"Ташбака бездә кунакта"
методическая разработка по аппликации, лепке (старшая группа) на тему

Ахметова Гузелия Мирзаевна

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tashbaka_bezd_kunakta.doc35.5 КБ

Предварительный просмотр:

     Азнакай муниципаль районы Башкарма комитеты мәгариф бүлеге

                15нче номерлы “Алтын балык” балалар бакчасы

                 “Ташбака бездә кунакта”         

       Уртанчылар төркемендә ачык интеграл шөгыль конспекты

                                                                              15 нче номерлы «Алтын балык»

                                                                              балалар бакчасы

                                                                              1 квалификацион категорияле

                                                                              тәрбиче

                                                                              Ахметова Гүзелия Мирза кызы

                                             Азнакай 2011

Максат: Балаларны ташбаканың тышкы кыяфәте белән таныштыру: аяклары һәм башы кыска һәм юан, тырнаклары бар, аркасында калкан йөртә. Ташбака җан иясе, ул ашый, сулый, үсә. Ташбакага карата мәхәббәт, сак караш тәрбияләү.

     Балаларны әвәләү белән кызыксынуларын үстерү. Пластилинны түгәрәкләп һәм турыга тәгәрәтеп әвәләү, кысу осталыкларын камилләштерү. Берничә кисәктән торган предметларның пропорцияләрен саклап,кисәкләрен дөрес урнаштырырга өйрәтү.Эш барышында пөхтәлек тәрбияләү.

     

                                                                                                                                 

Шөгыль материалы : Ташбака,аның рәсеме,пластилин,катырка,такта.

                   

         

     Шөгыль барышы:

Тәрбияче бер тартма алып керә.

-Балалар мин сезгә нәрсәдер алып килдем? Ул кечкенә җанвар, аның турында табышмак әйтәм.

Аркасында калкан савыт

һәрвакыт була юлда

Тыпырчынып, дүртаяклы

Таш ята минем кулда. Тәрбияче: Кем ул? Балалар: Ташбака.

Тәрбияче: Дөрес балалар, бүген безгә кунакка ташбака килгән.

Тәрбияче ташбаканы өстәлгә куя.

Тәрбиче: Әйдәгез аны карыйк.Ташбака нинди

төстә?(яшел).Аркасында нәрсә ул? (калкан). Башы һәм аяклары

нинди? (юан, кыска).Арттан калкан астыннан нәрсә күренеп

тора? (коерык).

Тәрбияче: Балалар безнең ташбака җирдә яши һәм җирдә генә йөри.Ташбаканың калканы бөтенләй тигез түгел, әйтерсең аның өстенә кемдер бизәк ясаган. Калканы көрән төстә.Аяклары һәм башы юан һәм кыска. Тагын кыска очлы коерыгы бар.Ташбакалар- тыныч, тату җан иәләре. Алар беркайчан да бер кемне дә тешләмиләр һәм рәнҗетмиләр. Тәрбияче: Балалар ташбакалар нәрсә ашыйлар? Балалар: Улән, кишер, кәбестә.

Тәрбияче: Әйе, ташбакалар үлән, үги ана яфрагы, бака үләне,сусыл яшелчә һәм җиләк- җимеш ашыйлар. Ташбакалар- иң әкрен һәм авыр кымылтаучы җан ияләре җирдә.Аның турында шигырь тыңлагыз:

Ташбака бик әкрен йөри

Уенда гел ял итү

Авырдыр шул ташбакага

Өен күтәреп йөртү.

Тәрбияче: Аеруча бүтән хайваннарга карый, ташбака үз өен аркасында йөртә. Ул калкан, арыган чакта ул анда ял итә. Әгәр дә ташбаканың башына яки аягына аз гына таяк белән кагылсан, ташбаканың тагын бер үзәнчелеген белеп була- ул башын һәм аягын калкан астына яшерә. Шулай ул куркынычтан коткарына. Тәрбияче таяк белән эксперимент үткәрә, аны бик сак эшли, ташбакага зыян китермичә.

Тәрбиче: Беләсезме, балалар? Тагын суда яши торган ташбакалар да бар,алар буада яки диңгездә була.Ә ярга алар кояшта кызыныр өчен генә чыгалар. Ул су ташбакасы дип атала. Тәрбияче балаларга су ташбакасының рәсемен күрсәтә.

     

Тәрбияче:Балалар,әйдәгез элә ял итеп алык.

           Физминутка.

Менә минем уң кулым, Менә минем сул кулым Менә идән,менә түшәм Менә шулай зур үсәм.

Тәрбияче: Балалар безнең ташбака кайда яши?( җирдә). Дөрес безнең ташбака җирдә яши.

Аннары тәрбияче ташбаканы кулына алада һәр бер бала янына килә,ташбаканы якыннан яхшырак карарга мөмкинлек бирә һәм аны калканнан сыйпарга рөхсәт бирә.

Тәрбияче:Балалар ташбака безгә кунакка гына килде,ул бүтән кешеләрдә яши,алар аны бик яраталар һәм аның турында кайгырталар.Шуңа күрә,безнең кунак истә калсын өчен әйдәгез без аның сурәтен ясыйбыз.

Тәрбияче балаларга аңлата һәм күрсәтә ташбаканы ничек пластилиннан ясарга.Ясау алдыннан кул өчен физминутка үткәрә.

Ташбака үрмәли

Аркасына өен алып бара

Син тизрәк,тизрәк үрмәлә Өеңне шатланып алып бар.

Балалар эш башлыйлар.Эш барышында балаларга ярдәм итү.Балалар эшләп бетергәч тәрбияче һәр берсен мактый һәм әйтә хәзер барыгызда да үзегезнең ташбака бар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Өйрәтелгән җәнлекләр бездә кунакта"күңел ачу кичәсе.

Җиңел көйгә “ля-ля-ля” дип җырлап,сикергәләп Петрушка керә,залны әйләнеп чыга:           Исәнмесез,балалар!...

"Тамчыкай бездә кунакта" нәниләр төркемендә танып белу эшчәнлеге.

Балтач муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф бүлеге...

"Йомшаккай" бездә кунакта

Белем бирү эшчәнлеге хокук тәрбиясе бирү буенча үткәрелде. Кешеләрнең исемгә, яшәү урынына хокуклы булуын балаларга җиткерү; сүзлек запасын баету, сөйләшү осталыкларын үстерү; музыкаль әсәрнең эчтәлег...

Мияубикә бездә кунакта

I кечкенәләр төркемендә рәсем буенча шөгыль...

"Теремкәй бездә кунакта" Икенче кечкенәләр төркемендә математика һәм сөйләм үстерү буенча интегратив шөгыль конспекты

:    геометрик фигураларны (түгәрәк, өчпочмак, квадрат, турыпочмаклык) һәм төп төсләрне таный белүне ныгыту; уң һәм сул  кулны аера белергә һәм 5 кә кадәр дөрес санарга күнектерү; ...

Мияубикә- бездә кунакта.

Балаларга песинең йорт хайваны булуын аңлату. Гадәти булмаган алым белән песинең аяк эзләрен рәсемгә төшерү....