Конференциядэ чыгыш"Бүгенге мәктәптә укучыларны хонэри эшчэнлеккэ ойрэту"
статья по технологии по теме

Латыйпова Гульсина Габделфартовна

Укучыларнын хонэри белемнэрен арттыру. Хонэр сайлауга момкинлек тудыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon konferenciya_chygysh.doc53.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Балтач муниципаль районы

Салавыч гомуми урта белем бирү мәктәбе

Тема: Бүгенге мәктәптә укучыларны

һөнәри эшчәнлеккә әзерләү

(технология фәне буенча август киӊәшмәсендә чыгыш)

                                              Әзерләде: II квалификацион категорияле

                                                                        технология укытучысы Латыйпова

                                                          Гөлсинә Габделфәрт кызы

Адәм баласына гомер юлында кешелек тарихында барлыкка килгән белем нигезләрен тупларга, күп кешеләр белән аралашырга, шатлыклы һәм бәхетле минутлар, кайгы – хәсрәтләр кичерергә, каршылыкларны хәл итәргә туры килә. Ул гомеренеӊ күпчелек өлешен үзе өчен иӊ әһәмиятле бер промлеманы хәл итүгә багышлый.  25 ел вакытын белем туплап һәм һөнәри эшчәнлеккә әзерләнеп үткәрә, ә алган 30-40 елын һөнәри эшчәнлеккә сарыф итә. Чөнки  яшәүнеӊ дә матди һәм рухи чыганагы булып һөнәри эшчәнлек тора. Кешеләр һөнәри эшчәнлеккә төрле юллар аша ирешә. Кайберәүләр гаилә традицияләрен дәвам итеп, әти - әниләре һөнәрен сайлый. Алар башлаган эшне дәвам итә. Кайсылары зур талантка ия булып, һөнәри эшчәнлегендә шул сәләтне үстерә. Яшьләрне һөнәри эшчәнлеккә әзерләү педагогика фәне өчен яӊалык түгел.  Бу катлаулы иҗтимагый күренешне җайга салу шактый катлаулы проблема. Аны хәл итү илдә юнәлеш алган сәяси, икътисади, иҗтимагый омтылышка, дәүләт җитәкчеләренә, закон чыгару органнарыныӊ эшчәнлегенә халыкныӊ активлыгына турыдан - туры бәйле.

Мәктәпләрнеӊ төп эш юнәлешләре булган укучыларга бүгенге чор таләпләренә туры килгән ныклы белем бирү, аларны һәрьяклап тәрбияләү, сәламәтлекләрен ныгыту, хезмәткә әзерләү, тормышка һәм һөнәри уку йортына юнәлеш бирү һичшиксез һөнәр сайлауныӊ нигезен тәшкил итә.  Укучыларга һөнәри эшчәнлеккә юнәлеш бирүнеӊ бер варианты профильле укытуга күчү. Профильле укыту түбәндәге бурычларны күз алдында тота:

  1. Гомуми туры урта белем бирү программасына кертелгән кайбер фәннәрне тирәнтен өйрәнүне тәэмин итү;
  2. Өлкән сыйныф укучыларына белем бирү эчтәлеген дифференцияцияләү һәм шәхси белем бирү программалары нигезендә индивидуаль белем алу өчен шартлар тудыру;
  3. Укучыларныӊ сәләтләренә шәхси үзенчәлекләренә һәм таләпләренә туры килгән нигезле белем алуга ярдәм итү;
  4. Гомуми урта һәм гомуми белем бирү дәвамчанлыгын укучыларныӊ һөнәри уку йортларына әзерлеген тәэмин итү.

Профильле укытуныӊ эчтәлеге мәҗбүри белем бирү курсларын (барлык уку вакытыныӊ 50%) профильле гомум белем бирү курсларын (30%) һәм укучылар сайлап ала торган электив курсларны (20%) үз эченә ала. Профильле укытуныӊ берничә еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясау, аныӊ укучыларны һөнәри эшчәнлеккә әзерләүгә уӊай үзгәрешләр кертүен күрсәтте. Бу үзгәрешләр түбәндәгеләрне үз эченә ала:

  1. Профильле укыту үзенчәлекләрен исәпкә алган, мәҗбүри өйрәнелә торган һәм профильле фәннәр билгеләнгән базис укыту планнары булдырылды;
  2. Гомуми белем бирү уку йортларын тәмамлаучылар өчен бердәм дәүләт имтиханнары кертелде. Төп мәктәпне тәмамлаучыларны аттестацияләү өчен яӊа форма – портфолио тәкъдим ителде.
  3. Укытуныӊ төрле формаларын (дистанцияле, экстернет, көндезге, читтән торып) кулану өчен шартлар тудырылды.
  4. Гомуми белем бирү уку йортлары  мөмкинлекләрен профильле укытуда файдалануны ресурслы үзәкләре, локаль челтәрләре, үзәк профильле мәктәпләр һәм башка үрнәкләр булдырылды.
  5. Укучыларга белем алуны индивидуаль уку планы нигезендә оештыруга юнәлеш бирелде, индивидуаль планныӊ состав өлешләре ачыкланды.
  6. Профильле гомуми урта белем бирүче уку йортларына өстәмә белем бирү учрежденияләре һәм һөнәри уку йортлары белән  бәйләнеш юллары төгәлрәк билгеләнде. Электив курсларныӊ төрле вариантлары булдырылды, аларныӊ күбесе эксперементка катнаш мәктәпләр эшчәнлегендә сынап каралды.
  7.  Укытучыларныӊ эшчәнлеген җайга салу, белемнәрен камилләштерү профильле укытуныӊ фәнни – методик, матди базасын булдыруга омтылыш ясалды, бу юнәлештә билгеле бер күләмдә уӊай тәҗрибә барлыкка килде. Профильле укытуны тәҗрибәдә сынап караган мәктәпләрнеӊ эшчәнлеген өйрәнү профильле укытуныӊ укучыларга һөнәр сайлау тәрбиясе бирүдә зур мөмкинлекләргә ия булуын күрсәтте.

Беренчедән, һөнәрне үзләштерүгә турыдан – туры катнашы булган фәннәрне тирәнтен өйрәнү, һөнәри уку йортында белгечлекне нигезле итеп, зур кыенлыклар кичермичә, каршылыксыз, сәламәтлекккә зыян китерми үзләштерүгә ярдәм итә.

Икенчедән, электив курс ярдәмендә һөнәри эшчәнлекне күпчелек тармаклары өчен кирәкле булган белем нигезләрен үзләштерү мөмкинлеге туа. Мәсьәлән, андый юнәлешләргә мисал итеп икъдисатка, бизнеска, сәламәтлекне саклауга, хокук белемнәренә бәйле электив курсларны күрсәтергә мөмкин.

Өченчедән, электив курсларга бәйләп, укучыларны аерым белгечлекләр белән таныштыру белән беррәттән, һөнәр сайлауныӊ фәнни – гамәли нигезләрен үз эченә алган өстәмә бай мәгълүмат бирергә мөмкин.

        Һөнәр сайлауныӊ фәнни – гамәли нигезләре түбәндәгеләрне үз эченә ала:

- һөнәр сайлау күренешенеӊ асылы

- һөнәр сайлауныӊ төп кагыйдәләре

- хәзерге чорда гамәлдә булган һөнәри эшчәнлек төрләре һәм аларга булган таләпләр

- һөнәр сайлауда шәхеснеӊ сәламәтлеге, кызыксынучанлыгы, мөмкинлекләре, характеры һәм башка үзенчәлекләре белән бәйләнеш

- һөнәр сайлаганда очрый торган ялгышлыклар

- һөнәри уку йортлары һәм аларда укуны дәвам итү өчен әзерлек үзенчәлекләре.

        Укытуга бәйле норматив документларны өйрәнү, матбугаттта басылып чыккан мәкаләләр бенлән танышу тәҗрибәдә сынап караган мәктәпләр эшчәнлегенә анализ ясау бу күренешнеӊ уӊай яклары белән беррәттән хәл итеп бетмәгән кыенлыклары булуын да ачыклый. Мәктәпләрдә оештыру мөмкинлеге булган профильләрнеӊ һәм электив курсларныӊ саны һәм  төрләре барлык укучыларныӊ да таләпләрен канәгатьләндерә алмый. Бу очракта өстәмә белем бирү мөмкинлекләрен һәм укучыларныӊ үзлегеннән белем алуныӊ төрле формаларын файдалану зарур. Укытуны нәтиҗәле итү өчен аерым мәктәпләрнеӊ, бигрәк тә авыл мәктәпләренеӊ, мөмкинлекләре чикләнгән булуы. Бу очракта мәктәп ара хезмәттәшлек аерым төбәкләр белән берләштергән уку йортлары, укыту комбинатлары һәм башка формада профильле һәм электив курсларны киӊәйтү чыганакларын оештыру кирәк булачак.

        Профильле укытуны гамәлгә ашыру, укытучыларныӊ әзерлегенә һәм эшчәнлегенә бөтенләй яӊа таләпләр куя. Бу шартларда белем нигезләрен өйрәнү белән беррәттән, укытуны индивидуальләштерүгә зур игътибар сорала, укыту - тәрбия процессын укучыныӊ киләчәге һөнәри эшчәнлегенә әзерлек юнәлешендә тәкъдим ителә. Бу уӊайдан укытучыларныӊ фәнни – методик дәрәҗәсен камилләштерү, укытуныӊ күп төрле формаларын гамәлгә кертү гомумән, укытучыларга укучылар белән эшләүгә иҗади якын килү, укучыда фәнгә карата кызыксыну уяту, шул юнәлештә булган конкурсларда, олимпиадаларда катнаштыру һәм эшнеӊ нәтиҗәле булуына ирешү.

        Баланыӊ нинди дә булса бер шөгыль белән кызыксынуы, шул кызыксынуныӊ сәләт белән тәӊгәл килүе, сәләтлелекне үстерүнеӊ шарты. Балаларныӊ сәләтен үстерүгә, иҗади эш алымнарыныӊ булуы, хыяллана белү,  максат куюы һәм аӊа ирешүен мәгълүмат туплый белү сыйфатларыныӊ формалашуы зур йогынты ясый. Хәзерге вакытта сәләтле балалар белән эшләү өчен үзе кызыксынган һәм сәләтенә туры килгән түгәрәктә, факультативта, студиядә шөгыльләнү, фән укытучысы ярдәмендә индивидуаль эш алып бару, иҗади эшләү алымнары куллану уӊай нәтиҗәләргә китерә.

        Шулай итеп, укучыларны бүгенге мәктәптә һөнәри эшчәнлеккә әзерләүгә, мәктәпне тәмамлаганда һөнәри уку йортын һәм киләчәктәге һөнәри эшчәнлекне күзалларга һәм дөрес сайларга ярдәм итү безнеӊ төп бурычыбыз.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Киләчәк - бүгенге көн ул

Ресурс укыту һәм тәрбия эшендә Р.Фәхреддин мирасын файдалану мәсьәләләренә багышланган. Бу ресурс belem.ru  порталында 2014 нче елның гыйнвар аенда "Иң яхшы ресурс" исеменә лаек булды....

Риза Фәхретдиновның “Әсма яки гамәл вә җәза” романында бүгенге көннең актуаль проблемалары чишелеше. (Сингапур методикасы буенча үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе)

Ризаэддин Фәхреддиннең тормыш юлы һәм иҗат үзенчәлекләре белән таныштыру, “Әсма яки гамәл вә җәза” романында бүгенге көннең актуаль проблемаларын билгеләү, образларга бәя бирү, әсәрнең теленә игътибар...

Бүгенге мәктәп шартларында милли үзаңны формалаштыру алымнары

Бүгенге мәктәп шартларында милли үзаңны формалаштыру алымнары...

Бүгенге көн татар драматургиясендә үлем-үлемсезлек проблемасы, яшәү фәлсәфәсе

Мингалиева Л. Бүгенге көн татар драматургиясендә үлем-үлемсезлек проблемасы, яшәү фәлсәфәсе (Проблема бытия и философия смысла жизни в произведениях татарской драматургии рубежа XX-XXI вв.) / Мингалие...

Чыгыш "БРТ.Укучыларның эшләрендә күзәтелгән типик хаталар, кимчелекләр"

Чыгыш "БРТ.Укучыларның эшләрендә күзәтелгән типик хаталар, кимчелекләр"...

Ата аналар җыелышында чыгыш (Хөснетдинов Р.Г.) ТЕМА: “Укучыларның хокуклары һәм бурычлары”

Ата аналар җыелышында чыгыш (Хөснетдинов Р.Г.)ТЕМА: “Укучыларның хокуклары һәм бурычлары&rdquo...

"Театраль педагогика алымнары ярдәмендә укытучыларны һөнәри-этик әзерләү" халыкара фәнни-методик семинарда "Укучыларны театр сәнгатенә җәлеп итүдә татар әдәбиятының роле" темасына чыгыш

Мәктәптә өйрәнелә торган драма әсәрләренең саны башка төрләргә караган әсәрләр белән чагыштырганда күпкә ким. Бу драма әсәрләрен өйрәнү өчен вакытның күп кирәк булуы белән аңлатыла.  Сәхнәләштерү...


 

Комментарии

Латыйпова Гульсина Габделфартовна

Укучыларга хонэри белем биру, хонэр сайлауга юнэлешлэр курсэту бугенге кон кадагына суккан ин зур проблема.