"Табышмаклар илендә кунакта"күңел ачу кичәсе.
материал (старшая группа) на тему

     Татар халык иҗатына багышланган кичә, зурлар группасына йөрүче балалар белән уздырыла.Бүлмә җәйге аланга охшатып бизәлә.Тирә-якта куаклар,бер читтә яшелчә бакчасы, анда түтәлләр.

“Урман аланына” балалар килеп чыга.

Тәрбияче:   Балалар, без кая килеп чыктык?

                     Кызарып җиләк пешә,

                     Чикләвекләр өлгерә.

                     Санап та бетереп булмый,

                     Нәрсә соң ул,кем белә?

Балалар:Урман!

Тәрб:Дөрес,без урманның бер аланында. Урманда нәрсәләр яши? Шул турыдагы табышмакларны искә төшерегез әле?

1нче бала:Җәен соры,кышын ак

                   Аңа шулай яхшырак.(куян)

2нче бала:Бернәрсә тегә белми,

                   Энәләр тагып йөри.(керпе)

3нче бала:Җәен урманда патша,

                   Кышын кардан да аста.(аю)

4нче бала:Нечкә билле,көлтә койрыклы.(төлке)

5нче бала:Кош түгел-оча,

                   Ябалактан курка.

                   Чикләвекне ярата,

                   Сызгырса,урманны яңгырата.(тиен)

6нчы бала:Сорыдыр төсе,

                     Үткендер теше.

                     Урманда йөри,

                     Бозаулар эзли.(бүре)

Тәрб:Яхшы,сез кыргый хайваннар турында бик күп табышмаклар беләсез икән.Карагыз әле тирә-ягыгызга - нинди матур көн.Әйләнә-тирәбездә ямь-яшел агачлар,алан тулы чәчәкләр.Җәй - елның иң матур чагы.Елның бу вакыты турында кемнәр нинди сынамышлар белә?(Балалар чиратлашып, алдан өйрәнгән сынамышларны әйтәләр)

1.Җәй көне гел томан булса,гөмбә күп булыр.

2.Җәй көне вак боз яуса,салкын булыр,ләкин ашлык уңар.

3.Җәй көне һава соргылтсыман күренсә,ашлык булмас.

4.Җәйге эсседә һава рәшә булса,игеннәрне куырыр.

5.Һавада аҗаган уйнаса,иген уңар.

Тәрб:Зирәк балалар икәнсез-никадәр сынамыш беләсез.

(Шулвакыт,кулларына кәрзиннәр тотып,милли киемнән киенгән Тапкыр бабай һәи аның оныгы Гөлзирәк керә.Балалар аларны уратып алалар.)

-Исәнмесез,кадерле кунаклар!

Тапкыр бабай:Исәнмесез,балалар!Мин һәм оныгым Гөлзирәк урманга җиләккә дип килгән идек.

Гөлзирәк:Тапкыр бабам белән йөри торгач,сезнең аланга килеп чыкканбыз.

Бал:Күпме соң җиләк?

Т.б.Әй андагы җиләк!Күз ачып йомганчы,җыерсың бер чиләк.

Гөлз:Бу җиләктән кышка варенье ясап куярмын.

Тәрб:Әле кышка кадәр ерак ич.

Т.б.Җәй эшләсәң,кыш ашарсың.

Гөлз:Җәй көне йоклама,кыш көне өлгерерсең.

Т.б.Җәйгә чыксаң,кышны уйла;кышка керсәң җәйне уйла,уйламасаң җайсыз була.

1нче бала:Тапкыр бабай,безнең бакча да кышка җәйдән үк әзерләнә.Әнә карагыз әле,яшелчә бакчабызны.Без анда төрле-төрле яшелчәләр үстерәбез.Яшелчәләр турында табышмаклар да беләбез.(яшелчә маскалары кигәннәр)

2нче бала:Кечкенә генә йорт,

                   Эче тулы корт.(кыяр)

3нче бала:Ите симез-мае юк,

                   Тиресе калын-йоны юк.(шалкан)

4нче бала:Йөз кат кием-төймәсез(кәбестә)

5 нче бала:Үскәндә яфрагын ашыйлар,

                     Үсеп җиткәч,үзен ашыйлар.(суган)

6нчы бала:Ашка салсаң тәм кертә,

                     Борынга салсаң,төчкертә.(борыч)

7нче бала:Җир астында-алтын казык.(кишер)

Тәрб:Күрдегезме,кунаклар,безнең бакчабыз нинди бай.Ә без исә яшелчәләрне кышка тозлыйбыз,маринадлыйбыз,шуңа күрә кышын да,язын да өстәлләребез шушы ризыклардан өзелми.

Т.б.Ай-һай,бигрәк эш сөючән балалар икәнсез,никадәр яшелчә үстерәсез.

Гөлз:Эш сөйгән сөенгән-рәхәтеннән тиенгән.

Тәрб:Балалар,кайсыгыз эш турында мәкальләр белә?

1нче бала:Эш сөйгәнне ил сөйгән.

2нче бала:Эш сөймәсәң-суган суы суырырсың.

3нче бала:Эш үтермәс.

4нче бала:Эше күпнең ашы күп,эше юкның ашы юк.

5нче бала:Эше ачы булса-ашы тәмле булыр.

6нчы бала:Эш беткәч,уйнарга ярый.

Тәрб:Әйе,Ләйсән,дөрес әйтәсең,эш беткәч,уйнарга ярый.Әйдәгез,без дә бераз уйнап алыйк.

Т.б.Без бүген сезгә яңа уен алып килдек.Яле,кызым,син аны хәзер нәниләребезгә өйрәт.

Гөлз:Ул уен “Майламыйча купмый” дип атала.Балалар түгәрәк ясап утыралар.Уртада бер бала тәңкә салып йөри барысын да әйләнеп чыга һәм әйтә:”Тәңкә батыр,сикереп тор”,-ди.Тәңкәле кеше:”Майламыйча купмый”,- ди.Шуннан соң тәңкә салучы я бер җыр башкара,я бии,аннары аны икенче бала алмаштыра.

Бал:Тапкыр бабай,Гөлзирәк,әйдәгез,бергәләп “Яшелчә”уенын уйныйбыз.

Уенны алып баручы балаларның колагына шыпырт кына яшелчә исемнәре әйтеп чыга.Аннан соң уртага чыгып,сөйли башлый. “Мин сезнең яшелчә бакчагызны карарга килдем.Бакчага килеп җиткән идем,иң элек кәбестә,кыяр,помидор күрдем.Аннары шалкан,редиска утыртылган,кишер дә бар”.Сөйләгәндә үзенең исемен ишеткәч “яшелчә” сикереп тора.Ишетми калучы уеннан чыга.

Т.б.Ай-һай,балалар,сез күп нәрсәгә өйрәнгәнсез,без бик кәнагать cездән.

            Табышмаклар күп беләсез,

            Зирәк икән үзегез.

            Акыллы һәм матур булсын,

            Сезнең һәрбер эшегез.

            Без әле тагын килербез.

Балалар,безгә китәргә вакыт җитте инде.Мин кызым белән тагын сезгә кунакка килербез әле.Хәзергә сау булып торыгыз.

Бал:Хушыгыз!

Тәрб:Балалар, без бүген сезнең белән табышмаклар илендә кунакта булдык.Хәзер үзебезнең бакчага кайтабыз инде.(татар халык көе уйный,балалар чыгып китәләр)

 

 

 

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Яз турында табышмаклар, мәкальләр, сынамышлар

Яз турында сынамышлар, мәкальләр, табышмаклар тәкъдим итәм. Балалар белән өйрәнегез. Тулырак материал "Бу кайчак була?" китабында. (Ф.М.Зиннурова. Бу кайчак була? - Түбән Кама, 2013)...

Татар халык табышмаклары

Татар халык табышмаклары тәрбия баскычыннан җитәкләп югарыга менгезә....

Авторская разработка по татарскому языку "Табышмаклар"

Авторская разработка по татарскому языку "Табышмаклар"...

Конспект: «Математика илендәге “Теремкәй” әкиятендә кунакта “

Конспект: «Математика илендәге “Теремкәй” әкиятендә кунакта “ Зурлар төркемендә математик күзаллауларын формалаштыру буенча белем бирү эшчәнлеге. Максат: информацион ...

Балалар бакчасында өлкәннәр төркеме өчен шөгыль конспекты "Табышмаклар илендә".

Әлеге шөгыль балаларның туган якларының табигате, андагы җәнлекләр, кошлар, үсемлекләр турындагы белемнәрен ныгыту. Табышмакларны игътибар белән тыңлап, дөрес җавап бирергә өйрәтү максатында үткәрелде...

сөйләм үстерү буенча шөгыль конспекты Тема: “Уенчыклар илендә кунакта” Мустафина Г.К. Тема: “Уенчыклар безнең якын дуслар ”

Уртанчылар төркемендә сөйләм үстерү буенча  шөгыль конспектыТема: “Уенчыклар илендә кунакта”  Мустафина Г.К.Тема: “Уенчыклар безнең якын дуслар &rdquo...