Балалар бакчасында беренче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Алтын балыкка ярдәм"
план-конспект занятия (младшая группа) на тему

Нурутдинова Гульназ Рамимовна

Әлеге шөгыль балаларда табигатькә карата сакчыл караш булдыру, сулыкларны чиста тоту теләге уяту, мәрхәммәтлелек, ярдәмчелек кебек сыйфатлар тәрбияләү, түгәрәк уенда катнашырга өйрәтүне дәвам итү максатында үткәрелде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл altyn_balyk._word.docx15.84 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан РеспубликасыБаулы муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе “Кызылъяр авыл балалар бакчасы”

Алтын балыкка ярдәм

(Беренче кечкенәләр төркеме өчен дәрес конспекты)

Автор: тәрбияче Нурутдинова Г.Р.

Алтын балыкка ярдәм

Максаты: Табигатькә карата сакчыл караш булдыру, сулыкларны чиста тоту теләге уяту, мәрхәммәтлелек, ярдәмчелек кебек сыйфатлар тәрбияләү, түгәрәк уенда катнашырга өйрәтүне дәвам итү.

Кирәкле материаллар: аквариум, уенчык алтын балык,тишекле кашыклар, алтын балык маскасы.

Дәрес барышы.

Тәрбияче аквариум алып керә. Аның эчендә уенчык алтын балык. Су өстендә чүпләр йөзеп йөри.

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, минем нинди алтын балыгым бар. Ул гади генә түгел. Бик күп уеннар белә. Башка көннәрне ул миңа яңа кызыклы уеннар өйрәтә дә, аннары без ул уенны сезнең белән уйный идек. Тик бүген алтын балыгыма нәрсәдер булган әле. Сөйләшми дә. уйнамый да. Нәрсә булды икән аңарга? Әллә авырып киттеме икән? ( Балалар суның чүпле булуына игътибар итәләр.)

Тәрбияче. Карагыз әле, чынлап та, аквариумның суы чүпләнеп, пычыранып киткән икән бит. Алтын балык мөгаен шуңа үпкәләгәндер, бәлки авырып та киткәндер. Балалар, ничек уйлыйсыз, ә елга-күлләрдә су пычыранса андагы балыклар да авырыйлармы икән? Сулар пычранмасын өчен өлкәннәр завод-фабрикалардан анда пычрак сулар агызмаска, чүпләр түкмәскә, елга буйларында машиналарын юмаска тиеш. Ә без сезнең белән дусларыбыз балыкларга ничек ярдәм итә алабыз? Су буена ял итәргә баргач анда чүпләр ташламасак, ә киресенчә булган чүпләрне җыеп алсак балыкларга зур ярдәм булырмы? Сез , балалар, әле дә, зур үскәч тә сулыкларыбызны, табигатебезне һәрчак чиста тотарга тырышыгыз, ярыймы! Ә хәзер алтын балыгыбызгы ярдәм итик инде. Су өстендәге чүпләрне җыеп алыйк. (Тәрбияче балаларга тишекле кашыклар бирә. Балалар су өстендәге чүпләрне сөзеп, җыеп алалар.)

Тәрбияче. Булдырдыгыз, менә суыбыз нинди чиста булып калды.Алтын балыгыбыз сезгә зур рәхмәтле. (Аквариумга колагын якын китереп тыңлаган кебек итә.)

Тәрбияче. Менә алтын баалык рәхмәт йөзеннән яңа уен да өйрәтте. Уйныйбызмы шул уенны?

Балалар түгәрәк ясап басалар. Бер баланы алтын балык маскасы кигертеп, уртага бастыралар.

Балалар түгәрәк буенча җырлап әйләнәләр:

Алтын балык гади түгел

Ул беләдер бик күп сер.

Алтын балык, күрсәт әле

Безгә дә берәр сихер.

Алтын балык:

Мин күп сихерләр беләм

Хәзер сезне барыгызны (мәсәлән: куянга, машинага, күбәләккә һ.б) әйләндерәм.

Балалар алтын балык әйткән әйбер яки хайван булып кыланып күрсәтәләр. Яңадан икенче алтын балык билгеләнә. Уен шулай дәвам итә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Китаплар безнең дуслар"

Әлеге шөгыль балаларда белем чыганагы буларак китапка кызыксыну булдыру; китапларга карата сакчыл караш тәрбияләү максатында үткәрелде....

Балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Кояшны эзләп сәяхәт"

Әлеге шөгыль балаларга экологик тәрбия бирү, аларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максатында үткәрелде....

Балалар бакчасында беренче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Кошчыклар"

Әлеге шөгыль балаларның кышлаучы кошлар турындагы белемнәрен ныгыту, кошларга карата мәрхәммәтле булырга өйрәтү максатында үткәрелде....

Балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Төсләр иленә сәяхәт"

Әлеге шөгыль балаларның төп төсләрне (кызыл, зәңгәр, сары, яшел) белүләрен ныгыту, бармак моторикаларын үстерү, ярдәмчеллек хисе тәрбияләү максатында үткәрелде....

Балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Кошлар кайта"

Әлеге шөгыль балаларга экологик тәрбия бирү, аларда кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү максатында үткәрелде....

Балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Авыл буенча сәяхәт"

Әлеге шөгыль балаларның туган авыллары турындагы белемнәрен киңәйтү. Авылдагы социаль объектларны белүләрен ныгыту. Ярдәмчеллек сыйфаты тәрбияләү максатында үткәрелде....

Беренче кечкенәләр төркеме өчен әвәләү шөгыле.

Беренче кечкенәләр төркемендә  әвәләү шөгыле.Тема: “ Алмалар”Максат. Балаларга зур кисәкле пластилиннан  кечкенә кисәкләрне чеметеп алырга  һәм алардан 7-10 мм диаметрл...