Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль: “ Татар халык авыз иҗаты белән таныштыру”.
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) на тему

Валиева Альфия Вализановна

    Максат:

- Балаларны туган телне яратырга өйрәтү.

- Халкыбыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.

- Балаларны татар халык авыз иҗаты белән таныштыруны дәвам итү.

Сүзлек өстендә эш: бармак, чәнти, бәби.

Шәхси эш:Тагир,Данис. Максат: бармак исемнәрен кабатлау. 

Методик алым: әңгәмә, мактау, уен алымы, шигырь сөйләү.

Ярдәмлек: тартма, бармаклар, курчак Алсу,курчаклар.

Кулланылган әдәбият: 

1.Закирова К.В. Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе: методик кулланма/ К.В.Закирова, Р.Ә.Кадыйрова, Г.М.Сафиуллина.-Казан:Беренче полиграфиясе,2013.-424 б.

2. Хрестоматия "Гөлбакча”. Казан, Татар китап нәшрияты, 1990. 

Эшчәнлек барышы:Балалар урындыкта утыра.

Скачать:

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль

районы башкарма комитетының “Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе”

муниципаль бюджет учреждениясе

49 нче балалар бакчасында үткәрелгән региональ семинарның

 “Балалар бакчасында милли тәрбиянең асылы”

дигән җыентыкта бастырылгып чыккан материал:

Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль: “ Татар халык авыз иҗаты белән таныштыру”.

                                                                   Төзеде:74 нче балалар

                                                                                   бакчасы тәрбияче

                                                                                   Вәлиева Ә.В.

Татарстан Республикасы

Түбән Кама шәһәре

2015 ел

    Максат:

- Балаларны туган телне яратырга өйрәтү.

- Халкыбыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.

- Балаларны татар халык авыз иҗаты белән таныштыруны дәвам итү.

Сүзлек өстендә эш: бармак, чәнти, бәби.

Шәхси эш:Тагир,Данис. Максат: бармак исемнәрен кабатлау. 

Методик алым: әңгәмә, мактау, уен алымы, шигырь сөйләү.

Ярдәмлек: тартма, бармаклар, курчак Алсу,курчаклар.

Кулланылган әдәбият: 

1.Закирова К.В. Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе: методик кулланма/ К.В.Закирова, Р.Ә.Кадыйрова, Г.М.Сафиуллина.-Казан:Беренче полиграфиясе,2013.-424 б.

2. Хрестоматия "Гөлбакча”. Казан, Татар китап нәшрияты, 1990. 

Эшчәнлек барышы:Балалар урындыкта утыра.

     Тәрбияче: Балалар, карагыз әле.Безгә кунакка Алсу килгән.

Алсу: Исәнмесез, балалар.

Балалар: Исәнмесез.

Алсу: Мин сезгә матур тартма алып килдем. Анда нәрсә төшерелгән?

Балалар:Тартмага чәчәкләр, яфраклар төшерелгән.

Тәрбияче:  Балалар, карагыз әле моның эчендә бармаклар бар икән. Монысы кем?

Балалар:  Монысы бабай.( һәрбер бармакның исеме әйтеп чыгыла). 

- Бу бармак- бабай, 
   - Бу бармак- әби. 

- Бу бармак- әти, 
   - Бу бармак - әни, 
   - Бу бармак бәби, 
   - Аның исеме-чәнти. 

Тәрбияче,бармакларны балалар бармагына кидертеп, уенны балалар санынча кабатлый.

Тәрбияче: әйдәгез, хезер бергәләп бастык, бергәләшеп сөйлибез.
Чәп-чәп чәбәкәй, 
Без бит әле бәләкәй. 
Без акыллы, без тәтәй 
Тимә безгә, кәҗәкәй. 

Тәрбияче:Булдырдыгыз балалар. Безнең  бит бәби курчакларыбыз бар.Аларның да сезнең кебек зур булып үсәселәре килә.Әйдәгез, аларны юатык,шатландырыйк.

Тәрбияче бер курчакны ала һәм юаткыч сөйли, “үчтеки” иттерә.

Үчтеки-үчтеки,

Үсмәгәнгә кечтеки.

Үсә-үсә зур булыр,

Бигрәк матур кыз булыр

(Бик батыр егет булыр).

Тәрбияче балалар белән уен почмагына килә, курчаклар  алалар.Бергә юаткыч әйтәләр.

Алсу: Миңа кайтырга вакыт та килеп җитте. Саубуллыгыз,балалар.

Балалар: Саубул,Алсу.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

2 КЕЧКЕНӘЛӘР ТӨРКЕМЕНДӘ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ШӨГЫЛЕ. "ӘТӘЧ КУНАККА КИЛГӘН"

Занятие познавательно-речевого цикла для детей 2 младшей группы. Занятие полностью обобщает представления  детей о домашних птицах("петух"); В основном решает задачи образовательных областей "Ком...

Кечкенәләр милли төркемендә сөйләм телен үстерү буенча кече фольклор формаларын көндәлек тормышта куллану.

использование татарского народного фольклора в формировании звуковой культуры речи детей младшего возраста...

Тема:"Йорт хайваннары" (беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты )

Эшчәнлек барышы. Тема: “ Йорт хайваннары “ Бурычлар:Танып белү. 1.балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен киңәйтү; 2. хайваннарның исемнәрен әйтергә күнектерү; 3. йорт хайваннарына кар...

Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү һәм рәсем буенча шөгыль: “Алсуга муенса”.

Максат:- Балаларны туган телне яратырга өйрәтү.- Халкыбыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.- Балаларны татар халык авыз иҗаты белән таныштыруны дәвам итү.-Танып белүгә кызыксындыру.-Актив булу,бер берс...

Икенче кечкенәләр (3-4 яшь) төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль-конспект Тема: “Яшелчәләр”

Балаларның яшелчәләр турындагы белемнәрен ныгыту. Яшелчәләрнең исемнәрен дөрес итеп әйтергә күнектерү. Аларның тышкы кыяфәтләре, формалары, зурлыгы, тәмнәре буенча танырга hәм аера белү күнекмәләрен б...