Икенче кечкенәләр (3-4 яшь) төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль-конспект Тема: “Яшелчәләр”
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа)

Шамсутдинова Лениза Мисбаховна

Балаларның яшелчәләр турындагы белемнәрен ныгыту. Яшелчәләрнең исемнәрен дөрес итеп әйтергә күнектерү. Аларның тышкы кыяфәтләре, формалары, зурлыгы, тәмнәре буенча танырга hәм аера белү күнекмәләрен булдыру. “Биредә нинди яшелчә юк?” уенын уйнау аша бәйләнешле сөйләм телен үстерү. “Рәсемгә карап пазл җыю” уенында уйлау-фикерләү сәләтен арттыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yashelchlr_2nche_kechkenlr_torkeme.docx17.71 КБ

Предварительный просмотр:

Икенче кечкенәләр (3-4 яшь) төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль-конспект

Тема: “Яшелчәләр”

Максат: Балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Бурычлар: Балаларның яшелчәләр турындагы белемнәрен ныгыту. Яшелчәләрнең исемнәрен дөрес итеп әйтергә күнектерү. Аларның тышкы кыяфәтләре, формалары, зурлыгы, тәмнәре буенча танырга hәм аера белү күнекмәләрен булдыру. “Биредә нинди яшелчә юк?” уенын уйнау аша бәйләнешле сөйләм телен үстерү. “Рәсемгә карап пазл җыю” уенында уйлау-фикерләү сәләтен арттыру.

Методик алымнар: “Хәерле иртә” уены, сорау-җавап, “Биредә нинди яшелчә юк?” уены,  бармак уеннары: “Бу бармак...”, “Яшелчәләр”, “Туп белән уен”, “Рәсемгә карап пазл җыю” уены.

Кулланмалар: поднос, яшелчәләр (муляж), тукыма, өстәлдә яшелчә рәсемнәре(пазл), туп

Шөгыль барышы:

- Балалар, карагыз әле, безгә бүген кунаклар килгән, әйдәгез әти-әниләр белән исәнләшәбез. (Исәнмесез, әтиләр-әниләр.)

- Балалар, үзебезнең hәм кунакларның күңелләрен күтәреп алыр өчен “Хәерле иртә” уенын уйнап алыйк. Аның өчен зур түгәрәк ясап басыйк.

Хәерле иртә, күзләрем,

Хәерле иртә, колакларым,

Хәерле иртә, кулларым,

Хәерле иртә, аякларым,

Хәерле иртә, дусларым!

- Кулларыбызның җылылыгын бер-беребезгә бирик. Менә ничек рәхәт булып китте, рәхмәт сезгә, балалар.

- Балалар, сез сәяхәткә барырга яратасызмы? (Әйе.)

- Ә сәяхәткә нәрсә белән барыр идегез? Нәрсә белән барып була? (Самолёт, поезд, автобус, машина, вертолёт h.б.)

- Ә бүгенге сәяхәткә, мин сезне, поезда алып барам. Сез ризамы? (Әйе.)

- Безнең поезд инде әзер, сезне көтә. Бер-беребез артыннан тезелеп бастык. (Музыка “Чух-чух паровозик” уены)

- Менә, балалар, без килеп тә җиттек, күзләрне ачыгыз.

- Беренче сәяхәтебез безне көтә! Аның өчен без паласка утырабыз. Барыгыз да җайлап утырдыгызмы? (Әйе.)

- Балалар, карагыз әле, безнең каршыда нәрсәләр бар? (Кыяр, помидор, кишер, кәбестә, бәрәңге, чөгендер.)

- Әйе, бик дөрес.

- Ә бу әйберләр барысы бергә ничек дип атала? (Яшелчәләр.)

- Ризат, бу әйберләр ничек дип атала? (Яшелчәләр.)

- Әйе, яшелчәләр дип атала.

- Балалар, яшелчәләр сезнең белән качышлы уйнарга телиләр. Уйныйбызмы? (Әйе.)

-  Уен “Биредә нинди яшелчә юк?” дип атала.

- Аның өчен яшелчәләрне яхшылап карагыз, ә хәзер күзләрне йомабыз. (Балалар күзләрен йомалар, тәрбияче тукыма белән яшелчәләрне каплый, шул арада бер яшелчәне алып куя.)

- Күзләребезне ачабыз, балалар, биредә нинди яшелчә юк? (Кыяр.)

- Ә кыяр нинди? (Яшел, тәмле, озынча.)

- Алим, кыяр нинди? (Яшел, тәмле, озынча.)

- Дөрес, рәхмәт.

- Әйдәгез тагын уйныйбыз, күзләрне йомдык. Ачтык. Хәзер нинди яшелчә юк? (Помидор.)

- Помидор нинди? (Кызыл, түгәрәк, тәмле.)

- Ясминә, помидор нинди? (Кызыл, түгәрәк, тәмле.)

- Бик дөрес.

- Балалар бик күңелле уйнадык, ә безне икенче тукталыш көтә. Аның өчен килегез минем янга, зур түгәрәк ясап басыгыз.

“Туп белән уен”  Түгәрәк ясап басабыз. Мин сезгә тупны бирәм “яшелчә” исеме әйтегез дип, сез миңа яшелчәнең исемен әйтеп кире бирәсез.

- Киләсе тукталышыбыз “Бармак уены”.  Аның өчен урындыкларга утырабыз. Җайлап утырдыгызмы? (Әйе.)

- Нинди бармак уеннары беләбез әле без? (Яшелчәләр.)

- Әйе, әйдәгез уйнап алыйк:

Бу бармак – кыяр,

Бусы – кәбестә,

Бу бармак – кишер

Бусы – чөгендер.

Ә бусы була суган.

Менә кәрзинем тулган.

- Тагын бер бармак уенын беләбез.

- Әйе, әйдәгез уйнап алыйк:

- Менә бармаклар белән уйнап алдык. Киләсе тукталышыбыз “Рәсемгә карап пазл җыю” дип атала.

- Балалар, сез пазл җыярга яратасызмы? (Әйе.)

- Аларны җыяр алдыннан мин сезгә төсле түгәрәкләр таратам (Таратам.).

- Өстәл уртасында да түгәрәкләр бар. Кемнең кулында кызыл түгәрәк, киләләр кызыл түгәрәк төшкән өстәл янына, кемнең яшел түгәрәк, киләләр яшел түгәрәк төшкән өстәл янына, кемнең сары түгәрәк, киләләр сары түгәрәк төшкән өстәл янына, ә кемнең зәңгәр түгәрәк, киләләр зәңгәр түгәрәк төшкән өстәл янына. Киттек, эзлибез үзебезнең урынны. Барыгыз да урынына дөрес бастымы? (Әйе.)

- Менә шулай итеп без командаларга бүлендек. Сез кызыл команда, сез яшел команда, сез сары команда, сез зәңгәр команда. Хәр командага бер яшелчә төшкән рәсем, шул рәсемгә карап пазл җыярга кирәк. Кайсы команда җыеп бетерә, кулларын күтәрә. Аңлашылдымы? Әйдәгез җыя башлыйбыз. (Балалар пазл җыя).

- Кызыл команда, сез нинди яшелчә җыйдыгыз? (Без кыяр җыйдык.)

- Яшел команда, сез нинди яшелчә җыйдыгыз? (Без кишер җыйдык.)

- Сары команда, сез нинди яшелчә җыйдыгыз? (Без чөгендер җыйдык.)

- Зәңгәр команда, сез нинди яшелчә җыйдыгыз? (Без суган җыйдык.)

- Молодцы, барыгыз да булдырды!

- Балалар, сәяхәтебез шуның белән ахырына якынлашты. Безгә кайтырга кирәк, безне поездыбыз көтә, матур итеп бастык. (Музыка “Чух-чух паровозик” уены)

Балалар, сезгә сәяхәт ошадымы соң? (Әйе.)

- Менә без төркемебезгә кайтып та җиттек. Рәхмәт сезгә, балалар, ә хәзер ял итегез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кечкенәләр милли төркемендә сөйләм телен үстерү буенча кече фольклор формаларын көндәлек тормышта куллану.

использование татарского народного фольклора в формировании звуковой культуры речи детей младшего возраста...

Тема:"Йорт хайваннары" (беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты )

Эшчәнлек барышы. Тема: “ Йорт хайваннары “ Бурычлар:Танып белү. 1.балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен киңәйтү; 2. хайваннарның исемнәрен әйтергә күнектерү; 3. йорт хайваннарына кар...

Зурлар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча перспектив план

Зурлар төркемендэ аралашу (сөйләм телен үстерү) буенча перспектив планАй№Шөгылнең темасыБурычларКирәкле җиһазларсентябрь1Рәсем карау һәм хикәя төзү. “Балалар бакчасында”1.Тәрбияче хезмәте туранд...

"Тылсым иленә сәяхәт" (Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча ачык шөгыль )

Белем бирү процессында мәкаль һәм табышмакларны куллану...

Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль: “ Татар халык авыз иҗаты белән таныштыру”.

  Максат:- Балаларны туган телне яратырга өйрәтү.- Халкыбыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.- Балаларны татар халык авыз иҗаты белән таныштыруны дәвам итү.Сүзлек өстендә эш: бармак, чәнти,...

“Кечкенәләр милли төркемендә сөйләм телен үстерү буенча кече фольклор формаларын көндәлек тормышта куллануның әһәмияте.”

Кечкенәләр милли төркемендә сөйләм телен үстерү буенча кече фольклор формаларын көндәлек тормышта куллануның әһәмияте....