Дмитриева Ляля Хасбиулловна

сайт учителя татарского языка и литературы

Сперва любить - потом учить

Профессия: учитель

Профессиональные интересы: внедрение информационных технологй

Увлечения: психология, вязание, садоводство

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: с.Пановка, Пестречинский район

Место работы: МБОУ "Пановская ООШ"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/dmitrieva-lyalya-hasbiullovna

О себе

Образование - высшее, КГПИ,1989 год

специальность - татарский язык и литература

Учитель 1 квалификационный категории.

Стаж работы 27 лет.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Н.Островский "Как закалялась сталь"

Моё портфолио

Агыла да болыт агыла... Уза көннәр, айлар, еллар уза. Ә болытлар һаман агыла. Эх, туктатырга иле вакытны. Кайтырга иде гамьсез балачакка. Балачагым, балачак! Иң күңелле хатирәләр сиңа барып тоташа. Классташларым, мәктәбем, беренче укытучым. Өч мәктәптә белем алырга туры килде миңа. Һәркайсында балаларны яратучы, олы йөрәкле, үз эшләренең осталары эшләде. Укытучы булып китүемнең сәбәбе дә әнә шул укытучыларым булгандыр әле. “Башлаган эшегезне җиренә җиткереп эшләгез , балалар, шул вакытта гына эшегезнең чын остасы булырсыз,”- дип әйтә иде еш кына беренче укытучым. Кыен вакытларда еш кына, ә укытучым нишләр иде икән дип сорыйм мин үземнән.

   Болытларны туктатып булмаган кебек, вакыт та туктап тормый шул. Мәктәптә эшли башлавыма да 27 ел. Әле дә күз алдымда. 1989 елның көзе. Беренче тапкыр мәктәп ишеген ачып кердем. Миңа ничә пар күз төбәлгән. Кызыксынып та, сынап та карыйлар алар. Булдыра алырсыңмы, янәсе.

   90-еллар башы. Татар теле дәүләт теле буларак рус мәктәпләрендә укытыла башлаган чор. Яртысыннан артык татар балалары укыган мәктәптә бер татарча сүз юк, бер сорауга татарча җавап ишетмәссең. Туган телебезгә мәхәббәт уяту өчен нишләргә генә туры килмәде: беренче елларда дәрестә җырладык та, биедек тә, уеннар да уйнадык. Еллар үтә торды, акрынлык белән булса да татар теленең дәрәҗәсе үсте, ныгыды, телгә мөнәсәбәт үзгәрде. Татар теленә кимсетеп карау бетте.

     27 ел эш дәверендә укучыларга дәрес бирүнең нинди генә ысулларын, методларын кулланып карамадым мин. Беренче күз яшьләре, өметсезлек һәм ниһаять, көттереп кенә килгән беренче уңышлар. Бер сыйныф балаларына яраган ысул икенче сыйныф балаларына туры килмәвен дә, балаларны якын итеп, яратып эшләсәң, алар да сиңа шуның белән  җавап бирүләрен дә үз башымнан кичердем, үз җилкәмдә татыдым. Беренче елларда укытканда я дәрестә вакыт җитми, я әзерләп килгән материал җитмичә аптырап калган вакытларым да күп булды. Дәресләремдә укучылар кызыксынып тыңласалар да, икенче көнне дәрестә тагын материалны үзләштермәгәнлекләрен күреп кайгыруларым да, укучылар авызыннан матур, төгәл саф татарча җөмләләр ишетеп шатланган чакларым да күп булды минем. Тик күңел генә нәрсәдәндер риза түгел иде. Озак еллар мәктәптә эшләү чорында бик күп дәреслекләр белән эшләргә туры килде. Берәүгә сер түгел, аларга нәрсәдер җитеп бетми иде. Әллә алар үз телләрен дә өйрәнергә теләмәгән рус балалары өчен артык катлаулы идеме, әллә бүтән сәбәпме, ничә еллар укытып та рус балалары иркен итеп татарча сөйләшеп китә алмады. Нинди генә яхшы дәреслек булмасын, ул үзе укытмый. Укытучының тырышлыгы, эзләнүләре, теләге зур роль уйный балаларны укытуда. Беренче укытучым! Никадәр сабыр булгансың икән бит син. Безне кеше итү өчен күпме көч түккәнсең.  Институтта укыган еллар. Дәрескә Равил абый Кукушкин килеп керде дә: “Мин бүген сезнең барыгыздан да шагыйрь ясыйм”,- дип безне шаккатырмасынмы. Ничек инде бер дәрестә шигырь язарга өйрәнеп булсын ди. Еллар үткәч кенә аңлыйм, ул безнең алга максат куйган бит. Тырышсыннар, бәлки кайсы да булса , кызыксынып китәр , дигән. Бик азаплана торгач, мин дә яздым такмак кисәге.

“Өй алдының уртасына

Өеп куйдым шакмак.

Мин бит шагыйрь түгел әле

Ничек языйм такмак”,- дип укытучымны елмаерга мәҗбүр иткән идем.

  Без татар теле укытучылары җир кешеләре. Күктән әллә нәрсәләр өмет итеп яшәмибез. Эзләнәбез, үзбелемебезне күтәрү өстендә эшлибез. Ничек инде, безне, татар авылында үсеп, татар мәктәбендә укыган балаларны тиешле дәрәҗәдә рус телендә сөйләшергә өйрәтә алдылар да... Уйланулар... Эзләнүләр... Табышлар... Дәрестә сөйләшергә, сөйләшергә һәм сөйләшергә дигән нәтиҗәгә килдем мин. Ниһаять, 2005 елда миңа татар телен һәм чит телләрне концентрацияле укыту технологиясен реализацияләү өчен, Нигъмәтуллина Р.Р. авторлыгында төзелгән эксперименталь дәреслек белән эшләү бәхете тиде. Республикабызның 128 татар теле укытучысы белән шушы экспериментта катнашуыма мин чиксез шат. Кеше гомере буе эзләнә, яңалыкка омтыла. Яңага күчү бик авыр, күнекмәгән эшне башкару, бигрәк тә үзеңне үзгәртеп кору авыр. Ә укытучыга заман белән бергә атламыйча, бигрәк тә мөмкин түгел. Безнең “брак” ясарга һич кенә дә хакыбыз юк. Адәм баласы күп кенә нәрсәләрдән башка яши ала, ә менә аралашмыйча яши алмый. Укучылар көн буе укытучыны гына тыңлап утырып, ничек татарча сөйләшергә өйрәнә алсын?! Ә менә телне “чумып” өйрәнү технологиясе нәкъ менә аралашуны күз уңында тота да инде. Бу менә нәкъ менә мин эзләгән, еллар буе омтылган әйбер иде. Бала укытучыны гына тыңлап, ятлаган сүзләрен әйтеп билге алып утырмый. Күнегүләр гадидән катлаулыга дәреснең башыннан ахырына кадәр кабатланып бара. Дәрес ахырына укучылар яңа сүзләрне ятлап бетерә язалар. Бу методика белән доза кечкенә һәм эзлекле бирелгән, дәреслек укыту процессы белән идарә итә. Укучылар диалогик сөйләмнән монологик сөйләмгә бик иркен чыгалар. Уңышлар да үзен озак көттермәде. Укучылар татар теле дәресләренә теләп йөри башладылар. Рәхәтләнеп, авыз тутырып татарча сөйләшү, аларга канәгатьлек хисе бирә иде. Алар белән бергә мин дә җиде кат күктә идем. Рус милләтеннән булган укучыларым үз теләкләре белән татар телендә район газетасына мәкаләләр язып җибәрде. Укытучы өчен шуннан да зур сөенеч булуы мөмкинме? Рус мәктәбендә татар теленнән кала барлык фәннәрне дә русча укыган, урамда татарча сөйләм ишетмәгән бу укучыларның кечкенә генә мәкаләләре дә безнең өчен зур җиңү иде. Барлык фәннәрдән дә өчкә генә укучы Соколов Костяның татар теленнән имтихан биргәндә, комиссия членнарын шаккатырырлык итеп җавап бирүе, минем өчен сөенеч түгел идемени?

   “Элегрәк милләтләр иҗат кешеләрен тудыралар иде, ә хәзер киресенчә, ул кешеләр милләтнең милләт булуына ярдәм итәләр”, дип язды дөньякүләм атаклы татар композиторы Софья Гобәйдуллина. Мәктәбебезнең горурланып сөйләрлек укучылары аз түгел. Валентина Долгова (“Тегеләр” төркеме) – юмор остасы буларак халкыбызның мәхәббәтен яулап өлгерде инде Аны Татарстанда белмәүчеләр сирәктер. “Татар моңы”, “Урмай моңы”, ”Иртыш моңы”, “Сандугач керде күңелгә”, “Йолдызлык” фестивальләре лауреаты да шушы кечкенә генә рус мәктәбенең укучысы – минем укучым бит. Аларда татар теленә, моңына, әдәбиятына, мәдәниятына мәхәббәт тәрбияли алганмын икән, шушы түгелмени индн бәхет?!

   Агыла да болыт агыла. Еллар уза. Инде укучыларым да күптән үсеп кеше булды, тормышта үз юлларын тапты. Вакыт табып, кайткан чакта хәл белергә кергәч, бәйрәмнәрдә котлап хатлар язгач, очрашканда колач җәеп кочаклашып күрешкәч, укытучы өчен шуннан да зур бәхет буламы?

 

Добавить грамоту в портфолио