Бүгенге көн татар драматургиясендә матди җитешлелек һәм әхлак сыйфатларының үзара шартланышы темасы
статья по теме

Мингалиева Л. Бүгенге көн татар драматургиясендә матди җитешлелек һәм әхлак сыйфатларының үзара шартланышы темасы (Тема взаимной обусловленности материального благополучия и нравственных качеств в татарской сценической литературе последних лет) / Мингалиева Л. // Новый век и татарская литература: анализ литературного процесса и художественного произведения: руководствово для студентов / Л.Э. Мингалиева. – Казань. –  2009 г.

Скачать:


Предварительный просмотр:

БҮГЕНГЕ КӨН ТАТАР ДРАМАТУРГИЯСЕНДӘ МАТДИ ҖИТЕШЛЕЛЕК ҺӘМ ӘХЛАК СЫЙФАТЛАРЫНЫҢ ҮЗАРА ШАРТЛАНЫШЫ ТЕМАСЫ

Мингалиева Ләйсән Өмет кызы

Соңгы елларда, икътисадый тормышта капитализм мөнәсәбәтләре урнаша бару нәтиҗәсендә, байлык артыннан куу кешеләрнең төп максаты булып әверелә башлады. Әдәбият мәйданында, вакытлы матбугат битләрендә әлеге проблеманы яктырткан әсәрләр бер-бер артлы барлыкка килү шуның нәтиҗәсе иде. Бу күренеш, тормыш таләбеннән чыгып, әлбәттә инде, рус һәм башка милләт халыклары әдәбиятларында гына түгел, татар сүз сәнгатендә дә шактый чагылыш тапты.

Танылган рус режиссеры А.Кончаловский үзенең “Бешеные деньги” (“Котырган акчалар”)[1] дип аталган мәкаләсендә илебездә торгынлык чорыннан башлап киң таралышта булган снобизм, мещанлык, социаль баскыч кебек шактый аяныч күренешләрне тулаем халкыбызның үзенчәлекле менталитеты белән аңлата. Билгеле булганча, капитал бүгенге җәмгыятьтә зур мөмкинлекләр тәэмин итә һәм идарә эшелоннарына юл ача. Кызганычка каршы, ди Кончаловский, безнең илдә ансат килгән акча ярдәмендә хөкүмәт сафларына эләккән кешеләр дәүләт белән тырышып идарә итә алмыйча, бар көчләрен капитал туплап, үз кесәләрен калынайтуга гына юнәлтәләр. Режиссер фикеренчә, бүген җәмгыятебездә культурасыз, тышкы ялтыравык, материаль бөтенлек өчен генә тырышучы “әлифбалы кыргыйлар” (“дикарь с букварем”)[2] күбәйде. Европа кешеләренә иярергә тырышып, алар затлы киемнәргә төренеп, кыйммәтле машиналарга утырып, виллалар сатып алып, зиннәтле тормышта яшәргә омтылылыр. Кызганычка каршы, андый кешеләрнең асылы үзгәрми, киресенчә, финанс мөмкинлекләре һәм җәмгыятьтә статуслары арта бару белән, аларда ярлырак халыкка карата чиркану хисе, мин-минлек, масаю кебек тискәре сыйфатлар көчәя. А.Кончаловский фикеренчә, мондый кыргыйлык элек-электән үк Россия халкына хас күренеш. Бу уңайдан классик язучы Ф.М.Достоевский күзәтүләреннән мисал китерә. 1863 елда рус кешеләре кибеткә кергәч, үзләренең гаять бай икәнлекләрен күрсәтергә тырышалар, дип язган иде “Идиот” әсәренең авторы[3]. Европалылыр исә безнең халыкның киенүен чамадан тыш купшы һәм кайвакытта хәтта урынсыз дип табалар. Чит ил ялтыравыкларына кызыгучан безнең халык цивилизацияле Европа кешеләреннән хезмәткә, илгә карата мөнәсәбәтләрен, матур гаилә традицияләрен, тыйнаклылык, бар нәрсәгә рациональ караш, эшлеклелек кебек асыл сыйфатларны үзләштерсә, күпкә файдалырак булыр иде, дигән нәтиҗә ясый режиссер. Иң мөһиме – котырган акча артыннан кууны туктату, кешеләр арасындагы мөгамәләләрнең югарылыгын, пакълеген саклап калу, мәдәниятне, әхлаклылыкны үстерү. Бары тик бу очракта гына илебез үзенең нормаль үсешен дәвам итә алачак.

Реаль чынбарлыкның көзгесе буларак, татар телендә иҗат итүче каләм әһелләре дә үз әсәрләрендә байлык артыннан куу мәсьәләсен яктыртуны читләтеп узмадылар, чөнки әлеге проблема – тормышта барлык милләт кешеләре өчен дә уртак булган күренеш. Бүгенге көндә мещанлык кешене акча, затлы әйбер колына әйләндерде.

Бу теманы яктырткан әсәрләрдән Т.Миңнуллинның “Саташу”, А.Гыйләҗевның “Дус кызым кияүгә чыга”, “Шикәрем син, балым син”, З.Хәкимнең “Мин төш күрдем”, М.Гыйләҗевның “Мәхәббәт сүзлеге”, Г.Каюмовның “Упкын өстендә уен”, “Юбилей”, Данил Салиховның “Узып барышлый” пьесалары игътибарга лаек. Үз әсәрләрендә әлеге драматурглар “замана кешесе” һәм шуңа бәйләнешле мәсьәләләрне чагылдырулары белән көнүзәк проблемаларны чишүдә уңышлы эшләп килделәр.

А.Гыйләҗевның “Дус кызым кияүгә чыга” пьесасында нәкъ менә шушы “замана кешесе” – “замана кызы” образы сурәтләнә. Ике кисәктән торган әлеге пьеса гаилә кысаларында гына түгел, бәлки гомумән кешеләр арасында булган мөнәсәбәтләрнең  шактый четерекле якларын чагылдыра. Әсәрнең баш герое – “гадәти квартирада” яшәүче “гадәти заманча кыз”, исеме генә “татар колагына бераз сәеррәк” – Луиза. Күпчелек кызлар кебек, ул да бай кешегә кияүгә чыгу турында хыяллана, шуңа күрә, яше елдан-ел арта барса да, ул татар кызына бик үк килешеп бетмәгән юл сайлый: берьюлы дүрт егет белән очраша башлый (машина алырга кайсысының чираты алданрак җитә, шуннан соң сайлау җиңеләя төшәчәк).

Беренче карашка, мондый тормыш позициясе бүгенге җәмгыятьтә бик еш очрый. Булачак иреңнең фатиры, машинасы, кесә тулы акчасы булу күпчелек кызлар өчен иң мөһим шартлардан санала. Луиза да шундый фикердә тора. Пьеса Луизаның үз гаебен аңлап, үзеннән – үзе чиркануы белән тәмамлана.

Т.Миңнуллинның “Саташу” пьесасында җәмгыятьтә рухи кыйммәтләрнең  югала баруы проблемасы бүгенге көн  яктылыгыннан чыгып күтәрелә. Драманың төп герое гади эшче гаиләсендә туып-үскән 27 яшьлек юрист кыз Гүзәл үзенең ата-анасын аны бай һәм тук тормыш белән тәэмин итә алмаганнары өчен судка бирә. Янәсе, тормыш авыр булганны күрә торып, бала тапмаска иде. Бу инде – тормыштагы әхлаксызлык күренешләренең иң югары ноктасы. “Әниләр һәм бәбиләр” пьесасында ананың баласына булган битараф карашы камчыланса, әлеге драмада баланы материаль хәлең нык, торыр урының булса гына табарга, үстерергә мөмкинлеге турында искәртелә.

Т.Миңнуллинның “Саташу”ы һәм А.Гыйләҗевның “Дус кызым кияүгә чыга” пьесалары бер үк проблеманы – хәерче тормыш белән ризалашмау, байлыкка кызыгу, тормышка “мещанлык” карашында тору мәсьәләләрен күтәрә.

Пьесалар язылган еллар (1983 - 2001) киң колач белән кооперативлар эше җәелдерелгән чор, халык фатир, машина алырга дип еллар буе чиратларын көткән вакыт, кибетләрдә товарларга кытлык чак. Шунлыктан күп кешеләр өчен тормышның матди ягын кайгырту беренче планга чыга. Әсәрләрдәге Луиза  һәм Гүзәлне шул чор өчен характерлы җыелма образлар дип әйтергә мөмкин. Мондый типлар галереясын А.Гыйләҗевның “Шикәрем син, балым син” (1981) әсәрендәге Сәрбиназ да тулыландыра. Ул да, Луиза һәм Гүзәл кебек, тормыштан бары тик матди бөтенлек кенә көтә. Шул юлда булган каршылыкларны таптап үтәргә дә әзер. Андый тип кызларның тормыш девизы – “Кияүгә бару–бәрәңге ашау белән бер. Чиратымны уздырып кайттым, нишләсәм дә ярый”[4] Сәрбиназ хәтта тол калган апасы Әминәдән яраткан кешесен тартып алудан да тайчынмый. Нәтиҗәдә - тол хатын өметеннән киселә.

Зөлфәт Хәкимның “Мин төш күрдем” комедиясендә исә әлеге образларның дәвамы булып торган Мөршидә дә – шундыйрак тип. Әле яшәү тәҗрибәсе булмаган кызы Алияне ул тормышта, бигрәк тә үзенә кияү сайлаганда, мәкерле, салкын акыллы булырга өйрәтә: “Кеше арсында затлы булсаң гына саныйлар”[5].

Бүгенге тормышта матди якның рухи кыйммәтләрдән генә түгел, ә кайбер очракта хәтта кеше гомереннән дә өстен булуы Гафур Каюмовның “Упкын өстендә уен” трагикомедиясендә аеруча кискен сурәтләнә. Авиакатастрофада һәлак булган Хәкимнең өчесе мәҗлесенә җыелган туганнары һәм балалары, әтиләрен хөрмәтләп искә аласы урынына, талаша-талаша аның байлыгын бүлешә башлыйлар, мәрхүмнең үлеме көтеп алынган төсмер ала.

        Хәкимнең кинәт исән-сау килеш кайтып керүе (авиакатастрофада исән калган икән) ызгышны беркадәр вакытка туктатып торса да, мал бүлү нияте белән җыелган “козгыннарны” шатландырмый, киресенчә, Хәкимнең исән калуы  алар өчен акча, машина, фатир бүлешүгә киртә генә барлыкка китерә. Нәтиҗәдә, бушка килгән байлык дип, тәмам башлары әйләнгән комсыз һәм кешелексез туганнар Хәкимнең үз-үзенә кул салып үлүенә (асылынып үлә) сәбәпче булалар.

Әлеге сәхнә әсәрендә драматургның бүгенге җәмгыятьтә, байлыкка табыну, кеше гомерен санга сукмау кебек аяныч күренешләрне бер үк вакытта комизм һәм трагизм элементларын берләштерү ярдәмендә укучыга (тамашачыга) җиткерүе пьесаны актуаль яңгырашлы оригиналь сәхнә әсәрләре рәтенә кертергә мөмкинлек бирә. Геройларның чамадан тыш саранлыгы көлкеле дә, шул ук вакытта биздергеч тә.

 “Упкын өстендә уен” трагикомедиясенең тагын бер үзенчәлекле
ягы – ике пәрдәле сәхнә әсәре кысаларында  җәмгыятьнең төрле социаль катламнары вәкилләрен яктыртуында. Аерым бер гаилә мисалында автор җәмгыятьнең үзенчәлекле кечкенә генә макетын булдыра. Укучы (тамашачы) күз алдына мәкерле, үз-үзенә чамадан тыш ышынган банкир Ногман, башбаштак милиционер Хафиз, буш сүзле депутат Сәкинә, комсыз, акылга саерак автомеханик Валера һәм аның йомшак күңелле хатыны врач Рәшидә, акча өчен үзен дә сатарга әзер Чәчкә исемле кыз кебек замана типлары килеп баса. Социаль баскычның төрле басмаларында урнашкан әлеге кешеләрне берләштерүче бер фактор бар. Ул да булса – акча колы булу, мескенлек. Дөнья куу, тамак туйдыру белән башлары әйләнгән әлеге кешләр еш кына рухи байлыкның әһәмиятен оныталар. Бары тик иреген югалтып, төрмәдә утырып чыгарга мәҗбүр булган Ирек (исеме юкка гына сайлап алынмаган) исемле персонаж гына, күңел тынычлыгыннан, иректәге тормыштан ләззәт ала. Аның өчен дөньяда иң кыйммәтле нәрсә – байлык түгел, ә бәлки ирек тойгысы:

Ирек.Һәркемнең үзенең үлчәве бар. Ә инде зур күпчелек хәерче хәлендә яши башлагач... ниниди рух турында уйлыйсың?...Әйе, миңа да акча бик кирәк. Ләкин мин шундый авырлыклар белән тапкан ирек тойгысын югалтасым килми. Ул миңа кадерлерәк[6].

Әлеге сүзләрдә хакыйкать ярылып ята дисәк, ялгышмабыз.

Матди байлык, җан турында онытып, дөнья куу кебек мәсьәләләр Г.Каюмовның “Юбилей” драмасындагы Лилия исемле геройда да чагылыш тапкан. Беренче карашка илле яшьлек Лилиянең буйга үсеп җиткән кызы, иркен фатиры, дачасы, яраткан эше, аңа гашыйк булган абруйлы ир кешесе бар. Димәк, тормышы бар яктан да бөтен. Ләкин чынлыкта бәхетлеме икән Лилия, әллә бәхетле икәненә үз-үзен ышандырырга гына тырышамы? Пьеса белән танышу барышында укучы (тамашачы) Лилиянең гүзәл һәм түгәрәк тормышы бары тик ул уйлап чыгарган уйдырма гына булуын күрә. Карьера артыннан куып, Лилия бердән-бер кызы Рәфидәне югалта яза (балага узган кызы Колумбия кешесенә ияреп әнисен ташлап китәргә җыена), ә күптән түгел генә Лилиянең кулын сорап йөргән баш редактор Шакирның, чынлыкта, сөйгәнен чүпкә санаганы мәгълүм була.

Шакир. Ә беләсеңме, син үзеңнең ничтожество икәнлегеңне… Мин күтәрдем сине...[7]

Байтак еллар узгач, Лилия янына шактый үзгәреп һәм картаеп әйләнеп кайткан яшьлек мәхәббәте, юанычы Хыял да аңарда уңай тәэсир калдырмый.

Лилия. Мин сиңа ниндидер идеалга, образга омтылган кебек омтылганмын. Ә хәзер юк. Син бүтән. Картайгансың, бөгелгәнсең... Ә минем күңелемдә горур, сылу гәүдәле, баш имәс хыялым яши иде.... ул да юкка чыкты...[8]

Күңел төшенкелегенә бирелеп, Лилия бер мизгелдә хыялый тормышын бетерергә омтылыш ясаса да, яңадан үзе уйлап чыгарган һәм шуңа ияләшкән яшәү рәвешенә әйләнеп кайта.

Лилия. Түзәргә кирәк... Менә бакчабыз да гөрләп утыра. Фатирыбыз да бар. Кешедән ким түгел яшәрбез...[9]

Беренче карашка эшендә зур уңышларга ирешкән көчле шәхес, карьерист Лилия пассив герой булып чыга. Әлеге геройның язмышын символлаштырган чыпчык та, иректә яшисе килмичә, давылдан куркып, читлегенә кайта.

Лилиянең олы яшьтәге тормыш тәҗрибәсе алган әнисе Марсельезаның сүзләре кызының тормышына кискен ризасызлык белдерә, драмада күтәрелгән үзәк фикерне ассызымлый:

Марсельеза. ...Балалар,... җаныгыз турында, рухыгыз турында онытмагыз. Ашказаны азыгы турында гына уйлап, җан азыгын онытмагыз... Җаның бушап калгач, дөнья малы күзгә күренми[10].

Әсәрдән күренгәнчә, дөнья матурлыгын, тормыш бөтенлеген күп акчага ия булу гына бизәми икән. Бәхетле булу өчен төп фактор – җан тынычлыгы, үз-үзеңә ышаныч һәм самимилекнең зарурлыгы ассызымлана. Шушы ягы белән әсәр киң катлау укучыларны үзенә җәлеп итә.

Бүгенге җәмгыятьтә кешеләрнең бәгырьләре кату, намуслары югалу, акчага кызыгып, җинаятькә бару проблемалары драматург Данил Салихов иҗатында да чагылыш тапкан. Аның “Узып барышлый” драмасында карак Флорид һәм Фәния образларында бүгенге көнгә хас булган йортсыз-җирсез, хәерче, кеше талаучы кебек сыйнфый түбәнлеккә төшкән типларны күрәбез. Оят, мәрхәмәтлелек, кызгану, кешелеклелек кебек асыл сыйфатларын җуйган әлеге персонажлар вокзалда беркатлы, киң күңелле  Шәйхулла картны алдап, бер тиенсез калдыралар. Шуларның җинаяте аркасында соңгы акчасын да югалтырга мәҗбүр булган, рухи һәм материаль яктан кимсетелгән, аптыраган сугыш ветераны үзе дә теләнчелек юлына басарга мәҗбүр була.

Шулай итеп, драматурглар бүгенге чорның аерым кешеләре арасында әхлак югалуын ил һәм аерым гаилә мисалларында бөтен тулылыгы белән тасвирлыйлар һәм киләчәк буыннарны кешелек кыйммәтләрен саклап калырга өндиләр.

Әдәбият

  1. Гыйләҗев А. Сайланма әсәрләр: 5 томда. – 5т.: Пьесалар / А. Гыйләҗев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 447 б.
  2. Каюмов Г. Упкын өстендә уен: Пьесалар / Г.Каюмов. – Казан: Татар. кит. нәшр., – 2003. –383 б.
  3. Кончаловский А. Бешеные деньги / А. Кончаловский // Аргументы и время. – 8-14 июня. – 2006.
  4. Кончалвский А. Дикарь с букварем / А. Кончаловский // Аргументы и время. – 17 августа. – 2006.
  5. Миңнуллин Т. Сайланма әсәрләр: 10 томда. – 4 т.: Пьесалар / Т. Миңнуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр.,  2002. – 414 б.
  6. Салихов Д. Гыйләҗ тәрәзәләре: Пьесалар / Д.Салихов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 285 б.
  7. Хәким З. Мин төш күрдем...: Пьесалар / З. Хәким. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. – 366 б.


[1] Кончаловский А. Бешеные деньги / А. Кончаловский // Аргументы и время. – 2006. – 8-14 июня.

[2] Кончалвский А. Дикарь с букварем / А. Кончаловский // Аргументы и время – 2006. – 17 августа.

[3] Кончалвский А. Дикарь с букварем / А. Кончаловский // Аргументы и время. – 2006.– 17 августа.

[4] Гыйләҗев А. Сайланма әсәрләр: 5 томда. – 5т.: Пьесалар / А. Гыйләҗев. – Казан:  Татар. кит. нәшр., 2002. –  Б. 19

[5] Хәким З. Мин төш күрдем...: Пьесалар / З. Хәким. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. – Б. 28.

[6] Каюмов Г. Упкын өстендә уен: Пьесалар / Г.Каюмов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – Б. 42.

[7] Каюмов Г. Упкын өстендә уен: Пьесалар / Г.Каюмов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – Б. 98.

[8] Каюмов Г. Упкын өстендә уен: Пьесалар / Г.Каюмов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – Б. 94.

[9] Каюмов Г. Упкын өстендә уен: Пьесалар / Г.Каюмов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – Б. 101-102.

[10] Каюмов Г. Упкын өстендә уен: Пьесалар / Г.Каюмов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – Б. 91.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Күренекле татар драматургы, прозаик Туфан Миңнуллинның татар милләтен рухи-әхлакый яктан тәрбияләүгә керткән өлеше.

Туфан Габдулла улы Миңнуллин 1935 елның 25 августында Татарстан АССРның Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1952 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, башта туган төбә...

XX йөз башы татар драматургиясендә мәхәббәт һәм акча темасы.

Кеше тәрбияләү-күпкырлы процесс. Акыл тәрбияләү белән беррәттән хис һәм рухи тәрбия бирү дә мөһим. Болар – укучы шәхес булып формалашсын өчен кирәкле   кирәкле сыйфатлар. Бала җанының м...

Бүгенге көн татар драматургиясендә үлем-үлемсезлек проблемасы, яшәү фәлсәфәсе

Мингалиева Л. Бүгенге көн татар драматургиясендә үлем-үлемсезлек проблемасы, яшәү фәлсәфәсе (Проблема бытия и философия смысла жизни в произведениях татарской драматургии рубежа XX-XXI вв.) / Мингалие...

Бүгенге көн татар драматургиясендә милли сәнгать мәсьәләләре

Мингалиева Л. Бүгенге көн татар драматургиясендә милли сәнгать мәсьәләләре (Судьба национального искусства в произведениях современной татарской драматургии) / Мингалиева Л. // Этнодидактика народов Р...

Бүгенге көн татар драматургиясендә гаилә проблемаларының яктыртылышы

Мингалиева Л. Бүгенге татар драматургиясендә гаилә проблемаларының яктыртылышы (Художественное отражение взаимоотношений между поколениями в татарской сценической литературе последних лет) / Мингалиев...

3 нче сыйныфның татар төркеме өчен әдәби укудан "Әкиятләр" темасы буенча иҗади эш

Презентация по литературному (татарскому) чтению для учащихся татарской группы 3 класса по теме "Әкиятләр" ("Сказки"). Творческая работа по группам....