Мияубикә бездә кунакта
план-конспект занятия (рисование, младшая группа) по теме

Вафина Файруза Габделхаевна

I кечкенәләр төркемендә рәсем буенча шөгыль

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon miyaubike_bezde_kunakta.doc36 КБ

Предварительный просмотр:

                   Муниципаль мәктәпкәчә белем учреждениесе

Субаш балалар бакчасы

I кечкенәләр төркемендә үткәрелгән рәсем буенча ачык шөгыль

II кв.категорияле тәрбияче

Вафина Ф. Г.

2011 нче ел

Мияубикә  бездә кунакта.

Максат: песинең йорт хайваны булуын аңлату. Песинең тышкы кыяфэте, үз-үзен тотышы турында сөйләү( түгәрәк күзләре, колаклары, борыны, мыеклары, тырнаклары бар; тәне куе йон белән капланган; песи йөгерә, сикерә, агачка үрмәли). Балаларның күзәтүчәнлекләрен үстерү. Гадәти булмаган алым белән песинең аяк эзләрен рәсемгә төшерү. Хайваннарга карата кайгырту хисе, мәрхәмәтле караш тәрбияләү.

Дәрескә җиһазлау: уенчык песи, песигә ризыклар салынган тәлинкәләр(конфет, кишер, колбаса, сөт), альбом битләре, зәңгәр төстән гуашь, чүпрәкләр.

Сүзлек өстендә эш: йомшак, йонлач, озын мыеклы, песи йөгерә, песи сөт эчә.

Кулланылган әдәбият: «1кечкенәләр төркемендә дәрес эшкәртмәләре» (Бондаренко)

«Туган як табигате белән таныштыру» (Борһанова)

«Әхлак нигезе – матур гадәт» китаплары.

                         

                      Дәрес барышы.

- Балалар карагыз әле, бүген безгә кунаклар килгәннәр. Әйдәгез әле, алар белән матур итеп исәнләшик, аларга хәерле көн телик.

- Ә хәзер житәкләшәбез. Кулларны кысыбрак тотабыз. Балалар, кулларыгыз җылымы?(җылы). Үзегезне кояш җылыта дип уйлагыз.Ә хәзер бер- берегезгә карап елмаегыз әле. Менә ничек рәхәт булып ките. Һәрвакыт шулай дус булып, бер- берегезгә елмаеп торыгыз.

- Әкрен генә урындыкларга утырабыз. Аякларны дуслаштырдык, гәүдәләр тигез.

- Балалар, тыңлагыз әле мине мин сезгә шигырь сөйлим:

 Бар кечкенә песием

 Бик акыллы дускаем

 Ап-ак йонлач күлмәге,

 Бизи безнең бүлмәне.

- Балалар, мин нәрсә турында сөйләдем?(песи турында)

- Әйе, мин кечкенә, йонлач күлмәкле песи турында шигырь сөйләдем. Кемнәрнең өйләрендә песиләре бар? Песиләрне яратасызмы?

- Ой, балалар мин ниндидер тавыш ишеттем –Мияу- мияу

- Нәрсә Мияу-мияу дип кычкыра?

- Карагыз әле, балалар, песи кунакка килгән икән бит. Бу чын песиме соң?(юк, уенчык песи) Әйдәгез әле песиебезгә Мияубикә исемен кушыйк.

- Карагызәэле ул нинди йонлач, матур. Йоннары йомшак, сыйпап карагыз әле.

-Песинең йоннары нинди катымы, йомшакмы?

- Балалар, песи сыйпаганны ярата, ул бик иркә. Чын песине ачуландырсаң ул тырмый. Песи кайчан ачулана? (койрыгын, мыегын тартсаң)

-Песинең аягында тырнаклары бар. Песи безгә нәрсәләре белән карый? Күзләре нинди? Песинең тагын ниләре бар?. Песинең мыеклары нинди? Ул ничек кычкыра әле?

- Балалар мин песигә ашамлыклар куйдым, болар нәрсәләр?(конфет, сөт, кишер, колбаса)

- Ә песи нәрсә ярата?

- Әйе песи сөт, колбала ашарга ярата.

- Балалар, песиебез сезгә «рәхмәт» әйтә: «мыр-мыр»,ди. Сез ашарга биргәч ул бик сөенде. Балалар, песи йорт хайваны, ул җан иясе, ул кешеләр янында яши. Аңа сугарга, мыекларын, койрыгын тартырга ярамый. Алар безне яраталар, без дә аларны яратырга, алар турында кайгыртырга тиеш.

- Ә хәзер балалар, песиебезнең аяк эзләрен рәсемгә төшерик әле. Песи барыгызны да карап тора (Бармаклар белән эз ясау)

             Йөри соры пескәем

            Үзе бик йомшак кына

            Мыекларын очлайта

            Шыпырт кына йөри ул.

Менә песиебезнең эзләрен дә ясадык. Булдырдыгыз, балалар.

- Әйтегез әле бүген нәрсә күзәттек?

-Песи сезгә ошадымы?

-Песиләрне яратырга, иркәләргә кирәк. Тибәргә, сугарга ярамый.

Йомгаклау.

                 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Өйрәтелгән җәнлекләр бездә кунакта"күңел ачу кичәсе.

Җиңел көйгә “ля-ля-ля” дип җырлап,сикергәләп Петрушка керә,залны әйләнеп чыга:           Исәнмесез,балалар!...

"Тамчыкай бездә кунакта" нәниләр төркемендә танып белу эшчәнлеге.

Балтач муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф бүлеге...

"Йомшаккай" бездә кунакта

Белем бирү эшчәнлеге хокук тәрбиясе бирү буенча үткәрелде. Кешеләрнең исемгә, яшәү урынына хокуклы булуын балаларга җиткерү; сүзлек запасын баету, сөйләшү осталыкларын үстерү; музыкаль әсәрнең эчтәлег...

"Теремкәй бездә кунакта" Икенче кечкенәләр төркемендә математика һәм сөйләм үстерү буенча интегратив шөгыль конспекты

:    геометрик фигураларны (түгәрәк, өчпочмак, квадрат, турыпочмаклык) һәм төп төсләрне таный белүне ныгыту; уң һәм сул  кулны аера белергә һәм 5 кә кадәр дөрес санарга күнектерү; ...

Мияубикә- бездә кунакта.

Балаларга песинең йорт хайваны булуын аңлату. Гадәти булмаган алым белән песинең аяк эзләрен рәсемгә төшерү....

"Ташбака бездә кунакта"

[[{"type":"media","view_mode":"media_large","fid":"6783433","attributes":{"alt":"","class":"media-image","height":"360","width":"480"}}]]...