"Йомшаккай" бездә кунакта
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) по теме

Халимова Рузалия Рифкатовна

Белем бирү эшчәнлеге хокук тәрбиясе бирү буенча үткәрелде. Кешеләрнең исемгә, яшәү урынына хокуклы булуын балаларга җиткерү; сүзлек запасын баету, сөйләшү осталыкларын үстерү; музыкаль әсәрнең эчтәлеген аңларга, үз исемнәрен әйтә белергә өйрәтү; балаларның яз турындагы белемнәрен киңәйтү;  төзү осталыкларын үстерүне дәвам итү;   балаларга әхлак тәрбиясе бирү максатлары куелды. Иҗади сәнгатьле төзү, кул-бармак моторикасын үстерү күздә тотылды.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yomshakkay.doc35 КБ

Предварительный просмотр:

                                               “Гомуми үсеш бирүче № 7 Актаныш балалар

                                                   бакчасы”ның  югары категорияле тәрбиячесе                                                                                                                                                            

                                                 Халимова Рузалия Рифкать кызының эш  тәҗрибәсеннән.

“Йомшаккай” бездә кунакта

                         ( I кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү  шөгыле)

Максат: Кешеләрнең исемгә, яшәү урынына хокуклы булуын балаларга җиткерү; сүзлек запасын баету, сөйләшү осталыкларын үстерү; музыкаль әсәрнең эчтәлеген аңларга, үз исемнәрен әйтә белергә өйрәтү; балаларның яз турындагы белемнәрен киңәйтү;  төзү осталыкларын үстерүне дәвам итү;   балаларда әхлак тәрбиясе тәрбияләү.

Җиһазлар: магнитофон, куян өчен киемнәр, кош оялары, иҗади сәнгатьле төзү өчен геометрик фигуралар, өй төзү өчен төсле картоннан өчпочмаклар, шакмаклар, салютлар, төсле кулъяулыклар, вак уенчыклар.

Шөгыль барышы :

1. Исәнләшү,”Хәерле иртә!”

2. Магнитофон язмасыннан “Яз килә” җырын тыңлау. Җыр нәрсә турында ?

3. Әңгәмә. Хәзер елның кайсы вакыты? Көннәр нинди? Кояш ничек  яктырта, җылыта? Карлар нишли? Түбәләрдән нәрсә тама? Бүген көн нинди?  һ.б. сораулар бирү.

4.Физкультминутка “Яз килә”(хәрәкәтләр белән)

   Киң итеп җәеп колач

   Килә яз, килә яз....

5. Сюрприз . Куян кызы елап керә.

- Ник елыйсың, син, куянкай ?

- Ничек инде еламаска, төлкенең өе боздан, минеке агачтан иде. Яз җиткәч, төлкенең өе эреп бетте, төлке мине өйдән куып чыгарды.

- Елама куянкай, безнең балалар сиңа ярдәм итәрләр.

- Ярдәм итәбезме балалар?

- Балалар, әйдәгез башта куян белән исәнләшик, танышыйк әле.

- Исәнме, куян!

- Куянкай безнең балаларыбызның матур-матур исемнәре бар, без аларга ягымлы итеп исем белән эндәшәбез.

    Әйдәгез, балалар, куянны таныштырыйк әле үзебез белән.

- Минем исемем....(Һәр бала кул биреп, исемнәрен әйтә)

- Куян – Исемнәрегез бигрәк матур икән, рәхмәт сезгә. Ә сезнең балалар бакчасының исеме ничек соң?

-“Алтынчәч” балалар бакчасы.

- Балалар, безнең куянкайның исеме юк икән бит. Аңа нинди исем бирәбез соң? Ул нинди?

- Куркак, озын колаклы, ак, йомшак...

- Куянга “Йомшаккай” дигән исем бирәбезме?

(Сүзлек өстендә эш.”Йомшаккай”)

- Балалар, кунак килгәч аңа нәрсә бирергә кирәк? (Утырырга урын)

- Әйе, мә Йомшаккай, монда утырып тор, ял ит.

- Балалар әйтегез әле, без кайда яшибез?

- Өйләрдә.

- Безнең өйләребез нәрсәдән ясалган (агачтан,кирпичтән һ.б.)

- Әйе, балалар һәр кешенең дә яшәү өчен үзләренең өйләре була. Хайваннарның, кошларның да өйләре бар. Балалар әйтегез әле кошларга ояны кемнәр ясый? (Сыерчыкларга кешеләр ясый, каргалар үзләре ясыйлар – ояларны күрсәтү)

- Әйдәгез куянга өй ясарга өйрәтик әле (иҗади сәнгатьле төзү) Кем төзергә тели? (Бер бала чыгып өй төзи, икенчесе - кояш, өченчесе - агач куя).

Йомшаккай – Ай нинди матур өй! Кояш та яктырта. Күңелле булып китте.

- Балалар, әйдәгез хәзер барыбыз да өстәл янына барып өйләр төзик әле. (Балалар  өй төзиләр. Алардан өйләрнең нинди төсләрдән ясалуын сорап чыгу).

- Синең өең нинди төстә ?

- Йомшаккай, безнең балалар ясаган өйләр сиңа ошадымы ?

- Әйе балалар, рәхмәт сезгә. Бик матур итеп өй төзедегез. Мин дә хәзер өй төзергә өйрәндем инде. Иптәшләремне дә өйрәтермен. Сезгә үземнең бүләкләремне калдырам. Сау булыгыз!

- Сау булыгыз!

- Карыйк әле, нинди бүләкләр микән? (урыннарга утыру)

- Карагыз, нинди матур салютлар (күрсәтү, аттыру - эченнән вак уенчыклар чыга)

- Бу нинди төстә? (Төп төсләрне аеру)

- Салютлар “арттыру”. Уенчыкларны алу, шатлану. Йомгаклау. Анализ. Сезгә шөгыль ошадымы?

- Нәрсә ошады? (җаваплар бирү).

               


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Керпедә кунакта” уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты

Балаларның ел фасыллары турында белемнәрен  ныгыту.Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.Хәрәкәт активлыгын арттыру һәм үстерү.Сенсорик тәрбия бирүне дәвам итү.Фикерләү сәләтен арттыру.Татар х...

Дәу әнидэ кунакта

Этот материал мы исполҗзовали на родителҗком собрании...

Доктор Айболитта кунакта

Бу бәйрәм сценариясендә шигырьләр, ярышлар, уен күнегүләр белән аралаштырылып алып барыла . Кунакка Доктор Айболит килә....

"Табышмаклар илендә кунакта"күңел ачу кичәсе.

Татар халык иҗатына багышланган кичә, зурлар группасына йөрүче балалар белән уздырыла.Бүлмә җәйге аланга охшатып бизәлә.Тирә-якта куаклар,бер читтә яшелчә бакчасы, анда түтәлл...

"Өйрәтелгән җәнлекләр бездә кунакта"күңел ачу кичәсе.

Җиңел көйгә “ля-ля-ля” дип җырлап,сикергәләп Петрушка керә,залны әйләнеп чыга:           Исәнмесез,балалар!...

Мияубикэ-бездэ кунакта (Котенок у нас в гостях)1 младшая группа

дать понятие детям, что кошка домашнее животное. рассказ воспитателя о ее повадках, о внешнем виде.(глаза лапы, когти) Рисовать лапки нетрадиционным методом( с кончиками пальцев)...

"Күчтәнәчтә кунакта" бәйрәм.

Ел ахырында куела торган иҗат концерты сценариясе. Кунакка дәү әни һәм актырнак килә....