Сафронова Эльвира Анатольевна

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы `

Профессия: учитель

Профессиональные интересы: постоянное совершенствование

Увлечения: чтение

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: п.г.т. Кукмор, Кукморский район

Место работы: МБОУ "Многопрофильный лицей имени А.М.Булатова п.г.т. Кукмор"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/elvira-anatolevna-safronova
Чын тормышның төп максаты - гаделлекне аңлау, гүзәллекне тоя белү, яхшылыкка омтылу .
А.Платон

 

Тел - халыкның акылын, гореф-гадәтен, дөньга карашын, тарихын, кыскасы, бөтен күңел байлыгын, мең еллар буена үзенә сеңдерә килеп, безнең заманнарга җиткергән чиксез кадерле хәзинә. Старайтесь жить без злобы и без зависти, И не искать причины для обид, Вы улыбнитесь, просто так, для радости - Улыбка никомуне навредит!  Г.бәширов

О себе

 

                      Укытучы, язгы  кояш  кебек,

                            Күңелләрне  назлап  җылыта.

                            Авыр  чакта  ярдәм  кулын  суза

                           Сабыр  сүзе  белән  юата.

 

     Мин, Кукмара районының  Янил  авылында туганмын. Урта  белемне  туган  авылымда  алдым. Мәктәп  елларым  күңелле кичәләр, дус- сыйныфташлар, эчкерсез  укытучылар  белән  еллар узган  саен  ерагая. Аннан   Казан дәүләт педагогика университетында укыган  вакытлар  тагы  да кадерлерәк  кебек. Бу  уку йортында  мин югары  белем  алып, Укытучы дигән  бөек  һөнәр  серләренә  төшендем.

      Хезмәт  юлымны  Кукмара №2  мәктәбендә  башладым. Аннан  соң, Кукмара районы Янил урта  гомуми белем  бирү  мәктәбендә  дәвам  иттем. 8 ел эшләгәннән соң  тормыш мине кабат беренче хезмәт юлымны башлаган мәктәбемә кайтарды. Бүгнге көнгә кадәр Кукмара районы А.М.Булатов исемендәге лицейда   яратып  хезмәт  итәм. Тормыш  девизым:"Укытучыга  җитмеш  төрле  һөнәр  дә  аз". Шуны  истә тотып, барысына  җитешергә, һәрнәрсәдән  хәбәрдар  булырга  тырышам. Эшемдә  гаиләмнең  терәген  һәрчак  тоям. 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

 

                              "Китап  алсаң  кулыңа, нур  сибелер  юлыңа"

      Кешелекнең бөтен  уй- фикерләрен, бай тәҗрибәсен, гыйлемен, күпкырлы  тирән  мәгълүматын  үзенә туплаганга  белем  чишмәсе-  китап  турында  акыл  ияләре бик  тирән  мәгънәле сүзләр  әйткәннәр. "Китап- галим, телсез  мөгаллим", "Китап- тормыш  көзгесе", "Китапта үткәннең каны, бүгенгенең  җаны, киләчәкнең таңы" кебек  бик  тә  тирән  мәгънәгә ия  булган  әлеге  сүзләр  буыннан- буынга  тапшырылып  килә. 

      Китаплар  алар  буыннарның  акылын, белемен  үзләренә  туплаган  тиңдәшсез  хәзинә.  Китап  ул-  игелекле  дус, киңәшче  сердәш  тә. Һәр  яңа  буын  аңардан  тиңдәшсез белем  ала, аның  байлыгы  киләсе  буыннарга  да кала. Безнең  татар  халкында "Китапсыз  өй- тәрәзәсез  бүлмә" дигән мәкаль  бар. Китапларны күп  укыган  баланың  күңелендә  начарлыкка  да  урын  калмаячак, чөнки  ул  китаплардан  яхшыны  яманнан  аерырга, үзендәге  әйбәт  һәм  начар  гадәтләрне  бәяләргә  өйрәнәчәк.

    Безнең  мәктәп  китапханәсе  дә, районүзәк  китапханәсе  дә китапларга бик  бай. Даими рәвештә, ел дәвамында  яңа  китаплар  кайтып  тора. Матур  рәсемле, эчтәлекле  китаплар  да  күп алар  арасында.  Хәзерге  заманда төрле яшьтәге  кешеләр  дә  укый  алырлык  теләсә  нинди формадагы  китаплар  бар. 

    Укырга  кермәгән  балалар  өчен  дә, зурлар өчен  дә, эре  һәм  вак  хәрефлеләре  дә  бик  күп. Димәк, һәр  кеше  өчен  китаплар  укырга, аларны  яратырга  мөмкинлекләр  бар. 

    

Мой взгляд на мир

 

Мое педагогическое кредо: нет большей силы влияния на личность ребенка и подростка, на весь детский коллектив, чем сила учительского авторитета и, прежде всего, авторитета нравственного.

Главным в своей работе считаю, вызвать интерес к знанию, стремление к немедленному действию, к действию сообща и в содружестве

Добавить грамоту в портфолио
Мои альбомы