СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ БУЕНЧА ШӨГЫЛЬ КОНСПЕКТЫ Көзге яфраклар. Күгәрчен
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа) на тему

Яруллина Нурсина Мисбаховна

СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ БУЕНЧА ШӨГЫЛЬ КОНСПЕКТЫ Көзге яфраклар. Күгәрчен

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_shogyl.docx19.02 КБ

Предварительный просмотр:

94 НЧЕ НОМЕРЛЫ “СОЕНЕЧ” БАЛАЛАР БАКЧАСЫ ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ТҮБӘН КАМА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫНЫҢ МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ МӘКТӘПКӘЧӘ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАСЫ

СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ БУЕНЧА ШӨГЫЛЬ КОНСПЕКТЫ

Көзге яфраклар. Күгәрчен

                                                                                                                                                       Әзерләде: Яруллина Н.М.

Төркем: зурлар

Тема. КӨЗГЕ ЯФРАКЛАР. КҮГӘРЧЕН.

Бурычлар:

1) балаларны көзнең характерлы билгеләре белән таныштыруны дәвам итү,  көзге яфраклар турындагы белемнәрне тирәнәйтү, күгәрченнең тышкы кыяфәтен, хәрәкәтләрен ныгыту, [ш], [г] авазлар әйтелешен  активлаштыру;

2) балаларның игътибарын, кабул итүләрен, хәтерен, күзәтүчәнлеген үстерү;

3) балаларда пөхтә эшләү теләге һәм кошлар турында кайгыртучанлык тәрбияләү.

Белем бирү өлкәсе: сөйләм телен үстерү.

Җиһазлар: көзге пейзаж сурәтләнгән картина, күгәрчен рәсеме, мольберт, ватман, һәр балага җитәрлек санда сары, кызыл, коңгырт төстәге яфраклар, пумалалар, клей, салфеткалар, “Яфрак бәйрәме” (Р.Еникеева көе, Л.Лерон сүз.) җырының аудиоязмасы.

Сүзлек өстендә эш: биялэй, чалбар, башлык, томшык, тәпи.

Методик алымнар: әңгәмә, сөйләү, күрсәтү.

Кереш өлеш

-Исәнмесез, балалар! Хшерле иртә кәефләрне барлыйк әле. Кәефләрегез ничек? (Балаларның җаваплары тыңлана) Минем дә кәефем тыныч зәңгәр күк йөзендәге йомшак ак болыт сыман.

Төп өлеш

 - Балалар, мине игътибар белән тыңлагыз. Мин сезгә бер табышмак әйтәм.

Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява.

Җирләр дымлана.

Бу кайчак була? (Көз).

-Бу табышмакның җавабын кем белде? (Балаларны активлаштыру).

- Балалар, җәй үтте, көз җитте. Көзен урамда җылымы әллә салкынмы? (Салкын).

 Урамда салкын булгач, кешеләр дә җылы киемнәрен кияләр. Көзен кешеләр нәрсә кияләр? (Свитер, чалбар, ботинкалар, резин итекләр, куртка, башлык, бияләй).

 Җылы киемнәр кешеләрне салкыннан саклый. (Тәрбияче көз сурәтләнгән картина элә).

- Балалар, бу картинага карагыз әле. Һава торышы турында сез нәрсә әйтер идегез?  Дөрес әйтәсез, күк йөзендә кара болытлар йөзә. Тиздән бу болытлардан яңгыр явар.

- Балалар, ни өчен агачлар бер якка авышкан? (Балаларны активлаштыру). Әйе, җил исә, ул агачларны, куакларны селкетә, шуңа күрә алар бер якка авышалар. Искә төшерегез, җил искәндә нинди тавыш барлыкка килә? (Ш-ш-ш). – Дөрес, балалар, әйдәгез, бергәләп кабатлагыз әле: ш-ш-ш. Җил исә, ул агачтагы яфракларны җиргә коя. Карагыз әле, агач төбендә ни хәтле яфрак! Балалар яфраклар нинди төскә кергән? (Сары, кызыл, коңгырт). Көз көне яфракларга җылы кояш нурлары җитми, салкын җил яфракларны ботакларыннан өзеп ала. Яфраклар бөтерелә-бөтерелә җиргә коелалар, агачлар, куаклар ял итәргә җыеналар.

Көз килде. Үләннәр

Саргайды, шиңде.

Сап-сары яфракларр

Җиргә сибелде.

 (Тәрбияче идәнгә яфраклар коя). Балалар, хәзер һәрберегез берәр яфрак алыгыз!  Яфракларыгызны күрсәтегез әле. Алар нинди төстә? (Сары, кызыл, коңгырт). (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар). Хәзер үз яфракларыгызны очыртыгыз һәм тотып алыгыз! Яфраклар авырмы, әллә җиңелме? (Җиңел). (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар). (Тәрбияче “Яфрак бәйрәме” (Р.Еникеева көе, Л.Лерон сүз.) җырының аудиоязмасын куя). Без сезнең белән яфраклар булып карыйк әле! Яфраклар агачта яшәгәннәр. (Балалар яфракларын өскә күтәрәләр). Көз килгән. Көз яфракларны сары, кызыл төскә буяган. Яфраклар тагын да матурайганнар.

Сап-сары яфраклар

Җил искәч очалар.

Бөтерелә-бөтерелә

Җиргә үк төшәләр.

(Балалар шигырь текстына туры китереп йөгерәләр,  әйләнәләр, чүгәлиләр). Балалар, сез чын яфраклар шикелле, матур итеп биедегез. Булдырдыгыз, балалар! Тәрбияче мольбертка ватман куя. Балалар, хәзер һәрберегез сары, кызыл, коңгырт яфракларыгызны менә бу ватманга ябыштырыгыз. (Балалар ватманга яфраклар ябыштыралар). Булдырдыгыз, балалар! Менә нинди матур көзге табигать!

-Балалар сез көз турында шигырьләр беләсезме? (Балалар шигырь сөйли). Балалар, көз җиткәч, күп кенә кошлар үзләренә җим таба алмыйлар, шуңа күрә алар  җылы якка китәләр. Кайбер кошлар  салкын кышны безнең якларда үткәрәләр. Шундый кош белән мин сезне таныштырырга телим.

Тәрбияче шигырь укый.

Бер кошка кызыгамын:

Тәпие кызыл аның.

Атлаган саен баш ия –

Гадәте кызык аның.

Гөлдер-гү, гөлдер-гү,

Бигрәк чибәр, кемдер бу?

Бу шигырьдә нинди кош турында сүз бара? (Күгәрчен). (Мольбертка күгәрчен төшкән кечкенә картина куя). Күгәрченне карыйк әле. Күгәрченнең нәрсәләре бар? (Баш гәүдәсе, канатлары, тәпиләре).  Күгәрченнең башында нәрсәләр бар?  (Күзләре). (Индивидуаль һәм күмәк кабатлау). Күгәрчен күзләре белән сезгә карап тора. Күгәрченнең башында тагын нәрсә бар? (Томшыгына күрсәтә). (Томшык).  (Индивидуаль һәм күмәк кабатлау). Балалар, күгәрчен томшыгы белән җим чүпли. Күгәрчен нишли? (Җим чүпли). (Индивидуаль һәм күмәк кабатлау). Балалар, күгәрчен нәрсә ярата? (Көнбагыш, ярма, ипи). (Балаларны активлаштыру). Күгәрчен гөрләгәндә нинди тавыш чыгара? (Гөр-гөр). Әйдәгез, балалар, гөр-гөр итеп күгәрченнәрнең ничек итеп көнбагыш чүпләгәнен күрсәтик. (Балалар “гөр-гөр” тавышы чыгарып, җим чүпләү хәрәкәте ясыйлар). Балалар, күгәрченнең гәүдәсе бар. Марат, кил әле, күгәрченнең гәүдәсен күрсәт әле. Күгәрченнең гәүдәсендә канатлары бар. Әйдәгез бергәләп кабатлагыз әле: канатлар. (Балаларны активлаштыру). Балалар, күгәрчен ничек оча?  Әйдәгез, бергәләп күрсәтик әле.  Балалар, күгәрченнең койрыгы бар. Койрыгы аңа очарга ярдәм итә. Балалар, күгәрчен сикерәме әллә йөриме? (Йөри). Аңа йөрергә нәрсәләре ярдәм итә? (Тәпиләре). (Индивидуаль һәм күмәк кабатлау). Тәпиләре нинди төстә? (Кызыл тәпиләр).  Көзен, кышын күгәрченнәргә җим табу кыенлаша. Шуңа күрә аларны ашатып торырга кирәк. Күгәрченнәр безнең участокка киләләр. Балалар, бүген саф һавага чыккач, без аларны көнбагыш белән сыйларбыз.

Йомгаклау.

-Балалар сезгә бүген көзге бакчада ошадымы? (әйе).Миңа да бик ошады. Нәрсәләр күрдегез?

(агач ,яфраклар )

Нинди кош турында сойләштек?(күгәрчен).

Күгәреннең нәрсәләре бар?(балалар җавабы). Ә хәзер төркемгә кайтабыз.