Бүгенге көн татар драматургиясендә гаилә проблемаларының яктыртылышы
статья по теме

Мингалиева Л. Бүгенге татар драматургиясендә гаилә проблемаларының яктыртылышы (Художественное отражение взаимоотношений между поколениями в татарской сценической литературе последних лет) / Мингалиева Л. // Милли мәдәният. Казан: Печатный двор, 2008., – Б. 9-12.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Бүгенге көн татар драматургиясендә

гаилә проблемаларының яктыртылышы

Мингалиева Ләйсән Өмет кызы

2008 нче ел Рәсәйдә һәм Татарстанда “Гаилә елы” дип игълан ителде. Исеменнән аңлашылганча, бу елда гаилә корган яшь парларга да, инде бергә шактый гомер кичергән, тормышта үз кыйбласын, үз урынын алган гаиләләргә дә хөкүмәтебез тарафыннан аерым игътибар һәм кайгыртучанлык бирелергә тиеш. Чөнки һәр гаилә бәхеткә, тигезлеккә, муллыкка омтыла. Гаилә бәхете түгәрәк булса, ил тормышы да матур була. Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Н. Гыйматдинова фикеренчә, “Бөтен гаиләләр өчен дә аерым кануннар юк, һәрбер пар аны үзенчә төзи. Әмма кайбер мәсьәләләрдә өлкән буыннан үрнәк алсак та комачауламас иде. Алар гаиләне изге санаган. Ир хакын, хатын хакын, бала хакын хаклап яшәргә тырышкан. Сабыйлар ата-ана назына тилмереп үсмәгән” [1]. Ә бүгенге көндә исә “җәмгыятьтә миһербансызлык, кансызлык һәм шәфкатьсезлек тантана итсә, аның әче җиле гаиләләргә дә кагыла. Баласын ташлаган туң йөрәкле әниләр, таш бәгырьле әтиләр күбәя. Моңа ел саен арткан ятимнәр яки картлар йортына илтеп ыргытылган әби-бабайлар мисал… Бүген яшьләр арасында «миңа гаилә кирәкми» диючеләр дә байтак” [1].

Гаилә проблемасы бүгенге көн татар драматургларын да битараф калдырмый. Алар үз иҗатларында тормыштагы тискәре якларны - әхлаксызлык, кешелексезлек, миhербансызлык, ата-ананы хөрмәт итмәү, балаларны ятим калдыру проблемаларын киң яктыртыртып киләләр. Бу уңайдан Т.Миңнуллинның әле дә сәхнәдән төшмичә уйналып килгән "Әниләр hәм бәбиләр"(1984 ел) [2] пьесасы игътибарга лаек. Менә инде ике дистә елдан артык элек язылган булса да, әсәрдә күтәрелгән проблемалар бүгенге көн өчен дә бик актуаль.

Әдәбият галиме Азат Әхмәдуллин фикеренчә, әлеге драма башка әсәрләрдән оригинальлеге белән аерылып тора. Бердән, бала тудыру бик тә шәхси-интим эш, бик тә яшерен бер гамәл санала. Гадәттә ачыктан-ачык сөйләнми торган даирәне драматург сәхнәгә чыгарды. Алай гына да түгел, аны шигъриятле итеп күтәрде [3].

"Әниләр hәм бәбиләр" драмасының язылу сәбәбен Т.Миңнуллин үзе шулай дип аңлата: “...Мине язарга мәҗбүр иткән нәрсә күптәнге тема: аналар һәм балалар мәсьәләсе иде. Дөресрәге, аналарның балаларына мөнәсәбәте.” Драматург фикеренчә, “без бүгенге көндә бала тәрбияләүне мәктәп эше, милиция эше дип санарга өйрәнеп барабыз. Ә бит бала киләчәктә яшәр өчен төп юнәлешне гаиләдә алырга тиеш, әхлак нормаларын ата-анасының күзәтүе астында һәм алар үрнәгендә үзләштерергә тиеш.” Т.Миңнуллинны бүгенге көндә кеше күңеленең “катылануы, акылның йөрәк белән исәпләшми башлавы, кеше гомеренең арзанаюы, аналар һәм балалар арасындагы иң нечкә бәйләнешләрнең өзелгәләве” борчый. Аныңча, әдипләр әсәрләрен нинди генә җирлектә язсалар да, “шушы яманлыкка каршы көрәшергә” тиеш. “Әниләр һәм бәбиләр” шул яманлыкка каршы язылган” [4].

Әсәрдә сурәтләнгән образлар арасында унике бала анасы Гөлфинә, беренче бәбиләрен алып кайткан казакъ һәм рус хатыннары Алтынчәч һәм Валентина кебек уңай геройлар белән бергә укучы (тамашачы) күңеленә боз булып ятучы Дилемма образы да бар.

Безнең карашка, авторның төп фикерен җиткерүдә, Ана дигән исемнең бөеклеген раслауда, оптимистик караш уздыруда әсәрдә Гөлфинә образы төп рольне уйный. Бу образ - сәнгатьчә бирелеше ягыннан да, әсәрнең идея-эстетик эчтәлеген ачуда да авторның зур уңышы булып тора. Гөлфинә - ата-ананың үз балаларына булган тирән хисен тулы һәм матур итеп чагылдыручы образ. Бу хис башка кешеләргә ихтирамлы мөнәсәбәт, миһербанлы күңел, һәркемгә ярдәмгә атылып тору кебек гүзәл сыйфатлар белән тулылындырып, халкыбызның дәвамлылыгын һәм тәрәккыятен тәэмин иткән гореф-гадәт нигезләрен гәүдәләндерә. Гөлфинә палатада ятучы һәрбер хатын-кызга үзенчә якын килә, һәркайсына кирәк чакта юатыр өчен җылы сүз таба, яшь аналарга файдалы киңәшләрен бирә, кайгыларын уртаклаша, ана булуның изге эш икәнлеген бөтен тулылыгы белән раслый.

Әгәр дә беренче өч ананы сабыйларына чиксез мәхәббәт, ана булуларына сөенү һәм горурлану үзара берләштерсә, Дилемма образы бу яктан аларга каршы куелган. Әлеге персонаж белән автор бүгенге тормышта да, кызганычка каршы, еш очрый торган күренешләрне бөтен фаҗигасе белән ачып биргән. Яшь ана Дилемма бәбиен имезүдән баш тарта, чөнки ул аны шифаханәдә калдырып китәргә ниятләгән. Моңа ул үзе дә әзер, ирен дә күндергән. Бу кешелексез гамәлен аклау өчен, Дилемма үзенә күрә бер фәлсәфә дә уйлап куйган: бала, имеш, аларга институтта укып бетерергә комачаулый, ә аны тәрбияләүне әти-әнисенә тапшыру аларга бурычлы булуга китерәчәк, Дилемма белән иренең исә кемгә дә булса бурычлы булып каласылары килми. Бу эш һич тә җинаять түгел, дип саный Дилемма: “Аборт ясатып үтергәнгә хөкем итмиләр, ә моның өчен нигә хөкем итәргә тиешләр? Баланы дәүләт карасын, - ди ул врачка. - Дәүләткә хезмәт итәргә кешеләр кирәк. Кирәк икән – үстерсен” [2, 337 б.].

Менә шундый куркыныч фәлсәфә. Дилемма образы А.Гыйләҗевның “Дус кызым кияүгә чыга” (1983) [5] пьесасында тар карашлы Луиза персонажы, бигрәк тә Луизаны сөеп йөргән Рәшитнең әнисе Бәлхия образы белән аваздаш. Кечкенә Рәшитнең колхоз председателе булып эшләгән газиз әтисен бер дә юкка ришвәтчелектә гаепләп төрмәгә утырткач, әнисе, Бәлхия тиз арада, иреннән баш тарта: аны күрергә дип төрмәгә бер генә тапкыр да килми, гаепле икәненә бик тиз ышана, ә берничә айдан соң, яңадан кияүгә чыгып, бердән-бер баласын башка кешеләргә илтеп ташлый [5, 182 б.]. Егерме елдан артык вакыт үткәч, картайган, бер ялгызы калган Бәлхия (Рәшитнең әнисе), кылган хаталары өчен үкенеп, улын эзләп таба һәм аңардан гафу үтенә. Ләкин Рәшит аны кичерә алмый. Әлеге әсәрдә кайчандыр Дилемма кебек, әнисе тарафыннан ташлап калдырылган баланың кичерешләре укучы алдына тулаем килеп баса:

Рәшит. Дөньяда иң авыр хыянәт – балаларның ата-аналарына кылган хыянәте. Ә аналарның балаларга кылган хыянәте җиңелрәкме? [5, 182 б.].

Рәшитнең бу сүзләрендә пьесаның төп идеясе ярылып ята кебек - ясалма хисләр, ялган мәхәббәт, җәмгыять тормышында матди якның саф хисләрдән һәм кешеләрнең рухи дөньясыннан өстен торуы, мөнәсәбәтләрдә хыянәт бәхет тә күңел тынычлыгы да китермәячәк.

 Рәшитнең әнисендә үзен танып алып, Луиза Бәлхия ягына баса һәм егетне анасына карата мәрхәмәтсезлектә гаепли башлый. Бу урында драматург әлеге ике образ аша үтә-күренмәле тәңгәллек үткәрә. Бу ике хатынның мәхәббәткә һәм гаиләгә карашлары егетнең чын, көчле мәхәббәте янында күпкә түбән булып күренә. Шуларны аңлап, Луиза Рәшит хисләреннән дә, үзеннән – үзе дә куркып китә:

Луиза.Якын килмә! Синнән куркам... Дөресрәге, үземнән-үзем куркам.... Сөймә, Рәшит, кирәкми. Мин синең сөюңенән дә куркам! [5, 182 б.].

Шунысы кызык, Рәшит белән Бәлхия образлары драматург Данил Салиховның “Гыйләҗ тәрәзәләре” [6] драмасындагы Рәшат белән Ханым образлары белән турыдан-туры аваздаш. Алай гына да түгел, әлеге геройларның язмышлары бер-берсен кабатлый сыман. Кечкенә Рәшатның дә әтисен “Халык дошманы”, дип игълан иткәч, аның әнисе (Ханым) иреннән баш тарта һәм бердән-бер баласын чит гаиләгә ташлап калдырып, тиз арада башка кешегә кияүгә чыга. Рәшат исә әтисен тормышыннан сызып ташлый алмыйча, аның кайтуына өметләнеп яши. Байтак еллар узгач, картайган ялгыз Ханым баласы янына ярдәм һәм таяныч эзләп килә. Ләкин газиз әнкәсе бар өстенә, гомере буе ятим булып яшәргә мәҗбүр булган бала, аны кичерә һәм кабул итә алмый.

Ханым.Улым, кызган, кичер мине. Мин бит сине тудырган ана.

Рәшат.Тудырганыңны кичерә алмыйм [6, 55 б.].

Күргәнебезчә, тематикалары һәм образ системалары белән аерылып торган ике сәхнә әсәрләненең сюжет структураларына охшаш тормыш гыйбарәләре кертелгән. Персонажларның хәтта исемнәре дә яңгыраш – Рәшит һәм Рәшат. Моның сәбәбе шундый язмышка дучар булган кешеләрнең бүгенге җәмгыятебездә шактый еш очравында һәм әлеге ситуациянең тормышыбыз өчен типик булуындадыр дип исәпләргә була.

Рәшит һәм Бәлхия, Рәшат белән Ханым язмышлары “Әниләр һәм бәбиләр” пьесасындагы Дилемманың тормыш позициясенең ачы нәтиҗәсе булып сурәтләнгән.

Шулай итеп, драматурглар Дилемманың, Луизаның, Бәлхиянең, Ханымның яшәү фәлсәфәсен әсәрләренең бөтен төзелеше, эчтәлеге, образлар системасы, сәнгатьчә чаралары ярдәмендә кире кагалар. Мондый хатын-кызларның Ана исемен йөртергә хокуклары булырга тиеш түгел!

Алда карап үтелгән әсәрләрдә аналар үз теләкләре белән балаларыннан баш тарткан булсалар, драматург Ризван Хәмиднең “Каен җиле” (1980) [7] драмасында, киресенчә,  ата-анасыннан үз теләге белән мәңгегә аерылган миһербансыз бала язмышы яктыртылган. Биредә  егерме елдан артык бер хәбәрсез ата-анасыннан, абыйсыннан аерым яшәгән баш инженер Илсур Зарипов образы аркылы балаларның әти-әнисенә хыянәте кискен тәнкыйтьләнә. Биредә Р.Хәмид ата-ана һәм бала арасындагы мөнәсәбәткә фәлсәфи яктан якын килә. Бала пьесада йорт каршысында утырткан аллегорик образ Каен белән тәңгәл китерелә. Гомумән, каен – өй алдында үсеп утыручы агачлар арасыннан иң еш очрый торганы һәм күпчелек кешеләр өчен туган нигез, туган як символы булып тора. Бала, туган җиреннән ерак китеп, ати-әнисеннән бәйсез тормыш эзләсә дә, каен җиле  аңа барыбер туган якларын исенә төшерер. Ата-ана өчен исә каен һәрчак баласын хәтерләтер, аның истәлеге булып торыр. Шулай итеп, ата-аналар һәм балалар арасында үтә күренмәле бер бәйләүче җеп барлыкка килә сыман. Һәм аны драматург үзенчәлекле символик Каен образы ярдәмендә сурәтләгән.

Каенны татар халкы иҗатында кайгы символы дип тә карыйлар. Күпчелек кешеләр үз хуҗалыкларында бу агачны утыртмаска тырышалар. Ә инде үсеп чыккан агачны кисеп ташлау, гомумән, йортка бәла-казалар китерә, дигән гыйбарә бар. Илсурның туган нигезендә елдан-ел үсә, ныгый барган каен агачы баланың ата-анасына китергән кайгы-хәсрәтнең артканнан-арта баруына ишарә итә сыман. Газиз балаласын зарыгып көткән ананың каенны кисү нияте улын күрү бәхетенә ирешүгә соңгы өмете өзелгәне турында сөйли.

Әдип һәм драматург А.Гыйләҗев Ризван Хәмиднең “Китәм инде” дигән пьесалар җыентыгына язган йомгаклау сүзендә драматург иҗаты һәм стиле хакында менә ничек яза: “Мин Ризванның кискен фикерләвенә, татар гадәтләренең бозылуын, татар гаиләсе мөнәсәбәтләрен...үзенчә тасвирлавына авыр күнектем. Кайчагында автор белән килешмәгән чакларым да булды...” [7]. Дөрестән дә, Р.Хәмид үзенең драма әсәрләрендә еш кына гаять шәфкатьсез, каты бәгырьле, рухи байлыгын, кыйбласын югалткан геройлар турында ачынып яза. Күпчелек очракта аның персонажлары үзара туганлык мөнәсәбәтендә торалар. Аерым гаилә эчендә барлыкка килгән тар субъектив конфликт Ризван Хәмид пьесаларында милләт, ил язмышы кебек әһәмиятле объектив конфликт булып үсә. Бу яктан алганда драматургның “Олы юлның тузаны” [7] дип аталган драматик хикәясе игътибарга лаек. Әсәрдә бер генә герой бар. Ул – ялгыз Нәүхәбәр әби. Бердән-бер улы Тәфкил, күптән инде туган йортыннан аерылып китеп, әнисен берьялгызы ташлап калдырган, аның белән аралашмый, янына килеп хәлләрен белешми. Карчык үлгәч, низезе тар-мар ителәчәк, Нәүхәбәр әбине искә алучы да булмаячак, үткәне белән генә яшәгән бу кеше  олы юлның тузаны кебек онытылачак. Гаилә эчендәге шәфкатьсезлек, кешелексезлек күренешләре (субъеткив конфликт) җәмгыятьтә дә әхлак нормаларының бозыла баруы турында сөйли (объектив конфликт). Халыкның үз тамырларын, тарихын, гореф-гадәтләрен оныта баруы, милләтнең бердәм булмавы рухи яктан гарип кешеләр барлыкка килүгә сәбәче булып тора. Әлеге проблеманың чишелешен драматург беренче чиратта гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне  тәртипкә китерүдә күрә.

Бүгенге көн татар драматургиясендә Ялгыз Ана образы шактый еш очрый. Сюжетлары, персонажлары, идея-тематикалары төрле булган пьесаларда балалары тарафыннан ялгыз калдырылган ана образларында уртак сыйфатлар байтак, алар барысы да тирән драматизм белән сугарылган. Аяз Гыйләҗевның “Ефәк баулы былбыл кош” [5] драмасындагы Рәшидә әби образына игътибар итик.  Шәһәрдә мул тормышта яшәүче өч ир-егет анасы була торып, Рәшидә әби колхозның картлар интернатында яшәргә мәҗбүр. Рухи мәсхәрәләнгән ана улларын тудырганына үкенә, башкаларга гаилә кормаска, ул җибәргән хаталарын  кабатламаска киңәш бирә. Шул ук вакытта киң күңелле, мәрхәмәтле Ана газиз балаларына хәленнән килгәнчә ярдәм итәргә тырыша – улларына пенсиясен биреп тора, кирәк икән, кешеләргә бурычка кереп булса да, акча таба, балалары өчен гомерен дә кызганмас иде. Мондый эчкерсезлек, олы җанлылык А.Гыйләҗевның  “Җомга көн кич белән” [5] пьесындагы Бибинур әби образына да, Р.Хәмиднең “Олы юлның тузаны” әсәрендәге Нәүхәбәр әбигә дә хас. Әлеге драма әсәрләрендә сабыр, тыйнак, киң күңелле, юмарт, балалары өчен янып-көеп яшәүче, милләтебезнең гореф гадәтләрен саклаучы Ана – үзендә халкыбызның әхлак сыйфатларын туплаган, гаилә тәртипләрен чагылдырган халыкчан образ. Безнең карашка, Ана образы аша драматургларыбыз ана-бала мөнәсәбәтендә тормышта очраган тискәре якларны да чагылдырып, укучыны (тамашачыны) уйланырга мәҗбүр итә. Чөнки аналарның ялгыз яшәү проблемасы бүгенге көндә киң таралган һәм бу мәсьәләне тиз арада гына уңай якка чишеп тә булмый.

Т.Миңнуллинның “Саташу” (1998-2001) [8] пьесасында да әхлак проблемасы, ата-ана һәм бала мөнәсәбәтләре бүгенге көн  яктылыгыннан чыгып күтәрелә. Драманың төп герое гади эшче гаиләсендә туып-үскән 27 яшьлек юрист кыз Гүзәл үзенең ата-анасын аны бай һәм тук тормыш белән тәэмин итә алмаганнары өчен судка бирә. Янәсе, тормыш авыр булганны күрә торып, бала тапмаска иде. Бу инде – тормыштагы әхлаксызлык күренешләренең иң югары ноктасы. “Әниләр һәм бәбиләр” пьесасында ананың баласына булган битараф карашы камчыланса, әлеге драмада баланы материаль хәлең нык, торыр урының булса гына табарга, үстерергә мөмкинлеге турында искәртелә.

Шулай итеп, бүгенге көн татар драматургиясендә көн кадагында язылган әсәрләр шактый. Шулар арасында гаилә тормышы, ата-ана һәм бала, җәмгыять һәм гаилә мөнәсәбәтләре, гаиләләрнең матди яктан мохтаҗлыклары темалары бүген аеруча актуаль яңгырый. Бәхеткә каршы, бүген хөкүмәтебез гаиләләргә, бигрәк тә яшь парларга йөз белән борылды. Димәк, алда каралган әсәрләрдәге гыйбрәтле язмышлар киләчәктә күпкә азаер дип ышанасы килә.

Әдәбият.

  1. Н.Гыйматдинова Баш редактор сүзе // Идел, 2008, №1, 2 б.;
  2. Миңнуллин Т. Сайланма әсәрләр. I том. – Казан: Тат. кит. нәшр.,

2002. – 415 б.;

  1. Әхмәдуллин А. Кеше-дөнья тоткысы: Т. Миңнуллинның соңгы

чордагы иҗатына бер караш // Ватаным Татарстан. – 1995. – 25 август.;

  1. Миңнуллин Т. Татарның бер баласы. – К.: Рухият, 2003. – 228–

230 бб.;

  1. Гыйләҗев А. Сайланма әсәрләр. 5 томда, V том.  – Казан: Тат.

кит. нәшр., 2002. – 447 б.;

  1. Салихов Д. Гыйләҗ тәрәзәләре. К.: Тат.Кит.Нәшр., 2004 ел. – 415

б.;

  1. Хәмид Р. Каен җиле. –Казан:Тат.кит.нәшр.,  1987. –  410 б.;
  2. Миңнуллин Т. Сайланма әсәрләр. IV том. –Казан: Тат. кит. нәшр.,

2002. – 415 б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

XX йөз башы татар драматургиясендә мәхәббәт һәм акча темасы.

Кеше тәрбияләү-күпкырлы процесс. Акыл тәрбияләү белән беррәттән хис һәм рухи тәрбия бирү дә мөһим. Болар – укучы шәхес булып формалашсын өчен кирәкле   кирәкле сыйфатлар. Бала җанының м...

Бүгенге көн татар драматургиясендә үлем-үлемсезлек проблемасы, яшәү фәлсәфәсе

Мингалиева Л. Бүгенге көн татар драматургиясендә үлем-үлемсезлек проблемасы, яшәү фәлсәфәсе (Проблема бытия и философия смысла жизни в произведениях татарской драматургии рубежа XX-XXI вв.) / Мингалие...

Бүгенге көн татар драматургиясендә милли сәнгать мәсьәләләре

Мингалиева Л. Бүгенге көн татар драматургиясендә милли сәнгать мәсьәләләре (Судьба национального искусства в произведениях современной татарской драматургии) / Мингалиева Л. // Этнодидактика народов Р...

Драматург М. Гыйләҗев иҗатында җәмгыятебездәге актуаль мәсьәләләрнең яктыртылышы

Мингалиева Л. Драматург М.Гыйләҗев иҗатында җәмгыятебездәге актуаль мәсьәләләрнең яктыртылышы (Злободневные проблемы современного общества в произведениях драматурга М.Гилязова) / Мингалиева Л. // Рол...

Бүгенге көн татар драматургиясендә матди җитешлелек һәм әхлак сыйфатларының үзара шартланышы темасы

Мингалиева Л. Бүгенге көн татар драматургиясендә матди җитешлелек һәм әхлак сыйфатларының үзара шартланышы темасы (Тема взаимной обусловленности материального благополучия и нравственных качеств в тат...

Мастер-класс "Укучыларда рухи-әхлакый үсеш тәрбияләүдә гаиләнең роле. Гаилә кыйммәтләре"

Бүгенге, педагогик тәрбия концепцияләре яңарган, әхлакый тәрбия бирүнең әһәмияте көчәйгән шартларда, шәхестә рухи-әхлакый тойгыларны үстерү бурычы аеруча мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Яңа буын...

Гаилә белән карау өчен татар телендә мультфильм

ТУЛЫ ВЕРСИЯ: https://drive.google.com/open?id=0BzI85WNbZPBKMWFYMXNpN3NaTEU...