II-нче кечкенәләр төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча үткәрелгән шөгыль конспекты. Тема: “Әтәч һәм аның гаиләсе”.
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) на тему

        Балаларда йорт кошларының тышкы кыяфәтләре, тән төзелеше турындагы белемнәрен ачыклау һәм киңәйтү, туган телендә дөрес, матур итеп сөйли белү теләге уяту. Сорауларга тулы җөмләләр белән җавап бирүләренә ирешү. Әйе, юк, түгел сүзләрен кертеп җөмләләр төзү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tch_hm_anyn_gailse.doc52.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының “Гомуми төрдәге № 31 “Чишмә” балалар бакчасы” муниципаль мәктәпкәчә белем бирү бюджет учреждениесе”

        

  II-нче кечкенәләр төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча үткәрелгән шөгыль конспекты.

Тема:

“Әтәч һәм аның гаиләсе”.

Әзерләде югары квалификация

категорияле тәрбияче

Вафина Ф.В.

Зеленодол шәһәре, 2015 ел.

Максат: Балаларда йорт кошларының тышкы кыяфәтләре, тән төзелеше турындагы белемнәрен ачыклау һәм киңәйтү, туган телендә дөрес, матур итеп сөйли белү теләге уяту. Сорауларга тулы җөмләләр белән җавап бирүләренә ирешү. Әйе, юк, түгел сүзләрен кертеп җөмләләр төзү.

Сүзлек запасын баету: кикрик, томшык, гаилә, каурый, тату, дус. Шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтүне дәвам итү. А.Алишның «Чукмар һәм Тукмар» әкиятенең эчтәлеген аңларга булышу. Балаларда дуслык тәрбияләү.

Җиһазлар: «Тавыклар» картинасы. Әкияткә атрибутлар. Музыка.

 

                     Шөгыль барышы:        

  1. Оештыру моменты.

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, безгә бүген бик күп кунаклар килгәннәр. Әйдәгез эле кунаклар белән елмаеп исәнләшик. Без бүген һәрвакыттагыча төрле уеннар уйнарбыз, ничек уйный белүебезне кунакларга да күрсәтербез. Күрсәтербезме? Карагыз әле, балалар, безнең төркем бүлмәбез нинди зур, матур, якты. Монда һәр уенчык үз урынында тора. Балалар, ә сез бүген бүлмәбездә бернинди дә яңа әйбер күрмәдегезме? Бу матур рәсем кичә бүлмәбездә юк иде. Әйдәгез  якынрак килеп карыйк әле, рәсемдә нәрсәләр бар икән?

2. Төп момент. Рәсем буенча эш.

Тәрбияче: Балалар бу нәрсә?

Балалар: Бу әтәч.

Тәрбияче: Әтәч нинди?

Балалар: Әтәч зур, матур.

Тәрбияче: Әтәч ничек кычкыра?

Балалар: Кикрикүк дип кычкыра.

Тәрбияче: Дөрес, балалар, ни өчен ки—кри—күк дип кычкыра икән ул? Хәзер белербез яме. Әтәчнең нәрсәләре бар икән?

Тәрбияче: Бу әтәчнең нәрсәсе?

Балалар: Бу әтәчнең кикриге.

Тәрбияче: Кикрик нинди төстә?

Балалар: Кызыл төстә.

Тәрбияче: Менә шуңа күрә дә инде әтәч ки—кри—күк дип үзенең кикриге белән мактанып кычкыра икән.

Тәрбияче: Бу әтәчнең нәрсәсе?

Балалар: Бу әтәчнең сакалы.

Тәрбияче: Тагын нәрсәсе бар?

Балалар: Томшыгы.

Тәрбияче: Әтәчкә томшык нәрсә өчен кирәк?

Балалар: Томшык белән су эчә, ашый, кикрикүк дип кычкыра.

Тәрбияче: Әтәчнең койрыгы нинди?

Балалар: Матур, төсле, зур.

Тәрбияче: Койрыгындагы каурыйлары нинди?

Балалар: Яшел.

Тәрбияче: Рәсемдәге матур әтәч безгә карап торсын, ә без кечкенә әтәчләр булып уйнап алыйк.

 Физминут “Әтәчләр”.

Тәрбияче: Хәзер мин сезгә бер шигырь сөйләп күрсәтәм. «Иртән» (Гөлбакча 39 нчы бит)

Тәрбияче: Ни өчен әтәч бик иртә кычкыра?

Балалар: Безне уятырга.

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, рәсемдә әтәч үзе генәме?

Тагын нәрсәләре бар аның янында?

Балалар: Тавык һәм чебиләр.

Тәрбияче: Әйе, әтәчнең гаиләсе бар. Аның гаиләсе тавык һәм чебиләрдән тора.

Тәрбияче: Бу тавыкмы? (әтәчкә күрсәтеп)

Балалар: Юк, бу әтәч.

Тәрбияче: Бу чебиме? (тавыкка күрсәтеп)

Балалар: Юк, бу тавык.

Тәрбияче: Ә бу чебиме?

Балалар: Әйе, бу чеби.

Тәрбияче: Ә болар нәрсәләр?

Балалар: Чебиләр.

Тәрбияче: Чебиләр нинди төстә?.

Балалар: Сары, кара.

Тәрбияче: Тагын ничек әйтә алабыз чебиләр турында.          

Балалар: Кечкенә, йомры, түгәрәк,йомшак, матур.

Тәрбиячеләр: Ә тавык нинди төстә?

Балалар: Чуар.

Тәрбиячеләр: Ул да чебиләр кебек кечкенәме?

Балалар: Юк, ул зур.

Тәрбияче: Тавык җим тапкан, ул чебиләрне үз янына җим чүпләргә чакырган. Ничек чакыра ул аларны?

Балалар: корт – корт дип.

Тәрбияче:  Чебиләр чыелдый - чыелдый тавык янына җыелганнар. Нинди тавыш чыгаралар?

Балалар: Пи-пи-пи.

Тәрбияче: Ә чебиләр барысы да җим чүплиләрме? Карагыз әле бу чеби нишли?

Балалар: Йөгерә.

Тәрбияче: Монысы нишли?

Балалар: Җим чүпли.

Тәрбияче: Дөрес балалар, бик дөрес җавап бирдегез.

 Тавык чебиләрнең әнисе. Ул балаларын бик ярата. Тавык чебиләрне карый, ашата. Ашап туйгач су эчәргә алып бара. Безнең балаларда чебиләрне яраталар. Алар чебиләр турында шигырьләр дә өйрәнделәр.

М. Хөсәен «Чебиләр» 11 нче бит.

Ә. Кари «Чебиләр» 17 нче бит.

М. Файзуллина «Чебиләр зарядкасы».

Тәрбияче: Рәхмәт балалар әйдәгез уйнап алыйк.

 Физминут “Чебиләр”.

3. Әкият.

Тәрбияче: Балалар кемдер ишек шакый. Карап килим әле (тәрбияче әби булып киенә, яулык, алъяпкыч). Әби кереп килә.

Әби:

- Исәнмесез оныкларым, һай үскәннәр барысы да әйбәтләр, бик акыллы балалар бит алар. Балалар сез әтәчләремне күрмәдегезме? Минем ике әтәчем бар бит, берсе ак, берсе кара. Берсе Чукмар исемле, икенчесе Тукмар. Тик бер дә дус түгел алар, гел әрләшеп, сугышып кына торалар. Тукта, җим бирим әле үзләренә. Чип- чип (әби ширма артына керә). Әтәч чыга.

Тукмар:

— Кикрикүк, монда җим күп.

 Чукмар очып чыга:

— Миңа да калдыр, миңа да. Нигә ашап бетердең?

Туктар:

— Ник минем өлешемә кердең?

Чукмар:

— Кит монда мин ашыйм!

Тукмар:

— Юк үзең кит! (сугышалар)

Әби: «Нәрсә булды, нәрсә җитми тагы».

 Чукмар:

- Әби, әби, кара әле. Тукмарың тукмый, тукмый бөтенләй күгәртеп бетерде.

Тукмар:

— Әби, башымны кара әле. Чукмарың чукый, чукый канатып бетерде.

Әби:

— һай, боларны, нишләтим икән. Уйлап таптым. Хәзер Тукмарны аламда күршеләргә кертеп куям (балаларга әйтә).

— Тукмар, кил әле минем яныма (алып китә).

 Чукмар:

— Мин бер үзем, шундый күңелсез. Ашыйсым, эчәсем дә килми бер үзем булгач. Нишлим инде. Әби, Тукмарны алып кайт, башка сугышмабыз.

Әби:                                                                                        

- Ярый, алып кайтсам кайтыйм, әгәр тагын сугыша торган булсагыз шул вакыт тотам да берегезне бөтенләй юк итәм! (очрашалар, кочаклашалар)

Чукмар белән тукмар:

— Юк сугышмыйбыз, дус яшибез.

— Балалар сез дә дус яшәгез, яме?

Чукмар:

- Тукмар әйдә, мин тегендә яшел чирәмлек күрдем, шунда барабыз (китәләр).

 Әби:

— Хәзер алар бик тату яшиләр. Исемнәре генә шулай Тукмар белән Чукмар булып калды. Ошадылармы алар сезгә?

Балалар: Әйе.

Әби:

— Әтәчләремнең исемнәрен истә калдырдыгызмы?

Балалар: Тукмар белән Чукмар.

Әби:

— Ни өчен Тукмарны күршеләргә кертеп куйдым.

Балалар: Алар сугыштылар.

Әби:

— Тукмар киткәч Чукмарга рәхәт булдымы?

Балалар: Юк.

Әби:

— Хәзер ничек яшиләр?

Балалар: Дус яшиләр.

Әби:

— Менә балалар Тукмар белән Чукмар кебек булырга ярамый. Дус, тату булырга кирәк.

Балалар, ә сезнең дусларыгыз бармы?

Адел, ә синең дустыңның исеме ничек?

Сез бергәләп нәрсәләр эшлисез?

Нинди ул синең дустың? (акыллы, матур, яхшы).

Әдилә, ә синең дустың кем?

Әйе балалар, без дус-тату булсак бергәләп яшәве дә, эшләве дә күңелле булачак.

 Әйдәгез бергәләп матур, күңелле көйгә биеп алабыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема:"Йорт хайваннары" (беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты )

Эшчәнлек барышы. Тема: “ Йорт хайваннары “ Бурычлар:Танып белү. 1.балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен киңәйтү; 2. хайваннарның исемнәрен әйтергә күнектерү; 3. йорт хайваннарына кар...

Зурлар төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты. Тема: “Башакның сәяхәте”

   Балаларны ак һәм кара ипи пешерә торган кыяклы культуралар белән таныштыру; характер үзенчәлекләре буенча (башак төзелеше, төсе, бөртекләр саны) аера белү осталыгын үстерү; балалар...

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты. Тема: “Кышкы урман гүзәллеге”

   Ел фасыллары белән  таныштыруны дәвам итү; кышкы табигатькә хас билгеләр турындагы белемнәрне ныгыту; җәнлекләрнең һәм кошларның кышка ничек җайлашуы турындагы белемнәрне артт...

Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль: “ Татар халык авыз иҗаты белән таныштыру”.

  Максат:- Балаларны туган телне яратырга өйрәтү.- Халкыбыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.- Балаларны татар халык авыз иҗаты белән таныштыруны дәвам итү.Сүзлек өстендә эш: бармак, чәнти,...

Гали Хуҗи «Тамчылар». Шигырь уку (Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен сөйләм телен үстерү буенча эшчәнлек конспекты)

          Тема. Шигырь уку: Гали Хуҗи «Тамчылар»Г.Хуҗи иҗатына ихтирам, кызыксыну уяту.Туган ягыбызда була торган язгы табигать күренешләренә соклану хисләр...

Зурлар төркеме балалары өчен сөйләм телен үстерү буенча шөгыль эшкәртмәсе Проект. Мин кунак яратам. Тема. Шигырь уку: Ш Галиев. “ Кунаклар”

Шәүкәт Галиев  тормышы һәм иҗаты турында кыскача мәгълүмат бирү.  Язучы шигырьләре аша балаларда уңай сыйфатлар тәрбияләү. Балаларның фикерне бер юнәлештә туплый белүләрен, сорауларга ...

Икенче кечкенәләр (3-4 яшь) төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль-конспект Тема: “Яшелчәләр”

Балаларның яшелчәләр турындагы белемнәрен ныгыту. Яшелчәләрнең исемнәрен дөрес итеп әйтергә күнектерү. Аларның тышкы кыяфәтләре, формалары, зурлыгы, тәмнәре буенча танырга hәм аера белү күнекмәләрен б...