Гафурова Наиля Мугаллимовна

сайт учителя татарского языка и литературы

«Любовь, доброта, уважение к детям плюс строгость в разумных пределах»

Профессия: Учитель

Профессиональные интересы: обучение детей

Увлечения: чтение книг, воспитание внуков, выращивание цветов

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Казань

Место работы: Школа 127

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/gafurova-nailya-mugallimovna
Чтобы изменить мир, мы должны сначала изменить себя.
Сократ

«Каким станет человек, зависит от того, каков он в общении с другими людьми, какие мысли вызывает у него это общение и к чему это направляет его волю»- эти слова В.А. Сухомлинского по духу очень близки мне. Я считаю, что школьная жизнь является основой, в которой воспитываются потребности и формируется личность ребёнка.

Как сложно порой найти единственно верный путь к живому и неповторимому человечку, создать условия для развития его индивидуальности. Все самое светлое и бесценное в этой жизни для него, смотрящего на меня открытыми доверчивыми глазами, – Я, его наставник, творец, бескорыстный слуга Истины, Мудрости, Любви, Понимания, Добра, Мира и Справедливости!

О себе

 

Үзем турында үзем...

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Гафурова Наилә Мөгаллимкызы

Укытучы! Нинди матур сүз! Авыр вакытларда аңлаучы, һәрвакыт ничек тә күбрәк, төплерәк белем бирергә тырышучы, иң беренче ярдәм кулы сузарга әзер торучы кеше ул! Укытучы булу зур җаваплылык таләп итә. Балаларга татар телен өйрәтү, аңа карата мәхәббәт тәрбияләү өчен укытучы үзенең бик күп хезмәтен куя.

“Ике теллелек шартларында индивидуаль якын килеп укучыларның сөйләм телен үстерү. Татар теленә, туган якка мәхәббәт тәрбияләү.” – минем методик темам булып тора. Шуны әйтергә кирәк, икетеллелекне үстерүдә бигрәк тә методик эшне тиешле югарылыкка кую мөһим, чөнки глобаль фикер йөртү, зур социаль-икътисадый үзгәрешләр заманы татар теле укытучыларының эшчәнлегенә үзгәрешләр кертүне таләп итә. Алдан күрү, стратегик фикер йөртә белү сәләтенә ия булган педагог кына хәзерге шартларда эшли ала. Шуны да атап үтәргә кирәк, ике телне бертигез дәрәҗәдә яхшы белеп, шул телләрне чагыштырып укыта алган укытучы гына укучыларга рус һәм татар телләрен йөрәнүдә уңышка ирешә аладыр дип уйлыйм.

Соңгы елларда рус телле балаларның татар телен йөрәнүгә кызыксынулары артты, алар төрле темаларга бирелгән диалогларда теләп катнаша, хикәя төзеп сөйли, татарча җыр, шигырьләр беләләр. Шулай ук яңа технологияләр кулланып укыту да икетеллелекне тормышка ашыруның бер ысулы булып тора.

Укучыларның икетеллелеген үстерүдә класстан тыш чараларның да әһәмияте зур. Соңгы елларда без: 6 нчы, 7 нче, 8 нче сыйныф укучылары белән берлектә, төрле мәктәп, район-күләм бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннарга, мактаулы исемнәргә лаек булдык. 2008 елның көз айларында “Татар егете - 2008” район-күләм конкурсында катнашып, 8 нче сыйныф укучысы Волков Александр мактаулы грамота белән бүләкләнде , 8нче сыйныф укучылары  Багаутдинова Ляйсан, Васильева Ира ХIII “ФӘН  ДӨНЬЯСЫНДА”фәнни конференциясендә III урын алып мактаулы грамота белән бүләкләнделәр

Әйе, тел кешенең зур урын алып тора. Ул – тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Ул кешеләргә бер-берсе белән аралашырга, аңлашырга, бер-берсенең теләк-максатларын, уй-фикерләрен белергә ярдәм итә.

Татар теле укытуның төп максатларыннан берсе – укучыларны үз фикерләрен телдән дә, язмача да дөрес һәм матур итеп әйтә белергә өйрәтү. Татар теле дәресләрендә сөйләм үстерү эше өч юнәлештә алып барыла:

  1. Татар әдәби теленең нормаларын – сүз ясалышы, сүзтезмә һәм җөмлә төзү, сүзләрне лексик мәгънәләренә һәм стильләренә туры килерлек итеп куллана белү керә.
  2. Сүз байлыгын арттыру һәм әдәби телдә сөйләргә өйрәтү. Сүз байлыгын арттыруга татар теле һәм әдәбият дәресләрендә балаларга системалы рәвештә яңа сүзләр өйрәтү нәтиҗәсендә ирешелә.
  3. Фикерне телдән һәм язма рәвештә бәйләнешле итеп әйтә белергә өйрәтү. Бәйләнешле сөйләм үстерү әйтеләсе фикернең эчтәлеген, төзелешен һәм чараларын формалаштыру эшен күздә тота.

Рус мәктәпләрендә белем алучы рус балаларына татар телен укытуның төп максатларыннан берсе – укучыларны үз фикерен дөрес һәм матур итеп, телдән һәм язмача белдерергә өйрәтү. Моның өчен дәресләрдә түбәндәге эш төрләрен файдаланам:

  1. Укылган тексттан белгәннәр, экскурсиядә күргәннәр, сюжетлы рәсемнәр  буенча сорауларга җаваплар бирү;
  2. Алдан ятлаган текстны хәтердән сөйләү;
  3. Татар халык мәкальләрен һәм табышмакларын сөйләмдә куллану;
  4. Әйберләрне, табигать күренешләрен сүрәтләүче кечкенә күләмле хикәяләр төзү, иншалар язу

. Дәресләрне җанлы, мавыктыргыч, балаларны җәлеп итәалырлык итеп үткәргәндәгенәуңай нәтиҗә алырга ирешеп булаһәм  укучыларда татар телен өйрәнүгәкызыксыну уятырга мөмкин.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Лев Толстой. “Война и мир”

Ә.Еники "Матурлык"

"Хәзерге татар әдәби теле" Ф.С. Сафиуллина., М.З.Зәкиев.

Балалар әдәбияты. Хрестоматия.

"Мәгариф" журналлары һ.б

Мой взгляд на мир

Почаще задумывайся кто ты и откуда пришел, чего ты хочешь в этом мире и куда ты стремшься. И что ты оставишь после себя.  

Мои достижения

 

Грамота ГАОУ ДПО института развития образования республики Татарстан за активное участие в работе семинара на тему : “Языковой стандарт по изучению татарского языка CEPR» ; февраль 2011года

Моё портфолио

Научиться любить детей нельзя ни в каком учебном заведении, ни по каким книгам. Знания можно приобрести, любовь же — внутренняя потребность человека отдавать себя людям, детям, делиться и ними всем хорошим, что у тебя есть, думать, заботься о них.

Учитель — всегда активная, творческая личность. Пробуждать интересы, вести учащихся за собой может только человек с развитой волей, где личной активности отводится решающее место. Педагогическое руководство детским коллективом обязывает учителя быть изобретательным, сообразительным, настойчивым, всегда готовым к самостоятельному разрешению любых ситуаций.

Добавить грамоту в портфолио