"Дәү әнидә кунакта"
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) на тему

Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм үсеше эшчәнлеге.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл du_nid_kunakta.docx18.16 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:”Дәү әнидә кунакта”

Максат:Татар халык аваз иҗатын кулланып балаларның сөйләм телен үстерү;

Тәрбия бурычлары: хезмәт аша балаларга әхлак тәрбиясе бирү;

Үстерү бурычлары: төрле хәрәкәтләр ясап балаларның кул-бармак хәрәкәтләрен үстерү.

Белем бирү:йорт кошлары турында белемнәрен ныгыту;

Төп белем бирү:сөйләм телен үстерү;

Интеграль белем бирү өлкәләре:социльләштерү,физик тәрбия,иҗади сәнгать,танып белү,сөйләм үстерү,
Методик алымнар:уен,сөенеч мизгеле,практик эш,соаулар,әдәби сүз,мактау,үсендерү,ныгыту,сүзлек өстендә эш,искә төшерү

Җиһазлар: тавык һәм чеби уенчыклары, тилегән рәсеме, борчак һәм дөге ярмалары, келәм,чебиләр маскасы,йомыркалар, кәрзин, салфеткалар

Сүзлек белән эш: тилегән,борчак,ярма,йомырка.

Алдан үткәрелгән эш:”чебиләр зарядкасы “җырын өйрәнү, йорт кошлары рәсемнәрен карау, вак моториканы ныгыту өчен күнегүләр башкару, бармак уеннарын уйнау

Эшчәнлек төзелеше:

I.Кереш .Кызыксыну уяту. Әңгәмә.

II.Төп өлеш. Дидактик уен:”Таны һәм әйт”

Такмак әйтү

Психогимнастика.

Бармак уены

Дидактик уен:”Ярманы аер”

Дидактик уен:”Келәмне бизә”

Физ.минутка:”Нәни чебиләр”

Дидактик уен:”Йомырканы төр”

III. Йомгаклау.Җыр: “Безнең куллар кечкенә”

Эшчәнлек барышы:

Балалар кунаклар белән исәнләшәләр,үзләре белән таныштыралар.

Т-е:.Балалар безгә Алсу килгән.Ул дәү әнисенә кунакка бара икән.Ул дәү әнисенә ярдәм итәргә бара.Ул безне үзе белән чакыра. Әйдәгез  Алсуның дәү әнисенә бергәләп барыйк. Аңа булышып кайтырбыз( Чеби тавышы)

Т-е:.Карагыз әле, нинди матур чебиләр! Алар нинди төстә?  Тагын нинди? (Түгәрәк йомшак, чирәмдә тәгәп йөриләр,активлаштыру,берничә баладан кабатлату) Тавык чебиләрне ничек чакыра? Тавык нәрсә сала?(йомырка) Ә йомырка салгач тавык ничек кычкыра? Әтәч ничек кычкыра?(Балаларның җаваплары,активлаштыру),Алар нәрсә ашыйлар? (барчак,ярма, активлаштыру)

Т-е:.Тавык чебиләрне саклап йөртә, аларга азык эзләп бирә.Ул чебиләрен бик ярата. (слайдта тилгән рәсеме күрсәтелә)

Т-е:. Ай,балалар, әнә теге яктан тилегән килә, чебиләрне алып китә күрмәсен.Әйдәгез куып җибәрик!

Балалар:. Тилегән,тилегән

Чеби алырга килгән

Бер аягы камырдан

Бер аягы тимердән

Көш, кәш,көш!    (Рәсем “югала” )

Психогимнастика:

-Әйдәгез тилегәнне ачуланыгыз эле!

-Тилгән очып китте, әйдә шатланыйк инде.

(Әби килеп чыга, кулында 2 савыт)

Ә. Исәнмәсез, балалар! Чебиләремне тилегән алып китте дип торам, сез бар икәнсез әле, рәхмәт сезгә.Чебиләремә ботка пешерермен дигән идем ашагып ике төрле ярманы бутадым.Күзем  бик начар күрә балалар, шуларны аерып бирмәссез микән?

Т-е:. БирәбезДәү әни!Безнең балалар бик үскән алар. Балалар кайда сезнең нәни кулларыгыз?

Ә җитез бармакларыгыз кайда? Әйдәгез аларны санап алыйк

Баш бармак,

Балан ияк

Урта тияк

Әби-чәби

Бәләкәй бәби

Аның исеме чәнти.

Бу бармак-бабай

Бу бармак-әби

Бу бармак-әти

Бу бармак-әни

Бу бармак-мин.

Т-е: Дәү әни , китер әле ярмаларыңны, без ана сиңа аерып бирик.

Әби. Мә кызым( ярмаларны бирә) Яңгыр болыты да күренә,чебиләремне алып кереп китим әле( чебиләрне  тавыкны кулына ала, балалар булыша.)

Балалар җәймәгә утыралар.Җәймәгә поднос куела,ярма шуңа салына, балаларга савытлар бирелә.

Т-е:.Балалар карагыз әле бу нәрсә ярмасы( борчак). Аннан нәрсәләр пешереп була? Ә бу нәрсә ярмасы( Дөге). Аннан нәрсәләр пешерәләр?

Балалар ярмаларны аерып чүплиләр, әбигә кертеп бирәләр.

Т.Балалар, дәү әни монда бик матур җәймә ясый башлаган,әле бизәп бетермәгән. Әйдәгез бергәләп беркетик әле.(кнопкаларга чәчәк,яфраклар беркетү).

Т-е: Дәү әни, менә без балалар белән келәмне дә бизәп бетердек,рәхим итеп ал.

Әби.Рәхмәт инде балалар.Бигрәкләр дә матур булган, алып кереп элим эле.(Кереп китә)

Т-е: Ә без, балалар, бераз ял итеп алыйк.

(“Нәни чебиләр” булып уйнау,балаларга маскалар кидерелә)

Нәни чебиләр барысы да

Сары майка кигәннәр

Зарядка ясаргы диеп,

Бер урынга килгәннәр.

Әби:.(Өйдән чыга,алъяпкычында-йомырка).Чуар тавыгым күп итеп йомырка салды,шуларны миңа кәгазьгә төреп бирмәссез микән балалар

Т-е:Дәү әни ,йомыркаларың ватыла күрмәсен, балалар аны кәгазьгә төреп, кәрзингә салып бирсеннәр әле.

(Балаларга кәгазь салфеткалар бирелә,йомырканы төреп, кәрзиннәргә салалар)

Әби:.Бик уңган балалар икән болар, рәхмәт инде сезгә.

Т-е:.Менә, Дәү әни, безнең балаларның нәни куллары бик эшчән.

Алар олы кешегә ярдәим итергә һәрвакыт әзер.

Балалар, без әбигә үзебезнең кечкенә хнзмәтебез белән булыштык.Ярдәмгә моһтаҗ кешегә һәрвакыт булышырга,кечкенәләргә,зурларга игътибарлы булырга кирәк.Ә хәзер әйдәгез, шушы уңган кулларыбызны мактап, җырлап алыйк.

Безнең куллар кечкенә-

Кирәк аңа эш кенә,

Кечкенә,кечкенә,

Кирәк аңа эш кенә.

Әгәр ишетсәләр көй,

Безнең аяклар бии,

Бииләр,бииләр,

Менә шулай бииләр.

Әби: Бигрәк оста икәнсез,миңа бик зур ярдәм иттегез бик  зур рәхмәт сезгә балалар.

Т-е: Безгә кайтырга вакыт,әйдәгез саубуллашыйк

Балалар.:Сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Керпедә кунакта” уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты

Балаларның ел фасыллары турында белемнәрен  ныгыту.Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.Хәрәкәт активлыгын арттыру һәм үстерү.Сенсорик тәрбия бирүне дәвам итү.Фикерләү сәләтен арттыру.Татар х...

Дәу әнидэ кунакта

Этот материал мы исполҗзовали на родителҗком собрании...

Доктор Айболитта кунакта

Бу бәйрәм сценариясендә шигырьләр, ярышлар, уен күнегүләр белән аралаштырылып алып барыла . Кунакка Доктор Айболит килә....

"Табышмаклар илендә кунакта"күңел ачу кичәсе.

Татар халык иҗатына багышланган кичә, зурлар группасына йөрүче балалар белән уздырыла.Бүлмә җәйге аланга охшатып бизәлә.Тирә-якта куаклар,бер читтә яшелчә бакчасы, анда түтәлл...

"Өйрәтелгән җәнлекләр бездә кунакта"күңел ачу кичәсе.

Җиңел көйгә “ля-ля-ля” дип җырлап,сикергәләп Петрушка керә,залны әйләнеп чыга:           Исәнмесез,балалар!...

Мияубикэ-бездэ кунакта (Котенок у нас в гостях)1 младшая группа

дать понятие детям, что кошка домашнее животное. рассказ воспитателя о ее повадках, о внешнем виде.(глаза лапы, когти) Рисовать лапки нетрадиционным методом( с кончиками пальцев)...

"Күчтәнәчтә кунакта" бәйрәм.

Ел ахырында куела торган иҗат концерты сценариясе. Кунакка дәү әни һәм актырнак килә....