Кечкенәләр төркеме балалары белән нәни песиләр йомгак белән уйныйлар рәсем эшчәнлеге
план-конспект занятия по рисованию (младшая группа) на тему

Ахметзянова Фарида Сафуановна

Кечкенәләр төркеме балалары белән нәни песиләр йомгак белән уйныйлар рәсем эшчәнлеге

Скачать:


Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Мәскәү районының 236 нчы номерлы балалар бакчасы тәрбиячеләре  Әхмәтҗанова Ф.С., Сәгъдиева Н.М.

1 кечкенәләр төркеме балалары белән рәсем эшчәнлеге.

Тема: “Нәни песиләр йомгак белән уйныйлар”.

C:\Users\1\Desktop\81906234.jpg

    Максат: Уен формасындагы эчтәлекнең төп фикерен ачып бирү. Рәсем эшчәнлеге барышында балаларны альбом битендә билгеле бер өлешләрдә ясарга өйрәтү. Балаларга үзләре теләгән төсләрне сайлап алу һәм куллану мөмкинлеген булдыру. Балалар белән спираль формасын ясауны үзләштерү.

    Җиһазлау: Кызыл, сары, зәңгәр төсләрдәге әч йомгак, кулга киелә торган йомшак уенчык әнкә песи; сикерүче, утыручы һәм йомгак артыннан йөгерүче ак биткә ябыштырылган нәни песи балалары рәсемнәре; тәсле карандашлар.

    Рәсем эшчәнлегенә әзерлек: Нәни песи балалары сурәтләнгән рәсем – иллюстрацияләр карау; шигырь һәм тизәйткечләр уку, җырлар җырлау, уенчыклар белән уйнау.

“Мияу – мияу пескәем хыянәтче икәнсең,

Саклый торган маеңны үзең ашап киткәнсең.”

“Минем нәни пескәем тәрәз төбен саклыйсың,

 Мияу – мияу диеп һәркөн матур итеп җырлыйсың.”

                   

C:\Users\1\Desktop\depositphotos_44633489-Kitten-with--many-multi-coloured-clew.jpgC:\Users\1\Desktop\depositphotos_10539054-Tabby-kitten-playing-red-clew-or-ball (1).jpg

    C:\Users\1\Desktop\500_F_32126012_gbM5Esbfz1TWo5Yp6YdkZBjCUvjCMxvs.jpg             C:\Users\1\Desktop\mini_3.jpg

    Эшчәнлек барышы: Тәрбияче кулына киелгән йомшак песи уенчыгын артка яшерә дә балаларга мөрәҗәгать итә: «Балалар, әйтегез әле, бүген безгә кунакка кем килгән икән? Белерсез микән, менә тыңлагыз әле. Ул шулкадәр йомшак, мыеклары да бар аның, тәпиләрендәге тырнакларын тырпайта. Сөт ярата, аннан рәхмәт әйтеп “мияу – мияу” дип җырлый – мыраулый белә. Ягез әле, балалар, кем турында бара сүз?”

    Балаларның җавабын алгач, тәрбияче аларга йомшак песи уенчыкны күрсәтә. Уенчык әнкә песине балалар янына якынрак китерә. Тәрбияче балалардан песине сыйпауларын сорый. Әнкә песи балалар белән таныша: тәрбияче әнкә песи исеменнән һәр бала янына якын килеп, аның белән таныша, исемен сорый, үзен яратып – сыйпап алуын үтенә.

    Тәрбияче балалрда песигә карата соклану хисләрен уята: “Балалар, карагыз әле, песинең йоны нинди йомшак, ә койрыгы нинди йөнтәс. Песиебезнең тәпиләре нинди матур. Менә нинди аның колаклары; мыекларын селкетә, балалар, карагыз, күрәсезме?” балалар песинең башыннан сыйпыйлар, колакларын, мыекларын, тәпиләрен, койрыгын тотып карыйлар. Яратып кочаклыйлар.

    “Балалар, беләсезме безнең әнкә песиебезнең нәни песи балалары да бар. Алар да безгә кунакка килгәннәр. Ләкин алар, балалар, сезнең кебек бик шаяннар, уйнарга бик яраталар. Алар качышлы уены уйныйлар һә каядыр качканнар. Тагын беләсезме, балалар, нәни песиләр йомгаклар белән уйнарга яраталар. Менә йомгаклар, балалар. Ягез әле, әйтегез, нинди төстә алар? (Тәрбияче балалардан йомгакларның төсләрен сорый, һәрберсеннән җаваплар ала. Җавап бирергә авырсынган балаларга ярдәм итә. Балаларның төсләрне истә калдыру максатында, янәдән алган белемнәрне ныныта: төсләрне кабатлап чыга.)

    Тәрбияче йомгакларны келәмгә тәгәрәтеп җибәрә һәм балаларга мөрәҗәгать итә: “Балалар, әйдәгез, нәни шаян песиләр кебек йомгаклар белән уйнап алыйк әле. Йомгакларны тәгәрәтик һәм кулга алыйк”.

    “Йомгак тәгәрәтеш” уены уйнала. Балалар келәмдә йомгак тәгәрәтәләр. Нәни песиләр кебек бер – берләренә тәгәрәтәләр, йомгак артыннан йөгереп барып тотып алалар. Тәрбияче балаларны уенга үсендереп, нәни песиләр булып җырлатып ала: балалар “мияу – мяу” дип мыраулап. Йомгак тәгәрәтәләр. Уен тәмамлангач, тәрбияче балаларны үз янына дәшә һәм уенчык әнкә песине сөйләттерә: “Рәхмәт, балалар. Бик матур уйнадыгыз. Минем нәни, шаян песиләрем дә  сезнең кебек йомгаклар белән уйнарга яраталар. Дусларым, зинһар өчен , миңа ярдәм итегез. Нәни шаян песиләремне эзләргә булышыгыз. Алар качышлы уйнап яшеренгәннәр. Әдәгез бергәләп аларга дәшик әле: “Мияу – мияу, сез кая качтыгыз, нәни песиләрем?”  

    Тәрбияче балаларга мәрәҗәгать итә: “Балалар, әйдәгез аларны эзлибез, әнкә песигә ярдәм итәбез”- дип балаларны песиләрне эзләү уенына дәшә. Балалар бүлмә буйлап нәни шаян песи балаларын эзли башлыйлар һәм бераздан сикерүче, утыручы һәм йомгак артыннан йөгерүче ак биткә ябыштырылган нәни песи балалары рәсемнәрен табалар.

     “Балалар, әнкә песи балаларының табылуына бик шат, рәхмәт сезгә, үскәннәрем” – дип тәрбияче балаларга рәхмәт әйтә, мактый.

     “Балалар, нәни песи балалары да сезнең кебек йомгаклар белән уйнарга яраталар; алар йомгакларны идән буйлап тәгәрәтәләр, җебеннән тарталар. Карагыз әле, балалар, нәни песиләрнең рәсемдә йомгаклары юк уйнарга. Әйдәгез без аларга төрле төсләрдә йомгаклар ясыйбыз. Менә мин сезгә һәрберегезгә нәни песи төшерелгән битләр һәм карандашлар таратам. Бергәләшеп нәни песиләргә йомгаклар ясарбыз”.

    Тәрбияче мольбертта “йомгакка җеп чорнау” алымын күрсәтә: карандаш белән спиралҗ рәвешендә түгәрәк ясарга кирәк. Шулай итеп йомгак рәсеме ясала. Йомгакларны төрле төсләрдә, кечкенә һәм зур итеп ясарга тәкъдим итә. Балалар тәрбияче белән берлектә карандашлар ярдәмендә йомгаклар ясыйлар.

C:\Users\1\Desktop\1be044ad458d5a2c145a470a97b63ba8.jpg.jpg

     Рәсем эшчәнлеге төгәлләнгәч, балалар үзләренең рәсемнәрен әнкә песи белән берлектә карап сокланалар. Тәрбияче һәр рәсемдә нәни шаян песиләрнең нинди төстәге йомгак белән уйнавын искәртә, балаларның уңышларына сөенә. Әнкә песи балаларга нәни песиләренә төрле төстәге йомгаклар ясаганнары өчен рәхмәт әйтә.

     Тәрбияче балаларны мактый. Эшчәнлек шуның белән тәмамлана.

Рәсем эшчәнлеген түбәндәге тәрбиячеләр әзерләде:   Әхмәтҗанова Ф.С.

                                                                       Сәгъдиева Н.М.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"кәҗә һәм кәҗә бәтиләре"танып белү эшчәнлеге буенча шөгыль(икенче кечкенәләр төркеме)

Это занятие на родном языке для моих воспитанников.Мы любим играть в театрализованные игры....

II-нче кечкенәләр төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча үткәрелгән шөгыль конспекты. Тема: “Әтәч һәм аның гаиләсе”.

      Балаларда йорт кошларының тышкы кыяфәтләре, тән төзелеше турындагы белемнәрен ачыклау һәм киңәйтү, туган телендә дөрес, матур итеп сөйли белү теләге уяту. Сорауларга тулы җ...

Әкият иленә сәяхәт. II кечкенәләр төркеме өчен интегральләшкән белем бирү эшчәнлеге

Белем бирү эшчәнлегендә сөйләм теле, математика, матур әдәбият белән таныштыру өлкәләре  интегральләшкән...

1 кечкенәләр төркеме балалары белән рәсем эшчәнлеге

1 кечкенәләр төркеме балалары белән рәсем эшчәнлеге...

Тема : “Саф һавада язгы күзәтүләр” (Кечкенәләр төркеме балалары белән үткәрелгән эшчәнлек)

Татарстан Республикасы Әтнә районымәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе“ Олы Әтнә балалар бакчасы”     Тема : “Саф һавада язгы күзәтүләр&rdquo...