Драматург М. Гыйләҗев иҗатында җәмгыятебездәге актуаль мәсьәләләрнең яктыртылышы
статья по теме

Мингалиева Л. Драматург М.Гыйләҗев иҗатында җәмгыятебездәге актуаль мәсьәләләрнең яктыртылышы (Злободневные проблемы современного общества в произведениях драматурга М.Гилязова) / Мингалиева Л. // Роль просветительской деятельности и культурного наследия выдающегося деятеля национальной культуры в формировании активной жизненной позиции современной личности: сборник тезисов Республиканской научно-практической конференции им. Ф.Амирхана. – Казань, 2008. – 25 января. – С. 99-104.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Драматург М. Гыйләҗев иҗатында җәмгыятебездәге актуаль мәсьәләләрнең яктыртылышы

Мингалиева Ләйсән

Драматург Мансур Гыйләҗевны кабатланмас татар драматургы дип атарга мөмкин. 1991 елда татар драматургиясенең корифее Туфан Миңнуллин “Социалистик Татарстан” газетасында басылып чыккан мәкаләсендә әле каләм тибрәтә башлаган гына яшь драматурглар М. Гыйләҗев белән Г. Каюмовка югары сәнгатькә хәерле юл теләп, болай дип язган иде: “Мансур белән Гафурдан яшь ягыннан өлкәнрәк кеше буларак, аларга матбугат аша хәерле юл теләргә, шатлыгымны белдерергә, бу исемнәргә агай-энеләрнең игътибарын юнәлтергә телим” [1]. Бүген Мансур Гыйләҗев татар драматургиясендә үзенең урынын раслады. Башка драматурглар каләменнән шактый аерылып торган үзенчәлекле язу стиле һәм пьесаларында еш кына модернистик алым-чараларга мөрәҗәгать итүе белән драматург татар драматургиясенең яңа бер этабын ачып җибәрде.

Җәмгыятебезне борчыган мәсьәләләр драматург әсәрләрендә шактый үзенчәлекле һәм кискен яңгырый. Аның иҗаты татар драматургиясе тарихында моңа кадәр милли әдәбиятыбызга хас булмаган өлкәне - объектив чынбарлыкны сурәтләүнең новаторлык ысулын ачып җибәрде. Биредә, безнең карашка, бүгенге көн рус драматургиясенең дә зур йогынтысы сизелеп тора кебек. “Заман – Татарстан” газетасында басылып чыккан әңгәмәсендә Мансур Гыйләҗев “Бүгенге көндә рус драматургларыннан берсен дә яратмыйм” [2, 7 б.], дисә дә, иҗатында рус драматургиясендә соңгы елларда зур резонанс алган “яңа драма” чаткылары сизелеп тора.

 “Яңа драманың” үзенчәлеге нәрсәдә соң? Әлеге жанрның объектив критерийларын танылган рус режиссеры Кирилл Серебренников традицион пьеса белән чагыштыруда күрә. Аның фикеренчә, “яңа драма” үзенең “ертык структурасы” [3] белән аерылып тора. Төенләнеш, вакыйгалар үстерелеше, кульминациясез язылган алты финаллы сәхнә әсәренең еш кына күп нокталар белән тәмамланган булуы, аның “уңышлы төзелгән пьеса” таләпләренә җавап бирмәве турында сөйли дигән нәтиҗә ясый  режиссер.

“Яңа драманың” традицион сәхнә әсәреннән аермасы композиция үзенчәлекләреннән генә гыйбарәт түгел. Күләме буенча шактый кыска – биш-ун биттән торган мондый сәхнә әсәрләрендә чынбарлыкның натураль картиналары бөтен тулылыгы белән чагылыш таба. Сюжет сызыгы бары тик бер-ике геройдан гына торырга мөмкин. Гадәттә “яңа драма” персонажлары булып, ялгызлыкта, яшәү белән үлем арасында газапланып яшәүче, тормышның кискен ситуацияләренә эләккән кешеләр, җинаятьчеләр, солдатлар, йортсыз-җирсез мескеннәр, террористлар сайланып алына. Әсәрнең экспрессив көчен арттыру өчен, реаль чынбарлыкны бөтен дөреслеге белән сурәтләү максатыннан, геройларның сөйләмнәре еш кына жаргон сүзләр белән чуарланган булырга мөмкин. Тәнкыйтьче А. Карась мондый күренешне әсәрдә яшәешнең “документаль дөреслеген” [4] чагылдыру дип атый.

Безнең карашка, яңа драматургиянең Мансур Гыйләҗев иҗатына тәэсире  драматургның үз пьесаларында тормышның нәкъ менә шул “документаль дөреслеген” сурәтләүгә омтылуында чагыла да. Җәмгыятебезнең җитешсезлекләрен типик ситуацияләр контекстында фаш итеп, драматург хәзерге заман кешесенең мораль йөзен ачып бирә.

М.Гыйләҗевның “Ялгыз йортның төшләре” (“Сны опустевшего дома”) [5] драматик повестендә сүз кайчандыр көчле янгында берүзе сакланып калган, авылның байтак кешеләрен үзендә сыеныдырган җылы, якты  йортның бүгенге көндә караңгы, салкын бинага әйләнгәне турында бара. Аның хуҗалары (Сафиулла карт белән уллары) өйнең ямьсезләнә баруына игътибар итмичә, бары тик үз мәшәкатьләре белән генә яшиләр. Бүгенге җәмгыятьне гүәдәләндергән Йортта ялгызлык (гаилә әгъзалары бергә яшәсәләр дә, бер-берсенә ярдәм итмиләр, ялгызлыктан интегеп яшиләр), җинаятьчелек (Ленар белән Нурик кеше талау белән көн күрәләр, дөрес юлга басарга теләүче Азатны да үзләреннән читкә җибәрмиләр), эчүчелек (Сафиулла үз-үзен кулга ала алмыйча эчә), тормышта үз урыныңны таба алмау (Сафиулланың уллары эшләмиләр, җинаятьчелек юлына басалар) кебек тормышның аяныч яклары күрсәтелгән. Персонажларның экспрессив бизәлешле сөйләмнәре (әдәби тел нормаларына кермәгән лексика) һәм натураль эпизодлары белән пьеса традицион татар драматургиясеннән аерылып торса да, күтәрелгән мәсьәләләрнең актуальлеге белән игътибарны җәлеп итә.

Бүгенге  җәмгыять шартларының кешенең үзаңына  әхлакый яктан тискәре йогынты ясаганы М.Гыйләҗевның “Төзүче, Тимерче һәм Бакчачы” [5]  драмасында аеруча ачык чагылыш тапкан. Массакүләм коммуникация чаралары аша пропагандаланучы “ирекле мәхәббәтнең” хәзерге заман яшьләренең ныклап камилләшмәгән аңнарына төзәлмәслек зыян ясавы, язмышларын җимерүе, чын мәхәббәт хисенең арткы планга китә баруы кебек проблемалар  әлеге сәхнә әсәрендә яшь егет-кызларның трагедияләре аша хәл ителгән. Сюжеты буенча кыска күләмле кинофильмга якын пьеса нигезенә тормышта шактый еш очрый торган вакыйга салынган: абыйлы-энеле Айдар белән Рәшид Гөлнара һәм Җәмилә исемле кызлар белән очраклы гына танышып, төн куналар. Берникадәр вакыт узгач, егетләр Гөлнараның рак авруыннан үлгәнен, Җәмиләнең балага узып, аборт ясатканы һәм дәрвишләр хастаханәсендә дәвалануы турында беләләр. Драматург яшь кешеләрнең үз язмышларына җиңел карауларын, әхлак нормаларының югала баруын, тормышларының максатчан булмавын кискен тәнкыйть итә. Кайчандыр төзүче, тимерче, бакчачы булырга хыялланган Айдарның да әдәпсез фикер йөртүләренә, сөйләменә күз салсак, укучы (тамашачы) алдына ваемсыз, салкын күңелле замана тибы килеп баса:

Айдар. Ну так веди сюда свою подругу!...А потом она здесь останется! Будет спать с тобой! А может и мне перепадет – не чужой же я тебе человек! Угостишь меня своей невестой! [5, 165 б.].

Шулай итеп, драматург җәмгыятьнең рухи яктан зәгыйфләнә баруы, шуның нәтиҗәсендә гаепсез язмышларның һәләкәткә килүе проблемасын күтәреп чыгып, яшь буынны киләчәк тормышлары турында уйланырга чакыра.

Мансур Гыйләҗев традицион репертуар театр традицияләре белән беррәттән, үз пьесаларында новаторлык элементларын куллануы белән татар драматургиясе үсешенә зур өлеш кертте. Әсәрләрендә сурәтләнгән чынбарлыкның реаль картиналары һәм актуаль темаларның яктыртылышы белән драматург шәхес һәм җәмгыять мөнәсәбәтләрендә драматургиядә моңа кадәр кагылмаган  якларга игътибарын юнәлтте.

Драматург иҗатында милләт язмышы, татар халкының милләт буларак сакланып калуы темасы да уңышлы яктыртылып килә. Бу уңайдан аның “Мәхәббәт сүзлеге” (“Словарь любви”) [5] драмасы игътибарга лаек. Пьесада күтәрелгән проблемалар актуальлекләре белән көн кадагына суга. Әлеге сәхнә әсәрендә драматург бүгенге җәмгыятьтә киң таралган Америка культы, күпчелек халыкта патриотик хисләрнең тәмам югалуы, чит җирдә бай тормышка кызыгып, үз милләтеңнән, телеңнән баш тарту кебек тискәре күренешләрне тетрәнерлек тәэсирле итеп сурәтли. Әсәрдәге вакыйгалар гадәти сюжетка нигезләнгәнгән һәм, оригинальлеге белән аерылып тормасалар да, укучы (тамашачы) күз алдына без яшәгән чорның фәлсәфи-психологик картинасы бөтен тулылыгы белән килеп баса. Пьесада автор көндәлек тормышта еш очрый торган һәм бүгенге җәмгыятьтә инде нормага кергән күренешләргә тәнкыйть күзлегеннән карап, уйланырга мәҗбүр итә. Драманың төп сюжет сызыгын  ярлы, төскә-биткә ямьсез, ләкин киң күңелле, әдәпле Тәлгать исемле студент егет белән гаҗәеп гүзәл бай кыз Зөбәрҗәт образлары тәшкил итә. Матди яклары белән аерылып торган капма-каршы геройлар бер-берсенә гашыйк булалар. Ләкин кызның әти-әнисе, тагын да ныграк баю максатыннан, Зөбәрҗәтне үзеннән егерме яшькә олырак америкалы байга кияүгә бирмәкче булалар. Ниятләренә ирешү өчен, алар бердән-бер балаларының күңелендә бар көчләре белән  туган илгә һәм милләткә гайрәт кайтару хисен уятырга тырышалар, ә мәхәббәт утында янып–көеп яшәүче Тәлгатьне җиңел генә төрмәгә яптыралар. Ләкин милләтеннән, туган җиреннән, мәхәббәтеннән көчләп аерылырга мәҗбүр булган  Зөбәрҗәт, алтын читлектә озак яши алмыйча, үзенә – үзе кул сала (тәрәзәдән сикерә).

Җан сыкравы булып язылган “Мәхәббәт сүзлеге” пьесасында М.Гыйләҗев бүгенге җәмгыять өчен типик характерларны (әдәпле татар егете Тәлгатьне, тормышка җиңел карашлы студент егет Фердинандны, “яңа байлар” социаль катламы вәкилләрен - Зөбәрҗәтнең әти-әнисен, төрмәдә утыручы бандитларны) тормышта еш очрый торган вакыйгалар контекстында (типик шартларда) сурәтли. Шул ук вакытта драматург персонажларның индивидуаль, кабатланмас якларын да читләтеп узмый. Мәсәлән, пьесаның баш герое Тәлгатьнең үзенчәлекле сыйфатларыннан аның тышкы кыяфәтен (ярты битендә зур миң) һәм фән өлкәсендә сәләтле булуын атарга мөмкин.

Зөбәрҗәт исә тышкы гүзәллегеннән кала, бай әти-әни кызы булса да, тормышка мещанлык карашыннан азат, һәм сөйгән ярына, туган илгә булган мәхәббәтне сатып алу мөнәсәбәтләреннән өстен күрә.

Авторның әлеге үңай геройларда чагылыш тапкан югары идеаллары пьесада чынбарлыкның объектив картиналары белән бәйләнештә сурәтләнә. Шуның нигезендә драматург укучының игътибарын җәмгыятьне борчыган мәсъәләләргә юнәлтә, гуманистик идеалларга дан җырлый. Бу исә - реализм иҗат методының алшарты [6]. Социаль тормышны үз кыяфәтендә сурәтләү өчен, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең  нечкәлекләрен  укучыга җиткерү максатыннан, әсәрнең шактый гына урыннарында  драматург натуралистик картиналарга мөрәҗәгать итә. Мәсәлән, тулай торакта ирекле мәхәббәт мөнәсәбәтләренең киң таралышта булуы кебек тискәре күренешләрне автор студент егет Фердинандның яшәү рәвеше аша тасвирлый. Яисә, төрмә колоритын бөтен тулылыгы белән күрсәтү өчен, драматург тоткыннарның сөйләменә хас жаргон сүзләрне киң куллана:

Айдар. Вставай, нечего дрыхнуть. Знакомиться будем. У тебя рожа пятнистая, поэтому мы тебя Пятнистым будем называть....Послушай, ты, морда козлиная, ты как себя ведешь?...Здесь вон кто авторитет – Савелий!... [5, 194 – 195 б.].

Кырыс җәмгыять шартларына драматург буш, ташландык авылда урнашкан иске, хәрәбә мәчетне капма-каршы куя. Безнең карашка, җимерелгән мәчет – кешеләрнең кайчандыр Ислам дине кануннарыннан, әхлак нормаларыннан, гореф-гадәтләребездән читләшә баруларын, ә хәзер исә кешенең аңы яңаруны күрсәтү өчен кертелгән символик образ. Җәмгыятьтә очрый торган кыргый тәртипләренең ачысын-төчесен татыган Тәлгать әлеге кечкенә генә йортта – мәчеттә өзгәләнгән җанына рәхәтлек таба, җәннәт темасына рәсемнәр иҗат итә, сөйгәне Зөбәрҗәтнең үле гәүдәсен дә шунда күтәреп алып килә.

Пьесаның азагы трагедия белән тәмамланса да,  милләтебезнең бәхетле язмышына ишарә бар. Илебездә Тәлгать белән Зөбәрҗәт кебек олы йөрәкле милләтпәрвәрләр күбрәк булса, “ташланган мәчет” буш тормас, яңадан торгызылыр дигән үтә-күренмәле өмет чаткысы күңелдә яши әле.

Шулай итеп, драматург М. Гыйләҗев җәмгыятьнең рухи тормышы үзгәрүенә борчыла. Көн кадагына сугылып язылган яңадан-яңа әсәрләр тудырып, кешеләр арасындагы мөгамәләләрнең югарылыгын, пакълеген саклап калу, мәдәниятне, әхлаклылыкны үстерү кебек күркәм сыйфатларны  үзенә генә хас язу стилендә пропагандалый һәм уңышлы хәл итә.

Әдәбият

  1. Миңнуллин Т. Хәерле юл, егетләр. // Социалистик Татарстан. – 15

март. – 1991 ел, – 4б.;

  1. Габдерәхим Әсәр. (драматург М. Гыйләҗев белән әңгәмә). // Заман

– Татарстан. – 2002. – 22 март. – 7 б.

  1. Серебренников К., Максимова В. Новая драма, “Мещане” и

другие...// Страстной бульвар, 10, – №3– 63, –  2003 ел, 43– 52 бб.

  1. Карась А. Отказаться от банана ради интересной игры. // Искусство

кино. –  №2. – 2004 г.

  1. Гилязов М. Словарь любви: Пьесы. К.:Татар.кн.изд-во, –

2005, –  399 с.

  1. Шамрей Л.В., Русова Н.Ю., Ханов В.А. От аллегории до ямба.

Терминологический словарь-тезаурус по литературоведению. Нижний Новгород., 1993. – С. 126 – 127.        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тапкан - ана түгел, баккан – ана. (А.Гыйләҗевнең “Җомга көн кич белән” әсәре һәм М.Гыйләҗевнең “Бибинур” фильмы аша ана образын ачу) 9нчы сыйныф, татар төркеме

А.Гыйләҗевнең "Җомга көн кич белән" һәм М.Гыйләҗевнең " Бибинур" фильмнары аша ана образын ачыклау. Дәрес әлеге фильмнан өзек кулланылган презентация ярдәмендә алып барыла....

Мәктәптә Гаяз Исхакый иҗатын өйрәнүнең актуаль проблемалары

Г.Исхакыйның  күтәрелгән мәсьәлә бүгенге 21 гасыр мәгарифе өчен дә актуаль яңгырый. Аның мәгариф - азатлык яулау юлында- беренче адым, дигән сүзләре бүген дә әһәмиятен югалтмаган....

Мәктәптә Гаяз Исхакый иҗатын өйрәнүнең актуаль проблемалары.

ЭчтәлекI.Кереш......................................................................................................2-3битII.Төп өлеш. Мәктәптә Гаяз Исхакый иҗатын өйрәнүнең актуальпроблемалары ...

Риза Фәхретдиновның “Әсма яки гамәл вә җәза” романында бүгенге көннең актуаль проблемалары чишелеше. (Сингапур методикасы буенча үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе)

Ризаэддин Фәхреддиннең тормыш юлы һәм иҗат үзенчәлекләре белән таныштыру, “Әсма яки гамәл вә җәза” романында бүгенге көннең актуаль проблемаларын билгеләү, образларга бәя бирү, әсәрнең теленә игътибар...

Татар телен укытуда актуаль проблемалар

Татар телен укытуда актуаль проблемалар...

Бүгенге көн татар драматургиясендә гаилә проблемаларының яктыртылышы

Мингалиева Л. Бүгенге татар драматургиясендә гаилә проблемаларының яктыртылышы (Художественное отражение взаимоотношений между поколениями в татарской сценической литературе последних лет) / Мингалиев...