Туган авылым, Дүсмәт.

 

          Туган авылым, Дүсмәт

         Ямьледер урамнарың.

         Җиләк – җимешләр үстерә,

         Синең урман тауларың.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zoya_petrovna.docx12.72 КБ

Предварительный просмотр:

    Туган авылым, Дүсмәт.

1. Безнең Дүсмәт бик ямьле,

Як-ягы аның урман.

Безнең  ата – бабалар да,

Шушы авылда туган

         Кушымта.

         Туган авылым, Дүсмәт

         Ямьледер урамнарың.

         Җиләк – җимешләр үстерә,

         Синең урман тауларың.

2. Дүсмәтемнең уртасыннан,

Узадыр озын урам.

Авылымның уңганнары,

Бик матур йортлар корган.

  3. Нократымның кин кырлары,

Игеннәр белән тулган.

Шушы кырларны эшкәртеп,

Күпме батырлар узган.

4. Иртәнге кояш нурында,

Балкыйлар алсу таңнар.

Су буендагы инештә,

Йөзәләр бәбкә – казлар.

5. Безнең Дүсмәттә торалар,

Татар, мари, керәшеннәр.

Алар барысы берләшеп,

Татау һәм дус яшиләр.

             Григорьева Зоя Петровна, 2013ел.