Балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Кояшны эзләп сәяхәт"
план-конспект занятия по окружающему миру (младшая группа) по теме

Нурутдинова Гульназ Рамимовна

Әлеге шөгыль балаларга экологик тәрбия бирү, аларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максатында үткәрелде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл koyashny_ezlegende_office_word.docx25.02 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан РеспубликасыБаулы муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе “Кызылъяр авыл балалар бакчасы”

Кояшны эзләп сәяхәт

(Икенче кечкенәләр төркеме өчен дәрес конспекты)

Автор: тәрбияче Нурутдинова Г.Р.

Кояшны эзләп сәяхәт

Максаты: Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү. Төсләрне аеруны ныгыту. Йомшак кубиклар белән корылмалар төзергә өйрәтүне дәвам итү.

Кирәкле материаллар: әтәч, тавык, чеби, робот уенчыклары, кара төтен чыгаручы завод һәм машина, кояш рәсемнәре, йомшак зур кубиклар, картоннан ясалган төрле төстәге машиналар һәм шул ук төстәге тәгәрмәчләр, балалар санынча җилпегечләр.

Дәрес башында курчак театры күрсәтелә.

Әтәч. Кикрикүк-кикрикүк! Кояш чык! Кояш чык! Кикрикүк! (Тавышы бетә, ютәлли.)

Тавык. И-и, әтисе, кычкыра – кычкыра тавышың бетте инде. Кояш кына чыкмый һаман. Күгебезне кара төтен каплады. Ничә көннәр инде кояш күренми. Кайдан чыга икән бу кара төтен? Эзләп табарга иде дә, безнең кулдан килми. Әйдә, өйгә керик. Су эчеп ал, тамагың ачылып китмәсме. (Әтәч белән тавык чыгып китә, чеби керә.)

Чеби.  Бу кара төтен туйдырды инде. Уйнарга да чыгып булмый, тынга каплана. Кояш та күренми. Элек әтием- әтәч кычкырса кояш шунда ук чыга иде. Болай булмый инде! Мин барып эзләп карыйм әле каян чыга икән соң бу кара төтен (чыгып китә).

Тәрбияче. Кечкенә чебине шундый куркыныч сәяхәткә үзен генә җибәрергә ярамас инде, әйеме, балалар. Без дә аның белән барсак аңа ярдәм итсәк инде. Әйдәгез, чебине чакырыйк безне көтеп торсын.(Балалар белән бергә кычкыралар) Чеби, чеби!  Тукта, без дә синең белән барабыз, сиңа ярдәм итәрбез. (Тәрбияче чеби уенчыгын алып керә.)

Чеби. Исәнмесез, балалар. Ай, әйбәт булыр иде ярдәм итсәгез. Дөресен әйткәндә, мин бераз куркам.

Тәрбияче. Әйдәгез юлга кузгалыйк. Әллә соң машина белән генә барабызмы. (Машина рәсеме ала, аның артыннан төтен чыга итеп сурәтләнгән.) Юк, балалар, машина белән бармыйк әле без. Карагыз ул күпме төтен чыга. Бу һаваны тагын да пычыратыр, кояшны ныграк каплар. Әйдәгез җәяү генә барыйк. Җырлый – җырлый барсак күңелле булыр, армабыз да.

(Балалар түгәрәккә басып җырлап әйләнәләр)

Без чыгабыз олы юлга,

Курыкмыйбыз бернидән.

Кара төтен чыгаручы

Үзе курыксын бездән. (бармак яныйлар)

Елга аша сикереп, сикереп

Менә шулай чыгарбыз. (сикерәләр)

Таулар аша атлап-атлап,

Менә шулай узарбыз. (олы итеп атлыйлар)

Кояшны без табырбыз,

Аның битен юарбыз (юу хәрәкәте ясылар)

Җылы, якты кояшны

Күккә элеп куярбыз. (аяк очларына басып, кулларын өскә күтәрәләр).

әрбияче рәсем элә. Анда завод сурәтләнгән, аның төтен чыккычы ватык, аннан кара төтен чыга.)

Тәрбияче. Менә кайдан чыга икән бу кара төтен!  Кем икән аның хуҗасы?  Әйдәгез әле кул чабып карыйк безне ишетеп чыкмасмы икән. (кул чабалар) Ишетмәде, аяклар белән тыпырдап карыйк әле (тыпырдыйлар, тәрбияче уенчык робот алып чыга).

 Робот. Сез кемнәр, ник тавышланасыз?

Тәрбияче. Ә син кем? Нәрсә эшлисең? Нигә кара төтен чыгарып һаваны пычыратасың?

Робот. Ай-яй-яй! Кара әле, чынлап та төтен чыккычы ватылган, кара төтен чыгара башлаган икән бит күрми дә торам. Мин машиналар ясаучы робот. Исемем- Тимер. Менә машиналарымның тәгәрмәчләре төшеп, буталып беттеләр. Ә мин төсләрне начар аерам. Ничә көн инде шуларны урынына куялмыйча баш ватам, шуңа төтен чыккычы ватылуын да күрми калганмын, гафу итегез.

Тәрбияче. Бәлки без сиңа ярдәм итә алырбыз. Безнең балалар төсләрне бик яхшы аералар. (Уен:”Машинаның тәгәрмәчен тап” Төрле төстәге картоннан кисеп ясалган машиналарга, шундый ук төстәге тәгәрмәчләрне табып куярга кирәк)

Робот. Рәхмәт яусын. Бик җиңел генә аердыгыз да бирдегез. Төсләрне белгәч рәхәт шул.

Тәрбияче. Син, робот, балалар бакчасына кил. Без сине дә төсләрне аерырга өйрәтербез.

Робот. Ярар. Балалар, бәлки сез миңа төтен чыккычын да рәтләргә булышырсыз.

Тәрбияче. Булышабызмы, балалар?

(Йомшак кубиклардан мөмкин кадәр биегрәк итеп манара ясыйлар. Тәрбияче манара аумасын өчен аска зур, өскә кечкенә кубикларны куярга кирәклеген күрсәтә)

Тәрбияче. Менә, робот, нинди зур төтен чыккычы ясадык. Яңадан ул кара төтен чыгармас дип ышанып калабыз.

Робот. Юк-юк, чыгармас. Мин һәрвакыт карап торырмын. Рәхмәт сезгә бик зур. Сау булыгыз!

Тәрбияче. Балалар, безгә бу кара төтеннән ясалган болытларны тарытырга кирәк бит инде хәзер, шулай бит. (балаларга җилпегечләр тарата) Әйдәгез, көчле җил чыгарыйк. Ул болытларны таратсын, зәңгәр күк йөзендә якты кояш чыксын.  (Балалар җилпегечләр белән җил чыгаралар. Тәрбияче кояш рәсемен элеп куя)

Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар, күк йөзе ачылды, кояш та чыкты. Ә хәзер әйдәгез тиз генә бакчабызга кайтыйк. Чеби дә өенә ашыксын, әтисе белән әнисен сөендерсен. (Балалар урындыкларга утыралар, тәрбияче курчак театры күрсәтә)

Курчак тетры.

Чеби. Әтием, әнием карагыз әле. Без кара төтеннән ясалган болытларны тараттык. Күк йөзенә кояшны кайтардык.

Тавык. Балакаем, без бит сине югалттык. Ник кисәтмичә ялгызың чыгып киттең, шулай ярыймы инде.

Чеби. Мин бит үзем генә түгел. Без тәрбияче апа һәм балалар белән бергә бардык.

Тавык. Ярый, алайса. Тик яңадан сорамыйча бер кайда да китмә.

Чеби. Ярый, әнием.

Әтәч. Кикрикүк-кикрикүк. Күк йөзе ачылган, кояш чыккан, нинди шатлык!

Чеби. Әтием, без балалар белән кара төтен чыга торган заводны эзләп таптык, төтен чыккычын төзәттек, робот Тимергә машиналарны җыештык, җил чыгарып кара болытларны кудык. Мин шундый арыдым.

Әтәч. Әйдә, алайса, балаларга рәхмәт әйтик тә ял итеп алырсың. Кикрикүк- кикрикүк! Бик зур рәхмәт сезгә, балалар! Сау булыгыз!

Балалар. Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"кәҗә һәм кәҗә бәтиләре"танып белү эшчәнлеге буенча шөгыль(икенче кечкенәләр төркеме)

Это занятие на родном языке для моих воспитанников.Мы любим играть в театрализованные игры....

Балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Китаплар безнең дуслар"

Әлеге шөгыль балаларда белем чыганагы буларак китапка кызыксыну булдыру; китапларга карата сакчыл караш тәрбияләү максатында үткәрелде....

Балалар бакчасында беренче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Кошчыклар"

Әлеге шөгыль балаларның кышлаучы кошлар турындагы белемнәрен ныгыту, кошларга карата мәрхәммәтле булырга өйрәтү максатында үткәрелде....

Балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Төсләр иленә сәяхәт"

Әлеге шөгыль балаларның төп төсләрне (кызыл, зәңгәр, сары, яшел) белүләрен ныгыту, бармак моторикаларын үстерү, ярдәмчеллек хисе тәрбияләү максатында үткәрелде....

Балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Кошлар кайта"

Әлеге шөгыль балаларга экологик тәрбия бирү, аларда кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү максатында үткәрелде....

Балалар бакчасында беренче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Алтын балыкка ярдәм"

Әлеге шөгыль балаларда табигатькә карата сакчыл караш булдыру, сулыкларны чиста тоту теләге уяту, мәрхәммәтлелек, ярдәмчелек кебек сыйфатлар тәрбияләү, түгәрәк уенда катнашырга өйрәтүне дәвам итү макс...

Балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Авыл буенча сәяхәт"

Әлеге шөгыль балаларның туган авыллары турындагы белемнәрен киңәйтү. Авылдагы социаль объектларны белүләрен ныгыту. Ярдәмчеллек сыйфаты тәрбияләү максатында үткәрелде....