3 нче сыйныфның татар төркеме өчен әдәби укудан "Әкиятләр" темасы буенча иҗади эш
творческая работа учащихся

Абдуллина Файруза Миннулловна

Презентация по литературному (татарскому) чтению для учащихся татарской группы 3 класса по теме "Әкиятләр" ("Сказки"). Творческая работа по группам. 

Скачать:

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

"ӘКИЯТЛӘР" ТЕМАСЫНА ИҖАДИ ЭШ

Слайд 2

Иҗади эшнең актуальлеге: Максатлар: 1. Татар халык авыз иҗаты буларак әкият турында белгәннәрне искә төшерү, әкиятләргә халык акылы, тапкырлыгы, зирәклеге, батырлыгы салынуын аңлату, шул турыда уйларга өйрәтү; 2. Әкиятләрне төрләре буенча бер-берсеннән аера белүгә ирешү; 3. Әкият геройлары үрнәгендә укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү, ата-ананы, өлкәннәрне ярату, хөрмәт итү хисләре булдыру. Предметара бәйләнеш: татар теле, әйләнә-тирә дөнья һәм әдәбият Эш төрләре (алымнар): сорау-җавап, уен, карточкалар белән эш, проблемалы сорау.

Слайд 3

Эшнең максаты: 1. Сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре формалаштыру. 2. Балаларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш, эзләнүгә теләк уяту. 3. Татар теленә карата хөрмәт һәм ихтирам тәрбияләү, телнең чисталыгын, дөреслеген саклап, халыкның рухи мирасын өйрәнүгә кызыксыну уяту. Бурычлар: Тәрбияви: Әкиятләрне кызыксынып уку. Үстерешле: Сөйләм телен үстерү. Өйрәтү: Укыган әкиятләрне матур, сәнгатьле итеп сөйли белү

Слайд 4

Әкиятләр - халык авыз иҗатының бик борынгы төре. Ул, гасырлар буена югалмыйча, телдән телгә күчеп килгән . Халык әкиятләре тупланган китапны ачкач, без анда әкият авторының исем-фамилиясен күрмибез. Чөнки бу әкиятләрнең авторы билгесез. Авторы билгеле булган әкиятләрне «әдәби әкиятләр» яки «автор әкиятләре» дип йөртәләр.

Слайд 5

ӘКИЯТЛӘР хайваннар турындагы әкиятләр тылсымлы әкиятләр тормыш- көнкүреш әкиятләре

Слайд 6

Укучыларны төркемнәргә бүлү. Бирелгән материаллар арасыннар туры килгәннәрен сайлап эшләү һәм яклау. Беренче төркем – биремнәрне эшләү. Икенче төркем – ошаган әкияткә, рәсемнәр белән бизәп, китапчыклар, буклетлар яки плакатлар ясау. Өченче төркем - яңа әкият язып карау.

Слайд 7

1. Бу рәсем кайсы әкияттән? Ничек уйлыйсың, бу нинди әкиятләр (хайваннар турындамы, көнкүреш әкиятеме, тылсымлы әкиятме?)

Слайд 8

2. Бу әкиятләр арасында аерма бармы? Нинди әкиятләрне халык әкиятләре һәм автор әкиятләре дип атыйбыз?

Слайд 9

3. Бу өзек кайсы әкияттән алынган? 1) Яп-ялангач, нәп-нәзек, ләкин кеше төсле үзе; Урта бармак буйлыгы бар маңгаенда мөгезе. 2) Акбай — кызга, кыз — әбигә, әби — бабайга, бабай шалканга тотынды. Әй тарталар, әй тарталар — шалкан һаман чыкмый, селкенми дә. 3) Бер Соры куянның үзе төсле зур колаклы, бик иркә, бик кадерле бер кызы булган. Көннәрдән беркөнне Куян иркә кызына өр-яңа киез итекләр алып кайтып биргән. 4) Бер әбинең ике әтәче булган. Бу әтәчләрнең берсе ак, берсе кара икән. 5) Җәй көне: эссе һавада мин суда коенам, йөзәм, Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм. 6) Йомры икмәк һаман тәгәрәвен белгән. Менә бервакыт аның каршысына бер бүре килеп чыккан.

Слайд 10

4. Бу герой кайсы әкияттән? Малай алтын тарак урлап алып кайта. Кыз үрмәкүчкә әверелә. Тычкан килмәсә шалканны тартып алып булмый иде. Былтыр бүрәнә ярыгына кемнең бармагын кыса?

Слайд 11

5. Әйберләр кайсы әкияттән? Исемнәрен ата.

Слайд 12

Көтелгән нәтиҗәләр: 1. Әкиятләрне кызыксынып укый башлау. 2. Сөйләм байлыгы арта, сөйләм теле үсә. 3. Әкиятләргә карата иҗади сәләт (китапчык, иллюстрация, аппликация ясау, әкиятләр язу, әвәләү) үстерелә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар халык авыз иҗаты.1 нче сыйныфның татар төркеме өчен әдәби укудан презентация.

Татар халык иҗаты әсәрләре белән кыскача таныштыру. Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну,  омтылыш, эзләнүгә теләк уяту. Татар теленә карата хөрмәт һәм ихтирам  тәрбияләү, телнең чисталыг...

Татар әдәбиятыннан эш программасы (9 нчы сыйныфның татар төркеме өчен)

Татар әдәбиятыннан эш программасы (9 нчы сыйныфның татар төркеме өчен)...

Татар теленнән эш программасы (9 нчы сыйныфның татар төркеме)

Татар теленнән эш программасы (9 нчы сыйныфның татар төркеме)...

6 нчы сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы.

6 нчы сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы. Бухарова М.Р....

2 нче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы

Татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы...

8 нче сыйныфның татар төркеме өчен туган (татар) телдән контроль – үлчәү материаллары

  8 нче  сыйныфның татар төркеме өчентуган  телдән контроль – үлчәү материаллары...

4 нче сыйныфның татар төркеме өчен туган (татар) телдән контроль-үлчәү материаллары

4 нче сыйныфның татар төркеме өчен туган (татар) телдән контроль-үлчәү материаллары...