шигырь

Хадиуллина Аниса Рашитовна

шигырь

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nky_isn_chakta_bez_bala.docx11.15 КБ

Предварительный просмотр:

Әнкәй исән чакта без бала.

Бусагадан чыккач,борылып карыйм

Әнкәй, йөзең моңсу күренә.

Көтмәсәң дә килә торган картлык

Узганмы әллә өйнең түренә?

Кочагыңда яшереп яшьләремне

Бер туйганчы исним исеңне.

Бу бишектән таныш иң якын ис...

“Тир иседер, балам,”- дисеңме?

Әнкәй исе!

Мин бутамыйм аны берни белән...

Мәтрүшкәле чәйләр, җәй исе

Мичтән чыккан яңа пешкән икмәк,

Яңа сауган җылы сөт исе.

Учларыңа яшерәм яшьле күзне,

Мин бер сабый; уйлар чуала...

Юк, көчсезлек түгел, яшьле күзләр-

Әнкәй исән чакта без бала.

Бусагадан чыккач,борылып карыйм.

Без китәбез, әйе, ул кала...

Кайтырбыз без, әнкәй, син көт кенә.

Әнкәй исән чакта без бала.