"кәҗә һәм кәҗә бәтиләре"танып белү эшчәнлеге буенча шөгыль(икенче кечкенәләр төркеме)
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) на тему

Это занятие на родном языке для моих воспитанников.Мы любим играть в театрализованные игры.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл attestaciya.docx17.69 КБ

Предварительный просмотр:

Тәрбияче: (балаларны йорт янына җыя,башларына кәҗә ярым маскалары кигертә,узенә кәҗә маскасы кия)

Борын -борын заманда яшәгән ди бер кәҗә үзенең кәҗә бәтиләре белән.Менә нинди кәҗә бәтиләре.Бу җитез кәҗә - Аяз, бу шаян кәҗә - Альмир, бу тәкәбер кәҗә – Эрнест һ.б.Яшәгәннәр ди алар бер кайгы - хәсрәт белмичә,рәхәтләнеп уйныйлар, шаяралар чирәм ашыйлар, салкын чишмә суы эчәләр икән.Алар уйный торган алан шундый матур икән. Карагыз әле монда нинди төстәге чәчәкләр  генә юк!

  • Тәрбияче - Аяз, менә бу чәчәк нинди төстә?
  • Кызыл.
  • Тәрбияче - Ә менә бу чәчәк нинди төстә Айзилә?
  • Зәңгәр.
  • Тәрбияче - Ә монысы  Алинә?
  • Тәрбияче - Әйдәгез чәчәкләрне карзиннарга җыябыз.
  • Тәрбияче - Бу карзин нинди төстә?(кызыл), ә монсы?(сары)монсы?(зәңгәр)
  • Кызыл төстәге чәчәкләрне шундый ук төстәге карзиннарга җыегыз.Ә бу карзиннарга(сары, зәңгәр карзиннарны күрсәтеп)шундый ук төстәге чәчәкләрне җыегыз.(балалар җыйгач дөрес эшләнгәнме икәнлеген тикшерә).

Тәрбияче: Тикшереп карыйк әле бөтен чәчәкләр дә үз карзиннарында яталармы

  • -Әминә  бу чәчәк адашкан бит үз карзинына сал әле.Ул нинди төстәге карзинда булырга тиеш , син ничек уйлыйсың?(балалар белән карзиннарны өй эченә кертәләр) Кәҗә  кәҗә бәтиләре белән кунаклар  килүен бик яратканнар.Аларга төрле җәнлекләр килгәннәр.Менә танырсызмы икән
  • үзләрен , карагыз әле.
  • Дидактик уен “Кем икәнен бел?”

(Балалар  палас өстенә утыралар, тәрбияче җәнлекләрнең ярты гәүдәләрен генә күрсәтә.)

  • Тәрбияче:Карагыз әле койма артыннан нәрсә күренә? Кайсы җәнлекнең койрыгы икән?
  • Тәрбияче: Дөрес,бу бит - ат , ул үзе генә килмәгән , ә үзенең .......... да ияртеп килгән.
  • Тәрбияче: Монсы  кайсы җәнлекнең мөгезе?
  • Тәрбияче: Әйе дөрес бу- сыер ул да үзе генә түгел ә үзенең ........... да ияртеп килгәл(шул ук тәртиптә тәрбияче башка җәнлекләрне дә күрсәтеп чыга)

Тәрбияче:Әйдәгез килгән кунаклар белән уйнап алыйк.

“Күрсәт әле үскәнем” Җырлы биюле уен оештыру

Тәрбияче:Балалар, кәҗә кайсы җанвардан бәтиләрен саклый? Сез беләсезме?

  • Бүредән.
  • .Әйе. балалар дөрес . Әйдәгез кәҗәгә бәтиләрен бүредән яшерергә булышыйк.
  • Булышабызмы?
  • Әйе.
  • Әйдәгез өстәл артына утырыйк.Менә бу өйләрнең ишекләрен бикләргә кирәк

Ишекләр гади генә түгел.Аяз синең ишек нинди формада?

Әйе. Димәк син ишекне шундый түгәрәк белән ябырга тиеш. (балалар өстәл артында эшлиләр ,тәрбияче тикшерә)  

  • Тәрбияче:Булдырдыгыз балалар, сез кәҗә бәтиләрен бик яхшы яшердегез, аларны бүре таба алмас.

Тәрбияче: безнең кәҗә бәтиләре су керенергә яраталар.Менә су керенергә башта иң зур кәҗә бәтие, аннары кечерәге, аннан  иң бәләкәе баралар. Сез дә шулай итеп тезегез. Башта иң зурысын, аннары кечерәгенһәм иң кечесен.

(Белалар эшли,тәрбияче тикшерә, эшләп бетергәч өстәл артыннан торалар)

  • Тәрбияче:Булдырдыгыз балалар ә хәзер әйдәгез уйнап алыйк. Сез кәҗә бәтиләре булып уйныйсыз шаярасыз ә бүре килгәч өйгә кереп
  • качасыз.(күңелле музыкага уен 2тапкыр уйнала)
  • Тәрбияче:Балалар шуның белән безнең шогыль тәмам.Сезгә уйнау ошадымы?

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

I нче кечкенәләр төркемендә “Танып белү” юнәлеше буенча белем – бирү эшчәнлегенә перспектив план.

Беренче бүлек. Безнең  балалар  бакчасы  ( 1.09 – 12.09 )   Атна           Тема   БурычларКулланма...

Әкият иленә сәяхәт. II кечкенәләр төркеме өчен интегральләшкән белем бирү эшчәнлеге

Белем бирү эшчәнлегендә сөйләм теле, математика, матур әдәбият белән таныштыру өлкәләре  интегральләшкән...

1 кечкенәләр төркеме балалары белән рәсем эшчәнлеге

1 кечкенәләр төркеме балалары белән рәсем эшчәнлеге...

Кечкенәләр төркеме балалары белән нәни песиләр йомгак белән уйныйлар рәсем эшчәнлеге

Кечкенәләр төркеме балалары белән нәни песиләр йомгак белән уйныйлар рәсем эшчәнлеге...

Икенче кечкенәләр төркеме өчен Танып белү (Математика) шөгыленнән йомгаклау чарасы.Тема "Яшелчәләр бездә кунакта"

Икенче кечкенәләр төркеме өчен Танып белү (Матемакика) шөгыленнән йомгаклау чарасы.Тема "Яшелчәләр бездә кунакта"...

Кечкенәләр төркемендә "Сөйләм үстерү" эшчәнлеге буенча "Гаилә" темасына конспект

Шөгыльнең максатлары:Балаларга гаилә турында, гаилә әгъзалары турында төшенчә бирү; туганнар, туганлык җепләре турында аңлату; балаларда  аңлау һәм уйлау сәләтен үстерү, сеңел, эне, дәүәни, дәү ә...

Икенче кечкенәләр төркеме өчен танып белү проекты "Тылсымлы буяулар илендә"

—Һәр бала үзенчә сәләтле. Ләкин баланың сәләте кечкенә орлык кебек. Әлеге орлыктан көчле һәм матур чәчәк үсеп чыксын өчен күп көч куярга кирәк. Әлеге проект ярдәмендә минем балаларны буяулар иленең ты...