Белем бәйрәме
материал на тему

Гайнетдинова Алсу Азатовна

Бәйрәм 1 нче сентябрьгә багышланган.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл belem_byrme.docx19.19 КБ

Предварительный просмотр:

А.б    Кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар, әти – әниләр hәм кунаклар.

1Сентябрь – Белем бәйрәменә багышланган тантананы ачык дип белдерәм. Бүген бездә бәйрәм- Белем Бәйрәме- Беренче кыңгырау бәйрәме

Мәктәп еллары – кеше гомеренең кабатланмас бер матур мизгеле.Шуңа күрә  баланың башлап укырга килyе- Зур бәйрәм. Барыгызны да әлеге матур бәйрәм белән.

1 укучы.  

Көмеш кынгыраулы сентябрем,

алтын аем, үз түрдән.

Бармы  икән тагын шулай

Безнең кебек сине үз күргән.

2 укучы.

Көмеш кынгыраулы сентябрем

Ачып җибәр серләр дөньясын

Без бәхетле:йөрәк җырын,

Яшьлек җырын дөнья тынласын.

Жыр:  «Хәтерлим мин әле бүгенгедәй»

А.б   Бәйрәм белән котлау өчен сүз мәктәп директорына бирелә.

( Алга таба килгән кунакларга)

3 укучы.

Беренче сентябрь минем

Бәхет шатлыклы көнем.

Сагынып белем учагын,

Мин кабат сина килдем.

4 укучы.

Дулкынланып карап торам,

Юксындырдың мәктәбем.

Син- минем уткән гомерем

Син – минем киләчәгем.

5 укучы.

Синдә күрергә өйрәндем

Матурлыгын дөньяның.

Тәүге кат синдә башкардым

Балачагым җырларың.

6 укучы

Беләсезме, дуслар,

Җирдә зур мәктәп бар,

Тормыш диләр, анын исемен.

Шатлыгы да шунда,

Кайгысы да шунда,

Сыналуы шунда кешенең

7 укучы

Еллар утәр аккан сулар кебек,

Гомер генә кайтмас  кирегә.

Тик бала чак чакырып,

Әйдәп торыр

Мәңге серле мәктәп иленә.

8 укучы.

Укытучы, мәктәп – бу ике сүз

Куңелемдә яши янәшә.

Мәктәбем, дип әйткән чакта телем,

Укытучым, дип өйрәк эндәшә

9 укучы

Укытучым- бу дөньяда минем

Иң  кадерле кешем, остазым.

Зур хезмәтен белән тиңләшерлек

Нинди сүзләр табыйм,

Ни языйм?

   

10 укучы.

Йөрәгемә якты илһам нурын

Сез бирдегез дисәм, ялгышмыйм.

Шуңа күрә тирән хисләремне

Сезнең истәлеккә багышлыйм.

Жыр « Сез иң гүзәл кеше икәнсез»

А.б  Беренче сентябрь иртәсе кояшлы да, болытлы да була. Шулай да, андый иртәләрнең һәрберсе күңелгә кояшлы булып иңә. Ничек шулай булмасын?

Белем иле юлыннан беренче адымын ясый бит бала, киләчәгенә юл яра.

Ул матур итеп киенгән, бер кулында портфель, икенчесендә чәчәкләр. Күңелендә бәйрәм. Безнең бәйрәмнең нәкъ уртасында – беренче класс укучылары басып тора. Әйдәгез,  аларны сәламлик, һәм сүзне аларга бирик.

Беренче класс укучылары чыгышы.

Жыр « Өйрәтәләр мәктәпләрдә»

Аб. Чәчләренә кунган ак күбәләк,

Шатлык очкыннары күзеңдә.

Ак алъяпкыч, ак чәчәкләр белән

Күбәләккә охшаш үзең дә.

Ашкына да, талпына да бүген

Леп -леп типкән нәни йөрәгең,

Озатасың, изгеләрдән изге

Сабыйлыкның соңгы көннәрен.

Жуелмаслык хәтирәләр калыр

Мәктәптәге тәүге көнеңнән

Иң башыңа күрә йөген, дә бар,-

Син жаваплы кеше бугеннән.

Баланың беренче кат мәктәпкә килуе  ата –ана өчен зур бәйрәм. Һәр гаилә бу көнне зарыгып көтеп ала. Бүген эти- эниләрнен дә балаларына әйтәсе килгән сузләре бардыр( сүз эти- эниләргә бирелә)

11 укучы

Аллы- гөлле букет куларымда,

Остазыма буләк итәргә.

Ә ул мина мәңге шиңми торган

Гөл орлыгын бирер чәчәргә.

12 укучы

Алыгыз сез буген буләк итеп,

Чәчәкләрнең шушы бәйләмен.

Каршылагыз тагын бик куп еллар

Бүгеңгедәй белем бәйрәмен.

( Укытучыларга чәчәк букетлары бирелә)

13 укучы

Сабыйларны тәбрик итеп буген

Мәктәпләрдә чынлый кыңгырау.

Туган илнең зәнгәр куген иңли

Алтын көздә көмеш кыңгырау.

14 укучы

Көмеш кыңгыраулар суза

Тәүге дәрес җырын

Белем йортларына уза,

Ашкынып яшь буын

15 укучы

Җиз кынгырау, чынлавың ягымлы,

Шул чынлау шат моң булып, күкрәгемә ягылды.

Соекле мәктәбем белән

Хушлашырмын бер заман.

Тик моңнарың, җиз кынгырау,

Колакта чыңлар һаман.

А.б  Нихаять, зарыгып көтеп алган мизгел якынлашты. Беренче кынгырауны шалтыратырга рөхсәт итегез. Әлеге беренче кыңгырау чыңы беренче класс укычуларын беренче укытучылары белән беренче дәрескә озатсын

( Беренче кынгырау шалтырый).

11 класс укучысы 1 класс укучысын күтәреп, әйләнеп уза.

16 укучы

Чакыра, тагын чакыра кынгырау классларга.

Бугеннән – белем коненнән уку елын башларга.

А.б.    Хәерле сәгатьтә,  нәни дусларыбыз!

           

            Сабыйларның тәүге адымнары -

            Зур тормышка тәүге юл башы.

            Котлы булсын тәүге адымың, сабый,

            Зур бәхетләр булсын юлдашың.  

 1нче класс укучылары класка уза.

А.б Әй, хәтирә, серле йомгак булып

алып киттен ерак дөньяга.

Бу дөньяда күпме хозурлык бар,

Кыңгыраудан  чыңлап моң ага.

Әйе,беренче кынгырау тавышы, беренче дәрес һәр кеше куңеленә кереп кала. Мәктәп еллары! Һәм соңгы кынгырау… Күңелле дә, сагышлы да. Мәктәп еллары тиз утә. Укучы, балалыктан аерылып, үзенә һөнәр сайлый,

кай берәүләр үзләренең гомерләрен балаларны укытуга, тәрбияләүгә багышлый.

Бүген безнен арада шушы мәктәптә бик күп еллар эшләгән һөрмәтле укытучыларыбыз да бар. Әйдәгез аларны сәламлик.

(Пенсионер укытучыларга сүз бирелә)

А.б. Рәхмәт сезгә! Тыныч тормыш телибез сезгә. Шуның белән безнен бүгенге тантанабыз тәмам. Соңгы уку елын башлаучы  11 класс укучыларына ак юллар, уңышлар телик. Һәммәгез дә исән- сау, сәламәт булыгыз. Хәерле сәгатьтә хөрмәтле коллегалар, укучылар, әти - әниләр!

 

Югары Мәтәскә башлангыч мәктәбе

(Белем бәйрәменә багышланган кичә)

        2010-2011 нче уку елы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий "Белые ночи" (по повести Ф.М. Достоевского "Белые ночи")

Сценарий "Белые ночи" по повести Ф.М. Достоевского....

ТР Баулы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Татар Кандызы урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәлиуллина Р.Н. Бөтенроссия "Туган тел" мастер-класс бәйгесенең республика турына тәкъдим итү

Татарстан Республикасы Баулы    муниципаль   районымуниципаль бюджет  гомуми белем  учреждениесе«Татар Кандызы урта гомуми  белем бирү мӘктӘбе» неңтатар теле һә...

Конспект по технологии 2 класс на тему: " Белое изображение на белом фоне"

Конспект по технологии 2 класс на тему:" Белое изображение на белом фоне"...

Гомуми төп һәм урта белем мәктәпләрендә укучы балаларның татар әдәбиятыннан белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары

Укучыларның уку барышында алган белем-күнекмәләрен бәяләп бару укыту процессының мөһим өлешен тәшкил итә, аның әһәмияте, максаты укучыларның белемнәрен даими күзәтеп, бәяләп бару белән билгеләнә. Тикш...

Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында белем һәм тәрбия бирү

доклад. Бүгенге көндә гамәлгә кертелгән яңа буын стандартлары укытучылар һәм тәрбиячеләр алдына яңа бурычлар куйды. Аның гамәлдәгесеннән аермасы - бала шәхесенең игътибар үзәгенә куелуында. Моңа ...