Открытое внеклассное мероприятие "Фанис Яруллин"
классный час на тему

Дмитриева Ляля Хасбиулловна

Мероприятие, посвященное жизни и творчеству Ф.Яруллина для старшеклассников.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon stsenariy_f.yarullin.doc45 КБ

Предварительный просмотр:

1  Дөньяда мин бер битараф кеше түгел,
Матурлыкны күрер өчен күзләрем бар;
Шуңа күрә шатлана һәм сөенә күңел,
Тормышымда үзем салган эзләрем бар.
Дусларымны кочар өчен кулларым бар,
Ялкынланып сөяр өчен хисләрем бар.
Сөйгәнемне назлар өчен моңнарым бар,
Сөенеп искә ала торган кичләрем бар.
Кешеләргә йөрәгемне бирә алам,
Диңгез кебек ярсып торган йөрәгем бар.
Авырлыкка туры карап яшим һаман,
Чөнки минем кешеләргә кирәгем бар.
                                Фәнис Яруллин

2.Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллин 1938 елның 9 февралендә Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында игенче-крестьян гаиләсендә туа. Фәнискә дүрт яшь чагында ишле гаилә башы Гатаулла абзыйны фронтка озаталар һәм, күп тә үтми, аның сугыш кырында ятып калуы турында үлем хәбәре килә. Шул рәвешчә, тол калган ана — гади колхозчы хатын Гафифә ханымның өстенә иң өлкәне нибары унөч яшьтә булган берсеннән-берсе кечкенә алты баланы аякка бастыру, авылдагы ачлы-туклы тормыш шартларында аларны исән-имин саклап калу бурычы йөкләнә. Алланың рәхмәте, ул үзенең тырыш хезмәте, каигыртучанлыгы белән өстенә йөкләнгән бу бурычны уңышлы үтәп чыга: балаларын тәрбияләп үстерә, хәл кадәренчә укыта, намуслы хезмәткә өйрәтә.

1. Их, безнең Ык буйлары,
Таллары ла, таллары!
Сыбызгы ясап берсеннән
Ярып сызгырып җибәрсәң,
Уятырсың таңнарны

2 Гаиләдә бишенче бала булып үскән Фәнис, һәрбер авыл баласына хас булганча, җәйләрен колхозда эшләп, кышларын укырга йөреп, Кызылъярның җидееллык мәктәбен бетерә, аннары бер ел район үзәге Баулыдагы урта мәктәпнең сигезенче сыйныфында укый. 1954 елда ул «Татнефть» берләшмәсенең Баулы элемтә конторына монтер булып эшкә урнаша. Шунда эшләгәндә, 1957 елда, аны гаскәри хезмәткә алалар. Фәнис армиядә һава укчы-радистлары мәктәбендә укый, шунда спорт белән мавыга. Бәхетсезлеккә каршы, спорт күнегүләренең берсендә, турниктан егылып төшеп, умыртка сөяген имгәтә һәм гомергә йөри алмас хәлдә кала.

1. Гомер буе җыйган күкрәк көчен
Сынар чакта эшнең зурында,
Канатлары сынган бөркет кебек
Ятамын мин, дуслар, урында...
                        Фәнис Яруллин

Авыр вакытларында аның янәшәсендә һәрвакыт туганныры һәм якыннары була.            Әнисе–Биби-  гафифә,       апасы –Хәнүзә(1963ел

2. “Кешенең иң кадерле нәрсәсе – тормыш. Тормыш аңа бары бер тапкыр гына бирелә. Һәм аны шундый итеп үткәрергә кирәк: үлгән вакытта, бөтен гомерем, бөтен көчем дөньядагы иң матур нәрсәгә - көрәшкә бирелде, дип әйтерлек булсын.”

Н. Островский

1. Озак еллар урын өстендә яки хастаханәләрдә дәваланып ятуына карамастан, Ф. Яруллин бөтен тырышлыгын, рухи көчен үзенең белем дәрәҗәсен күтәрүгә, әдәби иҗат эшенең серләрен үзләштерүгә юнәлтә: 1963 елда урта мәктәп программасы буенча экстерн тәртибендә имтихан тота, 1970 елда исә, читтән торып укып, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Шул елларда илһамланып-дәртләнеп шигырьләр, хикәяләр яза. Аның беренче иҗат тәҗрибәләре матбугатта 1960 елда Баулы район газетасында, аннан соң республика газета-журналларында басылалар. Яшь авторның иҗади үсешенә шулай ук республиканың әдәби җәмәгатьчелеге, тәҗрибәле язучылар, журналистлар, аерым алганда, ул вакытларда «Яшь ленинчы» газетасында әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире булып эшләгән шагыйрь Марс Шабаев күп ярдәм итә.

2. Ниһаять, 1964 елда Ф.Яруллинның беренче мөстәкыйль китабы — «Мин тормышны яратам» исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Шул ук елда Бөтенсоюз яшь авторлар конкурсында икенче дәрәҗә бүләккә лаек була һәм рус теленә тәрҗемә ителеп, «Розовый олень» исемле күмәк җыентыкка кертелә. Конкурс нәтиҗәләренең кайтавазы булган булса кирәк, 1965 елны Англиядә чыга торган атналык бер газетада яшь каләмнең кыскача биографик белешмәсе белән бергә инглизчә тәрҗемәдә дүрт-бишләп шигыре дә басылып чыга. Аннан соң, алтмышынчы — туксанынчы еллар дәвамында, авторның балаларга һәм яшь укучыларга атап язган шигъри әсәрләрен һәм хикәяләрен эченә алган «Май төне» (1966), «Бакчалар бәскә төренә» (1967), «Минем елмаю» (1968), «Ачсаң күңел тәрәзәләрен» (1969), «Гел ашыгам» (1970), «Алмалар пешкән чакта» (1971), «Аерылмас дустым» (1975), «Яшел утрау хуҗалары» (1976), «Зәңгәр күлдә Ай коена» (1990), «Биюче бака» (1996), «Өе балчык, иясе карчык» (1996) исемле җыентыклары нәшер ителә. Аның иҗатында балалар әдәбияты зур урын алып тора

Шигырьләр укыла

1. Җитмешенче еллардан башлап Ф. Яруллин проза жанрының эрерәк формаларына да мөрәҗәгать итә. 1971 елда ул, темасы яшьләр тормышыннан алынып, сюжет нигезен автобиографик материаллар тәшкил иткән «Җилкәннәр җилдә сынала» исемле повестен тәмамлый. Аны укучылар  хуплап каршы алалар. Бу әсәре һәм аннан соң иҗат ителгән хикәяләре, юмор-сатира әсәрләре, көндәлек матбугатта даими басыла килгән публицистикасы, әдәби тәнкыйть мәкаләләре, очерклары белән Ф. Яруллин укучылар арасында иң популяр язучыларның берсе булып таныла.

Шигырьләр укыла

2. Ф.Яруллинның девизы: « ТӨРЛЕ ОЧРАКЛАРДА ДА ҖИҢӘРГӘ ӨЙРӘН. КӨЧЛЕ РУХЛЫЛАР ГЫНА МАКСАТЛАРЫНА ИРЕШӘЛӘР, САБЫРЛАР ГЫНА БӘХЕТКӘ ЛАЕК».

  1. 1964-2000 еллар арасында әдипнең барлыгы утыз өч исемдә проза һәм шигъри китабы басыла. Шулардай «Аерылмас дустым» (1975) һәм «Сулыш» (1978) шигъри җыентыклары өчен автор 1978 елда Татарстан яшьләр оешмасының Муса Җәлил исемендәге бүләгенә, ә лирик шигырьләре һәм поэмалары тупланган «Җан авазы» (1994) исемле китабы өчен 1995 елда Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.

Шигырьләр укыла

  1. Дөньяда һичбер җиңү дә
    Бирелми җиңел, ансат.
    Акны ак дип әйтергә дә
    Батырлык кирәк кайчак.
  1. Уңышка ирешергә аңа укытучылары да булыша.Аларга ул «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» дигән шигырен багышлый, ә композитор Әхмәт Хәйретдинов шигырьне көйгә сала.

Җыр тыңланыла

2. Тормышым авыр арба
Йөгем гел артып бара,
Арбам күптән туктар иде

Мәхәббәт тартып бара

1. На вопрос откуда вы берете силы творить он отвечает: У меня есть личный ангел-хранитель, хранительница домашнего очага, мой добрый и верный друг, моя жена Нурсия, которая всегда была со мной рядом, всегда поддерживала меня и помогала во всем. Она всегда выступала в роли моего первого читателя и первого критика, печатала мои стихи на машинке, отправляла в редакцию, когда учился в университете, относила контрольные и приносила книги. Для меня Нурсия - неиссякаемый источник жизни, творческого вдохновения, символ неувядаемой любви, живительная влага моего долголетия, как творческого, так и физического.

Видео .Ф.Яруллин белән интервью.

2. ТАТАР ӘДӘБИЯТЫН ҮСТЕРҮГӘ КЕРТКӘН ӨЛЕШЕ ӨЧЕН 2001-ЕЛНЫҢ 13-ФЕВРАЛЕНДӘ АҢА ТАТАРСТАН ПРЕЗИДЕНТЫ М.ШӘЙМИЕВ УКАЗЫ БЕЛӘН «ТАТАРСТАННЫҢ ХАЛЫК ШАГЫЙРЕ» ДИГӘН МАКТАУЛЫ ИСЕМ БИРЕЛӘ.

1. Фәнис Яруллин гомеренең соңгы көненә кадәр иҗат итте.Аның иҗади багажында 46 китап, 50 җыр сүзләре, театр сәхнәләреннән төшми уйнала торган 13 пьеса. Аның әсәрләре рус, казах, украин, венгер, болгар һәм башка телләргә тәрҗемә ителгән.

Әкият сәхнәләштерелә

2. 2010 елның 28 августында шагыйрьнең туган авылында Татарстан республикасының халык шагыйре, М.Җәлил һәм Г.Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, “Халыклар дуслыгы” ордены кавалеры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Яруллинның музее ачылды.

1. 2011- елның ...декабрендә Фәнис Яруллинның гомере өзелде. Ул безнең арабыздан китте , ләкин һәрвакыт күңелләребездә калыр.

Җыр яңгырый


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект открытого внеклассного мероприятия для 5-6 кл., посвященного Международному году лесов "Что мы сажаем ,сажая леса..."

Конспект  открытого внеклассного мероприятия для 5-6 кл., посвященного Международному году лесов. Состоит  из теоретической и практической части...

Открытое внеклассное интегрированное мероприятие по истории и литературе, посвященное 150-летию отмены крепостного права

Открытое внеклассное интегрированное мероприятие по истории и литературе, посвященное 150-летию отмены крепостного права, подготовленно специально для учащихся 7-х классов, которые как раз изучают по ...

Открытое внеклассное занятие

Тема. Путешествие в лес. Съедобные и ядовитые грибы....

Открытое внеклассное мероприятие "Спорт любить - сильным и здоровым быть!"

Открытое внеклассное мероприятие "Спорт любить - сильным и здоровым быть!" (сценарий)...

Методическая разработка открытого внеклассного мероприятия "День открытых дверей"

Сценарий Внеклассного мероприятия "День открытых дверей", фотографии...