Балалар бакчасында өлкәннәр төркеме өчен шөгыль конспекты "Табышмаклар илендә".
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа) по теме

Нурутдинова Гульназ Рамимовна

Әлеге шөгыль балаларның туган якларының табигате, андагы җәнлекләр, кошлар, үсемлекләр турындагы белемнәрен ныгыту. Табышмакларны игътибар белән тыңлап, дөрес җавап бирергә өйрәтү максатында үткәрелде. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tabyshmaklar_ile.docx21.34 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан РеспубликасыБаулы муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе “Кызылъяр авыл балалар бакчасы”

Табышмаклар илендә

Автор: тәрбияче Нурутдинова Г.Р.

Табышмаклар илендә

Максат: Балаларның туган якларының табигате, андагы җәнлекләр, кошлар, үсемлекләр турындагы белемнәрен ныгыту. Табышмакларны игътибар белән тыңлап, дөрес җавап бирергә өйрәтү. Ярдәмчеллек сыйфаты тәрбияләү.

Җиһазлау:Айсылу һәм Айбулат өчен татар кызы һәм малае киемнәре.Интерактив такта өчен рәсемнәр: әкияти урман, бормалы юл, тылсымлы йорт.

Алмалары алына торган ясалма алмагач; уенчык саескан, керпе; кәгазьдән ясалган каурыйлар, гөмбәләр, йозаклар; кәрзин

Дәрес барышы

Тәрбияче. Балалар, бүген безнең янга ярдәм сорап Айсылу исемле кыз килгән.

Айсылу. Исәнмесез, балалар. Усал тылсымчы энем Айбулатны Табышмаклар иленә алып китте. Аны коткару өчен бик күп табышмакларга җавап табарга кирәк.Ялгызым гына булдыра алмам дип куркам. Сез миңа ярдәм итә алмасызмы икән?

Тәрбияче.  Без бит сезнең белән туган ягыбыз, аның табигате, анда яшәүче хайваннар, кошлар, безнең якта үсүче үсемлекләр турында күп өйрәндек. Сихерченең табышмакларына, мөгаен, җавап таба алырбыз, шулай бит, балалар? Әйдәгез, Айсылуга ярдәм итик. Табышмаклар иленә бергәләп барыйк. Сез ризамы?

Балалар. Риза! Барабыз!

Тәрбияче. Җәяүләп атласак бик озак булыр. Кая әле, минем бит тылсымлы таягым бар. Ул безне күз ачып йомганчы илтеп җиткерер. Әйдәгез, балалар, күзләрегезне йомыгыз да минем арттан кабатлагыз.

Тылсымлы таяк, ярдәм ит.

Табышмаклар иленә илт. (Әкияти урман рәсеме пәйда була)

Тәрбияче. Менә табышмаклар иленә килеп тә җиттек. Тик безгә хәзер кайсы якка барырга икән соң? Карагыз әле, әнә тегендә бер алмагач үсеп утыра. Аңардан сорап карыйк, бәлки ул юлны күрсәтер.Алмагач, алмагач, Усал Тылсымчы безнең Айбулатны кайсы якка алып китте икән, күрмәдеңме?

Алмагач. Күрдем, минем алмаларымны җыеп алсагыз- әйтермен. Тик алмаларым гади түгел, һәрберсендә табышмак. Шуларга җавап бирә алсагыз гына өзә алырсыз.

Үсемлекләр турында табышмаклар:

1.Язын ямь бирә,
Җәй салкын бирә,
Көзен тәм бирә,
Кышын тун бирә. (урман)

2.  Яз килсә − киенә,
Көз килсә − чишенә. (Агач)*

3.  Җәй дә яшел, кыш та яшел,
Бер төрле була ул гел. (Чыршы, нарат)

4.  Язын дөньяга килә,
Көзен саргаеп үләм. (Яфрак)

5. Кыйнамый, сукмый, үзе елата. (Кычыткан)

6. Олысы да, кечесе дә эшләпә кигән. (Гөмбә)

Тәрбияче.  Әфәрин, балалар, алмаларның барысын да җыеп алдык. Алмагач күрсәткән якка юл алыйк. Карагыз әле, бер саескан утыра (уенчык саескан алып керә). Саесканнар бик кызыксынучан кошлар бит ул. Усал Тылсымчының кайсы якка китүен күреп калмадымы икән.

Саескан, саескан, Тылсымчының Айбулатны кайсы якка алып китүен күрмәдеңме?

Саескан. Күредем, күредем. Мин бар әйберне дә күреп-ишетеп торам. Тик сез дә миңа ярдәм итегез. Менә минем тылсымлы каурыйларым бар, һәр каурыйда бер табышмак. Шуларга җавап табыгыз.

Кошлар турында табышмаклар:

1.Гөлдер, гөлдер, гөлдер бу кызыл тәпи кемдер бу. ( Күгәрчен)

2.  Агач башында йорты, эчендә яши кошы. (Сыерчык)

3. Җәй шакылдый бу чүкеч, кыш шакылдый бу чүкеч, ничек чыдый бу чүкеч. (Тукран)

4.  Кечкенә генә берәү, артында озын терәү. (Саескан)

5.  Чуар киемле урам малае борчак җыя, кырда куна. ( Чыпчык)

 6.Яшькелт-сары төсле ул,

Бер кечкенә кошчык ул. (Песнәк)

Саескан. Рәхмәт, рәхмәт барысын да дөрес белдегез. Әнә теге зур юл булап барыгыз. (Юл рәсеме)

Тәрбияче. Бардык, бардык, инде ардык. Дөрес барабызмы икән? Карагыз әле бер керпе үтеп бара, аңардан сорап карыйк.

Керпекәй, энәле дускай, усал Тылсымчының Айбулатны кайсы якка алып китүен күрмәдеңме?

Керпе. Күргән идем, күрүен. Юлны да күрсәтә алам. Тик иң элек миңа ярдәм итегез әле. Балаларыма гөмбәләр җыеп алып кайтмакчы идем. Тик алар гади генә түгел икән. Һәрберсендә табышмак. Шуларга җавап таба алмый утырам. Булышыгыз әле, зинһар өчен.

Тәрбияче. Әлбәттә, булышырбыз.

Җәнлекләр турында табышмаклар:

1.Җәен соры, кышын ак,

Аңа шулай яхшырак. (Куян)

2.Кишер белән кәбестәне

Ул бик нык ярата,

Озын колагын тырпайтып

Сикереп урманга кача. (Куян).

 3.Бер нәрсә тегә белми,

Энәләр тагып йөри. (Керпе)
4. Җәен урманга патша,

Кышын кардан да аста. (Аю)

5.Нечкә билле, көлтә койрыклы. (Төлке)

6.Кош түгел – оча,

Ябалактан курка.

Чикләвекне ярата,

Сызгырса, урманны яңгырата. (Тиен)
7. Сорыдыр төсе,

Үткендер теше.

Урманда йөри,

Бозаулар эзли. (Бүре)

Тәрбияче. Гөмбәләрне җыйдык, керпегә булыштык ул күрсәткән юл буйлап алга барыйк. Карагыз әле, ниндидер бер серле йорт тора. (әкияти йорт рәсеме). Мөгаен, Айбулат шундадыр. Тик аның ишегендә йозаклар. Йозакларда табышмаклар. Аларга җавап тапсак, ишекне ача һәм Айбулатны коткара алырбыз.

Табигать күренешләре, ел фасылларына багышланган табышмаклар:

1. Өй башына утырган,
Җир йөзен нуры белән тутырган.
(Кояш)

2. Өй өстеңдә ярты күмәч.
(Ай)

3.Кич булганда күренер,
Таң булдымы − күмелер.
(Йолдыз)

4. Ишектән керер, түргә менеп утырыр.
(Суык)

5.Ипи түгел, су түгел,
Авыр түгел, аз түгел,
Ансыз яшәү мөмкин түгел.
(Һава)

6. Сыр-сыр сыры бар,
Җиде төрле нуры бар,
Җиде кат күккә юлы бар.
(Салават күпере)

7. Котыра да үкерә,
Бөтен җирне тутыра.
(Буран)

8.Ак ашъяулык таптык,
Җир өстенә яптык.
(Кар)

9.Сорыйлар, көтәләр, килсәм бар да качалар.
(Яңгыр)

Тәрбияче. Менә ишекләрне ачтык Айбулатны коткардык. (Айбулат чыга. Айсылу белән кочаклашып күрешәләр)

Айсылу. Зур рәхмәт сезгә, балалар. Әле ярый сез булдыгыз ярдәм итәргә. Ялгызым гына энемне коткара алмас идем. Ә хәзер безгә өйгә ашыгырга кирәк. Әти белән әни югалтканнардыр. Сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Китаплар безнең дуслар"

Әлеге шөгыль балаларда белем чыганагы буларак китапка кызыксыну булдыру; китапларга карата сакчыл караш тәрбияләү максатында үткәрелде....

Балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Кояшны эзләп сәяхәт"

Әлеге шөгыль балаларга экологик тәрбия бирү, аларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максатында үткәрелде....

Балалар бакчасында беренче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Кошчыклар"

Әлеге шөгыль балаларның кышлаучы кошлар турындагы белемнәрен ныгыту, кошларга карата мәрхәммәтле булырга өйрәтү максатында үткәрелде....

Балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Төсләр иленә сәяхәт"

Әлеге шөгыль балаларның төп төсләрне (кызыл, зәңгәр, сары, яшел) белүләрен ныгыту, бармак моторикаларын үстерү, ярдәмчеллек хисе тәрбияләү максатында үткәрелде....

Балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Кошлар кайта"

Әлеге шөгыль балаларга экологик тәрбия бирү, аларда кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү максатында үткәрелде....

Балалар бакчасында беренче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Алтын балыкка ярдәм"

Әлеге шөгыль балаларда табигатькә карата сакчыл караш булдыру, сулыкларны чиста тоту теләге уяту, мәрхәммәтлелек, ярдәмчелек кебек сыйфатлар тәрбияләү, түгәрәк уенда катнашырга өйрәтүне дәвам итү макс...

Балалар бакчасында өлкәннәр төркеме өчен шөгыль конспекты "Әбиемнең сандыгы".

Әлеге шөгыль балаларны татар халкының көнкүреш һәм гореф – гадәтләре, йолалары, уеннары белән таныштыру, балаларның зәвыгын үстерү, халкыбызның рухи байлыгына ихтирам, өлкәннәргә хөрмәт тәр...