Арсланова Гульназ Мирзануровна

Тәрбияче Арсланова Гөлназ сайты

Балалар-ул тормыш яме

Профессия: тәрбияче

Профессиональные интересы: даими үз белемемне күтәрү өстендә шөгыльләнү

Увлечения: кызыклы сценарияләр язу,төрле уенчыклар ясау

Страна: Россия

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: с. Актаныш Актанышского района, Республика Татарстан

Место работы: МБДОУ №4.с.Актаныш

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/gulnaz-arslanova
"Тәрбия акрынлы вә тәртип белән камиллек димәктер"
Ризаэтддин Фәхреддин

                                                                                                                                                                                                                                                

          

О себе

Тәрбияче күркәм дә,гадел дә, галим дә, сабыр да, гүзәл дә,күпләр өчен ул идеал,үрнәк кешедә.Тәрбияче белем чыганагы гына түгел, ә тәрбияләнүченең уңышсызлыклары өчен төннәрен йокламаучы,аның тәртипсезлеген, ялгыш эшләре өчен көенүче, баланы кеше итүдә үз өлешен күреп сөенүче дә ул.

Тормышымны тәрбияче һөнәре белән бәйләдем һәм һичтә үкенмим..

Мин Арсланова Гөлназ Мирзанур кызы 1973 елның 11 нче октябрендә Актаныш районың иң матур авылларының берсе Чәчер авылында, гайләдә икенче бала булып дөньяга килгәнмен. Урта мәктәпне тәмамлагач 1991 нче елда Яр Чаллы Дәүләт педагогия институтының “Мәктәпкәчә педагогика һәм психология44 факультетына укырга кердем һәм 1995нче елда тәмамлап “Мәктәпкәчә педагогика һәм психология укытучысы, тәрбияче” квалификациясен алдым.

1995нче елда институтны тәмамлагач, юллама буенча Яр Чаллы шәһәренең 4нче санлы мәктәбенә“Азат ителгән класс җтиәкчесе” булып эшкә урнашырга туры килде.

Ләкин эш барышында мәктәптә эшләү минем өчен ничектер ят булып тоелды, күңелем кечкенә балалар янына тартылды. Мин 1997 нче елда Актаныш авылы 4нче санлы балалар бакчасына тәрбияче булып эшкә урнаштым һәм хәзергесе көндә дә шул бакчада эшлим. Балалар бакчасындагы эш,иң җиңел эш, дип уйлаучылар бик күп, читтән карап торганда бу шулай

 тоеладыр да бәлки. Әмма тәрбияче эшенең нинди катлаулы, җаваплы фазыйфа икәнен, балалар белән бер генә көн эшләп караган кеше генә бу эшнең нинди авыр булуын әйтә ала. Бу эшне төгәл итеп башкару өчен иң беренче чиратта балаларны чын күңелен белән яратырга кирәк.

Балалар бакчасында эшли башлаган чорда миңа тәҗрибәле тәрбиячеләр белән эшләргә туры килде һәм мин моңа бик шатланам. Чөнки мин алардан үзем өчен, эш өчен| кирәк булган белем, тәҗрибә алып калдым һәм алар миңа бүгенгесе көндә дә бик нык ярдә итә.

“Олы кеше,солы төше” дигәннәр бит борынгылар. Тәрбия эшендә югары уку йортында алган белемнәр белән генә эш алып барып булмый, тәрбия эшендә тәҗрибәле кешедән үзең өчен кирәкле мәгълүмәт алу бик мөһим.

“Бала күңеле ак кәгазь” шуның өчен дә балаларга тәрбияне, аның якты күңелен каралтмаслык итеп бирә белергә кирәк. Моның өчен балаларны ярату гына түгел, ә аларны бөтен күңелең белән кабул итә белергә кирәк.Балаларны кечкенә булуларына карамастан аларны шәхес итеп кабул итә белергә кирәк. Без менә шушы кечкенә шәхесләрдән киләчәк өчен олы шәхесләр әзерлибез. Минемчә тәрбияче булып һһәк кеше эшли алмый. Тәрбияче һөнәре ул, сәләт.

Тәрбияче ул музыкант та, җырчыда, артист та, биюче дә һәм башка бик күп төрле һәнәрләр башкаручы . бу үз чиратында бик көч, сабырлык, түземлелек сорый.

Әгәрдә миннән эшеңне алыштырыр идеңме,дип сорасалар ,мин бер уйламый юк, дип җавап бирәм. Чөнки тәрбияче эше авыр, катлаулы хезмәт, ә шулай да бик кирәк һәм мөһим хезмәт. Мин үземне, башка хезмәтне үти алырмын, дип уйламыйм.

Балаларга белем,халкымның горе-гадәтләрен халык педагогикасы аша,тәррбияләнүчеләремдә туган телемә карата хөрмәт тәрбияли,күңелләренә әхлакый орлыкларны чәчә алсам бу  инем иҗади хезмәтемнең нәтиҗәсе дип саныйм 

 

 

 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Фәнис Яруллин "Җилкәннәр җилдә сынала"

Ризаэддин Фәхреддин "Нәсыйхәт"

 Мөхәммәд Мәһдиев

Мои достижения

Мин даими бакча,район күләмендә оештырылган конкурсларда катнашып барам.

экологик проект "Яшел флаг" номинация "Иң төгәл проект" 

Моё портфолио

"Бала күңеле -нәфис ак кәгазь

Әле бит ул каләм күрмәгән

Әле беркем аның күңелендә

Тылсымлы эз салып йөрмәгән.

Дөнья аңа яуган ак кар 

Тели бала барын аңларга

Тәүге юлны бала күңеленә

Ана тиеш үзе язарга"

           Мәкъсүт Сөндекле "Бала күңеле "шигырендә. Әйе,менә шул нәфис ак кәгазьгә иң башта әти-әни, аннары балалар бакчасында  без тәрбиячеләр һәм мәктәп, гомуми тормыш үзе төрле эзләр сала.         

 

 

Мои публикации:
Математика
Развитие речи
Художественная литература
Добавить грамоту в портфолио