Доклад "Сәнгатьле сөйләм күнекмәләре формалаштыру"
учебно-методический материал на тему

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларны сөйләм күнекмәләренә өйрәтү юллары белән танышу.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sngatle_soylm_kunekmlre_formalashtyru.doc35.5 КБ

Предварительный просмотр:

Сәнгатьле сөйләм күнекмәләре формалаштыру.

Сәнгатьле сөйләм дигән төшенчә бик киң тармаклы. Ул үз эченә дикция, темп, интонация һәм алар белән бәйләнешле мимика, ишарә, шулай ук аралашу культурасы элементларын ала.Тикшеренүләр шуны күрсәтә: кайбер балаларның сөйләме тиз һәм аңлаешсыз була. Сөйләм вакытында кабер бала авызын тиешенчә ачмый, аның авазлар артикуляциясе көчсез була. Мондый сыйфатлар тора-бара формалаша һәм камилләшә.

Дәресләрдә сәнгатьле сөйләргә өйрәтү юнәлешендә даими эшләү барышында түбәндәге сорауларга җавап табарга тырышабыз.

- Дәресләрдә сәнгатьле сөйләү нинди чаралар ярдәмендә тормышка ашырыла?

- Сәнгатьле сөйләүдә осталыкка өйрәтү алымнары нинди? Сөйләм үстерү дәресләрендә аларны ни рәвешле тормышка ашырырга мөмкин?

Укытучының үз сөйләү үрнәге башлангыч сыйныф укучыларына аеруча көчле тәэсир итә. Балалар дәрестә сәнгатьле сөйләмне ишетергә һәм шуны үрнәк итеп алырга тиешләр.Укытучы әдәби әсәрне никадәр сәгатьле итеп укыса яки сөйләсә, балалар күңелендә туган хисләр дә шулкадәр тирән, көчле була. Укытучының табигать матурлыгын күз алдына китереп бастырырлык ,геройның әхлакый гүзәллеген ачарлык  һәм тирән хисси кичерешләр тудырырлык итеп тасвирлап укуы яки сөйләве кече яштәге мәктәп укучыларында эстетик зәвык, шатлык тудыра. Укытучының үрнәк итеп укуын яки сөйләвен күзәтү нәтиҗәсендә балалар сәнгатьле итеп сөйләүнең асылына төшенәләр, аны бәяли белергә өйрәнәләр һәм үзләре дә, сөйләгән чакта, мөмкин булган барлык чараларны кулланып, тавыш ярдәмендә әсәр эчтәлегенә карата үз мөнәсәбәтләрен белдерергә тырышалар. Шул рәвешле, алар матур әдәбиятны тыңлаудан  һәм сөйләүдән, чын мәгънәсендә, ләззәт табалар.

Беренче сыйныфлардан ук сәнгатьле сөйләүдә түбәндәге таләпләрне үтәү мәҗбүри:

1.Сөйләм тизлеген (темпын) аерымлый алу.

2.Сөйләм ритмы камиллегенә омтылу.

3.Төп тон – әдәби әсәрнең нигез яңгырашы төшенчәсен булдыру.

 4.Интонация (аһәң) төрлелегенә ирешү.

Сәнгатьле сөйләмгә өйрәтү алымнары һәм чаралары

Сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен булдыру өчен кече яштәге балалар белән системалы рәвештә эшләргә кирәк. Ул түбәндәге күнегүләрдән тора.

1.Сулыш урнаштыру һәм дөрес дикция булдыру юнәлешендә эшләү.

Сөйләгәндә баланың гәүдәсе төз, муены һәм башы туры торырга тиеш. Һаваны тирән итеп суларга, ә сөйләү процессында һаваны әз-әзләп чыгара барырга һәм үпкәдәге һаваны тулысынча чыгарып бетермичә, паузаларда яңадан сулап, һава өсти торырга кирәклеге аңлатыла. Баланың нокта һәм паузаларда тирән итеп сулыш алуы һәрвакыт күзәтеп барыла.

2.Әдәби әйтелешне күнектерү.

 Әдәби телдәгечә дөрес әйтелеш кагыйдәләрен орфоэпия өйрәнә. Кече яштәге баланың орфоэпик нормаларны бозып сөйләве тыңлаучы дикъкатен читкә алып китә һәм эчтәлекне аңлауга комачаулый. Шуңа күрә кече яштән үк балаларга сүзләрнең әдәби әйтелеш нормаларын даими рәвештә өйрәтүгә, теге яки бу аваз, иҗек һәм сүзнең дөрес әтелеш үрнәген бирүгә аеруча игътибар итәргә кирәк. Укытучы баланың сөйләмендәге кимчелекләрен исәпкә ала, авазларны дөрес әйтергә өйрәтә.

3.Басым һәм аның төрләре.

Басымны дөрес куеп сөйләү – барыннан да бигрәк әһәмиятле. Шигъри әсәрләрдә басымны дөрес куймау тискәре нәтиҗәгә китерә.

- Сүз басымы игътибарга лаек, чөнки ул сүзнең лексик мәгънәсен аеруда зур роль уйный. Туган телгә игътибар һәр өлкәдә булырга тиеш. “Татар телен ярат, хөрмәт ит”, дип кенә аңа ихтирам хисе тәрбияләп булмый. Моңа ирешү өчен балаларга туган телнең аһәңлелеге, байлыгы турында мәгълүмат бирергә, матур сөйли белүнең үзнннән-үзе килмәвен, моның өчен тырышу кирәклегенә төшендерү кирәк.

- Логик басым. Логик басымны дөрес куеп сөйләү өчен, текстны бик уйлап тикшерергә кирәк. Әсәрнең гомуми барышыннан, төп идея эчтәлегеннән чыгып билгеләгәндә генә җөмләдәге логик басымнар дөрес була.

4.Сөйләү үрнәге.

Укытучы сөйләменең берничә характерлы үрнәге бар. Мәсәлән, артык тавыш чыгармаска тырышып, сагаеп уку; тизрәк, көчлерәк итеп уку һ.б. Сөйләү үрнәге буларак, видио язмалардан да файдаланыла. Сөйләү үрнәгенә анализ ясау өчен төрле өзекләр тыңланыла.(Мәсәлән, Р.Вәлиеваның әкиятләрен тыңлау).

5.Сөйләү күнекмәләрен үстерү.

Сәнгатьле сөйләм күнекмәсе булдыруда рольләргә бүлеп сөйләү, уеннар, әкиятләрне сәхнәләштерү бик әһәмиятле. Сәнгатьле сөйләм күнекмәләре дәрестән тыш эшләрдә, төрле бәйрәмнәр үткәргәндә тагын да үстерелә.

Югарыда санап киткән сөйләмгә өйрәтү алымнарыннан тыш, тавышның яңгырашы да әһәмиятле урын алып тора. Тавышның көчәюе, куәтләнүе яки кимү дәрәҗәсе сөйләмне матурлый һәм җанландырып җибәрә. Дәреслекләрдә тавышны төрлечә үзгәртеп укуга нигезләнгән күп кенә әсәрдәр бирелгән.Мондый әсәрләрне укыганда аеруча игътибарлы булырга кирәк дип саныйм. Нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә, балаларны сәнгатьле сөйләмгә өйрәтү, сөйләмне аңлап кабул итү сәләтләрен үстерү, авазларны,сүзләрне дөрес әйтүне камилләштерү – бүгенге көннең әһәмиятле мәсьәләләреннән берсе булырга тиеш.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Беренче сыйныфның рус төркемендә лексик күнекмәләр формалаштыру дәресе конспекты.

Беренче сыйныф укучылары сабыйлыктан чыгып бетмәгән нәниләр булса да, аларны укырга өйрәтү мөһим. Яза да белмәгән рус телле балаларга татар телен өйрәтү бик авыр. Һәрбер яңа сүзне аларның хәтер сандыг...

ФДББС идеологиясен формалаштыру

ФДББС идеологиясен формалаштыру турында статья...

Тарих, җәмгыять белеме дәресләрендә, туган якны өйрәнү, дәрестән тыш эшчәнлектә укучыларда толерант аң формалаштыру.

Опыт работы по воспитанию толерантности на уроках истории и обществознания (на татарском языке)...

Бүгенге мәктәп шартларында милли үзаңны формалаштыру алымнары

Бүгенге мәктәп шартларында милли үзаңны формалаштыру алымнары...

Рус телле балалар арасында татар телен өйрәнүгә позитив караш формалаштыру ысуллары

Бу язмам белән мин мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе утырышында чыгыш ясадым....

Укучыларның тикшеренү-эзләнү компетенциясен формалаштыру

         Уку-укыту эшчәнлегендә укучыларны эзләнү, тикшеренү эшләренә җәлеп итү аерым урын алып тора. Укучыларны эзләнү-тикшеренү белән шөгыльл...

Туган (татар) тел һәм әдәбият дәресләрендә инновацион технологияләр. Сөйләм күнекмәләрен үстерү чарасы буларак, синхрон тәрҗемә итү ысуллары. Күнекмәләр

Күнекмәләр. Тәрҗемә процессында аеруча кирәк булган күнекмәләрне үстерү тәрҗемәчеләрне әзерләүнең мөһим өлешен тәшкил итә.Тәрҗемә күнекмәләрен үстерүнең үзенчәлеге шунда, алар бары тик укучыларның пра...