Бүгенге көн татар драматургиясендә милли сәнгать мәсьәләләре
статья по теме

Мингалиева Л. Бүгенге көн татар драматургиясендә милли сәнгать мәсьәләләре (Судьба национального искусства в произведениях современной татарской драматургии) / Мингалиева Л. // Этнодидактика народов России: обучение и воспитание в состязательной среде: Материалы VI Международной научно-практической конференции. – Нижнекамск: Изд. НМИ, 2008. – С. 333-335.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon mingalieva.doc.doc43 КБ

Предварительный просмотр:

Мингалиева Л.Э.

г.Казань, РТ

БҮГЕНГЕ КӨН ТАТАР ДРАМАТУРГИЯСЕНДӘ

МИЛЛИ СӘНГАТЬ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ

Белгәнебезчә, татар милли мәдәнияте, башка халыклар мәдәниятләре кебек үк, әдәбият белән тыгыз бәйләнештә яши, һәм алар тормышыбызның көзгесе булып хезмәт итәләр. Безнең халкыбыз мәдәният әһелләренә бай. Кем генә булмасын ул: сәнгатьчеме, рәссаммы, я булмаса каләм әһеле яки музыкантмы, тормышта һәм иҗатта аның үз урыны бар. Ләкин үзгәртеп кору җилләре бу өлкәне дә читләтеп үтмәде: илдә хөкем сөргән сату–алу мөнәсәбәтләре югары иҗатка да үтеп керде һәм тискәре йогынтысын ясады. Бу уңайдан танылган рус режиссеры А.Кончаловскийның “Базар мөнәсәбәтләренең югары сәнгатьне юкка чыгаруы. Маркетологлар иҗат кешеләрен җиңә бару юлында” [1, б. 12], дигән мәкаләсе игътибарны җәлеп итә. Автор бүгенге көндә мәдәниятебезнең коммерция объектына әйләнә баруы хакында ачынып яза. Борынгы Кытай, Греция, Италия шәһәрләрендә иҗат кешеләре аерым бер кабатланмас шедеврны иҗат итүгә гомерләрен багышласалар, бүгенге җәмгыятебездә сәнгать күпләп җитештерү продуктына әйләнә бара, театр, музыка, кино кебек мәдәният өлкәләре акча артыннан куучы “дилетантлар” белән шыгрым тулды, ди автор. Бүгенгесе көндә теләсә кем музыка да яза ала, теләге булса, кино да тешерә, драма әсәрләрен дә иҗат итә. Иҗат җимешеңнең халык тарафыннан җылы кабул ителүе әсәрнең вакытында сатыла алу–алмаудан һәм рекламадан тора. Иң аянычлысы, дип яза А.Кончаловский, яшь буын кешеләренең әлеге “эпатажлылык, эстетик хулиганлык” җимешләрен югары сәнгать үрнәкләре дәрәҗәсендә кабул итүләре. Режиссер фикеренчә, бүгенге постмодернистик сәнгатебездә борынгыдан сакланып килкән һәм буыннан–буынга тапшырыла барган гомумкешелек кыммәтләренә, иҗат традицияләренә, дөнья мәдәниятенең ассоциатив бәйләнешенә тиешле урын калмаган. Шуңа да күпчелек таталнтлы иҗат кешеләре бүгенге җәмгыятьтә урын таба алмыйча, төшенкелеккә биреләләр.

Соңгы еллар татар драматургиясендә иҗат кешеләренең бүгенге хәлләре, шәхес һәм җәмгыять мөнәсәбәтләре, яшәү мәгънәсе турында уйланулары, тормышта үз–үзләрен табу мәсьәләләре, шәхси бәхетсезлек проблемалары киң яктыртылып килә. Аерым алганда, Т.Миңнуллин “Хушыгыз” [2] исемле иҗтимагый-фәлсәфи драмасында, Зөлфәт Хәким “Мин төш күрдем” [3] комедиясендә, Илдар Юзеев “Ак калфагым төшердем кулдан...” [4] пьесасында укучыны (тамашачыны) төшенкелек, депрессия хәлендә булган, әхлаксызлык хөкем иткән, корсак өчен яшәү көчәя барган тормышыбызда үз–үзләренә һәм сәләтләренә тиешле урын таба алмыйча интегеп яшәүче талант ияләре, сәнгать әһелләре образлары белән очраштыралар. Шундый образлардан – соңгы көннәрен көтеп яшәүче, кайчандыр танылган җырчы булган Миләүшә һәм аның элеккеге дуслары Рәфис, Фәһим, авылдагы яшьлек мәхәббәте Галимулла, әүвәлге ирләре Шәһит белән Нурислам (Т.Миңнуллин “Хушыгыз”), дөньяга һәм табигатькә чамадан тыш идеалистик мөнәсәбәтле язучы Әнвәр (Зөлфәт Хәким“Мин төш күрдем”), үз илләрендә иҗат итә алмыйча, туган телләрен оныту дәрәҗәсендә булган Зөбәйдә Прайс, Ратмир (Илдар Юзеев “Ак калфагым төшердем кулдан...”).

Т. Миннуллинның “Хушлыгыз” әсәрендәге гомере буе дөреслеккә, сафлыкка, бәхеткә корылган тормышка омтылып яшәгән Миләүшә якты дөнья белән хушлашу вакыты килеп җиткәч кенә, бар гомере ялган белән ясалмалыктан гына торган икәнлеген аңлый. Бик соңгарып булса да, ул бәхетен авылда, хыянәтсез тәүге хисләрдә була алуына төшенә. Миләүшә фикеренчә, ул яшьлек мәхәббәте булган авыл егете Галимуллага кияүгә чыккан булса, үзеннән соң тормышта тиешле эз калдырган бәхетле Ана, Әби булып яшәгән булыр иде.

Миләүшә кичергән бәхетсезлекләрнең – ялгыз калуның, онытылуның, кичәге данлы кешене аяк сөртеп ташланган чүпрәк хәленә җиткерүнең – шулай да зуррак сәбәбе бар. Ул – тормыш шартлары. Билгеле булганча, Совет хакимиятенә алмашка килгән җәмгыять үзе белән  миһербансызлык, байлык артыннан куу, рухи кыйммәтләргә, аерым алганда, сәнгатькә игътибарны киметү кебек тискәре якларны да алып килде. Нәтиҗәдә, әле кичә генә тулы иҗат тормышы белән яшәгән сәнгать әһелләренең күпчелеге, бу гаделсезлекләргә түзә алмыйча, депрессия хәленә төшәләр (Т.Миңнуллинның “Ир-егетләр” [5] пьесасында да рухи кыйммәтләре үзгәрә барган тормышта үзенә һәм сәләтенә урын таба алмыйча, газапланып яшәүче тагын бер сәнгать әһеле Әхтәм дә шул сәбәпләр аркасында эчү юлына баса).

“Хушыгыз” пьесасында драматург сәнгать әһелләре образлары аша үзгәрүчән тормыш шартларына төрлечә яраклашу юлларын да күрсәтә: кайчандыр рәссам, композитор, шагыйрь булган кешеләр, тормыш белән алышбирешен өзеп, кайсы аракы колына әверелгән, кемдер эшмәкәрлек юлына баскан, ә кайсылары, беркем белән дә аралашмыйча, кешеләрдән качарга тырышкандай, фатирларыннан чыкмыйча утырырга мәҗбүр.

 Зөлфәт Хәким әсәрендәге 45 яшьлек язучы Әнвәрне исә аның көндәлек тормыш мәшәкатьләреннән читләшкән яшәү фәлсәфәсе тар карашлы “пластмасс бәгырь”ле [3, б. 22] хатыны Мөршидәнең, эчүче күршесе Кәримнең, кызы Алия һәм кияве Альфредның мещанлык карашлары белән  кискен каршылыкка куя.

Комедиядә әлеге персонажның яшәү позициясе тормыш шартларына ярашмаганлыгы ачык күрсәтелә. Ул – пассив герой. Әнвәр, әсәр язудан кала, башка берни дә эшли алмый, эшләргә теләми дә. Күңел төшенкелегенә бирелеп, ул берничә мәртәбә үзенә–үзе кул салмакчы да була. Бу – Әнвәр һәм аның гаиләсе өчен инде даими күренеш. Бәлки шуңадыр да, депрессия хәлендә булган язучының дөньядан китү омтылышлары драматург тарафыннан берникадәр ирония белән сурәтләнә: “Әнә, диван астында, әтинең даими асылына торган бавы” (Алия) [3, б. 34].

Илдар Юзеев “Ак калфагым төшердем кулдан...” пьесасында укучы алдына сорау куя: ни өчен зыялы, белемле, талантлы кешеләргә үз илебездә күтәрелергә, тиешенчә яшәргә мөмкинлек юк? Ни өчен талантлы кешеләребез дөнья сәхнәсенә менә алмый? Бу сорауларга әсәрдә төгәл җавап бирелмәгән. Ләкин драматург бу проблеманы татар халкына бердәмлек җитмәвендә, татар милләтенең туган телен югалта баруында күрә (Зөбәйдә Прайс, Ратмир – татар булсалар да, үз телләрендә сөйләшә алмыйлар). Бу очракта автор милләтебез үсеше, туган телебезнең сакланып калуы һәм барлык татар халкы өчен аралашу коралы хезмәт итүенә зур киртә булып торуына ишарәли.

Шулай итеп, үз әсәрләрендә драматургларыбыз инде дистәдән артык еллар буе өлгереп килгән милли мәдәниятебезнең яшәеш проблемаларын, шуларны чишү юлында очраган киртәләрне бөтен тулылыгы белән ачарга тырышалар һәм киң җәмәгатьчелекнең игътибарын югары сәнгатебезне күтәрүгә юнәлтәләр. Чөнки сәнгать әсәрләре мәдәниятебезнең дөнья– күләм дәрәҗәсен үстерүенә, халкыбызны әхлакый һәм эстетик яктан тәрбияләүгә, милли хәзинәләребезнең сакланып калуына хезмәт итә.

Кулланылган әдәбият

  1. Кончаловский А. Победа рынка над искусством. Как маркетологи

берут верх над творцами. // Российская газета, 2005 г.– 9 февраля. – С.12.;

  1. Миңнуллин Т. Сайланма әсәрләр. I том. – Казан: Тат. кит. нәшр.,

2002. – 520 б.;

  1. Хәким З. Мин төш күрдем. – Казан: Тат. кит. нәшр., 2000. – 420

б.;

  1. Юзеев И. Шагыйрь сәхнәсе. – К.: Тат. Кит. Нәшр.,  2002. – 415 б.;
  2. Миңнуллин Т. Сайланма әсәрләр. II том. – Казан: Тат. кит. нәшр.,

2002. – 420 б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конференциядэ чыгыш"Бүгенге мәктәптә укучыларны хонэри эшчэнлеккэ ойрэту"

Укучыларнын хонэри белемнэрен арттыру. Хонэр сайлауга момкинлек тудыру....

Киләчәк - бүгенге көн ул

Ресурс укыту һәм тәрбия эшендә Р.Фәхреддин мирасын файдалану мәсьәләләренә багышланган. Бу ресурс belem.ru  порталында 2014 нче елның гыйнвар аенда "Иң яхшы ресурс" исеменә лаек булды....

Риза Фәхретдиновның “Әсма яки гамәл вә җәза” романында бүгенге көннең актуаль проблемалары чишелеше. (Сингапур методикасы буенча үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе)

Ризаэддин Фәхреддиннең тормыш юлы һәм иҗат үзенчәлекләре белән таныштыру, “Әсма яки гамәл вә җәза” романында бүгенге көннең актуаль проблемаларын билгеләү, образларга бәя бирү, әсәрнең теленә игътибар...

Бүгенге көн татар драматургиясендә үлем-үлемсезлек проблемасы, яшәү фәлсәфәсе

Мингалиева Л. Бүгенге көн татар драматургиясендә үлем-үлемсезлек проблемасы, яшәү фәлсәфәсе (Проблема бытия и философия смысла жизни в произведениях татарской драматургии рубежа XX-XXI вв.) / Мингалие...

Бүгенге көн татар драматургиясендә гаилә проблемаларының яктыртылышы

Мингалиева Л. Бүгенге татар драматургиясендә гаилә проблемаларының яктыртылышы (Художественное отражение взаимоотношений между поколениями в татарской сценической литературе последних лет) / Мингалиев...

Бүгенге көн татар драматургиясендә матди җитешлелек һәм әхлак сыйфатларының үзара шартланышы темасы

Мингалиева Л. Бүгенге көн татар драматургиясендә матди җитешлелек һәм әхлак сыйфатларының үзара шартланышы темасы (Тема взаимной обусловленности материального благополучия и нравственных качеств в тат...

Син яшәрсең, нур чәчәрсең,татар сәнгать дөньясы!

Максат: 1  Компьютер технологияләрен кулланып,  укучыларны әдәбият һәм­     сәнгатьнең төрле яктан чагылышы белән таныштыру, халкыбызның гүзәл сыйфатларын ачуда ...