Милләтара татулык, хөрмәт тәрбияләүдә халык авыз иҗаты әсәрләренең әһәмияте

Шарифуллина Саджида Якубовна

Мин үзем рус мәктәбенең башлангыч һәм урта сыйныфларның татар төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты дәресләре алып барам. Дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда татар халкының йолалары, гореф – гадәтләре, бәйрәмнәре турында да өйрәнәбез, аларны башка милләтләрнеке белән бәйләп, чагыштырып өйрәнәбез. Кайгыртучанлык, мәрхәмәтлелек, тырышлык, хезмәт сөю – һәр халыкта да хөрмәт ителә торган, мактауга лаек сыйфатлар. Мондый сыйфатлар, кешеләрнең үзара мөнәсәбәтендәге норма һәм принцип буларак, гореф – гадәт, үгет – нәсихәт, фольклорларда чагылып, буыннан – буынга тапшырыла.

5 нче сыйныфлар белән халык авыз иҗатыннан әкиятләр, табышмаклар, мәкаль-әйтемнәрне өйрәнгәндә аларны рус әдәбияты белән берлектә карыйбыз. Мәсәлән, татар халкының “Үги кыз“ һәм “Таңбатыр” әкиятләрен рус халык әкиятләре “Морозко“, “Медное, серебряное, золотое царство” белән чагыштырабыз. Укучылар бу әкиятләрне сәнгатьле укыйлар, тарихи мәгълүматлар белән танышалар, әсәрләрне анализлыйлар, булган мәсьәләләрнең чишелешен табалар. Бу ике милләт әкиятен укып алар мәдәниятыбызның уртак якларын, ике милләт вәкилләренең табигатькә, җиргә булган мөнәсәбәтләрен күрәләр. Һәр әкияттә яхшылык һәм яманлыкның бәрелеше, ялкаулык һәм алдау нәтиҗәсендә килеп чыккан күңелсезлекләр ышандырырлык итеп сурәтләнгән. Укучылар телдән татар һәм рус кызының портретларын төзиләр. Аларның өс–башы, кием–салымын тасвирлыйлар. Чагыштырма характеристика бирергә өйрәнәләр. Үз–үзеңә, якыннарыңа, туган җиргә тугры булып калу, аның кадерен белүнең элек–электән үк һәр милләт өчен яшәү мәгънәсенең асылын аңлатканын төшенәләр.

Мәкальләр, такмаклар, такмазалар, табышмаклар, җырлар, санамышлар, уеннар, әйтемнәрне өйрәнгәндә дә, эшне Татарстандагы милләтләрнең халык авыз иҗаты белән бәйләп, чагыштырып алып барабыз. Һәр халыкның мәкаль-әйтемнәре бары тик яхшылыкка өнди: хезмәт сөяргә, әти-әниләрне, Туган илне хөрмәтләргә, дуслыкның кадерен белергә, кыю, намуслы булырга өйрәтә.

Уку елы барышында милли символлар һәм традицияләр, бәйрәмнәр, истәлекле урыннар белән таныштыруны да максат итеп куям. Татарстанның Дәүләт символлары, башкалабыз Казан, Болгар, Биләр кебек тарихи истәлекләргә багышланган чараларда укучылар теләп катнашалар, эзләнү эшләренә кушылып китәләр. Татар халкының Сабантуй, Карга боткасы, Җыен, Каз өмәсе, Аулак өй, Утырма кебек йола-гадәтләрен, рус халык бәйрәмнәре Раштуа, Май чабуны һ.б. укучылар үзләренең әби-бабалары, гаилә традицияләре белән бәйләп, аеруча яратып өйрәнәләр, кызыклы чаралар оештыруда актив катнашалар.

Халык авыз иҗаты әсәрләре безгә тел дәресләрендә дә ярдәмгә килә. Мәкальләр, табышмаклар белән эшләп, укучылар синонимнарны, антонимнарны, сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләрен бик яхшы үзләштерә.

Дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда милли мәдәниятләрнең үзенчәлекләрен, уртак якларын ачыклау, тел һәм әдәбиятны бәйләп өйрәнү укучыларны үз туган халкын гына түгел, үзе аралашкан милләтләрне дә хөрмәт итәргә, рухи кыйммәтләрне сакларга өйрәтә.