Главные вкладки
Гайнетдинова Алсу Азатовна
сайт учителя начальных классов
Профессия: учитель
Профессиональные интересы: чтение книг
Увлечения: вязание
Регион: Республика Татарстан
Населенный пункт: Арский район деревня Мендюш
Место работы: Арский район деревня Верхние Метески
Звание, ученая степень: II квалификационная категория
Навигация
Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/gaynetdinova-alsu-azatovnaҖилкәннәр җилдә сынала.
Укытучы һөнәре мавыктыргыч та, кызыклы да, күп сабырлык, белем , тәҗрибә тәлап итүче профессияләрнең берсе. Белемне уку йортларында алсак, тәҗрибәне эш дәверендә туплыйбыз. Ярдәмче һәм илһам бирүчеләребез - балалар. Алар - укучыларыбыз гына түгел, тормыш чәчәкләребез, яшәү мәгънәбез, илһам чишмәбез дә әле. Безнең биргән белемебез - чәчкән орлыкларыбыз. Шул орлыклар шытым биреп, үсеп чыккан чәчәкләре җимешләр дә бирсен иде.

О себе
Мин Гайнетдинова Алсу Азат кызы Арча районы Мөндеш авылында яшим. Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең 11 нче сыйныфын тәмамладым. 2000 нче елда Арча педагогия колледжын тәмамлап, Апайкино-Гарь башлангыч мәктәбендә рус балаларына татар теле укыттым. 2000нче елда Казан дәүләт гуманитар институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә читтән торып укырга кердем. 2004 нче елда уку йортын тәмамладым. Арча районы Югары Мәтәскә башлангыч мәктәбендә, Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә балалар укыттым. 2005 нче елда II валификацион категория алдым. Бүгенге көндә Югары Мәтәскә башлангыч мәктәбендә эшлим. Эшемне яратып башкарам.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир
Зифа Кадыйрованың, Фәнис Яруллинның, Мәдинә Маликованың, Нәбирә Гыйматдинованың китапларын яратып укыйм. Алар тормышны ныграк аңларга, тәҗрибә җыярга, гыйбрәт алып, аны файдаланырга өйрәтәләр.

Мой взгляд на мир
Тормыш - матур. Кояш барлык кешеләргә дә җылылык һәм яктылык биреп, җил сафландырып, яңгыр сихәтле тәмчылары белән туендырып торсын иде.

Мои достижения
Укып, диплом алып, балаларга белем орлыклары сала алуымны иң зур казаныш дип саныйм.

Моё портфолио
Укытучы, мәктәп, бу ике сүз
Күңелемдә яши янәшә.
"Укытучы" дип күңелем әйткән чакта
"Мәктәбем" дип йөрәк эндәшә.
Уйларыгыз изге, сабыйларның
Күңеленә барып ялгана.
Күпме хисләр кирәк алар өчен,
Ял-йокыңны онытып янарга.
Ил карты да Сезгә башын иеп
"Мөгаллим" ди зурлап эндәшә.
Яшьләр сездән матур үрнәк алып
Күркәмлеккә сезгә тиңләшә.
Добавить творческую работу ученика
Код для вставки списка публикаций на другие сайты