Бүгенге көн татар драматургиясендә үлем-үлемсезлек проблемасы, яшәү фәлсәфәсе
статья на тему

Мингалиева Л. Бүгенге көн татар драматургиясендә үлем-үлемсезлек проблемасы, яшәү фәлсәфәсе (Проблема бытия и философия смысла жизни в произведениях татарской драматургии рубежа XX-XXI вв.) / Мингалиева Л. // Этнодидактика народов России: от национальных образовательных систем – к глобальному образовательному пространству: Материалы VII Международной научно-практической конференции. – Нижнекамск. – 2009 г.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon mingalieva.doc.doc44.5 КБ

Предварительный просмотр:

Мингалиева Л.Э.

г.Казань, РТ

Бүгенге көн татар драматургиясендә үлем-үлемсезлек проблемасы, яшәү фәлсәфәсе

“Яшәү – үлем” темасы дөнья әдәбиятында киң таралган мәңгелек темалардан санала. Төрле халыклар мифологиясендә, мәҗүсилектән алып бүгенге көнгә кадәр сакланып килгән дин кануннарында җирдәге тормышның чикләнгәнлегенә, үзенә күрә бер сынау һәм мәңгелек тормышка эзерлек икәнлегенә басым ясала. Италиянең танылган язучысы Данте Алигьери үзенең мәшһүр “Илаһи комедия”сендә укучыга беренчеләрдән булып әдәбият аша “теге” дөнья ишеген ачып күрсәтүе белән әдәбият тарихына кереп калды. Әсәрдә сурәтләнгән тетрәндергеч картиналар, үзәк өзгеч язмышлар укучының күңелен сафландыра, аңа тирән хисләр кичерергә, үзенең яшәү рәвешенә тәнкыйть күзлегеннән карарга көчле этәреш бирә, катарсиска китерә. Борынгы татар әдәбиятының гүзәл үрнәге Х.Кятибның “Җөмҗөмә солтан” әсәрендә дә яшәү – үлем темасы дини характерда ачыла. Китапта кешенең җирдәге яшәеше белән бергә, үлемнән соң булачак котылгысыз вакыйгаларга игътибар бирелә, әхлаклылык, кешелеклелек кебек сыйфатларга дан җырлана, гомернең фанилыгына кат-кат басым ясала. Әсәрнең лейтмотивы – кешене дөньяда яхшылык, игелек кылырга, өндәү. Бары тик җирдәге олы гамәлләр кешене үлемсез итә ала. Дөнья әдәбиятының әлеге шедеврлары алдагы буын язучыларның иҗатларына да йогынты ясамыйча калмый.

Бүгенге көн татар драматургиясендә дә яшәү – үлем проблемасының дини-фантасик яктан чишелешен драматург Данил Салиховның “Ак күгәрчен” [1] исемле пьесасында очратырга мөмкин. Әлеге сәхнә әсәре беренче битләреннән үк үзенең гадәти булмаган, мавыктыргыч сюжеты белән укучы игътибарын җәлеп итә. Пьесада сүз яше буенча әле шактый яшь эшмәкәр Ибраһимның, үлеп, “теге дөнья”га эләгүе турында бара. Җирдәге тормышта рәхәтләнеп яшәргә өйрәнгән әлеге персонажга үткән тормыш сукмагына икенче күзлектән карап, кылган гөнаһлары өчен үкенергә туры килә (шуларнвың берсе – тумаган балаларын хирург пычагы ярдәмендә ана карынында ук яшәү хокукыннан мәхрүм итүе).

Ибраһимны матди яктан камил тормышыннан аерып, җирдә яшәүче барлык тереклек өчен котылгысыз булган дөньга җибәрүе белән драматург яшәешнең фанилыгын һәм үлем алдында бар кешеләрнең дә бертигез икәнлеге идеясен ачып бирә. Кеше нинди генә бай һәм дәрәҗәле булмасын, аңа барыбер Тәңре каршында кылган эшләре өчен җавап бирү котылгысыз. Монда инде социаль баскычлар, сату – алу мөнәсәбәтләре, кода-кодагыйлык турында бернинди сүз дә була алмый. Д.Салихов герое Сәмигулла (Ибраһимның мәрхүм әтисе) тарафыннан әйтелгән тирән мәгънәле сүзләр кешенең җирдә яшәү мәгънәсен ачып бирә сыман:

Ибраһим. (пышылдап) Әткәй, оҗмахны сатып алып булмыймы?

Сәмигулла. (пышылдап) Була. Җир өстеннән узганда. Намус белән яшәп! [1, б. 29].

Танылган рус режиссеры А.Кончаловский үзенең “Memento mori” [2] дип аталган мәкаләсендә тормышның кайчан да булса үлем белән тәмамланасын белеп гомер итү кешегә яшәешнең чын кыйммәтләрен кадерләп, җирдәге тормышның һәр секундын мәгънәле итеп яшәргә этәреш бирә, дип яза. Әгәр дә кеше иртәгә үләсен сизсә, аңа гомеренең соңгы көнен төрлечә үткәрергә мөмкин булыр иде: байлыгын ярлыларга таратып, дошманнарыннан гафу үтенеп һәм якыннарына соңгы ярдәм күрсәтергә тырышыр иде, ди автор. Ләкин шул ук соңгы мизгелләрен ул, дөнья мәшәкатьләрен онытып, тәүге тапкыр яр буенда утырып, кояш батуга яисә яңгыр белән томанга сокланып карап та үткәрергә мөмкин. Нәкъ менә шул мизгелдә кешенең җирдә яшәешенең асылы, әһәмияте һәм илаһи гүзәллеге ачыла да!

Алда карап үтелгән әсәрдә үлем–үлемсезлек проблемасы дини-фантастик яктан ачылса, танылган драматург Аяз Гыйләҗевның “Өч аршын җир” [3] пьесасында әлеге мәсьәлә фәлсәфи яктан хәл ителә. Әдәбият галиме Р.Игъламов фикеренчә, А.Гыйләҗевның әлеге пьесасы классик трагедия жанры таләпләренә җавап бирә дип әйтергә була [4].

Трагедиянең баш герое – ярлылыктан күтәрелгән хәлле Шәйхразый карун улы Мирвәли. Аңа тарихыбызның шактый авыр елларында – колхозлар оешу, авыл халкы ике сыйныфка бүленгәндә яшәргә туры килә. Мирвәли шул капма-каршы көчләр (кулаклар һәм күмәкләшү ягында торучы крестьяннар) арасында кабынган көчле конфликт  утына эләккән трагик герой. Ул күмәкләшүдән бәхетле тормыш өмет итүче ярлы крестьян да, гомере буе җыйган байлыгын колхоздан яшереп калырга тырышучы кулак та түгел. Кайчандыр ахирәт дусты булган Мирвәли (Адаш) белән авылның аксакалы Хәйдәр карт, аны кулаклар рәтенә кертеп, байлыгын колхоз файдасына тапшырырга тәкъдим иткәч, Мирвәли гарьлегеннән  авылдашлары, ил каршында гафу ителмәслек трагик хата эшли - мал-мөлкәтен, иген-таруын яндырып, авылдашларын каһәрләп, авылдан кача. Тормышның кискен бер мизгелендә кылган ялгышы өчен Мирвәли гомерлек газапларга дучар ителә: соңгы көннәренә кадәр үзе дә, хатыны да чит җирләрдә сукбай булып, интегеп, туган җирләрен сагынып, бәгырьләре телгәләнеп яшәргә мәҗбүр булалар.

Автор фикеренчә, “кешенең гомер юлында кискен борылыш ясаган вакыйгалар”, “язмышын бик озакларга хәл иткән аерым көннәр була” [6, б.65]. Мирвәлине гаепләп тә, аклап та булмый. Классик трагедия кануннары буенча герой я ак, я кара гына була алмый. Тормыш сукмагының икегә аерылган урынында дөрес юлны сайлау зарур булган вакытлар Мирвәли язмышында сирәк күренеш булмады. Ә соңгы, хәл итүче сайлауда ул, кызганычка каршы, ялгыша – туган җиренә, авылдашларына иң кирәк вакытларда ярдәм итәсе урында, гайрәтләнеп, авылын каһәрләп ташлап китә. Шәмсегаянның “мине Карачурага нарат белән ак каен кочаклашып үскән җиргә алып кайтып күм” [3, б.57], дигән соңгы васыятен үтәргә дип кайткач, шәфкатьле, киң күңелле авылдашлары ниһаять Мирвәлинең чынбарлыкка карата күзен ачалар, аны гафу итәләр.Шундый мәрхәмәтлелекне Мирвәли күтәрә алмый, үзе басып торган Туган җиренә мәңгегә береккән икәнлеген соң булса да төшенеп, гомерен чит җирләрдә заяга үткәргәнен, бәхете бары туган авылында икәнлеген аңлап, егылып үлә. Шул рәвешле Мирвәли персонажы “вөҗдан категориясе” аша сынала  [5, б.7]. Әлеге образның күңел газаплары аша дәһшәтле, әрнүле чорның һәм тулы бер катламның олы фаҗигасы ачыла.

Ни өчен соң әсәр “Өч аршын җир” дип атала? Өч аршын җир, гадәттә, күз алдына кеше каберен китереп бастыра. Бу – үлгән кешенең соңгы урыны. Аңа бүтән, тагын да зуррак урын кирәк түгел. Мирвәли һәм Шәмсегаян өчен өч аршын җирнең кыйммәте – туган җирдә булуында. Чит җирләрдә гомер итеп, авыргач кына булса да, туган җиреңә әйләнеп кайту, шул газиз җирдә үлеп, аның өч кенә аршынына ия булу да Мирвәли һәм Шәмсегаян кебек каңгырап, тилмереп яшәгән меңәрләгән күмәкләшү чоры корбаннары өчен бер бәхет икәнен әйтергә теләгән автор.

“Өч аршын җир” пьесасында тоталитар режим хөкем иткән чорны, социалистик җәмгыятьне булдыру һәм төзү өчен көрәш дәверен сурәтләү өчен, драматург тәнкыйди реализм методын куллана, әлеге режим тудырган рухи-әхлакый кыйммәтләр системасының, паритялек принципларының гомумкешелек кагыйдәләренә туры килмәвен күрсәтә, үзенчәлекле әхлакый сыйфатларга ия булган әдәби геройлары аша рәсми булмаган чынбарлыкның да дөньяда булуын сиздерә. Кырыс чынбарлыкны гадел һәм объектив рәвештә тасвирлауны таләп итеп, драматург шәхес һәм чынбарлыкның альтернатив концепциясен булдырырга омтыла [8, б.10].

Гомумән әйткәндә, иҗтимагый тормышыбыз, халыкның яшәү рәвеше һәм милли үзаңы үзгәрә барган саен әдәби әсәрләрдә үлем-үлемсезлек, яшәү фәлсәфәсе мәсьәләләрен күтәреп чыгуга ихтыяҗ арта бара һәм каләм әһелләре бу өлкәдә уңышлы эш башкаралар. Драматурглар, яшәеш мәгънәсенең асылына төшәргә тырышып, әлеге мәңгелек мәсьәләнең төрле якларын өйрәнеп, сәнгатьчә ачышлар ясыйлар. Бу исә хәзерге татар драматургиясенең затлы нигездә үсүен күрсәтүче дәлил булып тора.

Әдәбият.

1.Салихов Д. Гыйләҗ тәрәзәләре: Пьесалар / Д.Салихов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 285 б.;

2. Кончаловский А. Memento mori / А.Кончаловский // Аргументы недели. – №12 – 18, октябрь, 2006 г.;

3. Гыйләҗев А. Сайланма әсәрләр: 5 томда. – 5т.: Пьесалар  / А. Гыйләҗев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 447 б.

4. Игъламов Р.  Аяз Гыйләҗев –  драматург. [Аяз Гыйләҗев. Сайланма әсәрләр. – 5т.] / Р.Игъламов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. –  Б. 440.

5. Сәхапов Ә. Кырыс чынбарлык. К.: “Мирас”, 1995.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Әзәл - үлемсезлек дигән сүз"

Райондашыбыз, атаклы нәфис сүз остасы Әзәл Яһүдиннең туган көненә багышланган әдәби - музыкаль кичә эшкәртмәсе....

XX йөз башы татар драматургиясендә мәхәббәт һәм акча темасы.

Кеше тәрбияләү-күпкырлы процесс. Акыл тәрбияләү белән беррәттән хис һәм рухи тәрбия бирү дә мөһим. Болар – укучы шәхес булып формалашсын өчен кирәкле   кирәкле сыйфатлар. Бала җанының м...

Бүгенге көн татар драматургиясендә милли сәнгать мәсьәләләре

Мингалиева Л. Бүгенге көн татар драматургиясендә милли сәнгать мәсьәләләре (Судьба национального искусства в произведениях современной татарской драматургии) / Мингалиева Л. // Этнодидактика народов Р...

Бүгенге көн татар драматургиясендә гаилә проблемаларының яктыртылышы

Мингалиева Л. Бүгенге татар драматургиясендә гаилә проблемаларының яктыртылышы (Художественное отражение взаимоотношений между поколениями в татарской сценической литературе последних лет) / Мингалиев...

Бүгенге көн татар драматургиясендә матди җитешлелек һәм әхлак сыйфатларының үзара шартланышы темасы

Мингалиева Л. Бүгенге көн татар драматургиясендә матди җитешлелек һәм әхлак сыйфатларының үзара шартланышы темасы (Тема взаимной обусловленности материального благополучия и нравственных качеств в тат...

Чәчәкләр – матурлык һәм үлемсезлек символы.(Муса Җәлилнең “Чәчәкләр” шигырен өйрәнү.)

6нчы сыйныфның рус төркемендә әдәбият дәресендә Муса Җәлилнең “Чәчәкләр” шигырен өйрәнү дәресе....