Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты. Тема: “Кышкы урман гүзәллеге”
план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа) по теме

     Ел фасыллары белән  таныштыруны дәвам итү; кышкы табигатькә хас билгеләр турындагы белемнәрне ныгыту; җәнлекләрнең һәм кошларның кышка ничек җайлашуы турындагы белемнәрне арттыру; сөйләмнең грамматик төзелешен формалаштыруны дәвам итү; балаларның сөйләмен камилләштерү; кышкы урманның матурлыгын күрергә өйрәтү; табигатькә сакчыл караш һәм мәхәббәт тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kyshky_urman_guzllege.docx26.19 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының “Гомуми төрдәге № 31 “Чишмә” балалар бакчасы” муниципаль мәктәпкәчә белем бирү бюджет учреждениесе”

Мәктәпкә әзерлек  төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм  сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты.

ТЕМА:

“Кышкы урман гүзәллеге”

Әзерләде югары квалификация

категорияле тәрбияче

Вафина Ф.В.

Зеленодол шәһәре, 2014 ел.

Тема: “Кышкы  урман гүзәллеге”.

Максат:  Ел фасыллары белән  таныштыруны дәвам итү; кышкы табигатькә хас билгеләр турындагы белемнәрне ныгыту; җәнлекләрнең һәм кошларның кышка ничек җайлашуы турындагы белемнәрне арттыру; сөйләмнең грамматик төзелешен формалаштыруны дәвам итү; балаларның сөйләмен камилләштерү; кышкы урманның матурлыгын күрергә өйрәтү; табигатькә сакчыл караш һәм мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлар: проектор; мультимедио – экран; ноутбук; музыка; өстәлләр.

Күрсәтмә материаллар: урман аланы, урманчы костюмы.

Тарату әйберләре: төсле кәгазьләр, кайчылар.

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче: Балалар, игътибар белән тыңлагыз әле, мин сезгә бер шигырь укыйм. Бу шигырь нәрсә турында?

Урман итәгендә яшьтәш нарат,

Ботак – кулын җәеп як – якка,

Дәшә кебек гүя: “Кил бирегә,

Китеп йөрмә бездән еракка!”

Килеп җиттем. Тып – тын кышкы урман!

Ул яртылаш актан киенгән.

Җем – җем итә... Шат елмая кебек,

Хәл сораша кебек ул миннән.

“Йә, исәнме, - димен, - әй урманым!  

Кышкы кием сиңа килешә!...”

Яшь нараттан шунда шаян тиен,

Уйный – уйный, өскә кар ишә.

Мин дә алдым карны. Ә тиенем –

Сикерде дә кинәт юк булды.

Эчкә – шатлык, ә якама минем –

Чиркандырмый гына кар тулды.

Гарәфи Хәсәнов.

Балалар: Бу шигырь кышкы урман турында.

Тәрбияче: Әйе, балалар, бу шигырь кышкы урман турында. Сезнең кышкы урманны күргәнегез бармы?

Балалар: (җаваплары).

Тәрбияче: Әйдәгез, алайса, кышкы урманга “сәяхәткә” чыгыйк. Урманга нәрсә белән барабыз?

Балалары: (балалар җаваплары)

Тәрбияче: Хәзер мин сезгә бер табышмак әйтәм, сез аның җавабын әйтегез.

“Кышын кардан шуабыз,

Җәен җыеп куябыз”.

- Бу нәрсә, балалар?

Балалар: Чаңгы.

Тәрбияче: Әйе, дөрес, әйдәгез без урманга чаңгы белән барабыз. Чөнки  машиналар кышкы юлларда йөри алмаска да  мөмкин, ә чаңгы белән теләсә нинди карлы юллардан да үтеп була. Бусы бер. Икенчедән, чаңгыда йөрү ул сәламәтлек өчен бик файда. Әйдәгез, әзерләнәбез, киттекме балалар.

(Чаңгыда шуу хәрәкәтләре ясала, балалар бер – бер артлы атлыйлар)

Тәрбияче: Менә килеп тә җиттек. Урманда тынлык.  Урман йокыга талган. Сизәсезме, биредә нинди саф һава! Әйдәгез, рәхим итегез, балалар, кышкы урманга.

У р м а н ч ы  чыга.

Урманчы: Туктагыз әле, туктагыз! Мин – Урманчы, минем рөхсәттән башка беркем дә урманга аяк баса алмый.

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез, Урманчы белән исәнләшәбез!

Балалар: Исәнме, Урманчы! Без сиңа кунакка килдек. Урман патшалыгына керергә рөхсәт итәрсең бит?

Урманчы: Әлбәттә, кунакларга мин бик шат. Тик минем сезгә берничә соравым бар.

  1. Кыш турында нинди шигырьләр беләсез?

Тәрбияче: Балалар, кыш турында, кем шигырь сөйләп күрсәтер Урманчыга? Ләйсән белән Әдилә сөйләргә телиме, әйдәгез рәхим итегез балалар.

Йомшак кар.                                                  Кыш килде.

   Салкын саф һава,                                    Урамнарга, бакчаларга,                              

   Йомшак кар ява.                                     Урман, кырлар өстенә.

   Урамга чыксаң                                        Ак мамыктай күбәләк кар

   Битләр кызара.                                       Төшә дә, төшә генә.

   Кар бөртекләре                                      Һава саф – рәхәт суларга,

   Өстеңә куна                                             Яп – якты бөтен урын,

   Үзләре матур                                           Кыш бабай килде кунакка

    Салкын була.                                          Җир киде йомшак тунын.

Урманчы: Рәхмәт балалар, бик матур шигырьләр беләсез икән, ә хәзер икенче соравымны тыңлагыз.

-  Минем урманымда нинди җәнлекләр бар?

Тәрбияче:   Балалар кем җавап бирер урманчыга?

Балалар:  Урманда: аюлар, бүреләр, куяннар, төлкеләр, тиеннәр, керпеләр,пошилар, кабан дуңгызлары яшиләр.

Урманчы:  Бу да соравыма бик әйбәт җавап бирдегез, рәхмәт. Ә хәзер өченче соравымны тыңлагыз.

  • Алар нәрсәләр белән туклана?

Тәрбияче:    Балалар, әйдәгез искә төшерик әле, җәнлекләрнең нәрсәләр белән туклануларын. Кем әйтер.

Балалар:  Аюлар төрле җиләкләр, бал белән тукланалар. Аюлар  балык та яраталар.

   -  Бүреләр хәлсез, авыру куяннарны тоталар.

-    Төлкеләр шулай ук хәлсез, авыру куяннар һәм тычканнар белән тукланалар. Кайвакыт авылга килеп тавык – чебешләрне дә урлап китәләр.

 -  Куяннар үлән ашыйлар, кишер белән кәбестә дә яраталар. Ә кышын агач кайрыларын кимерәләр.

 -  Керпеләр тычкан тотатлар, гөмбә белән алма яраталар.

-   Пошилар үлән һәм яфрак  белән тукланалар.

-   Кабан дуңгызлары имән чикләвекләрен яратып ашыйлар.

Урманчы:  Җәнлекләр тормышы турында бик күп беләсез икән балалар, рәхмәт. Ә хәзер дүртенче соравымны тыңлагыз.

  • Аю белән керпе кыш көне нәрсә эшли?

Тәрбияче:  Балалар бу сорауга кем җавап бирер.

Балалар:  Аю белән керпе кышын йоклап үткәрәләр.

Урманчы: Тагын бер соравымны тыңлагыз.

- Куяннар кышны ничек каршылыйлар?

Балалар:   Куяннар соры туннарын акка алыштырып кышны каршылыйлар.

Урманчы: Балалар соңгы соравыма кем җавап бирер?

  •  Төлке белән бүре кыш көне ничек яшиләр?

Балалар:    Төлке белән бүре куян эләктерергә тырышылар, кышка аларның туннары калыная.

Урманчы:  Рәхмәт балалар , бик куандырдыгыз. Рәхим итегез урман патшалыгына.  Балалар, каен   агачы төбендә минем бер серле сандыгым бар. Шуны табып алыгыз. Эчендәге хәзинәне нәрсә эшләтергә икәнен үзегез хәл итегез.

Тәрбияче:  Урманчы, без аны ничек табарбыз икән?

Урманчы:  Менә сезгә карта, карта буенча табарсыз.

Тәрбияче:  Балалар, әйдәгез  әле карыйк, нәрсәләр күрсәтелгән икән бу картада.

Балалар: Агачлар, тукталышлар.

Тәрбияче:  Рәхмәт  Урманчы,  урман патшалыгына керергә рөхсәт иткәнең өчен, икенче очрашканга кадәр сау булып тор.

Тәрбияче:  Балалар, әйдәгез кузгалдык, юлыбызны дәвам итик.  Менә беренче тукталышка да килеп җиттек.  

  1. Беренче тукталыш. (Чыршы агачы янында)

Тәрбияче: Балалар бу нинди агач?

Балалар: Чыршы агачы.

Тәрбияче::  Балалар монда безгә ниндидер бирем бар. Чыршы турында нинди табышмаклар беләсез дип язылган. Чыршы турында кем табышмак әйтер. Зәлия белән Ләйсән әйтергә тели бугай, тыңлыйбыз сезне кызлар.

  1.  Урманда күрдек без аны

        Саф һавада йөргәндә

        Керпе кебек чәнечкеле

        Җәйге күлмәктән кышта. (чыршы)

  1. Җәй дә яшел, көз дә яшел,

Кыш та яшел, шулай ук

       Энәләре күп булсада

        Җебе аның бер дә юк. (чыршы)

Тәрбияче: Әйдәгез балалар, юлыбызны дәвам итик. Менә икенче тукталышка да килеп җиттек.

  1.  Икенче тукталыш. (Усак агачы янында)

Тәрбияче:    Балалар монда да безне бирем көтә икән.  Усак турында  турында нинди табышмак  беләсез дип язылган. Кем әйтер.

      Нинди агач җилсез шаулый? (усак)

Тәрбияче:  Икенче сорау, кыш турында нинди табышмаклар беләсез диелгән. Балалар, кем кыш турында табышмаклар әйтер. Камил, Камилә һәм Самира әйтәбез диләр, тыңлыйбыз сезне балалар.  

  1. Урамнарны агарта,

                Бар дөньяны яңарта

                Сафландыра кешене

                 Ничек аның исеме. (кыш)

  1.   Тәңкә карлар сипкән

                   Җирне ап – ак иткән

                   Чыршы, каен, имән

                   Кардан чикмән кигән.

                    Бу кайчак? (кыш)

     3.    Кулсыз, күзсез, буяусыз

                    Ясый ул төрле бизәк.

                     Беркем аны өйрәтми

                     Ул үзе шундый зирәк. (суык)

 4.        Тирә – юньдә ак бию:

                     Күзгә күренми урам.

                     Ак падишаһ туй итә,

                    Чөнки башланган ...! (буран)

       5.        Акыра да бакыра              

                   Бөтен җирне тутыра. (буран)

Тәрбияче:  Бу  биремне дә үтәдек, әйдәгез  балалар, кышкы урманда ял итеп алыйк.

     Физминут.  ”Кышкы урманга килдек”

                 Кышкы урманга килдек

                 Матур урыннар күрдек

                 Тун кигән каен уңда,

                 Ямь – яшел чыршы сулда,

                 Кар бөртекләре оча

                 Әйләнеп җирне коча

                 Әнә куян сикерә

                 Ул бүредән элдерә

                 Без дә аннан качабыз

                 Тотмас безне ул явыз.

Тәрбияче:   Ял да итеп алдык, ә хәзер юлыбызны дәвам итик.  Менә килеп тә җиттек.

  1. Өченче тукталыш. (Каен агачы янында)

Тәрбияче:  Бу нинди агач?

Балалар:  Бу каен агачы.

Тәрбияче:  Тагын бер биремне укып карыйк әле, каен турында нинди табышмак беләсез дип язылган. Каен турында кем табышмак белә? Влада белән Алия әйтәм диләр, тыңлыйбыз сезне кызлар.

Балалар: 1.  Ак кием кигән, яшел чугын элгән. (Каен)

   2.  Курыкмыйча салкыннан.

         Өскә кигән сарафан.

         Җылы көннәр җиткәч тә

         Алка белән төренә

         Ул нәрсә? (Каен)

Тәрбияче:  Балалар, Урманчы каен янында нәрсә бар диде әле?

Балалар:  Сандык.

Тәрбияче:  Әйдәгез, ул серле сандыкны ачыйк әле, эчендә ниләр бар икән?

Тәрбияче:    Балалар, нишләптер сандыкның йозагы ачылмый, бәлки мәкальләр әйткәч ачылыр. Әйдәгез, “Мәкальне  тәмамла” уенын уйнап алабыз.

                       Уен: Мәкальне тәмамла.

  1. Саф һава – тәнгә дәва.
  2. Кыш арбаңны – җәй чанаңны әзерлә.
  3. Җәй эшләсәң, кыш ашарсың.
  4. Кышкы кар – көзге икмәк.
  5. Ялгыз агачны – җил сындыра.
  6. Агачны яфрак бизәсә – кешене хезмәт бизи.
  7. Табигатьне саклаган, үз яшәвен аклаган.
  8. Тырышкан табар – ташка кадак кагар.

Тәрбияче:  Балалар чынлап та, тырышкач йозак та ачылды. Сандыкны ачыйк әле,  нәрсә бу?

Балалар:  Җимлек.

Тәрбияче:  Балалар,  җимлек нәрсә өчен кирәк?

Балалар:  Кошларга җимнәр салыр өчен.

Тәрбияче:  Җимлеккә нәрсә салабыз?

Балалар:  Кошлар өчен җим салабыз.  

Тәрбияче:  Сез нинди кышлаучы кошларны беләсез?

Балалар:  Чыпчык, песнәк, кызылтүш, күгәрчен, тукран, ала карга, саескан.

Тәрбияче:  Балалар,  кошлар нәрсә белән тукланалар?

Балалар:  Кошлар миләш җимешләре, нарат күркәсенең орлыклары, төрле ярмалар белән тукланалар.

 Тәрбияче:  Балалар , әйдәгез, хәзер “Кем нәрсә ярата?” – дигән уен уйнап алабыз.

     Уен: “Кем нәрсә ярата?”

 Балалар: Чыпчык – үлән  орлыклары, төрле ярмалар, ипи валчыклары ярата.      

      Песнәк – бөҗәкләр, үлән орлыклары, төрле җиләкләр, майлы ит ярата.

      Тукран – агач кайрысы астындагы бөҗәкләрне ярата.

       Ала карга – бөтен әйберне дә ярата.

       Күгәрчен – төрле ярмаларны, ипи валчыклары ярата.

       Кызылтүш – миләш җиләкләре, облепиха җиләкләре , ипи валчыклары ярата.

Тәрбияче:  Балалар, без сезнең белән кышкы сихри урманның матурлыгын күзәттек, бик матур җимлекле дә булдык. Тик минем уйлавымча, урманчы безгә юкка гына сандык эчендә җимлек калдырмагандыр. Әйдәгез, бакчабызга кайтыйк һәм бу матур җимлеккә кошлар ясап куйыйк. Аларны җимлектә күреп, чын кошлар да очып килерләр. Ә  хәзер урман белән хушлашыйк та юлга кузгалыйк.

Тәрбияче:  Менә кайтып та җиттек, әйдәгез хәзер урыннарга утырып төсле кәгазьләрдән кышлаучы кошларны ясыйк һәм җимлеккә куйыйк.

Оригами “Кышлаучы кошлар”

(һәр бала үзе ясаган кошны җимлеккә куя)

Тәрбияче:  Балалар  вакыт үткәнен сизми дә калганбыз. Әйдәгез, кунаклар белән хушлашыйк. Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема:"Йорт хайваннары" (беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты )

Эшчәнлек барышы. Тема: “ Йорт хайваннары “ Бурычлар:Танып белү. 1.балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен киңәйтү; 2. хайваннарның исемнәрен әйтергә күнектерү; 3. йорт хайваннарына кар...

Зурлар төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты. Тема: “Башакның сәяхәте”

   Балаларны ак һәм кара ипи пешерә торган кыяклы культуралар белән таныштыру; характер үзенчәлекләре буенча (башак төзелеше, төсе, бөртекләр саны) аера белү осталыгын үстерү; балалар...

СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ БУЕНЧА ШӨГЫЛЬ КОНСПЕКТЫ Көзге яфраклар. Күгәрчен

СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ БУЕНЧА ШӨГЫЛЬ КОНСПЕКТЫ Көзге яфраклар. Күгәрчен...

СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ БУЕНЧА ШӨГЫЛЬ КОНСПЕКТЫ “КЫШКЫ АЛАНГА СӘЯХӘТ”

СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ БУЕНЧА ШӨГЫЛЬ КОНСПЕКТЫ“КЫШКЫ АЛАНГА СӘЯХӘТ&rdquo...

Зурлар төркеме балалары өчен сөйләм телен үстерү буенча шөгыль эшкәртмәсе Проект. Мин кунак яратам. Тема. Шигырь уку: Ш Галиев. “ Кунаклар”

Шәүкәт Галиев  тормышы һәм иҗаты турында кыскача мәгълүмат бирү.  Язучы шигырьләре аша балаларда уңай сыйфатлар тәрбияләү. Балаларның фикерне бер юнәлештә туплый белүләрен, сорауларга ...

сөйләм үстерү буенча шөгыль конспекты Тема: “Уенчыклар илендә кунакта” Мустафина Г.К. Тема: “Уенчыклар безнең якын дуслар ”

Уртанчылар төркемендә сөйләм үстерү буенча  шөгыль конспектыТема: “Уенчыклар илендә кунакта”  Мустафина Г.К.Тема: “Уенчыклар безнең якын дуслар &rdquo...

Икенче кечкенәләр (3-4 яшь) төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль-конспект Тема: “Яшелчәләр”

Балаларның яшелчәләр турындагы белемнәрен ныгыту. Яшелчәләрнең исемнәрен дөрес итеп әйтергә күнектерү. Аларның тышкы кыяфәтләре, формалары, зурлыгы, тәмнәре буенча танырга hәм аера белү күнекмәләрен б...