Бүгенге мәктәп шартларында милли үзаңны формалаштыру алымнары
статья на тему

Гиниятуллина Розиля Фатиховна

Бүгенге мәктәп шартларында милли үзаңны формалаштыру алымнары

Скачать:


Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Мәскәү районы

Бүгенге мәктәп шартларында милли үзаңны формалаштыру алымнары

Башкарды: 87 нче мәктәпнең

татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Гыйниятуллина Р.Ф


План

  1. Кереш. Катлаулы заман проблемалары.
  2. Төп өлеш. Мәктәп кысаларында милли узаңны формалаштыру алымнары.
  1. Көн тәртибендә - халык педагогикасы:

а)        ана теле

б)        бишек җырлары

в)        хәрәкәтле, ярышлы уеннар

г)        әкиятләр

д)        мәкальләр, әйтемнәр

е)        халык бәйрәмнәре

  1. Язучылар, шагыйрьләр - тәрбия үрнәкләре
  2. Милли узаңны үстерүдә көндәлек матбугатның роле
  1. Йомгаклау. Милли узаңның нигезләре.

Без бик авыр, катлаулы заманда яшибез. Ялган һәм каты күңеллелек, кешесезлек, җәбер гадәти күренешкә әверелде. Яхшы теләкләр белән башланган эшләр дә безнең җәмгыятьтә еш кына тупик хәлләргә китерә. Моның сәбәбе шунда ки, без күп дистә еллар буе, барлык халыклар өчен бер телле, бер мәдәниятлы җәмгыять төзедек. Нәтиҗәдә, без үз тарихын белмәүче, үзенең эше, тотышы өчен җавапчылык тоймаган кешеләр үстердек. Бу татар халкына гына түгел, ә бәлки элекке Советлар Союзына кергән барлык милләтләргә дә кагыла.

Татар һәм башка халыкларның тарихын, аларның искиткеч педагогик тәҗрибәләрен балаларга һәм ата-аналарга кайтарып бирер чак җитте.

Хәзерге заманның иң мөһим мәсьәләләренең берсе - яшь буынны тәрбияләүдә халыкның рухи һәм мәдәни башлыгын отышлы файдалану. Көн тәртибенә халык педагогикасын уңышлы куллану килеп баса.

Халык педагогикасы - фәнни педагогиканың нигезе. Анда борынгы заманнардан ук халык акыллы, аның зирәк фикерләре, киңәшләре, үгет - нәсихәтләре тупланган һәм аларны һич тә югалтырга ярамый. Балаларга халыкның үзенә генә хас булган тарихи үсешен, аның психологиясен чагылдырган белем һәм тәрбия бирү ысуллары, буыннан-буынга күчеп үсәргә, камилләшергә тиеш. Йола, гореф - гадәтләрне кире кайтару гына түгел, аларны заманчалаштыру, яңарту, гомумкешелек кыйммәтләре юнәлешендә үстерү дә мөһим.

Халык педагогикасы - зур акыллык, сәламәт әхлаклылык чишмәсе. Аның төбендә кешелеклелек, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, гаделлек, тыйнаклык кебек матур сыйфатлар ята.

Халык педагогикасының төп чаралары:

  • ана теле;
  • халыкка файдалы хезмәт;
  • җырлар: биек җырлары, хезмәт, мәхәббәт турында җырлар, лирик җырлар;
  • уеннар, мәзәкләр, җырлы, хәрәкәтле, ярышлы уеннар яки аларның җыелмасы; мәсәлән, Сабан туе;
  • биголәр;
  • бәетләр, дастаннар, әкиятләр;
  • әйтемнәр, мәкальләр, табышмаклар;
  • тормыш - көнкүреш йолалары, кунакчыллык кагыйдәләре.

Халыкның иң беренче педагогик әсәре - һичшиксез, бишек җырлары. Аларда аналарның теләкләре, ышанычлары, баласын рухи һәм физик яктан матур булдыклы, игелекле, мәрхәммәтле, гадел итеп күрү өметләре чагыла. Аналарның бәгырьдән, йөрәк түреннән чыккан, ягымлы сүзләр белән, ана телендә яңгыраган бишек җырлары тәрбияләүдә башка бернинди чара белән чагыштырырлык һәм алмаштырырлык түгел.

Мин укучыларга уку дәреслләрендә бишек җырлары өйрәтәм. Алар бик теләп өйрәнәләр. Бу минем аларга киләчәккә бүләгем булсын, дим. Алар үзләре әти-әниләр булгач, исләренә төшереп, балаларына татарча биек

җырлары җырларлар. Бәйрәмнәргә, туган көннәренә "Бишек җырлары" китабын бүләк итәм.

Мин әкиятләр өйрәнергә дә бик зур игътибар бирәм.

Әкиятләр кешенең гүзәллеген, сафлыгын, аның хыялларын чагылдыра. Аларда белем, һөнәргә өйрәнү, дуслык, үзара ярдәмләшү кебек күркәм сыйфатлар турында сөйләнә. Шулай ук вакытта кешедәге кире-яман сыйфатлар: ялкаулык, саранлык-комсызлык һәм башкалар гаепләнә.

Әкиятләрдә ата-анага, бигрәк тә аналарга карата тирән ихтирамлы, шәфкатьле булу төп урынны алып тора.

Балаларда уңай әхлакый сыйфатлар тәрбияләүдә әкиятләр алыштыргысыз чара. Алар яшь буында эстетик зәвыклар тәрбияләүдә әкиятләр алыштыргысыз чара. Алар яшь буында эстетик зәвыклар тәрбияләүдә, тел байлыгын үстерүдә аеруча әһәмиятле.

Әкият герое - гадәттә уе: батыр егет - кешеләрнең дошманнары (аҗдаһа, диюләр) белән аяусыз көч сынашу үрнәге күрсәтә, гаделлек өчен, туган җир өчен керәшү хисе тәрбияли.

Мәкальләр, әйтемнәр. Без мәкаль һәм әтемнәрнең тәрбияви ягына игътибар итәбез, балаларны, яшьләрне тәрбияләүдә аларны ничек куллану мөмкинлекләрен тикшерәбез.

Мәкальләр, әйтемнәрнең эчтәлекләре бик гыйбрәтле. Укучыларны үз- үзләрен тотуда гына түгел, кешеләр белән аралашканда да мәкальләрдә әйтелгән үрнәккә омтылулары, гыйбрәт алулары аеруча мөһим.

Халык бәйрәмнәре - аеруча тәэсирле, үтемле тирбия чарасы. Бәйрәмнәр шул халыкның үзенә генә хас сыйфатларын, аның милли хисләрен, горурлыгын гәүдәләндерә, халыкның йолаларын, гореф-гадәтләрен чагылдыра торган чараларның берсе. Бәйрәмнәр халыкның иҗтимагый - мәдәни тормышының аерылгысыз өлеше булып тора.

Дәресләрдә татар халкының милли киемнәре, көнкүреш әйбәрләре белән таныштыра. Укучыларга милли киемдәге курчаклар аеруча ошый.

Класстан тыш чараларда балалар белән берлектә ата-аналар да актив катнашалар. Конкурслар, төрле кичәләр, ярыш-уеннар үткәргәндә халык җәүһәрләрен куллану тәрбия эшенең тәэсирлеген, уңай нәтиҗәлелеген сизелерлек яхшырта. Балалар бу чараларда теләп йөриләр.

һәр ел татар теленең беренче дәресен Г. Тукайның иҗатына багышлыйм. Укучылар аның авыр балачагы белән танышалар. Г. Тукайның искиткеч матур әкиятләре, тәрбияви шигырьләрен өйрәнәләр. Аның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган альбомнар, стена газеталары чыгаралар. Мәктәбебездә татар теле атналыгы кысаларында Г. Тукайның шигырьләрен иң яхшы укучыга конкурс үткәрәбез. Менә кайда аларның иҗади үсем ала! Укучылар киемнәр, декорацияләр әзерлиләр, инценировкалар куялар. Атна буе шул ярыш, иҗат дөньясында кайныйлар.

Муса Җәлил турында сөйләгәндә, аның Советлар Союзы Герое гына түгел, ә шагыйрь-патриот икәнлегенә аеруча басым ясыйм. Аның шигырьләре, батырлыгы кебек үк, бөтен дөньяны гизеп чыгулары туры сөйлим. Әңгәмәләр үткәргәндә аның сеңлесе Хәдичә Җәлилованың "Минем абыем турында" исемле китабын кулланам. Анда Муса Җәлилнең балачагы сурәтләнә.

Татарча әдәби әсәрләр һәм көндәлек мәтбугатьне уку укучыларның сөйләм телләрен һәм татарча уйлау, фикер йөртүләрен үстерә. Укучыларның милли үзаңнары үсешенә этәргеч ясый. "Салават күпере", "Сабыйга" журналлары, "Сабантуй" газетасы аларның яраткан уку чыганаклары. Аларда басылган матур шигырьләрне укып ләззәтләнәбез, мәкаләләре буенча фикер алышабыз.

Югарыда атап үтелгән чаралар укучыларның милли узаңнарын үстерүгә китерә.

Г. В. Старовойтованың әйтүенчә: "Шәхеснең милли үзаңы тормыштагы эшчәнлектә, милли телне белүләр, гореф-гадәтләрдә, халыкта, үзеңне үз милләтең вәкиле итеп тоюда, башка милләт кешеләре турындагы күзаллауда күренә".


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бүгенге көн татар драматургиясендә милли сәнгать мәсьәләләре

Мингалиева Л. Бүгенге көн татар драматургиясендә милли сәнгать мәсьәләләре (Судьба национального искусства в произведениях современной татарской драматургии) / Мингалиева Л. // Этнодидактика народов Р...

ФДББС күчү шартларында милли тәрбия бирү мәсьәләләре

Укыту-тәрбия системасын яңарту – яңа идеяләр, ысуллар, чаралар эзләү дигән сүз. Мәктәпләрнең бүгенге бурычы – хәзерге көн таләпләренә, тормыш, җәмгыять ихтыяҗларына җавап бирүче белемле, тирән фикер й...

Белем стандартларын тормышка ашыру шартларында, милли төбәк компоненты үзенчəлеклəрен исəпкə алып, уку-укыту үсеш мохитен оештыру

Методик кулланма татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли төбәк компоненты (МТК) куллану материалларын үз эченә ала. Бу хезмәт барлык татар теле һәм әдәбияты укытучылар өчен тәкъдим ителә....

“Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында милли тәрбия бирүдә дәрестән тыш чараларның әһәмияте”

Үзем укыта торган сыйныфлар арасында рус төркемнәрендәге рус телле укучылар да бар. Татар балалары белән беррәттән, нәкъ менә шул балаларга да дәресләрдән тыш тәрбия эшләре алып бару —төп белем ...

Бердәм дәүләт стандартларын гамәлгә кертү шартларында бүгенге дәрес

Балачактан алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас....

Китапханә шартларында балаларда һәм яшүсмерләрдә экологик культура формалаштыру

Китапханә шартларында балаларда һәм яшүсмерләрдә экологик культура формалаштыру...