Зурлар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча перспектив план
материал по развитию речи (старшая группа) по теме

Сайфиева Лейля Касимовна

Зурлар төркемендэ аралашу (сөйләм телен үстерү) буенча перспектив план

Ай

Шөгылнең темасы

Бурычлар

Кирәкле җиһазлар

сентябрь

1

Рәсем карау һәм хикәя төзү. “Балалар бакчасында”

1.Тәрбияче хезмәте туранда кузаллауларын киңәйтү, тәрбияче хезмәтенә ихтирам хисләре тәрбияләү;

2.Балаларның күзәтүчәнлекләрен, хәтерен, бәйләнешле сөйләмен үстерү;

3. Тәрбияче биргән план ярдәмендә рәсем буенча хикәя төзүләренә ирешү.

“балалар бакчасында” дигән рәсем, туп.

2

Әңгәмә “Туган ил кайдан башлана?”

1. Баларда туган якка карата ярату хисләре тәрбияләү;

2. Тирә-юнь турындагы белемнәрен киңәйтү исәбенә сүз байлыгын арттыру, активлаштыру, диалогик сөйләмне үстерү;

3. Балаларның туган ил турындагы кузаллауларын киңәйтү, “кече илгә” карата кызыксыну формалаштыру.

туган төбәккә кагылышлы булган слайдлар, фотографияләр, рәсемнәр

3

Хикәянең  эчтәлеген сөйләү: Ә. Бикчәнтаева “Тәмле сүз”

1. Балаларга әсәрнең эчтәлегенә төшенергә булышу, матур әдәбият геройлары аша төрле начар сыйфатларга: дорфалык, үзен генә яратучанлыкка карататискәре мөнәсәбәт тәрбияләү;

2. Үзе һәм яшьтәшләре кылган эшләргә дөрес бәя бирә белү, фикерне бер юнәлештәтуплый белү сәләтен, монологик сөйләмне үстерү;

3. Проблемалы сораулар аша яхшылык, шәфкатьлелек, дуслык турында күзалаулар бирү

“Тылсымлы таяк”

4.

Рәсем буенча хикәя төзү. “Көзге табигать”

1. Балаларда бер-берсен тыңлый белү, кирәк урында тулыландыра белү сыйфатлары тәрбияләү;

2. Баларның хәтер сәләтен, диалогик сөйләмнәрен үстерү.

3. Рәсем буенча хикәя төзеп сөйләргә ярдәм итү.

“Көзге табигать” рәсеме.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon soylm_tele_pp.doc53 КБ

Предварительный просмотр:

октябрь

1.

Сәхнәләштерү: В. Хәйруллина. “Яшелчәләр бәхәсе”

1. Балаларда матур әдәбият әсәрләренә кызыксыну тәрбияләү.

2. Артистлык сәләтен үстерү.

3. Тасвирлап сөйли белү күнекмәләрен ныгыту, шигырь эчтәлеген истә калдырырга ярдәм итү.

битлеклщр, яшелчә муляжлары

2.

Әңгәмә: “Икмәк – тормышның нигезе”

1. Икмәккә сак караш тәрбияләү.

2. Балаларның игътибарлылыгын, хәтерен, фикер йөртә белү сәләтен үстерү.

3. Балаларга икмәкнең әһәмиятен аңлату, ипи үстерүдә катнашучыларның хезмәте турында белемнәрне ныгыту.

слайдлар, эчтәлекле рәсемнәр, “Алтын бөртекләр мультфильмы”

3.

Безнең гаилә

1. Балаларда гаилә әгъзаларына хөрмәт, ярату хисләре тәрбияләү.

2. Образлы фикерләү сәләтен үстерү.

3. Балаларның үз тәҗрибәсеннән чыгып хикәя  төзүләренә ирешү.

балалар алып килгән , гаилә темасын чагылдыра торган рәсемнәр, фотографияләр.

4.

Әби-бабайларны хөрмәтлик!

1. Зурларга карата хөрмәт тәрбияләү.

2.Куелган сорауларга тулы җөмләләр белән җавап бирү осталыгын үстерү.

3. Әби бабайларның кадерле кешеләр булуын төшендерү.

аудиоязмада “Әбием җыры”

ноябрь

1.

Һәркемнең үз йорты бар

1. Балаларда дөньда яшәүче башка халыкларга ихтирам, алар турында кызыксыну сыйфатлары тәрбияләү.

2. Балаларның фикерләү, күзаллау сәләтен үстерү.

3. Җир йөзендә яшәүче башка халыкларның торак йортлары, аларның яшәү урыннарына бәйле булуы турында аңлату.

әкият өчен рәсемнәр, слайдлар, макетлар, мини-музей.

2.

Чагыштырма хикәя төзү. “Чәйнек белән самавыр”

1. Балаларда бер-берсен тыңлый һәм җавапларны тулыландыра  белү сыйфаты тәрбияләү.

2 Савыт-сабаны урынлы куллана белергә өйрәтү.

самавыр. чәйнек

3.

Әңгәмә: “Мин кунак яратам”

1. Үзеңне әдәпле тоту күнекмәләрен тәрбияләү.

2. Балаларның фикерне бер юнәлештә туплый белүләрен, сорауларга аңлаешлы итеп җавап бирә алу сәләтләрен үстерү.

3. Милли ризыклар турындагы белемнәрне тирәнәйтү, балаларны кунакчыл булырга, кунакларга хөрмәт күрсәтергә өйрәтү.

милли ризыклар муляжы яки рәсемнәр, геометрик фигуралар

4.

Сәхнәләштерү:  А. Алиш. “Куян кызы”

1. балаларда матур әдәбиятка кызыксыну, зурлар сүзенә колак сала белү сыйфатлары, сәламәтлеккә сак караш тәрбияләү.

2. Балаларның үзләре белгзн әкиятләре буенча тамашалар уйнау осталыкларын, диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү.

3. Балаларны тирә-юньдәгеләр кыен хәлдә калганын күрә белергә, ярдәмгә килергә, әкият образларын дөрес итеп бирә белергә өйрәтү.

куян, куян кызы, Айболит өчен битлек, костюмнар, урман күренеше.

декабрь

1.

Без дә хокуклы

1. Балаларда уеннар аша бердәмлек, дуслык сыйфатлары, әхлаклылык тәрбияләү.

2. Балаларның кызыксынучанлыкларын, үзләренә, тирә-юньдәгеләргә карата игътибарлылыкларын, логик фикерләү сәләтен үстерү.

3. Кеше хокуклары турында матур әдәбият һәм рәсем-иллюстраөияләр аша балаларга аңлату , белемнәрен ныгыту.

өстәл театры өчен матриал, “төлке, куян һәм әтәч” Һ.б. әкиятләрдән рәсемнәр

2

Әңгәмә: “Без суыктан курыкмыйбыз”

1. Кышкы табигатьнең матурлыгына соклана белү сыйфаты тәрбияләү.

2. Балаларның иңади кузаллауларын, бәйләнешле сөйләмен үстерү.

3. Кыш турында белемнәрен тирәнәйтү, авазларның дөрес әйтелешен ныгыту.

кыш турында рәсемнәр

3.

Рәсем буенча хикәя төзү : “кышкы уеннар”

1. Балаларда узара дустанә мөнәсәбәт, бер-берсен тыңлый белү сыйфаты тәрбияләү.

2. Балаларның бәйләнешле сөйләм телен, эзлекле итеп сөйли белү сәләтен үстерү.

3. Балаларның хикәя төзеп сөйли белүләрен ныгыту, рәсемнеэчтәлеге буенча сорпуларга тулы җавап бирүләренә ирешү.

“кышкы уеннар рәсеме”

4.

Рәсем карау. “Кошлар килгән җимлеккә”

1. Балаларда кошларга сакчыл караш тәрбияләү, ярдәм итәргә теләк тудыру.

2. Рәсемнең эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга дөрес, ашыкмыйча, башкалар ишетерлек һәм аңларлык итеп җавап бирү күнекмәләрен үстерү.

3. И.Н. Мурашковска методикасы буенча, рәсемгә карап, хикәя төзеп сөйләргә өйрәтү.

магнитофон, кышлаучы кошларның тавышлары язылган аудиоязма, “Кошлар килгән җимлеккә”  рәсеме.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кечкенәләр милли төркемендә сөйләм телен үстерү буенча кече фольклор формаларын көндәлек тормышта куллану.

использование татарского народного фольклора в формировании звуковой культуры речи детей младшего возраста...

Тема:"Йорт хайваннары" (беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты )

Эшчәнлек барышы. Тема: “ Йорт хайваннары “ Бурычлар:Танып белү. 1.балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен киңәйтү; 2. хайваннарның исемнәрен әйтергә күнектерү; 3. йорт хайваннарына кар...

«Хезмәткә хөрмәт» темасына зурлар төркемендә сөйләм теле үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге

«Хезмәткә хөрмәт» темасына зурлар төркемендә  сөйләм теле үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге...

"Тылсым иленә сәяхәт" (Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча ачык шөгыль )

Белем бирү процессында мәкаль һәм табышмакларны куллану...

Зурлар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча эшчәнлек. Тема : “Тукай әкиятләре буйлап ”

Максат: Балаларның Габдулла Тукай әкиятләре турында булган белемнәрен тирәнәйтү.Бурычлар:Тәрбия бурычы: Әкиятләр нигезендә балаларда шәфкатьлелек, миһербанлылык, дуслык, гаделлек, әдәплелек хисләре, ө...

Зурлар төркемендә сөйләм телен үстерүдән шөгыль конспекты Тема. "Һөнәрләр илендә"

Зурлар төркемендә сөйләм телен үстерүдән шөгыль конспектыТема. "Һөнәрләр илендә"Бурычлар:1.Хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү.2. Балаларның фикер йөртә белү сәләтен, диалогик сөйләмен үстерү.3...