Балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Авыл буенча сәяхәт"
план-конспект занятия (младшая группа) на тему

Нурутдинова Гульназ Рамимовна

Әлеге шөгыль балаларның туган авыллары турындагы белемнәрен киңәйтү. Авылдагы социаль объектларны белүләрен ныгыту. Ярдәмчеллек сыйфаты тәрбияләү максатында үткәрелде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_avyl.docx18.12 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан РеспубликасыБаулы муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе “Кызылъяр авыл балалар бакчасы”

Авыл буенча сәяхәт

Автор: тәрбияче Нурутдинова Г.Р.

Авыл буенча сәяхәт

Максат: Балаларның туган авыллары турындагы белемнәрен киңәйтү. Авылдагы социаль объектларны белүләрен ныгыту. Ярдәмчеллек сыйфаты тәрбияләү.

Әзерлек эше: Китпаханә, почта, фельшер акушерлык пунктына , мәктәпкә максади сәяхәтләр оештыру.

Җиһазлау: интерактив такта өчен рәсемнәр: почта бүлеге, кибет, фельдшер – акушерлык пункты, мәктәп, Мәдәният йорты, балалар бакчасы. Хат ташучы, сатучы, табибә, укучы киемнәре, уенчык төлке; берничә өлешкә киселгән открыткалар, уенчык яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр, буш тартмалар, укучы сумкасы, аның эченә салу өчен дәвтәр, каләм, ручка, китап, уенчыклар.

Тәрбияче. Балалар, бүген миңа урманнан төлкеләр шалтыраттылар әле. Ярдәм сорадылар. Аларның бик шук малайлары Шаянкай безнең авылның шундый зур, матур булуын күргәч, авыл белән танышасы килгән, рөхсәт тә сорамыйча китеп барган. Төлке малае бик тыңлаусыз икән, шуңа күрә, әти-әнисе авылда берәр начарлыклар эшләп йөрмәгәе дип кайгыралар. Бездән аны эзләп табуыбызны үтенделәр. Балалар, әйдәгез, бергәләп авыл буенча сәяхәткә чыгабыз, төлке малаен да эзләп табарбыз. Сез ризамы? Ярый, алайса, әйдәгез тылсымлы автобусыбызга утырыйк юлга кузгалыйк.

Озак барырга туры килмәде. Беренче тукталышка килеп тә җиттек. (Почта бүлеге рәсеме эленә) Кайда килдек без, балалар? Әйе бу бит почта бүлеге. Балалар, нигә кирәк соң ул, нәрсә эшлиләр анда? (Хатлар, газета- журналлар тараталар, әби - бабайларга пенсия китерәләр). Дөрес, балалар, ә ул хатларны, газеталарны өйгә китереп бирүче кеше ничек дип атала әле. Әй, хат ташучы дип атала. Карагыз әле, әнә хат ташучы апа үзе дә чыгып килә түгелме соң.(Хат ташучы чыга кулында күп открыткалар).

Хат ташучы. Ай, харап булды, харап булды.

Тәрбияче. Исәнмесез, хат ташучы апа, нәрсә булды?

Хат ташучы. Исәнмесез, балалар. Менә кемдер минем сумкамны алган да кешеләргә таратасы открыткаларымны кискәләп бетергән. Белмим, нәрсә эшләргә инде миңа хәзер?

Тәрбияче. Их, харап иткән. Мөгаен, безнең төлке малаедыр инде ул, бер дә башка булмас. Ярый, сез кайгырмагыз әле. Без хәзер балалар белән открыткаларны җыеп бирербез (балалар киселгән открыткаларны җыялар).

Хат ташучы. Менә булды бит, рәхмәт яусын. Хәзер мин аларны ябыштырырмын да, хуҗаларына илтеп бирермен. Ә сез ул тәртипсез төлке малаен тизрәк табыгыз инде.

Тәрбияче. Әйе шул. Әйдәгез, балалар, автобуска утырыйк. Озак та бармадык икенче тукталышка килеп җиттек. (Кибет рәсеме эленә). Кайда килдек без, балалар? Әей, бу бит безнең “Кояшкай” кибете. Авылыбызда тагын нинди кибетләр бар әле безнең, балалар? Әйе, авылыбыз зур, кибетләребез дә күп безнең, шулай бит. Ә кибетләр ни өчен кирәк соң? (балаларның җаваплары). Ә кибеттә кемнәр эшли әле ул? Дөрес, сатучылар. Әнә сатучы апа үзе дә чыгып килә.(Сатучы күренә. Кулында тартма).

Тәрбияче. Исәнмесез, сатучы апа, хәлләрегез ничек?

Сатучы. Менә кемдер кибеткә кергән дә яшелчәләр белән җиләк-җимешләрне бутап бетергән. Болай да эшем күп иде. Хәзер аларны да аерып торырга кирәк инде.

Тәрбияче. Тагын безнең Шаянкай тәртип бозгандыр инде. Кайгырма, сатучы апа, хәзер балалар аерып бирерләр. (Балалар бер тартмага яшелчәләрне, икенчесенә җиләк-җимешләрне җыялар).

Сатучы. Рәхмәт яусын, булдырдыгыз.

Тәрбияче. Ә без алга ашыгыйк. Әйдәгез, балалар, автобуска утырабыз. Озак та бармадык өченче тукталышка да килеп җиттек. (фельдшер – акушерлык пункты рәсеме эленә) Кайда килдек без, балалар? Ул ни өчен кирәк? Анда кем эшли? (балаларның җаваплары).Әйе, дөрес,әнә табибә апа үзе дә килә.

Исәнмесез, табибә апа.

Табибә. Исәнмесез, балалар. Бик күңелсез хәл булды әле бездә. Кемдер кереп дарулар салынган тартманы алган. Барлык даруларны бутап бетергән.

Тәрбияче. Их, төлке малае монда да бездән алда килгән күрәсең. Балалар, әйтегез әле, даруларга өлкәннәрдән башка кагылырга ярыймы? Юк, әлбәттә. Безнең балалар бу хакта хәтта шигырь дә беләләр. Әйдәгез табибә апага сөйләп күрсәтик әле.

1 бала.Ак тартма бар безнең өйдә

Ә эчендә дарулар.

Төрле-төрле – кызыл, яшел,

Арада бар сарылар.

2 бала. Даруларны кайчагында

Алып карыйсым килә,

Конфет кебек тәмлеме дип

Кабып карыйсым килә.

3 бала. Курыкмагыз, тимим инде.

Мин бит хәзер зур малай.

Өлкәннәрсез дару капмыйм,

Куркыныч эшләү алай.

4 бала.Белми капсаң, терелтмиләр,

Чирләтәләр дарулар.

Шуңа күрә, ак тартмада

Ябулы торсын алар.

Табибә. Бик дөрес, балалар. Даруларга өлкәннәрдән башка һич кенә дә кагылырга ярамый.

Тәрбияче. Балалар, бу шук төлке малае тагын берәр начарлык эшләгәнче эзләп табыйк инде үзен. Утырыгыз автобуска. Озак та бармадык дүртенче тукталышка да килеп җиттек. (Мәктәп рәсеме эленә) Балалар, кайда килдек без? Нәрсә эшлиләр анда? Мәктәптә эшләүче апалар кемнәр була әле ул? Ә анда белем алучы балаларны кемнәр дип йөртәләр? (балаларның җаваплары). Карагыз әле бер укчы кыз чыгып бара. Үзе елый инде әллә? (Укчы кыз керә кулында сумка, ул елый).

Тәрбияче. Нәрсә булды, кызыкай, ник елыйсың?

Укучы кыз. Менә кемдер минем сумкамны алган да анда кирәкмәгән әйберәр тутырып куйган. Хәзер сумкам бик авыр. Шуңа елыйм.

Тәрбияче. Кая, кая, карыйк әле.(Сумканы бушаталар. Аннан китап, каләм, ручка, дәфтәр, курчак, уенчык аю, кубиклар, уенчык машина чыга. Балалар кирәклеләрен генә сайлап сумкага тутыралар). Менә, күтәреп кара әле. Хәзер авыр түгелме?

Укучы кыз. Юк авыр түгел. Рәхмәт сезгә. Ай, кыңгырау шалтырый. Дәрескә соңга калам хәзер. Сау булыгыз! (йөгереп чыгып китә).

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, әнә безнең төлке малае йөри түгелме соң? (Уенчык төлке алып керә). Ай-һай, Шаянкай, бигрәк тәртипсез икәнсең син. Әнә безнең балалардан үрнәк ал, барысы да бик акыллылар.

Төлке. Гафу итегез инде. Мин урманда яшәгәч, үзеңне ничек дөрес тотарга икәнен дә белмим. Ә ярыймы мин дә сезнең балалар бакчасына йөрсәм? Сез мине тәртипкә өйрәтер идегез.

Тәрбияче. Нишлибез, балалар? Ярый, Шаянкай, балалар риза булдылар килерсең. Әйдә безнең белән авыл буенча сәяхәткә барасыңмы?

Төлке. Бик шатланып.

Тәрбияче. Әйдәгез, юлга кузгалыйк. Карагыз әле, алдагы тукталышыбызга килеп тә җиттек. (Мәдәният йорты рәсеме эленә). Я әле, балалар, төлке малаена аңлатыгыз, кайда килдек без? Мәдәният йорты ни өчен кирәк әле ул, балалар?(балаларның җаваплары). Бик дөрес, биредә җырлыйлар-бииләр, кешеләрнең күңелләрен күтәрәләр. Без дә бит сезнең белән бик осталар. Әйдәгез әле Шаянкайга җырлы-биюле бер уен уйнап күрсәтик. (Җырлы- биюле уен “Төлке кунакка килә”).

Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар. Арыдыгызмы инде? Сәяхәтебез ошадымы сезгә? Әйдәгез инде, үзебезнең балалар бакчасына кайтыйк. Шаянкайга аны да күрсәтик. Автобуска рәхим итегез. (Балалар бакчасы рәсеме эленә).

Тәрбияче. Менә үзебезнең иркен, матур, якты балалар бакчасына кайтып та җиттек. Шаянкай, әйдә безнең белән, түрдән уз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"кәҗә һәм кәҗә бәтиләре"танып белү эшчәнлеге буенча шөгыль(икенче кечкенәләр төркеме)

Это занятие на родном языке для моих воспитанников.Мы любим играть в театрализованные игры....

Балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Китаплар безнең дуслар"

Әлеге шөгыль балаларда белем чыганагы буларак китапка кызыксыну булдыру; китапларга карата сакчыл караш тәрбияләү максатында үткәрелде....

Балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Кояшны эзләп сәяхәт"

Әлеге шөгыль балаларга экологик тәрбия бирү, аларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максатында үткәрелде....

Балалар бакчасында беренче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Кошчыклар"

Әлеге шөгыль балаларның кышлаучы кошлар турындагы белемнәрен ныгыту, кошларга карата мәрхәммәтле булырга өйрәтү максатында үткәрелде....

Балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Төсләр иленә сәяхәт"

Әлеге шөгыль балаларның төп төсләрне (кызыл, зәңгәр, сары, яшел) белүләрен ныгыту, бармак моторикаларын үстерү, ярдәмчеллек хисе тәрбияләү максатында үткәрелде....

Балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Кошлар кайта"

Әлеге шөгыль балаларга экологик тәрбия бирү, аларда кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү максатында үткәрелде....

Балалар бакчасында беренче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Алтын балыкка ярдәм"

Әлеге шөгыль балаларда табигатькә карата сакчыл караш булдыру, сулыкларны чиста тоту теләге уяту, мәрхәммәтлелек, ярдәмчелек кебек сыйфатлар тәрбияләү, түгәрәк уенда катнашырга өйрәтүне дәвам итү макс...