Башлангыч классларда эзләнү-тикшеренү эшләре

Бу заманда гыйлемсез, фәнсез кеше – җансыз-тәнсез кеше (татар халык мәкале).

                    "Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләнгәнен табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр", - дип язган Г Ибраһимов. Яңа стандартларның төп максаты – шәхес тәрбияләү, укучының сәләтен күрә белү, аны үстерүгә ярдәм итү, иҗади баскычка күтәрү. Хәзер башлангыч сыйныф укытучысы укучыны укырга, язарга өйрәтү белән бер рәттән укучыларда  универсаль уку күнекмәләре формалаштырырга, укучылар белән проект һәм фәнни эзләнү - тикшеренү эшчәнлеге алып барырга тиеш.  Фәнни тикшеренү эше һәм проект өстендә эш бик күп вакытны ала, укытучыдан да, укучылардан да күп эш таләп итә. Шулай булса да, эзләнү – тикшеренү белән шөгыльләнүче укучы китапханәгә күбрәк йөри, күбрәк китаплар укый башлый, чөнки китаплардан ул үз эше өчен күп кенә мәгълүмат туплый.  Укучы төрле сүзлек, энциклопедияләр белән эшли белә башлый, интернеттан да уеннар гына түгел, файдалы мәгълүматлар табарга өйрәнә. Эзләнү эшчәнлеге укучының иҗади сәләтен үстерә, укытучыга белемне бәяләргә, укучыга алган белемнәрен практикада кулланырга этәргеч бирә.