"Өйрәтелгән җәнлекләр бездә кунакта"күңел ачу кичәсе.
материал (средняя группа) по теме

Җиңел көйгә “ля-ля-ля” дип җырлап,сикергәләп Петрушка керә,залны әйләнеп чыга:

           Исәнмесез,балалар!

           Кечкенәләр һәм зурлар,

           Менә мондыйлар(кулын аска төшереп күрсәтә)

          Һәм менә шушындыйлар(кулын өскә күтәреп күрсәтә)

          Үзем генә килмәдем-

          Дусларымны иярттем.

          Гади түгел ул,дуслар-

          Өйрәтелгән җанварлар.

           Кемнәр?әйтмим,белегез!

          “Башы тарак,койрыгы урак”.

Балалар:Әтәч!

Петрушка:Әйе,дөрес әйттегез.Барыбыз да әтәч турында җырлап алыйк.Ул безне ишетер дә килер.(җыр җырлана,Петрушка кулын селкеп тора һәм үзе дә балалар белән җырлый.Җыр бетүгә “Кикрикүк” дигән тавыш ишетелә. Әтәч керә,Петрушка янына килә,ул аны сыпыргалый)

           Син балаларга кара,

           Башыңны и аларга,исәнләш!(әтәч башын иеп әле уңга,әле сулга карый һәм кычкыра.Петрушка әтәч янына савыт тотып килә)

Петр:Менә сиңа кунак,бик-бик тәмле борчак(әтәч “ко-ко-ко” дип борчак чукый,Петрушканың кулыннан.Петрушка артка чигә-чигә әтәчне алып чыгып китә)

Петр:Яле,уйлап табыгыз

          Кем булыр кунагыбыз?

         “Йөртә ул озын колак,

          Үзе гаҗәеп кунак,

          Үзе гаҗәеп куркак,

          Уйлама инде озак” 

          Нәрсә ул?Яле уйлап тап!

Балалар:Куян!

Петр:Дөрес,куянкай-озын колаккай.(музыкага җиңелчә сикереп,куян керә, Петрушканың артына кача.Әле бер ягыннан,әле икенче ягыннан карый)

Петр:Курыкма син,куянкай.Балалар сида тимәс.(ул куянны сыпыргалап алга этә)Син балаларга кара.Башыңны и аларга!Исәнләш!(куян уңга-сулга борылып башын ия)

Петр:Кем җырлый белә,миңа кушыла.(җыр җырлана”Куянкай”)

1.Әй,куян,куян,

   Кечкенә генә

   Бик йомшак кына

   Бик куркак кына(Петрушка кулы белән сыпыра)

2.Ике колагы

   Озынкай гына

  Аягы җиңел

  Мамыктай гына.(кулларын күкрәк тирәсенә куеп, йомшак кына атлый)

Петр:Ә хәзер син куянкай,безгә күрсәт,бу көйгә нишләргә?(төрле көйләр яңгырый,шуларга хәрәкәтләр ясыйлар)

Петр:Әй,куянкай,булдырдың,бргән эшне үтәдең(Петрушка куянга кишер бирә,ул йөгереп чыгып китә)

Петр:Я тагын уйлап табыгыз,

          Кем булыр кунагыбыз?

        “Кешенең дусты-йортның сакчысы”

Балалар:Көчек.

Петр:Дөрес,көчек.Акбай,Акбай!(эт керә,өрә)

         Бу-Акбай,караборын

         Дөньяда белә барын

         Син балаларга кара,

         Башыңны и аларга.(эт башын ия,өрә)Акбай хезмәт ит.(марш уйнала.Эт арткы тәпиләрендә,Петрушка артыннан сикереп бара)

Петр:Санап бир әле,Акбай.Миндә ничә кул бар?Ә аяклар ничә?(эт өреп күрсәтә)Син дөрес әйттең барын,ә хәзер әйтеп бир ничә койрыгың барын.(эт уң якка һәм сулга карап ике мәртәбә өрә)

Петр:Дөресме,балалар?

Балалар:Юк(эт улый)

Петр:Үпкәләдеңме?Ялгышкач оялдыңмы?Ашыкмыйча гына тагын бер кат санап бир әле(эт бер мәртәбә өрә,балалар кул чабалар)(Петрушка обруч алып килә,эт түгәрәк эченнән чыга,аннары сикереп күрсәтә.Петрушка шар алып килә)

Петр:Без,балалар шар белән уйныйбыз,ә сез безгә җырлап булышыгыз(җыр җырлана)

Петр:Рәхмәт,булдырдың,Акбай(эт чыгып китә)

Петр:Яле,уйлап табыгыз,

          Кем булыр кунагыбыз?

        “Үзе балны ярата,

         Умарта асрамый,

         Үзе комсыз булса да

         Кыш ашарга сорамый.

Балалар:Аю.(аю чыга,бии,көй беткәч кулын болгап чыгып китә)

Петр:Әй,артистлар,чыгыгыз,бергәләшеп биибез.(җәнлекләр чыга,бергә рус көенә бииләр,түгәрәк ясап басалар баш ияләр.Кул болгап чыгып китәләр.Иң соңыннан Петрушка бер түгәрәк әйләнеп,сикергәләп чыгып китә).

 

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Тамчыкай бездә кунакта" нәниләр төркемендә танып белу эшчәнлеге.

Балтач муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф бүлеге...

"Йомшаккай" бездә кунакта

Белем бирү эшчәнлеге хокук тәрбиясе бирү буенча үткәрелде. Кешеләрнең исемгә, яшәү урынына хокуклы булуын балаларга җиткерү; сүзлек запасын баету, сөйләшү осталыкларын үстерү; музыкаль әсәрнең эчтәлег...

Мияубикә бездә кунакта

I кечкенәләр төркемендә рәсем буенча шөгыль...

"Теремкәй бездә кунакта" Икенче кечкенәләр төркемендә математика һәм сөйләм үстерү буенча интегратив шөгыль конспекты

:    геометрик фигураларны (түгәрәк, өчпочмак, квадрат, турыпочмаклык) һәм төп төсләрне таный белүне ныгыту; уң һәм сул  кулны аера белергә һәм 5 кә кадәр дөрес санарга күнектерү; ...

Мияубикә- бездә кунакта.

Балаларга песинең йорт хайваны булуын аңлату. Гадәти булмаган алым белән песинең аяк эзләрен рәсемгә төшерү....

"Ташбака бездә кунакта"

[[{"type":"media","view_mode":"media_large","fid":"6783433","attributes":{"alt":"","class":"media-image","height":"360","width":"480"}}]]...