, аннан соң һава җылы, юеш булыр.

4. Томан төшсә, артыннан явым булыр.

5. Күк иртә күкрәсә, яз иртә килер.

6. Август аенда аяз булса, көз пычрак булыр.

7. Әгәр кар вак кына бөртекле, сирәк кенә төшкәләсә, бик озак суык булыр.

8. Беренче мартка кадәр кара каргалар күренсә, кар тиз китәр.

9. Кыш кар күп булса, җәй яңгырлы булыр.

10. Сентябрь аяз – кыш салкын.