"Күчтәнәчтә кунакта" бәйрәм.
план-конспект занятия (подготовительная группа) по теме

Ахмадуллина Фарида Фаритовна

Ел ахырында куела торган иҗат концерты сценариясе. Кунакка дәү әни һәм актырнак килә. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon byrm.doc66.5 КБ

Предварительный просмотр:

Сәхнә ябык “Күчтәнәч” көе куела, 1-2 мин. соң икенче көй башлана һәм ясле төркеменең биюе. Бию бетүгә яңадан “Күчтәнәч; көе шул көйгә балалар- ясленең 1-2 баласы,Ислам белән Нәргизә Дәү әнине алып чыгалар.

Дәү әни: Исәнмесез килгән кунаклар, исәнмесез минем нәниләрем, минем матурларым, күз нурларым.Нәниләр төркеме балалары гына димәссең, кара әле син аларны чын күбәләкләр инде. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары кунакка чакырып хат язганнар, менә килдем әле. 2003нең маенда булган идек инде Йомшаккаем белән. Җырладылар, биеделәр, бүген нинди тамашалар күрсәтерләр икән, карыйк әле.

Ислам:      Яраткан Күчтәнәчебез

                 Хуш килдегез, рәхим итегез.

                 Бакчабызның ишекләре ачык    

                 Я, әйдәгез түрдән үтегез.

Нәргизә:   Кадерлебез безнең “Күчтәнәч”

                 Сезне бик яратабыз.

                 Экрандагы мультикларны карап

                 Кичен йокларга ятабыз.

Ислам:      Дәү әти дә, Дәү әни дә

                 Бик тә тәмле теллеләр.

                 Безне акыллы, тырыш булып

                 Үсүебезне телиләр.

Нәргизә:   Күчтәнәчтәге ярышларда

                 Бик теләп катнашабыз.

                 Сезнең тапшырулар аша

                 Яңа дуслар табабыз.

Ислам:      Бу юлы инде Сезгә бүләк итеп,

                 Жевачка гына бирмәбез.

                 Сезне кадерләп, хөрмәтләп

                 Бәйрәм игълан итәбез.

Дәү әни: Рәхмәт минем матурларым. Йомшаккаем кайда калды  

                соң, Йомшаккаем, Йомшаккаем.

Йомшаккай: Дәү әни, Дәү әни монда мин, монда. Дәү әни андагы

                          чебиләрен күрсәң, тоттырмадылар. Ә әтәчләре бик

                          усал.

Дәү әни: Һай тимәдеңме үзләренә?

Йомшаккай: Юк, юк тимәдем. Дәү әни аларны күрәсең киләме? Әйдә үзләрен сәхнәгә чакырыйк.

“Чебиләр” биюе II кечкенәләр.

Дәү әни: Һай күзләр генә тимәсең. Бик куаныштылар инде.Яз

                 килгәнгәдер инде. Йомшаккаем син беләсеңме нәрсә соң ул яз?

Йомшаккай: Ой бигрәк авыр сорау. Дәү әни Ислам беләдер,ул            әйтсен.    

Ислам: Әйдәгез Камиләнең “Яз килә” җырын тыңлыйк әле.

“Яз килә” Камилә җыр.

Дәү әни: Карадуган балалар бакчасында милли тәрбиягә зур

                әһәмият бирелә. Бакчага йөрүче  балалар да татар

                халкының биюләрен бик яратып башкаралар.

Сезнең каршыгызда татар халык биюе.

Йомшаккай: Дәү әни, Дәү әни мин сиңа бер сер чишәм әле.

Дәү әни: Нинди сер ул Йомшаккаем?

Йомшаккай: Мин кичә Нәфисәләрдә кунакта булдым һәм шундый

                       тәмле коймаклар белән сыйландым.

Дәү әни: Карале син аны, Нәфисәләрдәме? “Алло, без талантлар

                эзлибез” конкурсы лауреаты Исхакова Нәфисәме?

Йомшаккай: Әйе, әйе нәкъ үзе. Нәфисәне сәхнәгә чакырыйк әле.

И.Нәфисә Ш.Галиев “Кайнар коймаклар”.

Ислам:  Ул җыр сузып җибәрсә

                Бөтен дөнья тын кала.

                Сандугачлар да ял итә

                Ләләбез җырлаганда.

Г.Ләлә җыр “Мин үсәм”.

Дәү әни: Һай рәхмәт төшкере, бәхетле булгыры.

Ислам: Дәү әни монда безгә бик күп хатлар килгән. Әйдә берсен                         укып карыйк әле.

Йомшаккай: Мияу,мияу, бер капчык әле монда хатлар.

Дәү әни: Әйдәле, әйдәле улым берсен алып бир әле.

               “ Исәнме Дәү әни, Йомшаккай. Сезгә Карадуган балалар

                  бакчасы II кечкенәләр төркеме балалары хат яза.Без

                  бакчада бик күп һөнәрләргә өйрәндек. Хәттә курчак-

                  ларыбызны да биергә өйрәттек.Сезгә күчтәнәч итеп

                  шул биюне җибәрәбез.

 Дәү әни: Бик рәхәтләнеп карыйбыз аны.

“Курчаклар белән бию” II кечкенәләр төркеме кызлары.

Йомшаккай: Кызлары курчак уйный инде, ә малайлары нинди

                         икән?

Дәү әни: Әйдә Камилне чакырыйк әле. Ул барысын да ачыклар.

Камил “Тәртипле бала” шигырь.

Дәү әни: Кара әле кызым, Нәргизә, син дә бик матур җырлыйсын

                бит. Әйдәле,син дә җырлап күрсәт.

Б.Нәргизә җыр “Кулчатыр”.

Дәү әни: Һай рәхмәт төшкере, бәхетле булгыры.

   Йомшаккай сикереп тора һәм матрос көенә  биеп йөри.

 Дәү әни: Йомшаккай онытылып киттен бугай. Әзрәк тыйнаграк

                  бул, безне карап торалар.

 Йомшаккай: Биисе килә бит Дәү әни.

Дәү әни: Әй Йомшаккай бу юлы малайларны гына чакырыйк әле.

Зурлар төркеме малайлары ”Матрос биюе”.

Дәү әни: Улым кара әле кемнәр көлә соң анда?

Ислам: Кемнәр булсын апалы-сеңелле Алия белән Исламия көлә.

Л.Алия, Л.Исламия җыр “Көләсе килеп тора”.

Арттан: Сезнең каршыгызда үзенең матур җырлары белән

                Илһамия.

Дәү әни белән Йомшаккай сөйләшеп чыгалар.

Йомшаккай: Дәү әни минем мультфильм карыйсым килә

                        башлады. Күчтәнәчкә берәр  мультфильм алып

                        килмәдеңме?

Дәү әни: Һай хәтер диген, онытып та торам икән, бар күчтәнәчкә

                бер  мультфильм була, Аллахы боерса. Менә Татмульт-

                медиядан шалтратканнар иде.Мәктәпкә әзерлек төркеме               балаларының бөтен рәсемнәрен ошатканнар, Айгөл белән Рәмзилнең рәсемнәрен Интернетта күрергә була, ә Хайруллина Айгөлне 26 майда “Тукай заман балалар күзлегеннән” конкурсының финалына Казанга чакырганнар. Әйдәгез әле “Маугли” мультфильмыннан бер өзек карап үтик.

“Папуаслар”биюе логопед.

“Спокойной ночи малыши” көе яңгырый.

Дәү әни: (каранып) Әллә кунаклар бар инде.

Каркуша керә: Кар-кар, добрый вечер друзья. Всем большой

                 привет из Москвы!

Йомшаккай белән күрешәләр.

  1. Здравствуй коллега.

Дәү әни: Әстәгафирулла! Мәскәүдән кадәр килгәннәр.

Каркуша: Я к вам не с пустыми руками, у меня гостинцы есть.

                   Наши девчонки так хорошо танцуют. Девчонки на

                   сцену. Встречайте!

“Барышня” биюе- зурлар.

 Каркуша: Ирек покажи свое мастерство.

З.Ирек И.Мазнин “Давайте дружить” шигырь.

“Ярмарка”.

Дәү әни: Бакчаның матурлыгы, җылылыгы, чисталыгы, нәниләр-

                 нең тәмле итеп туклануы, балаларның сәламәтлеге,

                 гомүмән барысы өчен дә җавап бирүче мөдирләре дә

                 биредә. Сәхнә түренә Зөһрә Фаритовнаны чакырыйк.

З. Фаритовна чыгыш.

        Ислам Айзиләне алып чыга.

Ислам: Айзилә мин әбиемне бик яратам, ә син әбиеңне яратасың-

               мы?

Айзилә: Бик яратам. Мин әбием турында җыр өйрәндем.

Җыр “Әбиемне яратам”.

Арттан : Сезнең каршыгызда мәктәпкә әзерлек төркеме балалары “Почемучки” биюе белән. Каршы алыгыз.

Дәү әни: Сезнең каршыгызда зурлар төркеменнәң “Алло, без

                 талантлар эзлибез” конкурсы лауреаты Әдилә төрек

                җыры “Үз кудара” ны башкара.

Әдилә “Үз кудара” җыр.

Тәрбиячеләр - Башкорт биюе.

Дәү әни: Ничек матур биемәсен инде бу балалар, апалары шундый оста булгач.

Дәү әни:(арттан)  Мирас булып килә безгә

                               Халкымның йолалары

                                Сабыйларга өйрәтәбез

                                 Бик теләп без аларны.

                                 Әи- бабай гадәтләрен

                                 Алар дәвам итәрләр

                                 Хәзер сезнең алдыгызда

                                 Җырлап- биеп китәрләр.

Сезнең каршыгызда такмаклар кичәсе белән зурлар төркеме балалары

Йомшаккай:    Дәү әни, дәү әни! Кая китте соң?

    Каршысына клоуннар чыга, Йомшаккай алардан сорый:

  1. Сез дәү әнине күрмәдегезме?

Клоуннар: Т-с-с дип әйтәләр дә чүгәлиләр( песи чыгып китә).

“Клоуннар” биюе логопед төркеме.

Дәү әни Гүзәлне  җитәкләп Йомшаккай белән чыга.

Дәү әни: Һай, рәхмәт инде, Гүзәл кызыма. Син булмасаң

             Йомшаккаемны бөтенләй таба алмаган булыр идем.

Йомшаккай: Әллә минем турында берәр шигырь дә беләсеңме?

Гүзәл: Әйе беләм.

Х.Гүзәл шигырь Р. Корбан “Мин песине кызганам”

Йомшаккай: Оү, хәллоу, гуд ивнин. Ху а ю?

                         Ват а ю дүин хия?

Дәү әни: Оү Йошаккаем хау а ю?

Йомшаккай: Дәү әни, дү ю спик инглиш тү.

Дәү әни: Оү. Ноү, ноү булмый, үзләрен чакырыйк әле.

Зурлар төркеме”

Мәктәпкә әзерлек”

Көй башлана “Курчаклар” биюе мәктәпкә әзерлек.

Дәү әни: Тау башына салынгандыр безнең авыл,

                 Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

                 Авылыбызның ямен, суы тәмен белән,

                 Шуңа күрә сөям җаным, тәнем белән.

Йомшаккай бу шигырьне кем язганың беләсеңме?

Йомшаккай: беләм дәү әни. Бу шигырьне бөек шагыйребез

                         Г.Тукай язган. Быел аның тууына 125 ел булды. Әле быел Г.Тукай елы да.

 Дәү әни: Карадуган балалар бакчасында бу уңайдан бик зур

                  чаралар узган. Аларның бик матур рәсемнәре безгә

                  “Күчтәнәч” тапшыруына да килде. Әйдәгез Былтыр

                  оныкларын сәхнә түренә чакырыйк.

Җыр “Шүрәле” мәктәпкә әзерлек төркеме.

Салмак көй астына Г.Тукайның “Шүрәле” әкиятен сәхнәләштерү- мәктәпкә әзерлек төркеме малайлары.

“Шаян шүрәлеләр” биюе.

Дәү әни, Йомшаккай, Ислам, Нәргизә чыга.

Дәү әни: Дөрестән дә бик матур итеп ял иттек. Сезгә дә

                ошагандыр. Рәхмәт сезгә оланнарым, матурларым, күз

                нурларым.

Йомшаккай: Дәү әни әллә мин бу бакчада гына калыйммы?

                          Монда бик күңелле, бик рәхәт.

Дәү әни: Йомшаккаем, шаянкаем бердә борчылма без монда

                 тагын килербез әле.

Нәргизә:   Кояш көлсен һәр көн зәңгәр күктә,

                   Кырда икмәк, илдә шатлык булсын.

                   Бәхет керсен безнең йортларга

                   Киләчәктә насыйп булсын кабат,

                   Бәйрәмнәрдә бергә очрашырга.

Ислам:      Бәйрәмебез тәмам, хушыгыз дуслар

                   Килүегез өчен рәхмәт Сезгә!

                   Балачакның гүзәл мизгелләрен

                   Уртаклашкан өчен бүген бездә.

Бәйрәм Г.Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамлана.