Меңьяшәр Казан
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа) по теме

Ганиева Зенфира Раисовна

Күзәтүчәнлекне үстерү, борынгы һәм хәзерге Казанны чагыштыра өйрәтү ,сызыклы рәсемләү вакытында карандашлардан иркен файдалану күнекмәләрен ныгыту,озын сызык,штрих алымнары белән эшләгәндә хәрәкәтне бөтен кул белән эшләүне күнектерү, табигатьтәге үзгәрешләргә карап төсләрнең  үзгәрүчәнлеген аңлый өйрәтү,шәһәрнең архитектурасына ,истәлекле урыннарына соклану, туган җир белән горурлану хисләре тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon boryngy_kazan.doc37.5 КБ

Предварительный просмотр:

Актаныш районы Киров балалар бакчасы тәрбиячесе Ганиева Зенфира Рәис кызы.

«Меңьяшәр  Казан»

Мәктәпкә әзерлек төркемендә интегральләшкән  белем шөгыль.

Әйләнә тирә – тирә һәм рәсемләү

Максат:

Күзәтүчәнлекне үстерү, борынгы һәм хәзерге Казанны чагыштыра өйрәтү ,сызыклы рәсемләү вакытында карандашлардан иркен файдалану күнекмәләрен ныгыту,озын сызык,штрих алымнары белән эшләгәндә хәрәкәтне бөтен кул белән эшләүне күнектерү, табигатьтәге үзгәрешләргә карап төсләрнең  үзгәрүчәнлеген аңлый өйрәтү,шәһәрнең архитектурасына ,истәлекле урыннарына соклану, туган җир белән горурлану хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау:

Казан күренешләре сурәтләнгән картиналар ,кулдан ясалган күрсәтмәлелек эленә;өстәлләрдә әзер схема,гади карандаш ,акварель,кисточкалар,су савыты,салфетка.

Шөгыль барышы

-Исәнмесез,балалар! Херле иртә.  (Ярымтүгәрәк ясап утырып сөйләшеп алу,танышу).

Балалар, без бүген Сезнең белән рәсем  шөгыле үткәрәбез.

Безнең  максатыбыз  хәзерге һәм борынгы Казан  рәсемнәрен чагыштыру  һәм штрих алымы белән  буяу, аның  өстеннән акварель белән буяп борынгы Казанны сурәтләү.(төнге Казанны сурәтләргә мөмкин)

Балалар, Сез әзерме? ......................

-Балалар, без нинди Республикада яшибез әле? (Татарстан  Республикасында яшибез).

-Безнең Республиканың баш шәһәренең  исемен  кем әйтә? (Казан шәһәре.)

-Башкалабыз Казан турында Сез ниләр беләсез?

(Фикерләре тыңлана,борынгы шәһәр, 1000 еллыкны билгеләп үтте, президент, һ.б.

Казан ханлыгының йөзек кашы булган Кремль, Сөембикә манаралары булуы хакында сөйләшү)

   -Ә менә Казан турында шигырьләр беләсезме? (1-2 баланың 4-6 юллык шигыре тыңланыла)

   Балалар, Казан шәһәре күренешләрен сезнең инде күргәнегез бар.Бирегә карагыз әле.

(Күрсәтмәлектә ике төрле сурәт. Хәзерге Казан һәм борынгы Казан куела.Борынгы Казан рәсеме каплап куела)

Беренче сурәт:  бик матур шулай бит.

Төсләргә игътибар иттерү.(нинди төсләр кулланылган...)Ул гел шундый булганмы? ( балалар фикере)

Моннан бик күп еллар элек Казан бөтенләй башка булган.Ә хәзер икенче рәсемгә игътибар итик:

Иске Казан рәсемен карау.

-Йортлар нинди? Борынгы Казанның төсләре нинди? (иске булгач караңгы, соры төс күренә)

-Балалар, хәзерге Казан иске Казаннан нәрсәсе белән аерыла? (ачык матур төсләре белән, яңа төзелешләре –пирамида,  күренекле урыннары -цирк,театр,күпсанлы халкы белән.)

Бүген без борынгы Казан күренешен рәсемлибез. (Өстәл янына чакыру; кулдан ясалган күрсәтмәлек эленә; буялмаган әзер схема; тактада штрихлап буяу алымнары).

Штрих алымнарын искә төшереп үтү.

Тәрбияче буяп күрсәтә,балаларның исләренә төшерә.1 баладан эшләтеп карау.

Штрих өстеннән сыек кына итеп акварель белән зәңгәр,кызыл,яшел төсләргә буяп чыгу.(1 баладан күрсәттерү.)

-Балалар ни өчен зәңгәр төсне сайлыйбыз? (кү йөзен белдерә)

Кызыл төс  борынгы  Казанны хәтерләтә,яшел төс  яшел чирәмне белдерә.

Балалар,ә хәзер әйдәгез кулларны,бармакларны эшкә әзерлик:

1) көн туды,кояш чыкты(б-ы “чәчтерү”)

2)бармаклар кунакка китте.(ике бармак белән өстәлдән бару.)

3)өй янына килеп җитте.(ике кулны терәп почмак ясау)

4)капканы ачып керде.

5)бармаклар белән исәнләште.

Ә хәзер аяк белән аякларны, арка белән  урындык аркаларын дуслаштырып дөрес итеп утырыйк. (талгын музыка куела)

Балаларга индивидуаль якын килү,ярдәм итү.Штрихлап бетергәч буйый башлыйлар.

Эшләрне төгәлләгәч рәсемнәрне борынгы Казан  янына урнаштыру.

Ә хәзер эшләребезгә карап сокланыйк әле.

-Үткәннәргә кире кайтып  булса ,сез кемнең рәсемендәге борынгы Казанга барыр идегез? Ни өчен (агнализ ясау).

Балалар .Казан шәһәре Г.Тукай  заманыннан шөһрәт казанган шәһәр. Тиздән Г. Тукайның туган көне җитә.Аның Казан шәһәренә килүен язган шигыре көйгә салынган. Әйдәгез,бергәләп шул җырны тыңлыйк.