шигырь

Хадиуллина Аниса Рашитовна

шигырь

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ylnm_d_utknnrg_kaytam.docx12.18 КБ

Предварительный просмотр:

Әйләнәм дә үткәннәргә кайтам.

Әйләнәм дә үткәннәргә кайтам.

Карамыймын яңгыр, буранга.

Уфтанмыймын. Нигә? Мин кәнәгать

Төшләремдә бергә булганда.

Чакырам да,  көтми китеп барам.

Килми калам, белсәм көткәнең.

Гафу сорыйм, ләкин ишетмәссең...

Аңлыйм бу тик төштә икәнен.

Ялгыз түгел, хәтта төшләремдә

Минем белән хәтер, уй кала.

Бүген дәшәм, көтәм. Килерсеңме?

Тукта, вакыт, юк-юк туктама!