Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү һәм рәсем буенча шөгыль: “Алсуга муенса”.
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) на тему

Валиева Альфия Вализановна

Максат:

- Балаларны туган телне яратырга өйрәтү.

- Халкыбыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.

- Балаларны татар халык авыз иҗаты белән таныштыруны дәвам итү.

-Танып белүгә кызыксындыру.

-Актив булу,бер берсенә карата татулык тәрбияләү.

-Тәрбиячене ишетергә һәм тыңларга тәрбияләү.

-Бармак белән рәсем ясарга сәләтләрен устерү.

Сүзлек өстендә эш: бармак, чәнти, бәби.Рәсем ясау өстендә эш:кулланышта булмаган рәсем ясау чаралары.

Төп белем алу өлкәсе: сөйләм телен үстерү.

Катнаштырган белем алу өлкәләре: танып белү,социаль-коммуникатив үсеш,нәфис-нәфәсәти усеше,физик үсеше.

Шәхси эш:Эмилия,Данис. Максат: бармак исемнәрен кабатлау. Дамир, Данияр бармак белән рәсем ясау.

Методик алым: әңгәмә, мактау, уен алымы, шигырь сөйләү,кабатлау,искә төшерү.

Ярдәмлек: тартма (капчык), бармаклар, курчак Алсу,өч төстә буяу (кызыл,яшел,сары),ярты ал. бите,салфеткалар,муенса,тылсымлы таяк.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл itogovoe_zanyatie_osen_2015.docx15.1 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль

районы башкарма комитетының “Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе”

муниципаль бюджет учреждениясе

Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү һәм рәсем буенча шөгыль: “Алсуга муенса”.

Төзеде: Беренче кечкенәләр

 төркемнең тәрбиячесе

Вәлиева Ә.В.

Түбән Кама шәһәре 2015ел


Максат:

- Балаларны туган телне яратырга өйрәтү.

- Халкыбыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.

- Балаларны татар халык авыз иҗаты белән таныштыруны дәвам итү.

-Танып белүгә кызыксындыру.

-Актив булу,бер берсенә карата татулык тәрбияләү.

-Тәрбиячене ишетергә һәм тыңларга тәрбияләү.

-Бармак белән рәсем ясарга сәләтләрен устерү.

Сүзлек өстендә эш: бармак, чәнти, бәби.Рәсем ясау өстендә эш:кулланышта булмаган рәсем ясау чаралары.

Төп белем алу өлкәсе: сөйләм телен үстерү.

Катнаштырган белем алу өлкәләре: танып белү,социаль-коммуникатив үсеш,нәфис-нәфәсәти усеше,физик үсеше.

Шәхси эш:Эмилия,Данис. Максат: бармак исемнәрен кабатлау. Дамир, Данияр бармак белән рәсем ясау.

Методик алым: әңгәмә, мактау, уен алымы, шигырь сөйләү,кабатлау,искә төшерү.

Ярдәмлек: тартма (капчык), бармаклар, курчак Алсу,өч төстә буяу (кызыл,яшел,сары),ярты ал. бите,салфеткалар,муенса,тылсымлы таяк.

Эшчәнлек барышы:Балалар урындыкта утыра.

     Тәрбияче: Балалар, карагыз әле.Безгә кунакка Алсу килгән.

Алсу: Исәнмесез, балалар.

Балалар: Исәнмесез.

Алсу: Мин сезгә матур тартма алып килдем. Анда нәрсә төшерелгән?

Балалар:Тартмага чәчәкләр, яфраклар төшерелгән.

Тәрбияче:  Балалар, карагыз әле моның эчендә бармаклар бар икән. Монысы кем?

Балалар:  Монысы бабай.( һәрбер бармакның исеме әйтеп чыгыла). 

- Бу бармак- бабай, 
   - Бу бармак- әби. 

- Бу бармак- әти, 
   - Бу бармак - әни, 
   - Бу бармак бәби, 
   - Аның исеме-чәнти. 

Тәрбияче: Әйдәгез, хәзер бергәләп бастык, бергәләшеп сөйлибез һәм күнегү ясыйбыз: Җил исә-исә исә

                 Агачларны селкетә.

                 Җил тынды-тынды

                 Агачлар усеп китте.

Тәрбияче: Карагыз әле балалар,  Алсуның муенсасы өзелде.Алсу елый.Бәлки без сезнең белән ярдәм итәрбез анарга муенса бөртекләрен  төзәтергә? (Балалар җавап бирәләр).Безнең бар кыягаз һәм төрле төстә буяулар.Без муенса анда ясый алабыз. Бөртек ниндий формада? (Балалар җавап бирәләр)

Тәрбияче: Дөрес,балалар.Түгәрәк.Һавада түгәрәкне курсәтегез.Хәзер өстәл артына утырабыз.Бармакны буяуга манабыз һәм җепкә бастырабыз.Салфетка белән барманы сөртәбез.(Мактау, ярдәм итү).

Тәрбияче: Ясаган муенсаларны Алсуга күрсәтәбез.Алсу,сиңа  безнең муенсалар ошадымы?

Алсу: Әйе.бетенесе дә бик матур.Кайсысын сайларга да белмим.

Тәрбияче:Без аларны тартмага салабыз һәм тылсымлы таяк белән тылсымлыйбыз.Крибле-крабле блим.Карагыз әле нәрсә безнең килеп чыкты (тартмадан матур муенса алып күрсәтәбез,Алсуга кидертәбез).

Алсу: Рәхмәт сезгә, балалар, муенса өчен. Миңа кайтырга вакыт.Саубуллыгыз,балалар.

Балалар:Саубул,Алсу.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

2 КЕЧКЕНӘЛӘР ТӨРКЕМЕНДӘ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ШӨГЫЛЕ. "ӘТӘЧ КУНАККА КИЛГӘН"

Занятие познавательно-речевого цикла для детей 2 младшей группы. Занятие полностью обобщает представления  детей о домашних птицах("петух"); В основном решает задачи образовательных областей "Ком...

2 кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү дәресе. "Сихерле урман"

Занятие познавательно-речевого цикла для детей 2 младшей группы.Построено в форме игры - путешествия в лес. Дети вместе с воспитателем и персонажем мишкой перемещаются(мысленно) в лес. На протяжении в...

2 КЕЧКЕНӘЛӘР ТӨРКЕМЕНДӘ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ШӨГЫЛЕ. "ӘТӘЧ КУНАККА КИЛГӘН"

Занятие познавательно-речевого цикла для детей 2 младшей группы. Занятие полностью обобщает представления  детей о домашних птицах("петух"); В основном решает задачи образовательных областей "Ком...

Тема:"Йорт хайваннары" (беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты )

Эшчәнлек барышы. Тема: “ Йорт хайваннары “ Бурычлар:Танып белү. 1.балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен киңәйтү; 2. хайваннарның исемнәрен әйтергә күнектерү; 3. йорт хайваннарына кар...

Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль: “ Татар халык авыз иҗаты белән таныштыру”.

  Максат:- Балаларны туган телне яратырга өйрәтү.- Халкыбыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.- Балаларны татар халык авыз иҗаты белән таныштыруны дәвам итү.Сүзлек өстендә эш: бармак, чәнти,...

Кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү һәм әйләнә - тирәне танып белү буенча интегральләштерелгән эшчәнлек. Тема: “Кыш килде”

 Максатлар:1) Яңа сүзләр белән таныштыруны дәвам итү: кыш, кар бөртеге, кар яуды, салкын,ак, буран, йомшак.2) Табигать күренешләре һәм аларны белдерүче сүзләр белән таныштыру.3) Балаларның...