Балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Китаплар безнең дуслар"
план-конспект урока (младшая группа) по теме

Нурутдинова Гульназ Рамимовна

Әлеге шөгыль балаларда белем чыганагы буларак китапка кызыксыну булдыру; китапларга карата сакчыл караш тәрбияләү максатында үткәрелде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kitaplar-_beznen_duslar_office_word_2.docx18.23 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан РеспубликасыБаулы муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе “Кызылъяр авыл балалар бакчасы”

Китаплар безнең дуслар

(Икенче кечкенәләр төркеме өчен дәрес конспекты)

Автор: тәрбияче Нурутдинова Г.Р.

 “Китаплар безнең дуслар”.

Программа эчтәлеге: Балаларда белем чыганагы буларак китапка кызыксыну булдыру; сорауларга тулы җавап бирергә, сүзләрне ачык итеп әйтергә өйрәтү; китапларга карата сакчыл караш тәрбияләү.

Кулланылган материал: китаплар, Аю һәм куян өчен костюмнар, картоннан ясалган йозаклар, урман рәсеме, әкиятләргә иллюстрацияләр.

Дәрес барышы.

Тәрбияче балаларны урындыкларга утырырга чакыра.

Тәрбияче. Балалар, сез әкиятләр тыңларга яратасызмы?  Нинди әкиятләр сезгә бигрәк тә ошый? Ә бүген мин сезгә бик матур бер яңа әкиятен укырга телим. Кая әле минем китабым. (Тәрбияче китаплар киштәсе янына килә) Балалар, карагыз әле безнең китаплар кая булган ул? (Балалар белән бергәләп эзлилиләр, тәрбияче бер кечкенә китап табып ала)

Тәрбияче. Карагыз әле. Бер кечкенә китап кына качып калган, калганнары кая булды икән? Китапларсыз булмый бит инде, әйеме, балалар? Кызыклы табышмакларны, матур шигырьләрне, маҗаралы әкиятләрне кайдан укырбыз? Бәлки бу кечкенә китап беләдер башкаларының кая булганын. Тик китаплар сөйләшә белми бит, аның нәрсә әйтәсе килүен белер өчен нишләргә соң? Дөрес, балалар, аны укырга кирәк. Кая әле, укып карыйм әле. Укый: Китапларны Аю малае Шап-лап алып китте, аны табар өчен тылсымлы урманга барырга кирәк .

Барабызмы, балалар? Әлбәттә, китапларны коткармыйча булмый бит инде, шулай бит. Тик анда ничек барып җитәргә соң? Ягез әле, минем арттан тылсымлы сүзләрне кабатлагыз.

Без атлап та барабыз, (урында атлап тору)

Йәгереп тә алабыз, (урында йөгерү)

Таулар аша сикерәбез, (урында сикерү)

Сулар аша йөзәбез, (куллар белән йөзү хәрәкәте ясау)

Кошлар кебек очабыз, (кулларны селкү)

Һәм урманга җитәбез.

Менә, балалар, без тылсымлы урманга килеп тә җиттек. Тик анда кереп булмый нинди зур йозаклар әлеп куйганнар. Аларны ачу өчен табышмакларга җавап бирергә кирәк.

Табышмаклар:

1) Кишер белән кәбестәне

Ул бик нык ярата,

Озын колагын тырпайтып

Сикереп урманга кача. (Куян).

 2)  Бер нәрсә тегә белми,

Энәләр тагып йөри. (Керпе)
3) Җәен урманга патша,

Кышын кардан да аста. (Аю)

4) Нечкә билле, көлтә койрыклы. (Төлке)

5) Кош түгел – оча,

Ябалактан курка.

Чикләвекне ярата,

Сызгырса, урманны яңгырата. (Тиен)
6) Сорыдыр т
өсе,

Үткендер теше.

Урманда йөри,

Бозаулар эзли. (Бүре)

Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар, йозакларны ачтык. Без бит сезнең белән китапларны күп укыйбыз, мондый гади табышмаклар гына безне туктата алмас, шулай бит.  Алга таба барыйк. (Тәрбияче идәннән китап ала) Балалар, карагыз әле, бер китап ята. Мөгаен, аюның капчыгыннан төшеп калгандыр. Ах, китап ертылган, бер бите пычыранган. Нишләргә соң? Дөрес, балалар, аңа ярдәм итәргә, чистартырга һәм төзәтергә кирәк. Әйдәгез әле китаплар хастаханәсенә барыйк. (Өстәл янына киләләр. Тәрбияче ярдәме белән китапны ябыштыралар. Пычыранган битен бетергеч белән чистарталар)

Тәрбияче. Менә булды, коткардык китапны. Балалар, китапларны ертырга ,пычыратырга ярыймы? Әлбәттә, юк.(Куян керә)

Карагыз әле,  Куян килә, аңардан сорыйк, бәлки ул аюны күргәндер.

Балалар. Исәнме, куян, син аюны күрмәдеңме?

Куян. Күрдем. Әле генә аның яныннан кайтып киләм. Ул анда шундый матур китаплар алып кайткан. Шуларны укыдык.

Тәрбияче. И, Куянкай, ул бит безнең китаплар. Аю сорамыйча да алып киткән. Шулай ярамый бит инде.

Куян. Шулай мени, мин бит белмәдем. Ә бәлки сез алдыйсыздыр. Ягез әле, тикшереп карыйк, мин сезгә шигырьләрнең башын укыйм, сез азагын белерсеме икән.

Куян. Әминә елый үкереп,

Тубым суга төште дип.

Балалар. Чү, Әминә елама,

Туп батмый ул елгада.

Куян: Кыш җиттеме – кошлар өчен

Без ашханә ачабыз:

Балалар: Җимлекләр ясап эләбез,

Кошларны ашатабыз

Куян: Урамнар бүген сөенгән,

Ап-ак кардан киенгән.

Балалар: Ләйлә чанасын өстерәп

Чыгып китте өеннән.

Куян.  Булдырдыгыз, беләсез икән. Ярый күрсәтәм сезгә аюның өен. (Уенчык өй, Аннан аю чыга)

Тәрбияче. Я, әле, аюкай Шап-лап, җавап бир безнең китапларны син алып киттеңме?

Аю. Сез бит аларны барыбер укымыйсыз.

Тәрбияче. Нишләп укымыйк ди. Без балалар белән китапларны бик яратабыз.

Аю. Менә тикшереп карыйм әле. Мин хәзер рәсемнәр күрсәтәм, кайсы әкияттән икәнен белерсеме икән. (Аю рәсемнәр күрсәтә, балалар кайсы әкияттән, нинди герой икәнен әйтәләр).

Аю. Укыйсыз икән шул. Барысын да беләсез. Гафу итегез инде мине. Мин яңадан алай эшләмәм. Безнең бит урманда бик күңелсез шуңа гына алаган идем китапларны.

Тәрбияче. Ярый, аю, бер юлга сине гафу итәбез. Тик яңадан бер кайчан да сорамыйча кеше әйберсенә кагылма, ярыймы. Балалар, ә без сезнең белән, әйдәгез, китапларны алып кайтып матур итеп киштәгә тезеп куйыйк.(Балалар китапларны киштәгә тезәләр).

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"кәҗә һәм кәҗә бәтиләре"танып белү эшчәнлеге буенча шөгыль(икенче кечкенәләр төркеме)

Это занятие на родном языке для моих воспитанников.Мы любим играть в театрализованные игры....

Балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Кояшны эзләп сәяхәт"

Әлеге шөгыль балаларга экологик тәрбия бирү, аларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максатында үткәрелде....

Балалар бакчасында беренче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Кошчыклар"

Әлеге шөгыль балаларның кышлаучы кошлар турындагы белемнәрен ныгыту, кошларга карата мәрхәммәтле булырга өйрәтү максатында үткәрелде....

Балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Төсләр иленә сәяхәт"

Әлеге шөгыль балаларның төп төсләрне (кызыл, зәңгәр, сары, яшел) белүләрен ныгыту, бармак моторикаларын үстерү, ярдәмчеллек хисе тәрбияләү максатында үткәрелде....

Балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Кошлар кайта"

Әлеге шөгыль балаларга экологик тәрбия бирү, аларда кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү максатында үткәрелде....

Балалар бакчасында беренче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Алтын балыкка ярдәм"

Әлеге шөгыль балаларда табигатькә карата сакчыл караш булдыру, сулыкларны чиста тоту теләге уяту, мәрхәммәтлелек, ярдәмчелек кебек сыйфатлар тәрбияләү, түгәрәк уенда катнашырга өйрәтүне дәвам итү макс...

Балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Авыл буенча сәяхәт"

Әлеге шөгыль балаларның туган авыллары турындагы белемнәрен киңәйтү. Авылдагы социаль объектларны белүләрен ныгыту. Ярдәмчеллек сыйфаты тәрбияләү максатында үткәрелде....