Главные вкладки

    Актуальные проблемы преподавания родного языка и литературы

    1 сообщение / 0 новое
    Актуальные проблемы преподавания родного языка и литературы

    Укучыларның проект эшчәнлеген оештыру

    Бүгенге җәмгыятебезгә иҗади уйлый белүче һәм стандарт булмаган карарлар кабул итүче, тормышка яраклаша белүче кешеләр кирәк. Традицион укыту алымнары, эзлекле бер системага салынган булса да, хәзерге заман таләпләренә туры килми. Шул сәбәпле, укытуның яшәп килгән традицион метод һәм алымнары белән беррәттән, альтернатив системалар да кулланыла башлады. Шундыйларның берсе – проект эшчәнлеге.                                                                                                                     

    Проект – план, фикер, тикшерү эшенең бер формасы. Шуның нәтиҗәсендә, автор үзенә ниндидер яңалык алырга тиеш. Ул программа, мөнәсәбәт, фильм, сценарий, чимал һәм башкалар булырга мөмкин. Димәк, проект методлары дигәдә проблеманы өлешләп эшкәртү аша дидактик максатка ирешү ысуллары күз алдында тотыла. Ә нәтиҗә гамәли булырга тиеш.                                                                                                                                                                                                                                                                            

              Укытучы өчен проект – дидактик ысул. Укытучы аны кулланып, укучыларны мөстәкыйль рәвештә мәгълүмат җыярга, уйларга, үз-үзләренә анализ ясарга өйрәтә. Укучы өчен проект – үзенә кызыклы проблеманы чишүгә юнәлдерелгән эшчәнлек. Проект эшчәнлеге укучыларда төрле күнекмәләр формалаштыра: социаль ( төркемдә эшләгәндә үз урыныңны табарга өйрәнү. Шул вакытта укучының лидермы, әллә башкаручымы икәнлеге ачыклана); коммуникатив ( аралашу вакытында кеше фикерен кабул итү һәм тыныч кына үз фикереңне исбатлый белү күнемәләре дә барлыкка килә); фикерләү (укучылар анализ ясарга, гомумиләштерергә, чагыштырырга өйрәнәләр); тикшеренү күнекмәләре ( файдалы мәгълүматлар эзләү, туплау барышында, укучы тикшерергә өйрәнә. Фикерләү күнекмәләре белән бәйле рәвештә күзәтә, нәтиҗә ясый).

            Фән юнәлеше белән бәйле рәвештә проектларны өч төргә аералар: монопроект ( программаның укучылар өчен катлаулы өлешен алып, бер фән кысаларында гына, дәрес вакытында эшләнә); фәнара проект ( ике яки күбрәк фәнне үз эченә алып, дәрестән тыш вакытта үткәрелә); төп уку фәннәреннән тыш булган проект ( мәктәптә фән булып укытылмый торган юнәлешне үз эченә ала, дәрестән тыш вакытта үткәрелә).

            Үткәрү масштабына бәйле рәвештә проектларны дүрт төркемгә бүлеп карыйлар: сыйныф проекты ( бер генә сыйныфта үткәрелә); мәктәп проекты ( мәктәп эчендә, бер фәнни дәрес вакытында үткәрелә); региналь проект ( берничә мәктәп арасында оештырыла, ләкин бер регион яки бер ил эчендә үткәрелә); халыкара проект ( ике ил арасында үткәрелә).

            Катнашучылар санына карап, проектлар шәхси ( бер кеше тарафыннан эшләнә); парлы ( ике кеше эшли); төркемдә ( бер проект өстендә бөтен төркем укучылар эшли) дигән төрләргә бүленә.

            Дәвамлылыгына карап кыска вакытлы ( бер, иң күбе алты дәрес); уртача вакытлы ( бер яки ике ай); озак вакытлы ( бер елга кадәр) проектлар булырга мөмкин.

            Урта сыйныф укучылары арасында кызыксынуларына  нигезләнеп, төрле типтагы ( тикшеренү, иҗади, уен, мәгълүмати, социаль) проектлар булырга мөмкин.

            Тикшеренү проектына хәзерге заманда актуаль булган тема алына; проблемасы күрсәтелә; тикшерү объекты билгеләнә; тикшеренү ысуллары күрсәтелә; нәтиҗә чыгарыла. Бу хезмәтне язучылар иҗатына, туган төбәк үзенчәлекләренә багышлап эшләргә мөмкин. Минем укчыларым бу проект өстендә озак эшләп, төрле бәйгеләрдә призлы урыннар яуладылар.

              Иҗади проектларның төгәл структурасы юк.Эшнең төренә билгеләнгән таләпләр буенча башкарыла. Моңа газета, буклетлар чыгару, сценарийлар язу керә.

    Уен проекты дәрескә, махсус конкурска әзерләнергә һәм тулысынча тиешле тематикага туры килергә тиеш. Мондый проектларда структурага әз генә үзгәреш кертелә, ләкин ул ахырга кадәр ачык кала. Катнашучылар проектның эчтәлеге таләп иткән билгеле бер характердагы рольләрне алалар. Болар әдәби персонажлар яки уйлап чыгарылган мифик геройлар булырга мөмкин. Бу эшчәнлектә көтелгән нәтиҗә бары тик азакта гына була.

            Мәгълүмати проектлар нинди дә булса объектлар турында мәгълүмат җыю, анализлауны күз уңында тоталар. Мәсәлән, шәһәребез музейлары турындагы проект эшләре.

            Һәр проектның дүрт эш этабын аерып күрсәтергә мөмкин:

    1. Мотив тудыру. Укытучыга укучылар арасында эшкә уңай мотивация тудыру мөһим. Укучылар чишәргә тиешле проблема кызыклы һәм актуаль булырга тиеш. Бирелгән этапта тема уйланыла, нәтиҗә билгеләнә.

    2. Планлаштыру. Монда проектның эчтәлеге турында әңгәмә оештырыла. Хезмәтнең бурычлары, максаты, эш планы уйланыла. Бу эш күбрәк төркемнәрдә үткәрелә. Укучылар игътибарына мәгълүматны кайлардан табу мөмкинлеге җиткерелә.

    3. Әзерләнү. Монда җитәрлек күләмдә мәгълүмат туплана, проектны реализацияләү башлана. Җыелган мәгълүмат тикшерелә, мөһиме сайланып алына.Укытучы бу этапта күзәтә, киңәшләр бирә.

    4. Рефлекслы билге кую. Бу этапта проект яклана, нәтиҗә чыгарыла, эшчәнлеккә билге куела. Эшнең бу өлеше берничә мәсьәләне үз эченә ала: фәнни сөйләм үсеше; үзеңнең эшеңне күрсәтә белү; белемнәрне ныгыту.

             Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проект методын куллану – укучыларның иҗади сәләтен үстерүгә этәргеч булып тора. Укучыларда яңа проектлар эшләү теләге туа һәм фәнгә карата кызыксыну уяна. Иҗади эшчәнлек тәҗрибәсенә ия булган саен укучыларның белем сыйфаты да үсә.

    Кулланылган әдәбият

     

    1. Взаимодействие школы и вуза в реализации приоритетных направлений развития школьного образования: опыт, проблемы и перспективы. Казань – 2012. Ихлас.

    2. Мәгариф №7, 2016

    3. Мәгариф оешмаларында татар телен дәүләт теле буларак гамәлгә кую мәсьәләләре. Казан – 2015.