Чәчәкләр – матурлык һәм үлемсезлек символы.(Муса Җәлилнең “Чәчәкләр” шигырен өйрәнү.)
план-конспект урока (6 класс)

6нчы сыйныфның рус төркемендә әдәбият дәресендә Муса Җәлилнең “Чәчәкләр” шигырен өйрәнү дәресе.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Сыйныф: 6 (рус төркеме).

Предмет: татар әдәбияты.

Тема: Чәчәкләр – матурлык һәм үлемсезлек символы.(Муса Җәлилнең “Чәчәкләр” шигырен өйрәнү.)

Дәрес тибы: яңа материалны өйрәнү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Метапредмет – тарихтан Бөек Ватан сугышы чоры турында белү.

Предмет – М. Җәлил биографиясен искә төшерү, сугыш чоры иҗаты белән таныштыру, “Чәчәкләр” шигырен аңлап уку, “символ”, “строфа” төшенчәләре белән танышу.

Шәхескә кагылышлы – туган илне ярату, туган илне саклау – мактаулы икәнен аңлау.

Җиһазлау: мультимедиа проекторы, экран, М. Җәлил тормышы турында презентация,

М.  Җәлилнең шигырь җыентыклары, слайдлар: чәчәкле болын күренешләре, һәйкәлләр рәсемнәре, нәркис, сөмбел, мәк рәсемнәре; ФЭН ЭН ПИК стуктурасын үткәрү өчен сораулар язылган карточкалар, МЭНЭДЖ МЭТ, смайликлар, сүзлек эше өчен конвертларга салынган сүзләр.

Дәрес барышы:

  1. Мотвлаштыру –ориентлаштыру.
  1. Дәресне оештыру

Дәресне башлау. Психологик уңай халәт тудыру.

  1. Актуальләштерү.

Экранда М. Җәлил портреты.

Укытучы:

  • Укучылар, сез кемнең портретын күрәсез?
  • Кем ул Муса Җәлил? (герой шагыйрь)

Хәзер сез М. Җәлил турында белгәннәрегезне  башкаларга дә сөйләрсез. Моның өчен ФЭН ЭН ПИК  структурасы кулланырбыз. ( Алдан әзерләнеп куелган сораулар язылган карточкаларны 1нче номерлы укучы ала һәм икенче укучыга тәкъдим итә. Икенче укучы сорауны алып, өченче укучыга укый. Өченче укучы сорауга җавап бирә, ә дүртенче укучы тыңлап, бәя бирә. Аннары рольләре белән алмашалар. Шулай һәрбер укучы берәр сорауга җавап биреп чыкканчы дәвам итә. Сорауларга командада җавап бирелгәч, укытучы кайбер укучылардан  нинди җавап бирүләрен сорый.

Сораулар:

  • Муса Җәлилнең туган көне кайчан? (15нче февраль, 1906нчы ел)
  • Муса Җәлилнең туган авылы кайсы? (Мостафа, Кармәт, Кушлавыч)
  • Муса Җәлилнең әнисенең исеме ничек? ( Рәхимә)
  • Муса Җәлилнең әтисенең исеме ничек? ( Мостафа)
  • 1941нче елда сугышта Муса Җәлил кем буларак катнаша?(хәрби хәбәрче)
  • Муса Җәлилнең шигъри әсәрләре тупланган җыентык кайсы төрмә исеме белән атала? (Моабит)
  • Муса Җәлил ничәнче елда әсирлеккә төшә? ( 1942нче елда)
  • Шагыйрьнең көрәштәше, язучы кем? ( Абдулла Алиш, Фатих Әмирхан, Әмирхан Еники)
  1. Уку мәсьәләсен кую.

Слайдларда болын, чәчәк рәсемнәрен карау, исемнәрен әйтү.. (болын – луг, нәркисләр- нарциссы, сөмбел – гиацинт, мәк – мак)

  • Бу картиналар Муса Җәлилнең кайсы шигыренә туры килә? (“Чәчәкләр”)
  • Бүген без бу шигырьне өйрәнербез. Дәрестә нәрсәләр белергә телисез? (Шигырь кайчан язылган? Нәрсә турында? Нинди яңа сүзләр бар? ...)

                    4. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

1). Әңгәмә:

- Бүгенге  дәресебезнең темасы да “Чәчәкләр  - матурлык һәм үлемсезлек символы”. Темада язылган җөмлә белән килешәсезме? М. Җәлил белән бәйләнеш бармы? (Чәчәкләр  матур, Җәлил матурлык яраткан, Җәлилне онытмыйлар, һәйкәленә чәчәкләр китерәләр).

  • Баулыда Муса Җәлил исеме белән бәйле нинди урыннар бар? ( Мәдәният йорты, урам, 6нчы мәктәптә музей бар).
  • Муса Җәлилнең тормыш юлын өйрәнүче, безнең якташыбыз, язучы кемне беләсез? ( Рафаэль Мостафин)
  • Сез ничек уйлыйсыз: “Чәчәкләр” шигыре нәрсә турында икән?
  • ( Балаларның фикерләре)

  1. Сүзлек эше.

Шигырьне аңлау өчен, безгә  яңа сүзләрне белергә кирәк.

  • Сүзлек эше: дөрес әйтеп укуны тыңлау, кабатлау, сүзтезмәләр төзү. Татлы – сладкий
  • Иренегез -  ваши губы
  • Төслеләр (кебек) – как
  • Көйләп тибрәтә – баюкает
  • Иркәли – ласкает
  • Изге -  святой
  • Йөрәге түрендә – в глубине сердца
  • Калкып чыктыгыз – выросли
  • Ал таң – розовая заря

Яңа сүзләрне өйрәнү дәрәҗәсен карточкалар ярдәмендә тикшерү. Бер конвертта сүзләрнең татарчасы да, русчасы да буталып бирелгән. Командалар тиз генә сүзләрнең тәрҗемәсен табарга тиешләр. Телдән тикшерелә.

Ял итү күнегүләре:  “Кәрия – Зәкәрия” уенын уйнау.

  1. “Чәчәкләр” шигыре белән эш.
  • Шигырьне укытучының сәнгатьле укуы.
  • Сорау: шигырь нәрсә турында? Нәрсәләр аңладыгыз?
  • Шигырьне укучыларның укуы.
  • Юлын юлга тәрҗемә итү.
  • Сорау: шигырь чәчәк турындамы? Нәрсә турында? Чәчәк – символ итеп бирелә.
  • “Сомвол” төшенчәсенең аңлатмасын укып истә калдыру.
  • 5. Рефлексив бәяләү.
  1. Дәрескә куеган уку мәсьәләсе чишелдеме? Муса Җәлил турында нәрсәләр белдегез? “Чәчәкләр” шигырен аңладыгызмы?
  2. Укучылар эшчәнлекләренә үзбәя бирәләр. (смайликлар)
  3. Өй эше.
  • Шигырьнең үзеңә ошаган 4 строфасын сәнгатьле укырга.
  • Беренче 2-3 строфасын яттан өйрәнергә.

  • Муса Җәлилнең туган көне кайчан?

  • Муса Җәлилнең туган авылы кайсы? (Мостафа, Кармәт, Кушлавыч)

  • Муса Җәлилнең әнисенең исеме ничек?

 

  • 1941нче елда сугышта Муса Җәлил кем буларак катнаша?(хәрби хәбәрче, гади солдат, командир)

  • Муса Җәлилнең шигъри әсәрләре тупланган җыентык кайсы төрмә исеме белән атала?

  • Муса Җәлил ничәнче елда әсирлеккә төшә?

  • Шагыйрьнең көрәштәше, язучы кем? ( Абдулла Алиш, Фатих Әмирхан, Әмирхан Еники)

  • Муса Җәлилнең туган көне кайчан?

  • Муса Җәлилнең туган авылы кайсы? (Мостафа, Кармәт, Кушлавыч)

  • Муса Җәлилнең әнисенең исеме ничекМуса Җәлилнең әтисенең исеме ничек?

  • 1941нче елда сугышта Муса Җәлил кем буларак катнаша?(хәрби хәбәрче, гади солдат, командир)

  • Муса Җәлилнең шигъри әсәрләре тупланган җыентык кайсы төрмә исеме белән атала?

  • Муса Җәлил ничәнче елда әсирлеккә төшә?

  • Шагыйрьнең көрәштәше, язучы кем? ( Абдулла Алиш, Фатих Әмирхан, Әмирхан Еники)

  • Муса Җәлилнең туган көне кайчан?

  • Муса Җәлилнең туган авылы кайсы? (Мостафа, Кармәт, Кушлавыч)

  • Муса Җәлилнең әнисенең исеме ничекМуса Җәлилнең әтисенең исеме ничек?

  • 1941нче елда сугышта Муса Җәлил кем буларак катнаша?(хәрби хәбәрче, гади солдат, командир)

  • Муса Җәлилнең шигъри әсәрләре тупланган җыентык кайсы төрмә исеме белән атала?

  • Муса Җәлил ничәнче елда әсирлеккә төшә?

  • Шагыйрьнең көрәштәше, язучы кем? ( Абдулла Алиш, Фатих Әмирхан, Әмирхан Еники

Татлы – сладкий

Иренегез -  ваши губы

Төслеләр (кебек) – как

Көйләп тибрәтә – баюкает

Иркәли – ласкает

Изге -  святой

Йөрәге түрендә – в глубине сердца

Калкып чыктыгыз – выросли

Ал таң – розовая заря

Кан тамды – капала кровь

Татлы – сладкий

Иренегез -  ваши губы

Төслеләр (кебек) – как

Көйләп тибрәтә – баюкает

Иркәли – ласкает

Изге -  святой

Йөрәге түрендә – в глубине сердца

Калкып чыктыгыз – выросли

Ал таң – розовая заря

Кан тамды – капала кровь

Татлы – сладкий

Иренегез -  ваши губы

Төслеләр (кебек) – как

Көйләп тибрәтә – баюкает

Иркәли – ласкает

Изге -  святой

Йөрәге түрендә – в глубине сердца

Калкып чыктыгыз – выросли

Ал таң – розовая заря

Кан тамды – капала кровь

Татлы – сладкий

Иренегез -  ваши губы

Төслеләр (кебек) – как

Көйләп тибрәтә – баюкает

Иркәли – ласкает

Изге -  святой

Йөрәге түрендә – в глубине сердца

Калкып чыктыгыз – выросли

Ал таң – розовая заря

Кан тамды – капала кровь


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Әзәл - үлемсезлек дигән сүз"

Райондашыбыз, атаклы нәфис сүз остасы Әзәл Яһүдиннең туган көненә багышланган әдәби - музыкаль кичә эшкәртмәсе....

Муса Җәлилнең "Көз җитте" шигырен өйрәнү буенча план-конспект

План-конспект рус телле укучылар өчен тәкъдим ителә...

Бүгенге көн татар драматургиясендә үлем-үлемсезлек проблемасы, яшәү фәлсәфәсе

Мингалиева Л. Бүгенге көн татар драматургиясендә үлем-үлемсезлек проблемасы, яшәү фәлсәфәсе (Проблема бытия и философия смысла жизни в произведениях татарской драматургии рубежа XX-XXI вв.) / Мингалие...

М.Җәлилнең " Хыял" шигыренә анализ

                        Тема: Муса Җәлилнең “Хыял” шигыренә анализ...

"Мин сине шундый сагындым" (Муса Җәлилнең “Сагыну” шигырен өйрәнү), 5 сыйныф (рус төркеме), технологик карта

“Мин үлемнән курыкмыйм. Бу буш сүз түгел. Без үлемгә җирәнеп карыйбыз дип әйтәбез икән, бу чыннан да шулай бит. Куркыныч хәлләргә очраган чакларда, мин үлем турында котым очып уйлап утыруымны белмим. ...

Муса Җәлилнең "Имән" шигыренә анализ.

Муса Җәлилнең "Имән" шигыренә анализ...