Балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Кошлар кайта"
план-конспект занятия (младшая группа) на тему

Нурутдинова Гульназ Рамимовна

Әлеге шөгыль балаларга экологик тәрбия бирү, аларда кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү максатында үткәрелде. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл koshlar_kayta.docx17.44 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан РеспубликасыБаулы муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе “Кызылъяр авыл балалар бакчасы”

Кошлар кайта

(Икенче кечкенәләр төркеме өчен дәрес конспекты)

Автор: тәрбияче Нурутдинова Г.Р.

Кошлар кайта

Максаты: кошларга карата сак караш һәм кайгыртучанлык хисе тәрбияләү.

Кирәкле материаллар: Кортлар патшасы уенчыгы, төрле төстәге кыршаулар,  кечкенә тасмалар, кош оялары ясау өчен картоннан ясалган детальләр.

Дәрес барышы

Тәрбияче: Нинди матур көн бүген шулай бит, балалар! Бар яклап та яз килүе сизелә. Кояш җылы итеп карый, тамчылар тама. Тамчылар шундый күңелле итеп сикерешәләр, әйтерсең дә бииләр. Минем дә шул тамчыларга кушылып биисем килә башлады. Ә сезнең биисегез киләме, балалар? әрбияче “Кошлар килде”(Галимҗан Латыйпов сүзләре, Шакир Мәҗитов музыкасы) җырын куя, балалар бииләр)

Тәрбияче: Ничек күңелле итеп биедек. Карагыз әле, бу җырда яз җиткәч, кошлар кайта дип җырланды, шулай бит. Тиздән бездә дә кошлар кайта башларлар.Алар матур итеп сайрап җибәрсә, безгә тагын да күңеллерәк булыр! (Кинәт куркыныч музыка ишетелә. Тәрбияче кортлар патшасы уенчыгын ала)

Кортлар патшасы. Юк шул менә белмәдегез. Быел кошлар бирегә кайтмаячаклар.

Тәрбияче. Кем соң әле син? Ни өчен алай дип әйтәсең?

Кортлар патшасы. Минме? Әллә танымыйсыз, Кортлар патшасы булам мин. Сезнең кошларыгыз һәр яз саен җылы яклардан кайталар да минем гаскәрләремне пыран-заран китереп бетерәләр. Ә быел алай булмаячак, чөнки минем бик тә мәкерле планым бар.

Тәрбияче. Нинди план инде ул?

Кортлар патшасы. Әйтте ди! Белми торыгыз әле.

Тәрбияче. Ярар, әйтмә. Ә без балалар белән бик кызык бер уен беләбез. Ә сиңа аны өйрәтмибез, алайса.

Кортлар патшасы. Ярый инде. Әйтермен. Сез барыбер миңа комаучалый алмаячаксыз, уйнап күрсәтегез әйдә, күңелемне күтәрегез әле бер.

Балалар “Кошлар һәм төсле йортлар” уенын уйныйлар. Тәрбиче идәнгә төрле төстәге кыршаулар куя.  Бу кошларның йортлары була. Балалар –кошлар. Һәр йортта берничә кошчык яши.

Тәрбияче: Кошчыклар, кошчыклар,

Сыерчыклар, чыпчыклар,

Яз килә, кояш көлә,

Оягыздан чыгыгыз,

Бөҗәкләрне җыегыз ,- дип әйткәч, балалар кыршаулар эченнән йөгереп чыгалар һәм идәннән бөҗәкләрне (төрле төстәге кечкенә тасмаларны) җыялар. Алар оялары нинди төстә булса, шундый төстәге кортларны җыярга тиеш.

Тәрбияче: Козгын килә качыгыз,

Оягызга очыгыз!- дигәч балалар тиз генә үз кыршаулары эченә йөгерәләр.

Тәрбияче. Я, Кортлар патшасы ошадымы сиңа безнең уен?

Кортлар патшасы. Юк, ошамады бер дә. Сезнең уенда да кошлар бөҗәкләрне җыеп бетерделәр. Тик чынлыкта алай булмаячак. Минем кортларым барлык кош ояларын ашап, ватып куячаклар. Оялары булмагач, кошлар бирегә кайтмаслар. Без биредә хуҗа булачакбыз. Барлык агачларны һәм үләннәрне кырып бетерәчәкбез! Ул чагында сез дә күңел ачып, уйнап йөри алмассыз.

Тәрбияче. Һай, бигрәк усал син Кортлар патшасы, шулай ярамый инде. Тик синең мәкерле планың чынга ашмаячак, сөенмә. Без тагын яңа оялар ясарбыз. Кошларыбызны матур итеп каршы алырбыз.

Кортлар патшасы. Сезме?! Сез оялар ясый белмисез дә әле.

Тәрбияче. Беләбез, менә карап тор. (Балалар картоннан ясалган детальләрдән кош оялары җыялар.)

Тәрбияче. Менә, Кортлар патшасы, кара әле нинди матур оялар булды. Ә балаларның әтиләре нинди оялар ясый беләләр, күрсәң иде син. Шулай булгач, синең мәкерле планың беркайчан да чынга ашмас. Бар кит биредән, кәефебезне кырып йөрмә. Дусларыбыз сыерчыклар кайтып җитсәләр кирәгеңне бирерләр.(Кортлар патшасы чыгып китә.)

Тәрбияче. Менә, балалар, җиңдек Кортлар патшасын. Агач башларына матур оялар элеп дусларыбыз кошларның җылы яклардан очып килгәннәрен көтәсе генә калды.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"кәҗә һәм кәҗә бәтиләре"танып белү эшчәнлеге буенча шөгыль(икенче кечкенәләр төркеме)

Это занятие на родном языке для моих воспитанников.Мы любим играть в театрализованные игры....

Балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Китаплар безнең дуслар"

Әлеге шөгыль балаларда белем чыганагы буларак китапка кызыксыну булдыру; китапларга карата сакчыл караш тәрбияләү максатында үткәрелде....

Балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Кояшны эзләп сәяхәт"

Әлеге шөгыль балаларга экологик тәрбия бирү, аларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максатында үткәрелде....

Балалар бакчасында беренче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Кошчыклар"

Әлеге шөгыль балаларның кышлаучы кошлар турындагы белемнәрен ныгыту, кошларга карата мәрхәммәтле булырга өйрәтү максатында үткәрелде....

Балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Төсләр иленә сәяхәт"

Әлеге шөгыль балаларның төп төсләрне (кызыл, зәңгәр, сары, яшел) белүләрен ныгыту, бармак моторикаларын үстерү, ярдәмчеллек хисе тәрбияләү максатында үткәрелде....

Балалар бакчасында беренче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Алтын балыкка ярдәм"

Әлеге шөгыль балаларда табигатькә карата сакчыл караш булдыру, сулыкларны чиста тоту теләге уяту, мәрхәммәтлелек, ярдәмчелек кебек сыйфатлар тәрбияләү, түгәрәк уенда катнашырга өйрәтүне дәвам итү макс...

Балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Авыл буенча сәяхәт"

Әлеге шөгыль балаларның туган авыллары турындагы белемнәрен киңәйтү. Авылдагы социаль объектларны белүләрен ныгыту. Ярдәмчеллек сыйфаты тәрбияләү максатында үткәрелде....