Дәу әнидэ кунакта
методическая разработка по музыке (старшая группа) на тему

Гараева Резеда Равилевна

Этот материал мы исполҗзовали на родителҗком собрании

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл du_nid_kunakta.docx13.35 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Матур итеп бизәлгән авыл өенең эчке күренеше: сәке, сәкедә сандык, өстәлдә самавыр. Балалар әби янына кунакка киләләр, ишек шакыйлар, әби каршы чыга.

1 нче бала: Исәнмесез – саумысыз!

Нигә ишек ачмыйсыз?

Шакый-шакый арып беттек,

Нигә каршы алмыйсыз?

Әби: Исәнмесез, балакайларым! Ишетмәдем, оланнарым. Түрдән узыгыз, әйдәгез! Чәем дә өлгерә, коймагым да пешкән (балалар өй эчен карый башлыйлар, бер кыз бала сәкедә торган сандыкны күрә).

2 нче бала: Кызлар, карагыз әле нинди матур сандык!

Әбиләрнең сандыгында

Сакланмый ниләр  генә.

Әйдәгез, сорыйк үзеннән,

Ачып күрсәтсен безгә.

Әби: Әйдәгез соң, ачып карыйк, балалар.

3 нче бала: Әбекәй, китап! Нинди калын китап!

Әби: Балалар, бу әби-бабаларыбыздан калган иң изге китап – Коръән. Әби-бабаларыбыз, Коръән укып, тәсбих тартып, балаларына, барча якыннарына изге теләкләрен, догаларын юллаганнар. Бу изге китап чисталыкка, пакълеккә, урлашмаска, кешеләргә бер-берләрен җәберләмәскә, кыерсытмаска, изге күңелле булырга өйрәткән. Китап гаиләдә буыннан-буынга, кулдан-кулга күчкән. Балалар, бу китап та гаиләбезнең ядкаре булып буыннан-буынга күчә килгән (китапны сандыкка салып, сөлге ала).

Әби: Яшь чагында килен булып төшкәндә чиккән сөлгем дә бар бит әле минем.

4 нче бала:

Сөртенсәң - сөлге кирәк,

Көрәшсәң  - сөлге кирәк.

Батырларга сабантуйда

Бирелгән сөлге – бүләк!

5 нче бала: нинди матур калфак!

Кәләпүшем, калфагым,

Энҗе мәрҗәннәр чиккән.

Чиккән калфагым үземә

Бигрәк килешә икән!

Җыр “Калфагым”

Малай: Әби, бар матур әйберләр дә кызларга гына мени?

Әби: Юк, оланнар, сезнең өчен дә матур түбәтәй бар.

6 нчы бала: Уңган хатын-кызларыбыз

Түбәтәй дә теккәннәр.

Кич утырып, җырлар җырлап

Оста чигү чиккәннәр.

7 нче бала: Бигрәк матур түбәтәе

Энҗе  бөртекләр белән

Алар монда килгән гүя

Чын әкият иленнән.

Уен “Түбәтәй”

Җыр “Күңелле балачак”

Әби: Җырлар да җырладык, уеннар да уйнадык, вакытыбыз бик күңелле үтте. Чәем дә өлгерде. Әйдәгез, балалар, коймак белән сыйлыйм әле үзегезне.

Әби балаларны яңа пешкән коймак белән сыйлый.    

Дәү әнидә кунакта

(Балаларның ата-аналар җыелышындагы чыгышы)

Музыка тәрбиячесе:

Имаева Р.Р.

2011


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Керпедә кунакта” уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты

Балаларның ел фасыллары турында белемнәрен  ныгыту.Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.Хәрәкәт активлыгын арттыру һәм үстерү.Сенсорик тәрбия бирүне дәвам итү.Фикерләү сәләтен арттыру.Татар х...

Доктор Айболитта кунакта

Бу бәйрәм сценариясендә шигырьләр, ярышлар, уен күнегүләр белән аралаштырылып алып барыла . Кунакка Доктор Айболит килә....

"Табышмаклар илендә кунакта"күңел ачу кичәсе.

Татар халык иҗатына багышланган кичә, зурлар группасына йөрүче балалар белән уздырыла.Бүлмә җәйге аланга охшатып бизәлә.Тирә-якта куаклар,бер читтә яшелчә бакчасы, анда түтәлл...

"Өйрәтелгән җәнлекләр бездә кунакта"күңел ачу кичәсе.

Җиңел көйгә “ля-ля-ля” дип җырлап,сикергәләп Петрушка керә,залны әйләнеп чыга:           Исәнмесез,балалар!...

Мияубикэ-бездэ кунакта (Котенок у нас в гостях)1 младшая группа

дать понятие детям, что кошка домашнее животное. рассказ воспитателя о ее повадках, о внешнем виде.(глаза лапы, когти) Рисовать лапки нетрадиционным методом( с кончиками пальцев)...

"Күчтәнәчтә кунакта" бәйрәм.

Ел ахырында куела торган иҗат концерты сценариясе. Кунакка дәү әни һәм актырнак килә....

Музыкаль тылсымчыда кунакта.

Зурлар музыка шөгыле....