Ганиева Зенфира Раисовна

"Тәрбияченең иң мөһим сыйфаты - балаларга мәхәббәт"

"Яхшылык эшлә дә суга сал - халык күрмәсә, балык күрер"

Профессия: Воспитатель

Профессиональные интересы: Работа над своим профессиональным ростом. Люблю работать с детьми и видеть результаты своего труда.

Увлечения: Работа на компьютере, составление электронных презентаций

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: п.св.им.Кирова, Актанышский район.

Место работы: ДОУ "Кировский детский сад"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/ganieva
"Балалар тәрбияләү - скрипкада һәм рояльдә яхшы уйнаган яисә яхшы картиналар иҗат иткән кебек, сәнгатьнең бер төре ул"
А.С. Макаренко

О себе

Мин, Ганиева Зенфира  Рәис кызы, 1975 елның  15 маенда  Актаныш районы  Олыимән авылында эшче-хезмәткәр гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килгәнмен. Белем баскычларыннан  күтәрелеп,  югары белем алуга ирештем. Тормыш юллары татар телчесен  Киров балалар бакчасына китерде.Бүгенге көндә 16 еллык педагогик стажым бар, 1 нче квалификацион категориягә иямен. Тормыш иптәшем Рөстәм белән бер кыз һәм бер ул үстерәбез. Хезмәт юлымның  Киров балалар бакчасында дәвам итүенә язмышыма  чиксез рәхмәтлемен. Мин үз хезмәтемне, балаларымны яратам. Балаларның бакчада якын дусты, киңәшчесе дә ул тәрбияче. Шуңа күрә иң элек бала җанлы булу, эчкерсезлек таләп ителә. Үземне  аралашучан, кешеләр белән уртак тел таба  алырдай педагог дип саныйм. Кешеләргә яхшылык кылуны өстен күрәм.  "Яхшылык эшлә дә суга сал - халык күрмәсә, балык күрер"–дигән тормыш девизы белән яшим һәм  хезмәт итәм. Буш вакытларымны файдалы уздырырга тырышам. Рәсем сәнгатенә гашыйк, нәфис бизәкләү белән мавыгам.Үземнең төркемне хыялдагы әкияти дөньяга тиңлим. Сабыйларны  балачак иле белән таныштырам.Үз эшемә җаваплы карыйм. Район күләмендә уздырылган конкурс  һәм  башка чараларда бик теләп катнашам. Югары нәтиҗәләргә ирешәм.  

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

"Ак чәчәкләр"  Г. Әпсәләмов

Мои достижения

“Ел тәрбиячесе – 2007” -2 урын, “Район хакимияте гранты иясе” -2008ел,

 “Ел тәрбиячесе – 2010” -2 урын,  “Ел тәрбиячесе – 2011” -лауреат.

«Ел тәрбиячесе-2014»-2 урын

Сертификат участника Республиканского семинара работников ДОУ РТ 2014 г.

Благодарственное письмо МБОУ “Кировская средняя общеобразовательная школа” Актанышского муниципального района Республики Татарстан, 2015  год

Моё портфолио

Балалар бакчасында үз төркемемә  йөрүче  балаларның физик күнекмәләрен үстерү, сәламәтлекләрен саклау һәм ныгыту юнәлешендә эш оештырам. Төрле формада физкультура эшчәнлеге, залда һәм саф һавада спорт бәйрәмнәре һәм күңел ачулар, “Нәни спортчы” түгәрәге уздырыла. Чыныктыру, дәвалау, сәламәтләндерү буенча эшне даими рәвештә уздырырга тырышам (нокталы массаж, витаминлы чәй һәм фитотератия, су һәм һава ванналары).  Балаларның хәрәкәт активлыгын үстерү өчен сәламәтлек зоналары булдырдым.Уку елы  ахырында балаларның физик үсешен һәм сәламәтлеге торышын диагностикалау үткәрелә һәм нәтиҗә чыгарыла. Балаларны сәламәтләндерүне, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалануны максат итеп куеп, “Сәламәтлек программасы” төзелде. Балаларның җәйге чорга сәламәтлек программасы булдырылып, шул программа нигезендә эш алып барабыз. Бакчабыз коллективы район күләмендә уздырылган спорт бәйрәмнәрендә катнашып призлы урыннар алып килә. Методик темам да балаларның сәламәтлеген кайгыртуга юнәлтелгән. “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга традицион булмаган алымнар белән физик тәрбия бирү”.Традицион булмаган алымнар кулланып, күп кенә физкультура күңел ачулары уздырылды. Балалар бакчасының шәфкать туташы белән берлектә балаларның сәламәтлеген ныгыту өстендә күп эш алып барыла.  

Добавить грамоту в портфолио
Мои альбомы